Көлемсәр өеннән чыкканда, кояш баю ягына авышкан иде инде. Аның соңгы нурлары леспромхоз посёлогын уратып алган нарат һәм чыршы башларыннан әкрен генә, күзгә күренеп, өскә таба шуышалар да ахыр чиктә бөтенләй югалалар. Бераздан инде урман, тоташ бер пәрдә белән каплангандай моңаеп, эңгер-меңгер эчендә кала…
Көлемсәр, баскыч төбенә чыккач, тирә-яктагы тынлыкка колак салып тыңлап торды. Гөрләп торган леспромхоз посёлогында мондый тынлык сирәк булгангамы, ул моңа игътибар итмичә кала алмады.
– Нинди тынлык!
Хәтта урман да үзенең гасырлар буена җыйналып килгән уйларына чумган кебек тынып калган. Бүген ул урман кырыйларын баскан зәңгәрсу томан аша күгелҗемләнеп, тагын да мәһабәтрәк булып күренә иде. Урманның хуш исле дымлы һавасы күкрәкләргә бәреп керә, сулаган саен сулыйсы килә, үзеннән-үзе күңелдә илһам, ләззәтле тойгылар уята.
Көлемсәр, баскыч култыксасына таянган килеш, байтак вакыт бер урында басып торды, кичке урман һавасы аны гүя иркәли, шомлы тынлыгы белән сихерли иде.
Караңгылык куера барды. Урман өстеннән калкып торган чыршылар, наратлар, ничектер, яссыланып күренә башладылар. Бераздан агачлар, үзләренең формаларын югалтып, караңгылык эчендә бөтенләй күмелеп калдылар.
Урман артыннан әкрен генә тулган ай калыкты. Тезелеп киткән кыяларны хәтерләткән киртләч урман өсте кинәт яктырып китте. Ай, тирә-якны тизрәк яктыртырга ашыккандай, һаман югарырак күтәрелә барды, инде урман эчендәге ачыклыклар да, аланлыклар да сихри бер яктылыкка чумганнар иде.
Көлемсәр баскычтан йөгереп төште дә ай яктырткан сукмак буйлап клубка таба атлады. Тирә-якка татлы сагыз исе аңкытып утырган яңа стандарт өйләр арасыннан үтеп олы юлга борылуга, клуб янындагы бакчада вальс уйный башладылар.
Бу таныш музыканы ишетү белән, Көлемсәр үзенең юләр чаклары белән күзгә-күз очрашкандай булды, күңелен ниндидер татлы җылылык биләп алды. Бу җылылык дулкыны аның йөрәген ярсытып, дәртләндереп җибәрде…
Көлемсәрнең йөзенә елмаюга якын мөлаемлык балкып чыкты. Ул аның зур кара күзләрен, килешле нечкә иреннәрен, кыскасы, күктә калыккан ай җир өстен яктыртып җибәргән шикелле, бөтен йөзен нурландырды. Көлемсәрне тирә-яктагы барлык нәрсә иркәли, ихтирам итә иде кебек. Хәтта сәхнәгә чыкканда гына кия торган ак челтәр якалы ефәк күлмәк итәкләренең, атлаган саен җилфердәп, тезләренә сарылуы да, яңа туфлиенең җиңелчә генә кысуы да аны бары рәхәтләндерә, күңелен генә күтәрә иде. Көлемсәр үзе дә сизмәстән, очып китәргә җыенгандай кулларын селтәп, нәни балалар кебек сикеренә-сикеренә йөгерә башлады. Әйтерсең ул беренче тапкыр сөйгәне белән очрашырга ашыга иде.