Ватанга тугры калдылар
Хайдар Файзрахманович Басыров

Айдар Хайдарович Басыров


Әлеге китап каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты белән язмышлары бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян итә.





Х.Ф. Басыйров, А.Х. Басыйров

Ватанга тугры калдылар





КЕРЕШ


Башкортстандагы уртача зурлыктагы Чакмагыш районы, аның кешеләре белән шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бернинди дә бәйләнеше булмагандыр, безнең төбәк кешеләре белән очрашмагандыр дип уйларга мөмкин. Ләкин, дөнья киң дә, дөнья тар да, ди бит халык. Мусаның тормышы, көрәше, иҗатына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә Чакмагыш кешеләре дә шактый зур роль уйнаган.

Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усманов 30 нчы елларда Чакмагыш районына күчеп килә һәм безнең районда төпләнеп кала. «Идел-Урал» легионының 825 нче батальонында баш күтәреп, партизаннар ягына чыгуны төп оештыручы безнең район кешесе Хөсәен Мөхәммәтов була.

Волхов фронтында безнең районның Иске Бәшир авылы егете политрук Гафият Әюпов М. Җәлил белән очрашып, берничә мәртәбә дустанә сөйләшеп торган.

Сугыштан соң Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау чорында Татарстан җитәкчеләре булган Зиннәт Моратов һәм Салихҗан Батыев та – Чакмагыш туфрагында туып үскән шәхесләр.

Бу китап әнә шул якташлар, Җәлил һәм аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр, Бөек Ватан сугышында зур каһарманлыклар күрсәткән Башкортстан һәм Чакмагыш районы егетләре турында бәян итә.




ОЛЫ БУЫН ФИКЕРЕ


Без Спартак, Кигәвен, Павел Корчагин, Александр Матросов, Алексей Маресьев, Зоя Космодемьянская, Муса Җәлил кебек күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнеп үстек.

Мин 1947 елда Башкортстанның Югары Аташ авылы мәктәбенә 1 нче класска укырга кердем. Ул чагында мәктәп китапханәсендә – бер, авыл китапханәсендә янә бер шкаф китап бар иде. Аларның татар һәм башкорт телендәгеләрен мин 4 нче һәм 5 нче классларда ук укып бетердем бугай. Урысча язылганнарына тешем үтмәсә дә, актарып булса да чыга идем.

Агай-энеләргә, таныш-белешләргә барган чагында да, китап күрсәм, чат ябышып, шуларны актару гадәтемә керде.

4 нче классны тәмамлаган җәйдә без әни белән җәяүләп Кушнаренко районы Марс авылына кунакка киттек. Бу авыллар арасы 30 чакрымлап булса да, хәл җыя-җыя, кичкә таба барып җиттек.

Бу авылда әнинең апасы Гөлтуташ әби яши иде. Аның дүрт улы сугышка киткән. Өчесе исән кайткан, Кәшфулла исемлесе Ватан иминлеге өчен башын салган. Аның хәләл җефете гаять йомшак табигатьле, лирик күңелле Сәвия апа бик яшьли өч бала белән тол кала. 1938 елда туган игезәкләр Рәшит һәм Рәфит, 1941 елда туган Рәдиф әтисез үсәләр.

Бу өч малайның башка чордашларыннан аермалы бер сыйфаты бар – алар китапка мөкиббән киткәннәр. Өйләрендә ул чактагы кешеләрдә сирәк була торган байлык – бер сандык китап саклыйлар иде. Әнә шул китапларның сихри көче мине дә үзенә тартты, Рәфит, Рәшит, Рәдифләр белән шул китаплар турында сөйләшеп сүзебез бетмәс иде.

Бервакыт Марс авылына килеп, теге сихри сандыкны актарып утырганда, иң төптә яткан, кәгазьгә төреп куелган юка гына китапчыкка күз төште. Муса Җәлилнең сугышка кадәр чыккан шигырьләр китабы иде бу. Мин аны йотлыгып укый башладым.

Шунда малайларның берсе, Рәшит булса кирәк, сүз кушты:

– Бу шагыйрь немецларда пленда булган икән. Шуңа күрә безнең укытучы апа аның шигырьләрен укырга кушмады. Мин аны авыл китапханәсеннән, юк итәргә әзерләнгән капчыктан алдым. Китапханәче бирергә курыккан иде дә, мин һәрчак аның йомышларын үтәгәч ризалашты. «Кешегә күрсәтеп йөрмәгез», – диде.

Әйе, бу 1950 еллар башы, хәтәр заман иде. Шул вакыттагы бер вакыйга хәтердә уелып калган. Югары Аташ мәктәбе коридорында эленеп торган Сталин портреты өстенә кемдер өч хәрефле сүгенү сүзе язып киткән икән. Шуны күреп, кемдер районга хәбәр иткән. Милициядән килеп (хәзер белдем – КГБ кешесе булган), озак вакыт тикшереп йөрделәр.

Мәктәп директорын – Бөек Ватан сугышында сыңар аягын калдырып кайткан Мансур Ханбиковны, – район үзәгенә чакыртып, сәяси сизгерлеген югалтуда гаепләгәннәр. Мәктәптә хулиган исемлегендә йөргән барлык малайларны, авыл Советы бинасына чакыртып, теге сүзне кем язганын белер өчен, берәм-берәм эшкәртеп чыктылар, берничәсен шул бинаның базында төн кундырдылар.

1953 елның мартында «атабыз» Сталин үлгәч, без, укучылар һәм укытучылар, ары таба ничек яшәрбез, дөнья капитализмы СССРны өзгәләп ыргытыр инде дип, кайгыдан сыгылыплар еладык.

Тормыш дәвам итте. Капиталистлар ул чакта безне яулап ала алмады. Яңадан 50 еллап вакыт үткәч, бернинди корал кулланмыйча, алар куәтле илебезне 15 кисәккә бүлгәләп, берәм-берәм яулап ала башладылар.

1953 елның май аенда булса кирәк Югары Аташ җидееллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәтимә апа Девятова безгә:

– Балалар, әлегә кадәр татар халкының зур шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укырга ярамый дия идек. Хәзер укырга ярый. Ул чынлап та әсирлектә булган, әмма немецларга хезмәт итмәгән. Аның шигырь дәфтәрләре Туган илгә кайткан. Алар хәзер газета-журналларда басыла башлады, – дип, шатлыклы хәбәр китерде.

1954–1957 елларда Имәнлекул урта мәктәбендә укыганда, без инде әдәбият дәресләрендә Муса Җәлилнең тормыш, көрәш, иҗат юлын өйрәндек. Укытучыбыз Фәния апа Мусина, патриот-шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме, Ленин премиясе бирелүе турында сөйләп, шул турыда язылган газеталарны күрсәтте.

Мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайлангач, мин Җәлилгә багышланган кичәләрне үткәрүдә башлап йөри идем.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, без Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәндек. Казаннан атаклы галимнәр Хатип Госман, Гази Кашшаф, килеп, безгә лекцияләр укыды. Х. Госман Җәлил шигырьләренең эчтәлеге һәм формасы, Г. Кашшаф Җәлилнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүе хакында сөйләде, аның турында китаплар язуын да әйтте.

Башкорт язучысы Сәгыйть Агиш, университетка очрашуларга килеп, Җәлил белән Ырымбурда[1 - Бу шәһәр атамасы авторлар бирелешендә калдырылды.] укыган елларын искә алып сөйли иде. Тел гыйлеменнән укытучы, язучы Әмир Чанышның да Җәлил турында сөйләгәннәре хәтердә.

Без студент чагында Башкорт дәүләт академия драма театрында Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» пьесасы буенча спектакль куелды. Пьесаның авторы да Уфага премьерага килгән иде. Без, университетның «Акчарлаклар» әдәби түгәрәге әгъзалары, сәхнә өлкәсендәге зур белгечләрдәй кыланып, спектакль турында үз фикерләребезне әйттек. Кызып-кызып бәхәсләштек. Бу спектакльдә Муса ролен РСФСРның һәм БАССРның атказанган артисты Илшат Йомаголов башкарды булса кирәк.

1962 елда мин БДУ студентлары Эдуард Әгъзами, Муса Сираҗи (булачак журналистлар һәм язучылар) белән бергә Казанга, Галимҗан Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни конференциягә бардым. Безне туганыбыз, Казан дәүләт университеты студенты Рәдиф Гатауллин, ягъни булачак зур шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның дуслары каршы алды. Без әни белән Марска баргандагы авыл малае Рәдиф бу еллар эчендә Толбазы урта мәктәбен тәмамлаган, чибәр егет булып үскән, БДУның татар-урыс бүлегендә ике ел укып, Казанга күчкән иде.

Казан студентлары безгә бүләк әзерләгәннәр. Зыяфәт Вәлиев дигән егет Муса Җәлилнең 1919–1961 елларны эченә алган библиографик белешмәсен истәлек итеп бирде. Анда шагыйрьнең татар, урыс һәм СССР халыкларының 24 телендә, дөнья халыкларының 11 телендә басылган әсәрләре, аның иҗаты турында мәкаләләр исемлеге бирелгән иде. Белешмәне булачак зур галим, академик, Чакмагыш районы кияве Әбрар Кәримуллин төзегән. Ул чагында бу белешмә 75 биттән гыйбарәт иде.

Фәнни конференциядә Гази Кашшаф, катнашып, Галимҗан Ибраһимов, башка татар язучылары, шул исәптән Муса Җәлил турында сөйләде.

1965 елда мин үзебезнең район газетасына хәбәрче булып эшкә кайттым. Муса Җәлил кичәләрен оештырдык. Район Мәдәният йорты һәвәскәрләре белән бергә «Үлмәс җыр» пьесасын сәхнәгә куеп, үзебездә һәм күрше районнарда спектакльләр күрсәттек.

1968 елда мине ВЛКСМның Чакмагыш район комитеты беренче секретаре итеп сайладылар. Һәм алты елдан артык вакыт шушы вазифаны башкардым.

Гадәттә, комсомолда актив эшләүчеләр арасында аерым бер дуслык, кирәк чакта ярдәм итү омтылышы була. Без Җәлилне дә үзебезнең рухи туганыбыз, көрәштәшебез дип исәпли идек. Аның тормыш юлы, героик көрәше, иҗаты турында яшьләргә җиткерү өчен, шактый гына эшләр башкардык. Комсомол сафларына керүчеләрдән еш кына Муса Җәлилнең кем булуы турында гына түгел, ә аның шигырьләрен яттан сөйләтә идек. Җәлилнең туган көнендә район Мәдәният йортында зур шигырь кичәләре, яшь иҗатчылар конкурслары үткәрелде. Яшь игенчеләр, терлекчеләр арасындагы социалистик ярышка йомгак ясаганда, спорт ярышларында, сәхнә бәйгеләрендә җиңүчеләргә Муса Җәлил китапларын бүләк итә идек.

Муса гына түгел, бу китапта сөйләнеләчәк башка күренекле шәхесләрнең дә байтагы яшьлегендә комсомол мәктәбен үткән.

Мәсәлән, партия, совет эшлеклесе Салихҗан Батыев хезмәт юлын БАССРның Бакалы районында ВЛКСМ райкомы аппаратында башлый.

Хөсәен Мөхәммәтов сугышка кадәр туган авылында оешкан «Авангард» колхозының комсомол комитеты секретаре була.

Нурмөхәммәт Сәлихов сугыштан алда ВЛКСМның Учалы райкомы беренче секретаре, сугыштан соң комсомол өлкә комитетының бүлек мөдире булып эшли.

Рәхим Саттаров ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы булган «Яшь сталинчы» яшьләр газетасының оборона-спорт бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары була.

Ян Габдуллин 1921–1929 елларда ВЛКСМ сафларында тәрбияләнә. 1925 елларда комсомолның Токчуран район комитеты секретаре булып эшли.

Әхәт Атнашев сугышка алынгач, 1941–1942 елларда полкның комсомол бюросы секретаре итеп сайлана.

1975–2002 елларда – Чакмагыш районы «Игенче» газетасының мөхәррире булып эшләгән елларымда – Мусаның тормыш, көрәш, иҗаты белән кызыксынуым тагын да артты. Газетада аңа бәйләнешле бик күп материаллар бирдек.

Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усмановның кызларын еш кына редакциягә кунакка чакырдык. Ырымбурдан туган якны өйрәнүче Равил Енакаев Муса турында мәкаләләр җибәргәч, без аны зур теләк белән бастырып чыгардык. Ташкенттан Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатын өйрәнүче Исхак Зәбиров, берничә мәртәбә безнең якларда булып, очрашулар үткәрде, патриот-шагыйрь турында әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны безгә җиткерде. Язмыш безне якташыбыз, күп еллар Татарстанның җитәкче органнарында эшләгән, Җәлилнең исемен кайтаруда зур өлеш керткән Салихҗан Батыев белән дә очраштырды.

1960 еллар уртасында «Казан утлары» журналында Рафаэль Мостафинның Муса Җәлил эзләреннән йөрүен тасвирлаган очеркларын йотлыгып укыдык. Шулар нигезендә китап чыгу безнең өчен дә зур шатлык булды. Аның «По следам поэта-героя» дигән китабында 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуны оештырган Хөсәен Мөхәммәтовның безнең район кешесе икәне дә әйтелгән иде. Кыргызстанның Ош шәһәренә хат язып, Хөсәен абый белән бәйләнешкә кердем. 1980 елның язында Урта Азия якларына чыгып киттем. Хөсәен ага белән очрашу гаять зур табыш булды. Аның тәкъдиме буенча, Җәлилнең иң якын дуслары – Ош шәһәрендә яшәүче Рушат Хисаметдинов, Ташкентта яшәүче Гарәф Фәхретдинов, легионда булган, Казахстанның Чимкент шәһәрендә яшәүче Галимҗан Галиев белән очраштым.

Аннан кайткач, «Җәлилчеләрнең көрәштәше» дигән очерк яздым. Аны үзебезнең газетада бастырырга уйлагач, каршылыклар туды. Мин, очеркны алып, Казанга Рафаэль абый Мостафин янына киттем. Ул, очеркымны укып чыгып, аңа бәяләмә язды. Зур журналист, галим, язучы фатихасы белән очеркны «Игенче»дә бастырып чыгардык.

Муса һәм аның көрәштәшләре турында инде йөзләгән китаплар язылган, сәхнә әсәрләре куелган. Муса образына әдәбиятта һәм сәнгатьтә игътибар бик зур булып, ул төрле яктан ачылган. Аның турында Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Роберт Бикмөхәммәтов, Юрий Корольков, Исхак Зәбиров, Шәмси Хамматов, Рафаэль Мостафин, Леон Небенцаль һәм башка авторларның китаплары чыкты. Роман, повестьлар, монографияләр, очерклар иҗат ителде. Әле менә соңгы чорда гына да Шаһинур Мостафинның «Хәтер яктысы», Искәндәр Гыйләҗевнең «Легион «Идель-Урал»ы», Әбделхан Әхтәмҗанның «Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму» китаплары өстәлде.

Муса Җәлил 1943 елның 12 декабрендә Моабит төрмәсендә «Серле йомгак» шигырен язган.

		Әкияттәге серле йомгак булып
		Җырым калды сүтелеп юлымда.
		Сез табарсыз килеп шушы эздән
		Мине соңгы йөрәк җырымда.

Серле йомгакны табуда, сүтүдә аз гына булса да өлеш кертергә омтылып, без дә менә шушы язмаларны китап итеп чыгарырга ниятләдек.

Шунысы да бар: Башкортстан җәлилчеләре турында матбугатта аерым мәкаләләр басылып чыкса да, андый язмаларны бергә туплаган китап әлегә юк. Без, белгән кадәренчә, Башкортстан җәлилчеләренең тормыш юлын да тасвирларга булдык.



    Хәйдәр Басыйров




УРТА БУЫН ФИКЕРЕ


Муса Җәлил минем өчен бала чагымнан бөек шәхес булды. Без аның биографиясен мәктәптә өйрәндек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флидә Камалова патриот-шагыйрьнең тормыш, иҗат һәм көрәш юлын безнең күңелләребезгә сеңеп калырлык итеп аңлата белде.

Безнең өйдә Муса Җәлилнең үз әсәрләре һәм аның турында язылган ике дистәләп китап булганлыктан, дәрескә әзерләнү өчен кирәкле әдәбият эзлисе юк иде.

1996–1998 елларда мин Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә «Әл-Әзһәр» университетында укыдым. Бу уку йортының китапханәсендә китаплар белән танышканда, гарәп һәм инглиз телләрендә Җәлил шигырьләрен очрату олы куаныч тудырган иде.

2006 елның язында Уфаның «Нур» театрында Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур кичә булды. Аны Башкортстан Язучылар союзы үткәрде. Казаннан да әдипләр килгән иде. Чыгыш ясаучы башкорт һәм татар язучылары бертавыштан Муса Җәлилне илебезнең барлык халыклары герое дип билгеләде.

Кыргыз халкының олуг язучысы, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты Чыңгыз Айтматов болай дигән: «Безнең оныкларыбыз бездән соң да аңа карарлар һәм җәлилчеләрне, поэзияне, көрәшне танырлар. Аларны чын ярату белән яратырлар, фашизмга нәфрәтләнеп карарлар. Бөек солдат, бөек шагыйрь Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям».

Һәрчак якты маяк булып балкып торырлык каһарман шәхес Муса Җәлил татарлар өчен генә түгел, ә дөнья халкының батыр шәхесләре арасында беренче урыннарда тора. Аның турында язу, китап чыгаруда катнашу – минем өчен зур бәхет һәм горурлык.



    Айдар Басыйров

Белешмә. Гомер узган саен, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая бара. Хәзер инде бу сугыш беткәнгә дә җиде дистәдән артык вакыт үтте.

Сугыш чорында әсир төркиләрдән оешкан «Идел-Урал» легионы һәм аңа бәйле хәл-вакыйгалар турында күп кешеләр бөтенләй белми. Яисә өстән-өстән генә фикер йөртә, мәсьәләнең асылын аңламый. Бу җәһәттән аерым терминнарны белмәүчеләр дә күп. Шуны уйлап, без иң элек кайбер төшенчәләргә аңлатма бирергә булдык.

Иң элек шунысын әйтик: I бүлекнең күпчелек өлеше Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы күренекле тарихчы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләренә, аеруча «Легион «Идель-Урал» монографиясенә нигезләнеп язылды (шул китаптан уннан артык фоторәсем дә алынды).

Соңгы елларга кадәр «Идел-Урал» легионы тарихы тирәнтен өйрәнелмәгән, бу темага язылганнар күп очракта шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләренә, беркадәр өлеше генә архив документларына нигезләнгән. Искәндәр Аяз улы, озак вакытлар немец архивларында эшләп, бу тема буенча күп хезмәтләр язды. Китабыбызның кулъязмасын әзерләгәндә күрсәткән ярдәме өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.




I бүлек

ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР



Төркиләр – Урал-Алтай телләре гаиләсенә караган иң зур төркемнәрнең берсе. Алар Европаның һәм Азиянең күп илләрендә яшиләр. Җир шарында төрки халыкларның саны йөз миллионнан артып китә. Бу төркемгә татарлар, башкортлар, чувашлар, үзбәкләр, казахлар, азәрбайҗаннар, төрекмәннәр, каракалпаклар, якутлар, Кырым татарлары, уйгурлар, төрекләр, тувалар һәм башка дистәгә якын халыклар керә.

Төркиләрнең кайчандыр уртак теле булган, аннары аларның һәркайсы аерым милләт булып формалашкан, аерым телләре барлыкка килгән.

Мари, мордва, удмуртлар төрки халыклар төркеменә карамый, алар фин-угор төркеменә карый. Урта Азиядәге таҗиклар да иран телләре төркеменә керә.

Төркестан дибез икән, бу инде элекке СССРның Казахстан һәм Урта Азия республикалары, үзбәк, казах, төрекмән, кыргыз, таҗиклар һәм шул тирәдәге башка халыклар яшәгән территория турында сүз бара.

Мөселманнар – ислам динен тотучылар. Төрки халыкларның күбесе – мөселманнар. Чуваш, якут, тува һәм башка кайбер халыклар гына ислам динен тотмый.

Җир шарында мөселманнар саны миллиардтан артык диләр. Ислам динен күпчелек төркиләрдән соң гарәпләр, Иран, Әфганстан, Индонезия, Малайзия, шулай ук Азия, Африканың кайбер илләрендә яшәүче халыклар да тота.

Төрки халыкларның кайберләре кайчандыр мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән, икенчеләре гасырлар буена чит халыклар изүе астында җәфа чиккән. Урта Азия һәм Кавказның мөселман халыклары XVIII–XIX гасырларда Россия хакимлеге астында кала. Бөек Октябрь революциясеннән соң союздаш һәм автономияле республикалар, автономияле өлкәләр, милли округлар төзелсә дә, аларның хокуклары шартлы рәвештә, кәгазьдә генә була. Барлык икътисад, мәдәният, мәгариф, кадрлар һәм башка мәсьәләләрне Мәскәү хәл итә. Бер яктан караганда, куәтле СССР державасының канаты астында яшәү рәхәт була. Икенче яктан алганда, милли мәсьәләләрдә кысым, милли телләрне, диннәрне бетерүгә юнәлеш каршылыклар, кыенлыклар тудыра.

Менә шушы хәлне немец фашистлары үз максатларына ирешү өчен файдаланырга телиләр. СССР халыкларына ирек яулап бирәбез, дигән ялган лозунг уйлап табыла.




НИ ӨЧЕН ФАШИСТЛАР КАРАШЫ ҮЗГӘРГӘН?


1941 елның 16 июлендә Розенберг, Кейтель, Геринг кебек югары посттагы немец җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә фашистлар башлыгы Гитлер: «Немецтан башка беркемгә дә корал йөртергә һичкайчан да рөхсәт итмәскә, бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһәмиятле. Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны безгә хәрби ярдәмгә тарту, хәтта ул эш бик җиңел тоелса да, ул, һичшиксез, безгә каршы борылачак. Бары немец кына корал йөртергә хаклы. Славян да, чех та, казах та, украин да корал йөртергә хаклы түгел», – ди. («Халыкара хәрби трибуналның төп хәрби җинаятьчеләргә каршы процессы» дигән документтан. – Нюрнберг, 1944–1946 еллар.)

Гитлерның яшен тизлегендә Совет илен җиңү планы тормышка ашмый. Совет гаскәрләренең чигенгәндә дә фашистларны хәлсезләндерә барулары, аннары Мәскәү, Сталинград янында арт сабакларын укытулары, аларны икенче төрле җыр башларга мәҗбүр итә. Бары тик немецларның гына корал йөртергә хаклы булуы турындагы документ фашист архивының иң төптәге папкаларына салып куела. Киңәшмәләрдә «немец канын экономияләү йөзеннән» башка халыкларны да фашистка хезмәт иттерү идеясен ешрак сөйли башлыйлар. Сугыш сазлыгы гаскәрләрне төпкә суыра да суыра, һич кенә дә туя белми. Фронт көннән-көн күбрәк корбаннар сорый. Хәзер инде милләтенә, диненә карау юк, тик корал тотсын да Көнчыгыш фронттагы коммунистларга каршы барсын, һич югы партизаннарны юк итүдә катнашсын, объектларны сакласын, фронт өчен кирәкле башка эшләрне башкарсын.

Әнә шул шартларда фашистлар совет әсирләреннән гаскәри частьлар – легионнар, шул исәптән «Идел-Урал» легионын төзергә карар итәләр.




НӘРСӘ УЛ ИДЕЛ-УРАЛ ШТАТЫ?


Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге, нигездә, әнә шул «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән. Шуңа күрә бу терминнарны аңлатып китү дөрес булыр, дибез.

Татар-башкорт халыклары тарихында XX гасыр башында Россия эчендә Идел-Урал Штаты дигән мөстәкыйль дәүләт төзү омтылышы булган.

Икенче бөтендөнья сугышы чорында Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларыннан аерым гаскәри частьлар оештыру башланганда, Идел-Урал Штаты төзү проекты яңадан өскә калка. Бу эшнең теоретиклары мәсьәләне түбәндәгечә аңлата: 1918 елда большевиклар Идел-Урал Штаты дигән милли республика төзүгә каршы төштеләр. Менә хәзер Германия СССРны җиңү белән, һичшиксез, мондый республика төзеләчәк. Бу көнне якынайту өчен, Идел – Урал буе халыклары үзләре дә большевикларга каршы көрәш юлына басарга тиеш. Шул максаттан, махсус легион оешачак. Дәүләте булгач, армиясе дә булырга тиеш дип карар итәләр.

Әлбәттә, болар барысы да пропаганда максатында гына аңлатыла. Асылда исә, Гитлерның СССРны яулап алу һәм анда хакимлек итү планында татар-мөселман дәүләте төзү турында бернинди сүз булмый. Киресенчә, кыргый халык азиатларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә, исән калганнарын эш колы, немецларның ялчысы итеп файдаланырга ниятлиләр.

Шулай итеп, Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләтләр әсирләреннән торган легионга «Идел-Урал» исеме бирелә. Бу исемне немецларга шушы легионны төзүдә актив катнашучы татар эмигрантлары тәкъдим итә.

«Идел-Урал»ны урысча «Волга-Урал», «Волга-татар» легионы дип тә йөртәләр. Хөсәен Мөхәммәтовның шәхси җинаять эше документларында (1943–1969) башлыча «Волга-татар» легионы дип язылган.




КӨНЧЫГЫШ ТЕРРИТОРИЯЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ


Сугыш башланганчы ук, Германиядә 1941 елның 31 мартында «Көнбатышта эшләү өчен Үзәк политик бюро» төзелә. Аны Көнчыгышка һөҗүм итүнең баш идеологы Альфред Розенберг җитәкли. 20 апрельдә ул «Көнчыгыш Европа киңлеген үзәкләшкән тәртиптә үзләштерү өчен» җаваплы кеше итеп билгеләнә. Бу максатта үзенә белгечләр җыя башлый. Соңыннан алар ул җитәкләгән министрлык составына кертелә.

Советлар Союзының фашистик Германия яулап алган районнары белән идарә итү бурычы Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына тапшырыла. Ул 1941 елның 17 июлендә төзелә. Министр итеп А. Розенберг куела. Дөрес, бу эшләр белән Тышкы эшләр министрлыгы да шөгыльләнергә тели. Әмма Гитлерның 1942 елның 28 июлендә катгый рәвештә биргән фәрманы нигезендә ике ведомство арасында вәкаләтләр бүленә.

Оешу ягыннан министрлык өч төп, берничә ярдәмчел бүлектән гыйбарәт була. Герхард фон Менде җитәкчелегендәге «Кавказ бүлеге» Идел буе, Урта Азия һәм Кавказның төрки мөселман халыклары белән бәйләнештә тора.

Г. Менде 1904 елда Рига шәһәрендә туа. Гражданнар сугышы вакытында, әтисе большевиклар тарафыннан атып үтерелгән чакта, ул Германиядә була. 1927 елда Берлин университетына укырга керә. Урыс һәм төрки телләрен, Көнчыгыш Европаның икътисадын һәм тарихын өйрәнә. 1933 елда «Очерки по истории колонизации в Советском Союзе» дигән темага диссертация яклый. 1935 елда «Национальная борьба российских тюрков. Исследование национальной политики в Советском Союзе» дигән темага тагын бер диссертация яклый.

1936 елдан алып Берлин һәм Познань университетларында профессор була, төрки-татар халыклары буенча зур белгеч дип исәпләнә. Ул француз, инглиз, урыс, датчан, швед, норвегиялеләр, күп кенә төрки телләрне яхшы белә. Славян телләрендә аңлаша ала.

1943 елның җәендә Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгында үзгәртүләр була. «Кавказ» дигән бүлек «Чит халыклар» дигән исем белән йөртелә башлый. Ул киңәя, җитәкчесе булып Г. фон Менде кала. Ул баштан ук урыс булмаган халыклар белән сәяси хезмәттәшлек ягында тора. Әмма сугышның тәүге чорында бу ниятен тормышка ашыра алмый. Милли легионнар төзелә башлагач, ул бу эшкә җиң сызганып тотына. Сугыш ахырына таба немецлар яулап алган җирләр кими бара. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына да эш калмаган кебек була. Әлеге министрлык яңа шартларда Германиянең үзендәге совет әсирләре һәм безнең яклардан эшкә куып китерелгән халыклар белән шөгыльләнә башлый.




ТАТАР АРАДАШЧЫЛЫГЫ


Г. фон Менде сәяси мәсьәләләрдә һәр милләтнең үз җитәкчеләре булырга тиеш дип уйлый. Шулардан чыгып, 1942 елда арадашчы оешмалар төзелә. Аларга оккупацияләнгән җирләрдә һәм Германиянең үзендә хәрби әсирләр, эшчеләр, Көнчыгыш легиончылары белән эш итү бурычы куела. Башта Төркестан, аннары Кавказ халыклары, татар һәм Кырым татарлары арадашчылыгы оеша. Бу оешмаларның нигезен хәрби әсирләр белән эшләүче комиссияләр тәшкил итә. Аларны күп очракта яңача теркәп кенә куялар.

Арадашчылык составына сугышка кадәр Германиядә яшәгән эмигрантлар да кертелә. Сугышның башлангыч чорында алар белән эш итәргә теләмәсәләр дә, соңрак хәлләр кирегә китә башлагач, фашистлар бу адымга да барырга мәҗбүр була.

Арадашчылыктан тыш, Көнчыгыш халыклары белән эшләү өчен, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгында «Көнчыгыш халыклары вәкилләре өчен үзәк» дигән оешма да була. Ул күбрәк техник мәсьәләләр, легиончыларны урнаштыру, киендерү, башка төрле тәэминат, Германия белән таныштыру өчен сәяхәтләр оештыру өлкәсендә эшли.

Татар арадашчылыгы – Татарише Миттельштелле (соңрак Татарише Лейтштелле, ягъни татар җитәкче оешмасы органы дип тә атала) 1942 елның 1 ноябрендә оеша. Аның җитәкчесе итеп Хайнц Унглаубе билгеләнә.

Ул 1904 елда Помераниядәге Анклам шәһәрендә туган. Әтисе шушы шәһәрдә бургомистр була. 1923 елда гимназия тәмамлый. Берлинда һәм Грайфсвальдеда хокук фәнен өйрәнә. Туып үскән һәм укыган шәһәрендә адвокат булып эшли.

Ул сугышка кадәр Көнчыгыш халыклары турында берни дә белми. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына да очраклы рәвештә генә эләгә. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, хәрби хезмәткә алынмый. Шуңа күрә аны ярдәмче отрядка куялар. Әмма юридик белеме булгач, аны хәрби әсирләр белән эшләү комиссиясенә җәлеп итәләр.

Сугышның беренче айларында озак кына вакыт Польшаның Остров-Мазовецкий лагеренда эшли. 1941 елның августында ул А. Майер-Мадер дигән майор белән таныша. Бу майор үзе җитәкләячәк хәрби берләшмә өчен әсирләр арасыннан ышанычлы кешеләр эзли. Ул Унглаубега әсирләрне милләтләренә карап бүләргә һәм шул нигездә Германия ягына тартырга дигән фикерне әйтә. Бу идея белән Унглаубе мавыгып китә. 1942 елның мартында ул Көнчыгыш халыклары белән эшләү буенча махсус укулар үтә. Аннары профессор фон Менде тәкъдиме буенча Татар арадашчылыгы җитәкчесе булып китә.

Бу арадашчылык штатында якынча 20–30 кеше исәпләнә. Алар арасында татарлар һәм немецлар да була. Башта Унглаубеның урынбасары булып Шәфи Алмас эшли, аннары аны Гариф Солтан алыштыра. Гариф 1942 елның августында Әхмәт Тимер ярдәме белән Патрикен лагереннан азат ителә. Тимербулат, Рәис Самат, Сабит Кунафин, Шиһап Нигъмәти һәм башкалар да арадашчылыкның актив җитәкчеләреннән исәпләнә.

Сайлап алынган татарларның күпчелеге Вустрау аерым лагеренда әзерлек үтә. Германиянең Тышкы эшләр, Көнчыгыш, Пропаганда министрлыкларында, башка Германия учреждениеләрендә эшли.

Алга таба Унглаубены Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе төзү эшенә дә җәлеп итәләр. Сугыш азагында ул берничә вазифа башкара.

1944 елның көзендә Татар арадашчылыгы җитәкчесе итеп граф, тарихчы һәм элекке дипломат Леон (кайбер документларда Константин) Стамати куела. Ул татарларга Унглаубега караганда да кырысрак мөнәсәбәттә була.

1945 елның 1 февраленнән Унглаубе күбрәк туган шәһәре Анкламда яши. Ул үз теләге белән арадашчылыкның бер бүлеге булган «Идел-татар» бюросы оештыра. Татар арадашчылыгының Даргибель, Цемпин, Кринкедагы махсус лагерьларына күзәтчелек итә. «Идел-Урал» өчен офицер кадрлары әзерләү белән шөгыльләнә.

Арадашчылыклар Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы бүлекләре булып тора. Әмма тора-бара аларның кысалары тарая. Шуңа күрә 1943 елның икенче яртысында тагын бер бәйләүче, арадашчы штаблар – милли комитетлар төзелә башлый.




МИЛЛИ КОМИТЕТЛАР


Әлбәттә, Гитлер Германиясе сугыш башында СССР халыкларының бернинди вәкиллегенә мохтаҗ булмый. Мондый вәкиллек тоту аларны сәяси партнёр дип тану булыр һәм милли-социалистик стратегия кысаларына сыймас иде. Әмма фронттагы хәлләр тора-бара икенче төрле уйларга мәҗбүр итә.

Башта немецлар милли вәкиллекләрне «Милли комитет» дип атарга рөхсәт итми. Аларны «бәйләүче штаб», «комиссия» кебек нейтраль терминнар белән атыйлар. Татар вәкиллеге, 1944 елда рәсми оешып, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы» дип атала.

Тик 1945 елның мартында гына дүрт Кавказ һәм Кырым татарларының Берлин вәкиллекләре «Милли комитет» дип игълан ителә.

Комитетлар немецларның каты контроле астында эшли. Андагы җитәкчеләрнең сәяси карашлары төрле, гаять чуар була. Шуңа да каршылыклар, ызгышлар даими рәвештә туып тора. Бәхәсләрне басу өчен, немецларга күп көч куярга туры килә. Бу бәхәсләр милли лидерларның абруйлары төшүгә китерә. «Имин» дип аталган Төркестан милли комитеты лидеры үзбәк Вәли Каюмхан һәм башка лидерлар арасында кискен көрәш бара. Хәтта берчак аны физик юк итәргә йөриләр. Азәрбайҗан, әрмән комитетларында да каршылыклар туып тора.




ТӨРКИ-ТАТАР КӨРӘШ СОЮЗЫ, ЯГЪНИ ТАТАР КОМИТЕТЫ


1944 ел барышында Германиядә беренче татар вәкиллеге оеша. Гади телдә аны «Идел-Урал комитеты» дип йөртәләр. Аның җитәкчесе булып Әхмәт Тимер тора. Ул 1936 елдан бирле Германиядә яши. 1941 елда Гамбург университетында диссертация яклый. Беркадәр Берлин университетында татар телен укыта. Профессор фон Мендега Россияне өйрәнү университеты өчен төрки-татар китапханәсе төзешергә ярдәм итә. 1941–1943 елларда Германия Тышкы эшләр министрлыгының радиопропаганда бүлегендә эшли.

Әмма Ә. Тимер бу комитетны озак җитәкләми. Башка комитетлар җитәкчеләре арасында барган ызгыш-талашлардан туеп, Германиядән Төркиягә китә.

Татар комитеты җитәкчесе итеп Шәфи Алмас тәгаенләнә. Аны бу оешманың президенты дип тә йөртәләр. Алмасны бу вазифага куйганда, төрле карашлар, аны яратып бетермәүчеләр дә күп була. Әмма ул чагында аңардан да кулай кандидатура табылмый. Бу вазифада эшләү дәверендә аны алыштыру турында да озак кына баш ваталар. Әмма төрле ягын уйлап, янә калдыралар. Шәфи Алмас бу постка теше-тырнагы белән ябышып ята. Ул, үзен алыштырырга җыенуларын сизгәч, фон Менде исеменә хат язып, үзе җитәкчелегендәге комитетка тагын да киңрәк вәкаләтләр бирүне сорый.

Шәфи Алмасның тулы исеме Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин була. Ул 1885 елда Татарстанның Дөбьяз районында туган. Аның ерак бабасы Шәфи исемле булган, шуны үзенә псевдоним итеп алган.

Ул сәүдә белән шөгыльләнә, Мәскәүдә, Казанда, Ырымбурда кибетләр тота, Гражданнар сугышы вакытында Төркиягә эмиграциягә китә, шул ил кешесенә әверелә. Бераз вакыт Төркиянең Мәскәү илчелегендә эшли.

1928 елдан алып ул Германиядә яши. Берлинда күчемсез милек туплый, сәясәт белән ныклап шөгыльләнми.

Сугыш башлангач, немецлар аны үзләренең пропаганда чараларына тарталар. Ул Германиянең халыкара радиосында эшли.

Шәфи Алмасны немецлар түбәндәгечә бәялиләр: ул немецча әйбәт сөйләшә, башкаларга карата ачу йөртми, яшьләрне сәяси үстерүдә ярдәм итә.

Милли комитетлар, шул исәптән Татар комитеты, Татар арадашчылыгы каршында оештырыла һәм алар контролендә була. Бу юридик расланган оешма булмый, ә эшне җәмәгать башлангычында алып бара. Комитетка кергән хезмәткәрләр хезмәт хакын төп эш урыныннан алалар. Аларның төп максаты – совет Көнчыгыш халыклары вәкилләренең немец хәрби һәм гражданлык учреждениеләре белән тыгыз бәйләнешен урнаштыру.

Комитет вәкилләре хәрби лагерьлардагы комиссияләр составында эшлиләр, лекция белән чыгыш ясыйлар, Татар арадашчылыгы өчен исемлекләр төзиләр, легионны үзгәртеп оештыру буенча тәкъдимнәр белән чыгалар, пропаганда эшләре, газета-журналлар чыгару белән шөгыльләнәләр.




ТАТАР КОРЫЛТАЕ


1944 елның 3–5 март көннәрендә Грайфсвальд шәһәрендә Идел – Урал халыклары вәкилләренең корылтае (съезды) үтә. Бу сугыш чорында Германиядәге татар вәкиллеге оештырган иң күләмле чара дияргә кирәк. Корылтайда «Идел-Урал» легионыннан һәм арадашчылыктан 200 гә якын делегат катнаша. Утырышлар өчен бу тирәдәге шәһәр җыелышлары үтә торган иң зур зал бирелә. Съездда бик югары дәрәҗәдәге немец чиновниклары, Көнчыгыш легионнары офицерлары, башка халыклар вәкилләре катнаша. Көнчыгыш легионнары командующие генерал Ральф фон Хайгендорф, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының бүлек мөдире фон Менде, «Идел-Урал» легионы командиры Оскар фон Зекендорф, эшче батальоннар командиры полковник Боллер һ. б. чыгыш ясый.

Шәфи Алмас доклад белән чыга. Ул «Идел-Урал» легионының эшчәнлеге турында сөйли, киләчәктә Идел-Урал Штатын төзү, шулай итеп, татар халкына мөстәкыйль дәүләт бирү идеясен күтәрә.

Фикер алышуларда «Идел-Урал» легионының күп җитәкче кадрлары катнаша. Делегатлар өчен бик бай мәдәни программа оештырыла. Анда «Идел-Урал» легионының культвзоды да катнаша. Съездда «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы»ның эш программасы кабул ителә. Корылтайда Татар комитетының яңа составы, аның җитәкчесе итеп яңадан Шәфи Алмас сайлана.

Президиум составына 11 кеше керә. Алар арасында Салих Фәйзуллин, Гариф Солтан, Кашапов, Вафин, Иван Скобелев, Шакир Алкаев, Галим Айдагулов, Ишмаев, Исламголов, Кунафин була.

Бу кешеләрнең кайберләре, сугыш беткәч, чит илгә качып исән кала. СССРга каршы пропаганда оешмаларында эшләүчеләр дә була. Икенчеләре безнең гаскәрләр килгәч кулга алына, төрле срокларга сөргеннәргә озатыла.

Шәфи Алмас 1945 елның гыйнварына кадәр Татар комитеты президенты булып эшли. Аннары Гитлер Германиясенең җиңелүен чамалап, Швейцариягә кача. 1954 елда шунда вафат була.

Ул киткәч, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы», асылда, җитәкчесез кала. Бу чорда күпчелек документларга Татар арадашчылыгы җитәкчесе Л. Стамати кул куя.




МИЛЛИОНЛАГАН ӘСИРЛӘР


Сугышның беренче айларында безнең яктан югалтулар искиткеч зур була. Германиядә миллионлаган хәрби әсирләр туплана. СССРның оккупацияләнгән районнарында һәм Кызыл Армиянең алдынгы частьларында көчле герман пропагандасы бара. Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларының кайбер вәкилләре немецлар белән хезмәттәшлек итә. Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары арасында да үз теләкләре белән немецлар ягына чыгучылар шактый була.

1941 елның июль уртасына ук Кызыл Армия миллионга кадәр солдат һәм офицерын югалта. Шуның 724 меңе әсирлеккә эләгә.

1941 елның ноябрендә оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләр эшләре министры Альфред Розенберг мәгълүматлары буенча лагерьларда 3,6 миллион хәрби әсир тотыла. 1944–1945 еллардагы мәгълүматларга караганда, совет хәрби әсирләре саны 5,7 миллионга җитеп, шуларның кимендә 3,3 миллион чамасы үлгән яисә җәзалап үтерелгән дип исәпләнә.

Инглиз, француз, американ әсирләрнең хәлләре ярыйсы була.

Ә менә совет әсирләре коточкыч шартларда яшәүгә дучар ителәләр. Алар башта һөҗүм итүче немец армияләре карамагында булалар. Ә ул армияләрнең әсирләрне ашату, карау мөмкинлекләре булмый.

Безнең әсирләр күп очракларда ачык һавада йоклый, авырулардан һәм ачлыктан меңәрләп кырыла. Кайбер тарихчылар әсирлеккә эләккәннәрнең 60 процент чамасы үлгән дип исәпли. 1941–1942 елгы кышкы суык болай да кыен хәлдәге әсирләрнең хәлен тагын да авырайта.

Польшадагы Ченстохово лагерендагы төрки әсирләрнең 30 мең кешедән 2 меңе генә исән кала дип исәплиләр. Икенче бер чыганакта сугышның беренче кышында ачлык һәм авырулардан Урта Азия халыклары әсирләренең өчтән ике өлеше, кайбер чыганакларда хәтта 85 проценты кырылуы турында әйтелә.

Гитлерның, үзләреннән тыш, башка халыкларны кимсетеп карау теориясе дә тискәре роль уйный. Җәзалау командалары еш кына әсирләрне шунда ук юк иткәннәр.

Менә шушы хәлләр әсирләрне еш кына дошман белән бәйләнешкә керергә, легионнарга, СС гаскәрләренә язылырга этәргән. Өстәвенә 1941 елның җәй-көз башында вербовка комиссияләре йөри башлый. Алар әсирләргә, безгә хезмәт итсәгез, рәхәт яшәрсез дип, алтын таулар вәгъдә итәләр.

Германиянең пропаганда машинасы Кызыл Армия солдатларына немецлар ягына чыгарга өнди, шул юнәлештә зур үгет-нәсыйхәт эшләре алып бара. 1942 елның май – декабрь айларында гына да 80 меңгә якын совет солдаты һәм офицеры, немецларга бирелеп, алар ягына чыга. Әлбәттә, күбесе немец пропагандасының тәмле теленә алданудан һәм немецларны яратканнан түгел, ә үлемнән куркып, шушы адымга бара.




КӨНЧЫГЫШ ХАЛЫКЛАРЫ ЛЕГИОННАРЫ


Шулай итеп, сугыш башлангач, немецлар ягында йөзләгән мең әсирләр, дистәләгән мең качып чыгучылар туплана. Аларны асрау, тукландыру, каядыр урнаштыру зур проблемага әйләнә.

Аларны файдалану мәсьәләсендә өстән күрсәтмә булмый, аптырагач, кайбер командирлар, үзләренә җаваплылык алып, «Хивис» дип аталган ярдәмче подразделениеләр оештыралар. Үз теләкләре белән немец ягына чыккан элекке безнең солдатлар тәрҗемәче, конюх, снаряд ташучы, кухня эшчесе, ат йөртүче һәм башка вазифаларны үти. Үзәк Армия командующие фон Браухич «Хивис»лардан махсус урыс ярдәмче көчләре оештыру инициативасы белән чыга. Гитлер мондый эш турында ишетергә дә теләми, әмма Көнчыгыш фронтта «Хивис»лар саны 10–15 процент тәшкил итә. Тора-бара тормыш үзенекен итә. «Хивис»лар рәсми танылу ала, аның статусы билгеләнә, анда йөрүчеләр хәтта хезмәт хакы ала башлыйлар.

1941 елның сентябрь урталарында ук Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы башлыгы Розенберг вермахтның югары командалыгына мөселман әсирләрен башкалардан аеру кирәклеге турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Чит ил эшләре министры Риббентроп 2 октябрьдә бу идеяне яклавын белдерә. 1941 елның 14 октябрендә мөселман әсирләрен башкалардан аерырга һәм Балтыйк буе, Украина, Польша җирләрендә алар өчен махсус туплау лагере төзергә дигән рәсми приказ килә.

1941 елның августыннан лагерьларда комиссияләр эшли. Аларның саны ике-өч дистәләп була һәм үз эчләренә биш йөзләп кешене ала. Бу комиссияләргә баштарак немец чиновниклары һәм ышанычлы элекке эмигрантлар гына керә. Аннары хезмәттәшлек итәргә теләгән әсирләр дә кертелә. Бу комиссияләр әсирләрне, тикшереп, кая куярга икәнен хәл итә, тикшерелгән һәркемгә анкета тутырыла.

Ниһаять, 1941 елның ноябрь уртасында Гитлер төрки легионнары төзүне хуплый. 1941 елның 22 декабрендә кабул ителгән карарда Көнчыгыш халыкларыннан дүрт легион (Төркестан, Әрмән, Грузин, Кавказ мөселманнары) төзергә карар ителә. Бераздан соңгысы Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказ легионнарына бүленә.

Моннан тыш, 1942 елның язында Украинада 162 нче пехота дивизиясе каршында янә биш легион төзелә: Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән, Азәрбайҗан, Төркестан. 1942 елның маеннан 1943 елның маена кадәр дивизия каршында егерме биш поход батальоны, ике көчәйтелгән ярым батальон, җиде төзелеш, өч запас батальон төзелә. 1943 елның апрелендә дивизия «Кыр дивизиясе» исемен ала. Ул яртылаш немецлардан, яртылаш СССР халыклары вәкилләреннән тора. Бу дивизия партизаннарга каршы җәза операцияләрендә катнаша. 1944 елның гыйнварында Төньяк Италиягә озатыла. Махсус «Идел-Урал» легионы бу дивизия составында булмый. Әмма Төркестан легионы составында татарлар булуы ихтимал.

Вермахт командалыгы 1942 елның 13 гыйнварында Төркестан һәм Кавказ мөселман легионнарын төзи башлау турында приказ бирә. 8 февральдә Грузин һәм Әрмән легионнарын төзү турында приказ чыга.

Легионнарны оештыру буенча штаб төзелә. 1943 елның 23 гыйнварында бу штабны «Көнчыгыш легионнар командованиесе» дип атыйлар. Аның командующие итеп генерал Хайгендорф билгеләнә.

«Идел-Урал» легионы соңрак оеша. Без бу турыда аерым бүлектә сөйләрбез.

Легионнарга җәлеп итү, ягъни вербовка эшләре «дулаглар» дип аталган күчеш лагерьларында бара. Аларны Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының комиссия әгъзалары оештыра. Әсирләргә тәэсир итүдә камчы һәм прәннек ысулы кулланыла. «Легионга күчсәгез, яхшы ашарсыз, матур киенерсез, иректә йөрерсез, милли йолаларыгызны үтәрсез, дин тотарсыз, урыслардан изелмәссез, – диләр. – Әгәр шушы шартларга риза булмасагыз, лагерьда каласыз һәм озакламый ачка үлеп, череп бетәчәксез», – дип аңлаталар. Әлбәттә, үлем хәленә җиткән әсирләргә мондый пропаганда бик үтемле була.

Әлегә хәтле безнең күп кенә язмаларда әсирләрне легионнарга тик көчләп китергәннәр дигән фикер үткәрелә. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, бу эштә беркадәр басым да булган. Дөресрәге, легионнарга җәлеп итү ирекле-мәҗбүр итү тәртибендә барган.

Немец хезмәтенә күчәргә теләүчеләрнең күпчелеге иң элек башлангыч лагерь аша үтә. 1942 елның җәеннән Остров-Мазовецкий лагере әнә шундый вазифаны үти. Аннары беренчел лагерьга күчергәннәр, татарлар өчен Седльце А лагере шундый вазифаны үти. Азактан легиончыларны төп лагерьга күчерәләр.

Легионнар оештыру буенча кагыйдәләр кабул ителә. 1942 елның җәй-көзендә Польша җирендә аларны оештыру төгәлләнә.

Төркестан легионына үзбәк, казах, төрекмән, таҗик, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре керә. Варшава янындагы Легионово урынчылыгы аларның оешу ноктасы буларак хезмәт итә.

Кавказ мөселманнары легионына азәрбайҗаннар керә һәм аны соңрак «Азәрбайҗан легионы» дип йөртәләр. Аларның төп лагере булып Радом тора.

Төньяк Кавказ легионына абхаз, адыгей, чиркәс, кабарда-балкар, карачай, чечен, авар һәм тагын да Кавказның егермегә якын башка милләтләре керә. Аларның төп лагере булып Весёла тора.

Әрмән легионына, нигездә, әрмән әсирләре кертелә. Аларның төп лагере – Кулавада була.

Грузин легионына грузиннар, аджарлар, осетиннар һәм башкалар керә. Аларның төп лагере Крушинода була.




«ИДЕЛ-УРАЛ» ЛЕГИОНЫН ОЕШТЫРУ


Сугышка кадәр үк немецларның Идел буе, Урал халыклары белән кызыксынуы зур була. Сугышта әсирлеккә эләккән башка төрки халыклар белән беррәттән татарларны да махсус лагерьларга туплау башлана. Әмма «Идел-Урал» легионы башка легионнар белән чагыштырганда соңрак төзелә.

1942 елның 1 августында Гитлерның штаб-квартирасыннан штаб начальнигы Кейтель кул куйган приказ килә. Анда Идел буе һәм Казан татарлары, башкорт, татарча сөйләшкән чуваш, мари, удмурт, мордвалардан легион төзергә кирәклеге әйтелә. Приказда бу халык вәкилләрен махсус лагерьларга җыярга, хәрби әсирләрне немецлар ягына тарту буенча эшне көчәйтергә кушыла. «Идел-Урал» легионының статусы башка шундый берләшмәләрнеке кебек – аларны сугыш хәрәкәтләрендә, аеруча партизаннар хәрәкәт иткән районнарда файдалану кирәклеге әйтелә. 1942 елның 15 августында чыккан приказда бу идеяне тормышка ашыру буенча практик эшләр, конкрет күрсәтмәләр бирелә.

Легионны төзү буенча практик эш 1942 елның 21 августында башлана. Төзелү урыны итеп Радом янындагы Едлино лагере сайлана. Анда легион өчен кирәк-ярак һәм корал килә башлый. Янәшәдәге Седльце лагере элек тә төрки халыкларының әсирләрен туплау урыны булган. Ул ике кисәккә бүленгән: Седльце А, Седльце Б.

Беренче өлеше татар әсирләрен туплау урыны була. 1942 елның июленә, легион төзү турында приказ чыкканчы ук, биредә 2550 татар әсире исәпләнә.

1942 елның 6 сентябрендә «Идел-Урал» легионына байрак бирелә. Бу көнне берләшмәнең оешу, туган көне дип исәпләнә.

1942 елның 8 сентябрендә «Идел-Урал» легионы Көнчыгыш легионнар командалыгы штабы һәм генерал-губернаторлыкның хәрби округы командующие карамагына тапшырыла.

Әсир татарлар башлыча Седльце А лагеренда туплана. Аннары аларны Едлинодагы легионга озаталар. Бераздан Демблин да беренчел лагерь хезмәтен үти (307 нче шталаг). 1943 елның 1 сентябрендә анда, әйтик, 1800 татар булуы билгеле. Татарлардан тыш, биредә шулай ук азәрбайҗаннар һәм Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре була. 1944 елның башында, Көнчыгыш легионнарын Франциягә күчергәч, гомумберенчел лагерь ролен Варшава янындагы Легионово лагере үти. 1944 елның мартыннан яңадан Седльце А (366 нчы шталаг) һәм Нехрыбка (327 нче шталаг) лагере төзелә.

Сентябрь уртасында генерал-губернаторлык хәрби командующиеннан «Идел-Урал» легионы турында беренче статистик мәгълүматлар алына. 1942 елның 8 сентябрендә легионга язылырга теләк белдерүчеләр саны 2629 кеше була. Болардан тыш, Польшаның оператив районнарыннан 7370 татар хәрби әсире китерелә. 1942 елның 1 октябрендә легионга беренче немец вәкилләре (1 офицер, 54 унтер-офицер, 18 солдат) килә. 15 сентябрьдә легиончылар өчен тәрҗемәчеләр курсы эшли башлый. 1942 елның 1 октябреннән 1943 елның 1 гыйнварына кадәр тәүге ике батальонны оештырырга карар ителә. Әмма алар беркадәр соңрак оеша.

«Идел-Урал» легионының командиры итеп майор Оскар фон Зекендорф тәгаенләнә. Ул 1875 елның 12 июнендә Мәскәүдә туган. Урысча, инглизчә, французча, кытайча әйбәт сөйләшә, бик үк шәп булмаса да, украин һәм испан телләрен дә белә. Соңрак аңа подполковник званиесе бирелә.

Аның легионны күпме вакыт җитәкләве төгәл генә билгеле түгел. Архивларда 1944 елның 12 маенда аның Көнчыгыш легионнар штабына күчүе турында сүз барган документ саклана. Шулай ук аның төрки офицерларны һәм тәрҗемәчеләрне әзерләү мәктәбендә командир булганы билгеле. 1945 елның 1 гыйнварында да эшләгән әле.

Легион белән җитәкчелек итә башлаганда, аңа 67 яшь була. Шулай булуга карамастан аны отставкага җибәрмәгәннәр. Мөгаен, аның тырышлыгы, зур тәҗрибәсе эш өчен кирәк булгандыр.

Ул, чыннан да, легион оештыруга җитди тотына. Беренче чиратта милли офицер кадрлар әзерләү эшенә керешә. Ул бу җәһәттән 1943 елның 25 гыйнварында җентекләп язылган аналитик документ әзерли. Аныңча, легион офицерлары, беренче чиратта, әсир төшкән Кызыл Армия командирларыннан әзерләнергә тиеш, укымаган, тар карашлы, җитәкчелек тәҗрибәсе булмаган гади легиончылардан офицер ясау өчен, бик күп вакыт китәргә мөмкин. Кызыл Армия командирларын немец калыпларына кертү, тәрбияләү өчен, ул конкрет инструкция эшли.

Никадәр көч салса да, ахыр чиктә фон Зекендорфның тырышлыклары зур нәтиҗә бирә алмый. «Идел-Урал» легионына кую өчен, татар офицерлары җитми. Аптырагач, аларны немецлардан куялар. Алар легиончыларның телен дә, гореф-гадәтләрен дә, рухи халәтләрен дә аңламыйлар. Ә легиончылар үз чиратында моны үзләренә карата ышанычсызлык күрсәтү дип аңлыйлар.

Барлыгы җиде пехота батальоны төзелә. 825 номерлы беренчесе 1942 елның ноябрь азагында, 831 номеры белән йөртелгән җиденчесе 1943 елның көзендә оешып бетә. Алар турында аерым сөйләрбез.




НИЧӘ ХӘРБИ БАТАЛЬОН БУЛГАН?


Хөсәен Мөхәммәтов белән очрашып сөйләшкән вакытта, «Идел-Урал» легионында дүрт хәрби батальон булуы турында әйткән иде. Күп язучылар, журналистлар, тарихчыларның китапларында, язмаларында да шушы дүрт батальон булуы әйтелә. Һәм аларның язмышы турында күптөрле фикерләр була.

Искәндәр Гыйләҗевнең хезмәтләрендә, ниһаять, бу төрлелеккә чик куелды. Аның «Легион «Идель-Урал»» китабында (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005) һәр батальонга тулы характеристика бирелә. Искәндәр Аяз улы язганнар икеләнүгә урын калдырмый. Чөнки алар немец архивлары документларына нигезләнгән.


825 НЧЕ БАТАЛЬОН

Вермахтта һәр берләшмә оештырылган чакта, «штаммтафель» дигән документ тутырылган. Тәрҗемә иткәндә, бу сүз шәҗәрә мәгънәсен белдерә. 825 нче батальонның штаммтафелендә түбәндәге сүзләр язылган: «Идел-Урал» 825 нче пехота батальоны буларак, түбәндәге составта төзелгән: штаб, штаб ротасы, дүрт рота, кыр почтасының номеры – 42683 А–Е. Генерал-губернаторлыкта хәрби округ командующие карамагында була. Гаскәри подразделение. Запас урнашу урыны – Радом (Едлино лагере). Немец персоналы өчен – 304 нче гренадер запас батальон, Плауэн». Батальон командиры итеп майор Цек билгеләнә. Батальондагы легиончыларның төгәл саны документларда күрсәтелмәгән. Әмма шуңа охшаган подразделениеләр белән чагыштырганда анда 900 ләп кеше булган дип уйларга кирәк.

825 нче батальон 1942 елның 7 сентябрендә оешкан дип исәпләнә.

1943 елның 23 февраленә каршы төндә батальон Белоруссия партизаннары ягына чыга. Без бу турыда II бүлектә сөйләрбез.


826 НЧЫ БАТАЛЬОН

Бу хәрби подразделениене 1942 елның декабрендә оештырырга уйлыйлар. Әмма ул 1943 елның гыйнварында Едлинода оеша. Батальон командиры итеп капитан Шермули тәгаенләнә.

825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, 826 нчысын сугыш учагына ташларга теләмиләр һәм Голландиянең Бреда шәһәренә җибәрәләр.

Ул биредә хәрби объектларны саклау эшенә җәлеп ителә, башка кайбер эшләрдә дә катнаша. Мәсәлән, аерым төркемнәрне авылларга уңыш җыюда катнашу өчен җибәрәләр.

Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 1 сентябрьдә батальон Франциядә була. Хәрби карталарга караганда, 1943 елның октябреннән янә Голландиягә китерелүе ачыклана. Бу илнең берничә урынына күчерелә. Голландиянең яр буенда, Роттердам тирәсендә, Тетеренген монастыре районында була. Сугыш беткәндә, Голландиянең Родрехт шәһәре районында булуы билгеле.

Рафаэль Мостафин «По следам оборванной песни» (Известия, Мәскәү, 1974) китабында язганча, бу батальонда да восстание әзерләнә. Әмма фашистларның контрразведкасы подпольщикларның эшен өзә. Яшерен оешманың 26 әгъзасы кулга алына, атып үтерелә. 200 кеше штраф лагерена күчерелә.

Гази Кашшаф «По завещанию Мусы Джалиля» (Татар. кит. нәшр., Казан, 1984) дигән китабында, немец офицеры Валтер Хайзенның көндәлегенә таянып, шундый фикер әйтә: 1944 елның 6 сентябрендә 826 нчы батальон калдыклары ышанычсыз булганнары өчен тулысынча коралсызландырыла.

Бу фактлар инде 826 нчы батальонның да дошманны куандырырлык хезмәт итмәвен күрсәтә.


827 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның 10 февралендә оеша. Командиры итеп капитан Прам куела.

Документларга караганда, әлеге батальон Украина партизаннарына каршы җибәрелгән. 1943 елның 22 июнендә Дрогобыч шәһәре тирәсендә була һәм 365 нче кыр комендатурасы карамагына бирелә.

Бу вакытта Көнбатыш Украинада Ковпакның партизан берләшмәсенә каршы немецлар сугыш алып бара. Бу максатта милли батальоннар, шул исәптән «Идел-Урал» легионының 827 нче батальоны да файдаланыла. Партизаннар чолгап алына, әмма алар Крыжовка, Чарна Клева авыллары янында чолганыштан чыга.

28 августта батальон штабы Стрыйдан Станислав (хәзер Ивано-Франковск) шәһәренә күчә. Роталар бу тирәдәге Долина, Надворная шәһәрләрендә дә була. 1943 елның 10 октябрендә Көнбатышка озатыла. Аның урынына 828 нче батальон килә. 1943 елның 13 октябрендә 827 нче батальон Франциянең Ланьон шәһәренә күчерелә һәм 7 нче Армия карамагына бирелә. 16 октябрьдә шушы шәһәрдән көньяк-көнчыгышка урнашалар.

827 нче батальонның Көнбатыш Украинадагы кылган гамәлләре немец командалыгының кәефен җибәрә.

1943 елның 18 октябрендә 365 нче кыр комендатурасында тутырылган документта шундый юллар бар: «Долина шәһәреннән көньяктарак хәлләр тыныч түгел, мөгаен, биредә көчле банда кыш чыгарга калачак. Бу бандаларга 827 нче татар батальонында булган 50 ләп кеше кушылды. Аларның сугышчан әзерлеге яхшы».

Рафаэль Мостафин язганча, 1943 елның июлендә батальонда восстание әзерләнә. Аның башында лейтенант Сәгыйть Мифтахов тора. Штаб ротасының ике взводы партизаннар ягына чыга ала. Ләкин Мифтаховның үзен соңрак фашистлар эләктерә һәм җәзалап үтерә.

Франциягә килгәч, 18–20 октябрьләрдә 266 нчы немец дивизиясе командиры приказы нигезендә 827 нче батальонның сугышчан әзерлеге турында тикшерү үтә. Шуның буенча төзелгән документта түбәндәге юллар бар: «Күп легиончылар урысча түгел, тик татарча гына сөйләшә. Аларның уртача яше 23–25.

Батальонның зур сугыш тәҗрибәсе юк. Франциягә килү белән, штаб ротасы һәм икенче рота командирлары партизаннарга кача. Үзләре белән 13 ме – 28 ме кешене (әле тикшереп бетермәгәннәр) алып китә. Качуда өченче рота командиры да катнашкан дигән шик бар. Легиончыларның сугышчан әзерлеге корал белән эш итү, ату, тактик әзерлек канәгатьләнерлек».

Бу документта шулай ук, чит ил пропагандасын тыңлау ихтималлыгы бар дип, легиончылардан радиоалгыч тартып алу кирәклеге әйтелә.

Тагын бер кызыклы факт. Легиончыларга бер пар аяк киеме генә бирелгән. Шуңа күрә кайберәүләр аяк киемнәрен ремонтлаган чагында яланаяк йөриләр.

Батальонга тиеш булган 225 урынына 215 ат бирелә. Немец персоналының хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әмма алар алдында зур кыенлыклар тора. Шуларның берсе – немецлар белән татар легиончыларының тел белмәү аркасында үзара аңлашмаулары.

1943 елның ноябрендә 827 нче батальон, Бельгиягә күчерелеп, объектларны саклауда катнаша. Алар бу илнең берничә районына күчерелә.


828 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның 1 апрелендә төзелә башлый, шул елның 1 июненә оешып бетә. Командиры итеп капитан Гаумиц тәгаенләнә.

Әлегә кадәр чыккан китапларда, язмаларда дүрт батальон оешуы бәян ителде. 828 номерлы дүртенчесен ни сәбәптәндер «штабной» дип йөртәләр. Мәгълүм булганча, штабной батальон юк, һәр батальонда штабной рота гына бар.

828 нче батальон, оешып беткәннән соң да, 1 сентябрьгә кадәр Едлинода калдырыла. 1943 елның 28 сентябрендә ышанычны акламаган 827 нче батальон урынына Көнбатыш Украинага җибәрелә. Әмма яңа килгән батальон да немецларның нервларын нык какшата.

Килүләренә бер ай тулыр-тулмас 1943 елның 20 ноябрендә ике рота командиры да партизаннарга кача, 25 татар легиончысы дисциплинар штрафка тартыла.

1944 елның 27 гыйнварында, гомумән, немецларның һушын алырлык вакыйга була: таможня постын саклаучы утызлап легиончы дежурлыктан соң җыелу пунктына кайтмый, ә үзләренең отделение командирын атып үтереп, икенчесен авыр яралап, партизаннарга кача.

Партизаннар һөҗүм иткәндә, легиончылар зур теләк белән төркем-төркем булып аларга әсирлеккә бирелә. Асылда, алар партизаннарга каршы сугышмыйлар, аларның разведчикларын исән-имин үз якларына үткәрәләр.

23 февральдә берничә татар легиончысы, немецлардан куелган взвод командирын коралсызландырып, партизаннарга китә. 19 апрельдә командалыкка 21 татар легиончысының качуы хәбәр ителә.

Мондый мисалларны тагын да китереп булыр иде. Бу хәлдән чыгу өчен, немецлар легион подразделениеләрен бер урыннан икенче урынга күчерергә ниятли. Әмма бу чара да хәлне үзгәртми, партизаннарга качулар дәвам итә.


829 НЧЫ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның 24 августында оеша. Командиры – капитан Рауш. 1 нче батальондагы хәлләрдән сабак алып булса кирәк, 829 нчы батальон озак вакыт Едлинода калдырыла. 1944 елның февралендә аның Көнбатыш Украинада Скавина пунктында булуы документларда теркәлгән. 27 июльдә Мурованя пунктында булалар. 1944 елның 29 августында аны тарату турында приказ чыга.


830 НЧЫ БАТАЛЬОН

Бу батальонның оешу вакыты төгәл билгеле түгел. Әмма ул 1943 елның 1 сентябрь документларында күренә. Аны партизаннарга каршы җибәрергә немецлар хәзер инде куркалар. Ул Көнбатыш Украинада, Польшада оборона эшләрендә файдаланыла.

1944 елның июнендә Радомда гестапо 830 нчы батальонда хезмәт итүче унтер-офицерның эзенә төшә. Ул зур гына төркем белән качу оештырырга уйлаган. 20 кеше кулга алына, аларның 17 се, дәлил булмаганлыктан, иреккә чыгарыла. Гестапо бу хәлне Көнчыгыш отрядларында тикшерергә, мондый очраклар башкача кабатланмасын өчен, чаралар күрергә тәкъдим итә.

Әмма мондый чараларның да тәэсире булмый. 24 июньдә үк бер төркем легиончы, кул пулемёты, биш автомат, кул гранаталары, амуницияләр алып качып китә.

Архив материалларында батальонның соңрак төзелеш-сапёр эшләрендә файдалануы әйтелә.


831 НЧЕ БАТАЛЬОН

Бу батальон 1943 елның көзендә Едлинода төзелә. Документларга караганда, «Идел-Урал» легионының төп лагерен саклауны тәэмин итә.

1944 елның февралендә Варшава янындагы Легионово торак пунктында, төрки легионнарының беренчел лагеренда һәм офицерлар мәктәбендә дә шул эшне башкара.

Кайбер чыганакларда аның Көнчыгыш Германиядә Бауцен шәһәрендә «831 нче төрки батальоны» исемендә булуы әйтелә. Бәлки, аны үзгәртеп корганнардыр, ә бәлки, башка төрки частьлары белән кушканнардыр дип уйларга була.

1943 елның көзендә 832, 833, 834 нче батальоннарны төзү планлаштырыла. Кайбер документларда аларның оешып ятуы турында да әйтелә. Әмма кайда хәрәкәт итүләре турындагы документлар табылмаган.




ТӨЗЕЛЕШ, САПЁР, ТӘЭМИНАТ БАТАЛЬОННАРЫ


1943 елның 14 гыйнварында Польша җирендә татар төзелеш һәм тәэминат берләшмәләре төзү турында приказ чыга. Бу эшне Седльце лагеренда оештыру максаты куела. Анда «Идел-Урал» легионындагы төрле милләт вәкилләрен кертү карала. Бу исемлектә безнең халыкны, ни өчендер, «поволжские татары», «казанские татары» дип, икегә бүлеп күрсәтергә булганнар. Төзелеш берләшмәләренә 45 яшькә кадәрге хәрби әсирләр генә алынган. Алар медицина комиссиясе үтәргә дә тиеш булган. Беренче чиратта эшче һөнәрләре булган кешеләрне эзләгәннәр.

1943 елның 14 гыйнварында Седльце лагеренда, барлык эшләрне координацияләү максатында, 27 кешедән штаб төзелә. Анда күбесенчә немецлар була. 24 майда штаб Крушинога күчерелә. Төзелеш батальоннары Көнчыгыш легионнары командалыгы каршындагы махсус билгеләнгән офицер тарафыннан җитәкчелек ителә.

Татар төзелеш, сапёр, тәэминат батальоннары хәрби ныгытмалар, юллар, күперләр төзү һәм ремонтлау, минасызландыру, хәрби частьларга төрле җиһаз, азык ташу белән шөгыльләнә.

1943 елның 1 сентябрендә төзелгән отчётта эшче батальоннар түбәндәге санда-күләмдә була:

– 18 нче Идел-татар төзелеш батальоны (командиры – майор Деккерт) Көнчыгыш фронтта була;

– Варшава янындагы 522 нче тәэминат батальонында 3411 кешедән 1061 е Идел буе татарлары тәшкил итә;

– 2 нче төрки эшче батальонында барлыгы 7144 кеше, күпчелеге төркестанлылар, шул исәптән дүрт татар ротасы, 2274 кеше исәпләнә;

– 3 нче төрки эшче батальонында 6153 кешедән Львовта өч татар ротасы булып, аларда 637, 860, 982 кеше исәпләнә.

Күренүенчә, бу батальоннар сан ягыннан бик зур була, соңрак аларны «Төрки эшче бригадалары» дип атыйлар. Барлык батальоннарның командиры итеп полковник Боллер куела.

1943 елның көзендә Көнчыгыш легионнар командалыгы Франциягә күчә. Эшче батальоннар төзү штабы да таратыла. Аның карамагындагы сигез татар ротасы төрле эшче батальоннарына, янә Минск янындагы төзелеш роталарына бирелә.

Хайнц Унглаубе хатирәләрендә татар эшче батальоннарында барлыгы 10 меңнән артык кеше булуы әйтелә. Алар бик начар коралланганнар, Кызыл Армия һөҗүме вакытында алар Краков янында бик тиз таралып бетәләр һәм совет әсирлегенә эләгәләр.




КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ КӨНЧЫГЫШ СУГЫШ ХӘРӘКӘТЛӘРЕНДӘ


Немецларның Көнчыгыш легионнары оештырып, үзләренә хезмәт иттерү буенча өметләре тулысынча акланмый. Әмма алар өлешләтә булса да максатларына ирешәләр.

1941 елның ноябрендә, әле Көнчыгыш легионнар төзелгәнче, 444 нче төрки батальоны Перекопта һәм Днепр тамагында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1942 елның җәендә «Бергман» («Горец») батальоны фронтка җибәрелә һәм 1943 елның көзендә Кырым тирәсендә сугышта катнаша. Герман командалыгы аның Кырым ярымутравындагы уңышларын билгеләп үтә.

Герман чиновникларының берсе частьларда тикшерү эшләре белән йөри һәм Көнчыгыш фронтта һәр хәрби берләшмәдә 10–15 процент Көнчыгыш легиончылары булуын билгеләп үтә.

Өч Төркестан батальоны Сталинград юнәлешендә сугышларда катнаша. Аларның күпчелеге һәлак була. Шушы ук легионның алты батальоны Берлин оборонасында катнаша.

1942–1943 елларда немецларның Кавказны яулап алу өчен барган сугышларда алты Төркестан, өч Төньяк Кавказ, биш Азәрбайҗан, дүрт Грузин, ике Әрмән батальоны катнаша.

836 нчы Төньяк Кавказ батальоны Харьков янындагы сугышларга җибәрелә. Азәрбайҗан батальоннары 1944 елның сентябрь-октябрь айларында Варшава восстаниесен бастыруда катнаша.

1942 елның сентябреннән 1943 елның гыйнварына кадәр «А» һәм «Б» Армияләр группасы зонасында төрле хәрби подразделениеләрдә Көнчыгыш легионнарының кыр батальоннары катнаша.

Туапсе юнәлешендә ике Төркестан, бер Грузин, Төньяк Кавказ, Әрмән батальоны, Нальчик һәм Моздок юнәлешендә ике Азәрбайҗан, берәр Грузин һәм Әрмән батальоны катнашуы билгеле.

«А» Армиясе группасы штаб начальнигы генерал-лейтенант Грайфенберг кайбер Көнчыгыш батальоннарының сугышчан көчен югары бәяли: «Ике Азәрбайҗан, бер Әрмән батальоны зур урманнар эчендә үзләре генә хәрәкәт иттеләр. Дошман отрядлары һәм бандалары белән уңышлы көрәштеләр», – дип бәяли.

16 нчы моторлаштырылган дивизия командалыгының 1943 елның 7 гыйнварындагы приказында өч Төркестан батальонының уңышлары билгеләнеп, алар немец формасы кию өчен почётлы хокук алды дип бәяләнә.

Әмма Көнчыгыш фронтка җибәрелгән барлык батальоннар да герман командалыгының ышанычын акламый. Шуңа күрә 1943 елда аларны күпләп тылдагы эшләргә: партизаннарга каршы, тимер юлларны һәм торак пунктларын саклауга, таможня хезмәтенә һәм башкасына җибәрәләр. «Идел-Урал» легионы да шундый эшләргә озатыла.

1943 елның 24 апрелендә генерал-губернаторлыктагы хәрби округ командующие 5000 төрки легиончысын чик буе таможня хезмәтенә җибәрү буенча приказ бирә.

Шуның өч йөзе Көнчыгыш чикләргә, ә ике йөзе Украина белән Венгрия чигенә җибәрелә.

1943 елның яз-җәйләрендә берничә Азәрбайҗан, «Идел-Урал», Грузин һәм Төркестан батальоннары Украина партизаннарын юк итү операцияләренә җәлеп ителә.

1943 елның августында Львов тирәсендә аларның саны 31 мең кешегә җитә.

Әмма батальоннарда тәртип йомшара, күпләр сугышырга теләми, партизаннар ягына кача башлыйлар. Шуңа күрә ышанычсыз дигәннәрен кире легион базаларына җибәрергә мәҗбүр булалар. Акрынлап Украинадан Көнчыгыш легионнарын ала башлыйлар. 1944 елның җәенә алар анда бөтенләй калмый.

Легионнар төзүнең башында торган герман сәясәтчеләре һәм хәрбиләр 1943 елның ахырларында аптырашта калалар. Әсирләрдән төзелгән гаскәриләрнең күпчелеген фронтка җибәрерлек түгел. Партизаннарга каршы җибәргәч тә, күбесе качып бетә. Кыскасы, кайда гына куйсаң да, өметләр акланмый. Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме легионнарны таркатуга тагын да көчле этәргеч бирә.

Башка чаралары калмагач, немецлар легионнарны Көнчыгыштан Көнбатышка күчерергә, Атлантик валны саклау өчен җибәрергә булалар.




КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ ФРАНЦИЯДӘ


1943 елның 29 сентябрендә Гитлер барлык Көнчыгыш иреклеләрен Көнбатышка күчерү турында фәрман бирә. Шуның нигезендә герман генштабы Көнчыгыш легионнарын Польшадан Франциягә күчерү, аларны Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагына бирү турында 1943 елның 2 октябрендә приказ чыгара. Күчерү түбәндәге тәртиптә барырга тиеш була: Грузин, Төньяк Кавказ легионнары, аннары Көнчыгыш легионнар командалыгы, алга таба Легионоводагы офицерлар мәктәбе, «Идел-Урал» легионы һәм тәрҗемәчеләр мәктәбе, Әрмән, Төркестан, Азәрбайҗан легионнары.

Әлбәттә, барлык легиончылар да Франциягә китеп бетми. Беркадәресе элекке урыннарда хезмәт итеп кала. Бу эшне башкару өчен, махсус ликвидация штабы төзелә, аның белән полковник Меллер җитәкчелек итә. Шушы максаттан Едлинода вакытлы беренчел лагерь төзелә. Китәргә тиешле барлык берләшмәләр иң элек шушында килә. Аларның ышанычлы булуын, сугышчан хәлен тикшерәләр. Җибәрергәме, таратыргамы икәнен хәл итәләр. Таратырга дигән очракта аларны аерым төзелеш һәм сапёр берләшмәләренә кушалар.

1944 елның февралендә ликвидация штабын «генерал-губернаторлыктагы Көнчыгыш отрядлар командалыгы» дип атыйлар. Чөнки Украина һәм Польшада калган батальоннар белән командалык итәргә кирәк була.

Төп лагерь һәм «Идел-Урал» легионы Едлиноны 1943 елның 19 октябрендә калдырып килә. Көнчыгыш легионнары командалыгы һәм штаб 24 октябрьдә юлга чыга. Махсус хәрби эшелоннарга ашыгыч рәвештә төялеп кузгалалар. 225 нче кыр комендатурасы: «21 октябрьдә Көнчыгыш легионнарын күчерү зур катлаулылык тудырды. Варшавада күп санда легиончылар тупланды», – дип хәбәр итә.

1943 ел ноябренең беренче яртысында күчерү, нигездә, тәмамлана. 1944 елның 1 мартына Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагында 61 меңнән артык чит ил һәм Көнчыгыш иреклеләре була.

Көнчыгыш легионнары командалыгы 1943 елның октябрендә Көнчыгыш Франциянең Нанси шәһәрендә урнаша. 1943 елның 21 ноябреннән бу илнең көньягында Мийо шәһәрендә була. Биредә шулай ук штабтан тыш барлык алты легионның командалыгы һәм төп лагере, офицерлар мәктәбе, тәрҗемәчеләр мәктәбе урнаша. Барлыгы 10 500 кеше була. Ә батальоннар Франция, Голландия, Бельгиянең аерым районнарында туплана. Әмма легионнар командалыгы 15 мартта яңадан Нанси шәһәренә күчә. 1944 елның башында яңа структура эшләнә, аны «төп добровольческая дивизия» дип атыйлар. Аның үзәге Лион шәһәрендә була. Командиры итеп элек полковник Хольсте, март азагында генерал-майор фон Хеннинг тәгаенләнә.

Дивизиянең полклары милли үзенчәлеге буенча бүленә. Анда, Көнчыгыш легиончыларыннан тыш, урыс, украин, казах берләшмәләре дә керә. «Идел-Урал» легионын 2 нче полк составына кертәләр. Бу полкта шулай ук Азәрбайҗан һәм Әрмән легионнары да була. Легиончылар саны бу вакытта артмый, хәтта кими бара.

Алар Атлантик валны саклауда катнаша. Шулай ук партизаннарга каршы җибәрелә. 1944 елның июнендә Шанталь департаментында француз макизарларына каршы «Идел-Урал» легионының өч ротасы катнаша. Шул елның июнендә татарлар Клермон-Ферран шәһәре янында Иссуар һәм Рошфор торак пунктлары янында партизаннарга каршы җибәрелә.

797 нче Грузин батальоны сугышка бөтенләй сәләтсез була һәм таратыла. 800 нче Төньяк Кавказ батальоныннан бер көнгә сузылган сугыш вакытында 203 кеше кача.

822 нче Грузин батальоны 1945 елның 5 апреленнән 6 апреленә каршы төндә, Голландиянең Тексель утравында баш күтәреп, союздашлар ягына чыгарга уйлый. Баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, немецлар бер атна буе утрауга ут яудыралар. Бу алышта 565 грузин, 117 голландияле, 800 гә якын немец һәлак була.

«Идел-Урал» легионы да күп мәртәбәләр ышанычсызлык күрсәтә. Клермон-Феррандагы 588 нче кыр комендатурасы үзенең 1944 елның 13 июлендәге сводкасында әрнеп болай дип яза: «Татар легионының разведка төркеме элегрәк качкан берничә әрмән легиончысын тотудан артык берни дә эшли алмаган.

1944 елның 29 июленнән 30 июленә каршы төндә бер урыс офицеры һәм «Идел-Урал» легионының 78 легиончысы партизаннарга качты, калган легиончылар казармаларга кайтарылды».

Көнчыгыш батальоннарының күпчелеге, Көнбатыш фронтта төрле районнарга бүленеп, эре немец берләшмәләренә тапшырыла. Бер уйлаганда, алар арасында бәйләнеш азайгач, оешып качу мөмкинлеге кими, немецлар контроле арта кебек. Әмма бу күпчелек легиончыларда кәеф төшүгә генә китерә. Кыскасы, немецларның өмете акланмый.

Күпләр совет гаскәрләренә әсир төшүдән курка. Союздаш гаскәрләргә бирелү ягын карый. Әмма андыйлар өчен язмыш елмаймый. СССР белән союздаш державалар арасындагы килешү буенча Англия, Америка гаскәрләре ягына чыккан безнең кешеләр үз илләренә озатыла. Ә туган җирдә аларның күпләрен Себер салкыннары көтә.




БАШКА ХӘРБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР


«Идел-Урал» легионының җиде батальоныннан тыш та хәрби формированиеләр булган. Әйтик, 1942 елның ахырында Үзәк Армия группасы янында төзелгән формированиене «627 нче Көнчыгыш батальоны» дип атаганнар. 1943 елның октябрендә ул Франциягә, 7 нче Армия карамагына күчерелә. Шул елның декабрендәге документларда 627 нче «Идел-Урал» батальоны булып теркәлгән. Аның составында татарлардан тыш урыслар, украиннар, үзбәкләр, кыргызлар да була.

1944 елның 1 июлендә батальонда баш күтәрү оештырыла. Шул чагында аның командиры да яралана. Бу вакыйгадан соң аны алгы сызыктан тылга озаталар. Сугыш ахырында ул 15 нче Армия карамагында Голландиядә, Түбән Рейнда була. Баш күтәрү вакыйгасын 162 нче төрки дивизиясе командиры генерал Оскар фон Нидермайер (бер үк вакытта Көнбатыш фронтта Көнчыгыш иреклеләре берләшмәләре инспекторы) һәм «Идел-Урал» газетасы корреспонденты Г. Ямалиев тикшерә. Алар язган белешмәдә американнарга каршы җибәрелгән татар легиончыларының сугышырга теләмәүләре бәян ителә. «Берәүләре дошманга каршы коралларын кулланмады, икенчеләре аны бөтенләй югалткан. Бер рота офицерлары американнарга атмаска боера. Фронтка барганда ук, татарлар арасында буталыш, ыгы-зыгы башланган иде. Муллалар беренче булып артка чигенделәр», – дигән юллар бар.

Тикшерүчеләр үзләренчә бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлаталар һәм, батальон көчле сугышчан берәмлек булсын өчен, тәкъдимнәрен әйтәләр.

Бу белешмәдә янә батальондагы немец персоналы белән татарлар арасында барлыкка килгән киеренкелек турында әйтелә.

Немецлар татарларга «унтерменш» дип мыскыллап карыйлар. Аларның хәтта кухнялары да аерым була. Бу турыда татарлар: «Бергә сугышырга ярый, ә бергә ашарга ярамый», – дип зарланалар.

Татарлар, «Идел-Урал» батальоннары оешканчы ук, Көнчыгыш халыкларыннан төзелгән башка хәрби берләшмәләр составында да булалар. Мәсәлән, 1942 елның 26 ноябрендә төзелгән белешмәдә 370 нче Төркестан батальонында бер рота татар булуы әйтелә.

1943 елның 3 апрелендә 811 нче Төркестан батальонында 350 солдатның 130 ы Идел буе татарлары була.

Генерал Власовның Урыс азатлык армиясе (РОА – Русская освободительная армия) 1944 елның азагында – 1945 елның башында төзелә. Татар арадашчылыгы мәгълүматлары буенча 1945 елның мартында бу армия сафында мең Идел буе татары хезмәт итә.




СС ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР


Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү сугышның икенче елында ук башлана. 1942 елның маенда латыш, литва, эстоннардан СС берләшмәсе төзергә рөхсәт бирелә. 1943 елның язында «Галиция» СС дивизиясе составына 30 меңгә якын украин керә.

Төрки халыклардан да СС частьлары төзү идеясе туа. Бу эшнең теоретиклары булып Райнер Ольша, майор А. Майер-Мадер, профессор Г. фон Менде, азәрбайҗан А. Фаталибейли-Дудангинский, немец Һарун әр-Рәшид чыгыш ясый.

Башта майор А. Майер-Мадер җитәкләгән батальонны ССның 1 нче Көнчыгыш мөселман полкы итеп үзгәртеп коралар.

1944 елның 2 маенда Гиммлер бер ел эчендә Көнчыгыш мөселман СС дивизиясе төзергә дигән приказ чыгара. 1944 елның җәендә бу берләшмәнең җитәкчесе Һарун әр-Рәшид телгә алына. 1886 елда туган бу кешенең чын исеме Вильгельм Хинтерзац була. Беренче империалистик сугыш вакытында төрек генераль штабына җибәрелә. Төрек армиясе полковнигы булып хезмәт итә. Сугыштан соң Әнвәр пашаның киңәшчесе һәм аның штаб җитәкчесе вазифасын башкара. Ислам динен кабул итеп, исемен үзгәртә. СС берләшмәсен төзегәндә, аңардан да кулай кандидатура булмый.

Бу берләшмә «Восточнотюркское боевое соединение» (ВТБС) дип атала. Татарча «Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе» дип йөртелә.

Берләшмәне төзү акрын бара. Аны хәрби хәрәкәтләр өчен дә, пропаганда максатларында да файдаланып булыр дип уйлыйлар.

Берләшмәне төзегәндә, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына мөрәҗәгать ителә. Әсирләрне лагерьлардан җыялар.

Татар арадашчылыгы җитәкчесе Генрих Унглаубе да СС берләшмәсе җитәкчелегенә җәлеп ителә. Арадашчылыкның башка активлары да бу эштән читтә калмый.

1944 елның 20 октябрендә рейхсфюрер Гиммлер Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсен төзү турында приказ бирә. Рәсми рәвештә ВТБС 1944 елның 1 октябрендә оешкан дип исәпләнә. Бу көнгә берләшмә эчендә Төркестан, татар, Кырым татарлары сугышчан төркемнәре оешкан була.

Төньяк Италия (Верона) аларның төп урнашу ноктасы була. Әлеге берләшмә шушы илдә, шулай ук Словакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

СС берләшмәсендәге татарлар саны турында төгәл мәгълүматлар юк. Шулай да бу чордагы документларда татарлар хакында да язмалар күренгәли.

Иң элек татар төркеменең командиры башка милләт кешесе була. Бу хәл өстәмә кыенлыклар тудыра. Татарларның командиры да татар кешесе булырга тиеш дигән фикерләр күп була. Шуннан чыгып, татар командирлары әзерләү максаты куела. 1945 елның гыйнвар-февралендә Татар арадашчылыгының Кринке һәм Даргибель лагерьларында офицерлар укыта башлыйлар. Бу эштә Унглаубе үзе, А. Таһиров, И. Гайса, Ш. Нигъмәти кебек элекке офицерлар һәм арадашчылык активлары катнаша. 24 кешелек төркемне укытып чыгаралар. Шуның унысын, командир булырлык дип, ВТБС штабына җибәрәләр.

Башка хәрби берләшмәләрдәге буталыш, качу хәлләре СС частьларында дә кабатлана. 1944 елның 25 декабрендә Төркестан полкы командиры Гулам Алимов, үзенә буйсынган 458 ССчыны алып, Словакия партизаннары ягына чыга (дөрес, аларның бер өлеше гыйнвар башында кире кайта).

Хәрби сводкаларда татарларның да качу очраклары турында хәбәрләр була.

1945 елның 12 гыйнварында ВТБС командиры Һарун әр-Рәшид Венага телеграф аша түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Ышанычсыз булган өчен, Идел буе татарларын коралсызландырдык. Алар большевистик ышану белән йөриләр, урысча да сөйләшәләр, дингә дә артык бирелмиләр».

Яңадан дүрт көннән берләшмә командиры ССның баш идарәсенә түбәндәге телеграмманы бирә: «Минем тарафтан 187 Идел-Урал татары, коралсызландырылып, хәрби әсирләр лагерена озатылды. Алар арасында политруклар булган».

Х. Унглаубе истәлекләрендә ССның Идел-Урал сугышчан төркемендә баш күтәрү очрагы, анда татар булмаган күп командирлар үтерелүе турында мәгълүмат бар.

1945 елның 18 февралендә Һарун әр-Рәшид СС баш идарәсенә: «Идел-Урал хәрби төркеме 74 кешедән тора, командирлары юк. Шуңа күрә Кырым татарлары төркеменә бирелделәр», – дип хәбәр итә.

Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү идеологы Р. Ольшаны берләшмәдәге хәлләр нык борчый. Ул, үзеннән җаваплылыкны төшерү өчен, ВТБС командиры Һарун әр-Рәшидне гаепләп, югары оешмага хат яза. Имеш, әр-Рәшид командирлар әзерләүгә җитди карамаган, әсирләрнең командирларны сайлау тәртибен керткән һәм башка җитешсезлекләргә юл куйган. Шулай итеп, СС частьларындагы аз санлы татарлар да немецка тырышып хезмәт иткән дип булмый.




НЕМЕЦ ХӘРБИ ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТАТАРЛАР


Без нинди гаскәри частьларда күпме татар булганын югарыда әйтеп киттек. Инде хәрби берләшмәләрдә барлыгы ничә татар әсире исәпләнүен сөйлик.

Иң башта «татар» дигән терминны аңлатып китик. Бу очракта «татар» термины татар милләтеннән булган кеше, этник татар дигәнне генә аңлатмый, ә җыелма мәгънәне, «Идел-Урал», ягъни «Волга-татар» легионына кергән, Идел буе, Урал тирәсендә яшәгән татар, башкорт, татарча сөйләшә торган чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләреннән булган әсирләрне дә аңлата.

Немец документларында бер-ике мәртәбә генә безнең төбәкләрдәге төрле милләтләр телгә алына. Әйтик, 1942 елның 15 августында Гитлер штабы начальнигы Кейтель кул куйган приказда һәм шул елның 15 августында ОКХдан килгән приказда түбәндәгеләр әйтелә:

1. Татарлардан, башкортлардан, татарча сөйләшүче Идел буе халыкларыннан легион төзергә.

2. Төркестан легионында булган татарларны «Идел-Урал» легионына күчерергә.

3. Әсир татарларны, башкалардан аерып, Седльце лагерена (Варшава – Брест тимер юлы линиясендә) тупларга. Аларны генерал-губернаторлыкның хәрби командующие карамагына тапшырырга.

4. Төзелгән легионны беренче чиратта партизаннарга каршы көрәштә файдаланырга.

Шулай итеп, немецлар өчен Уфа һәм Казан татарлары да, башкортлар да, чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары да һәммәсе бер булган. Аларның барысын да «татар» дигән термин белән атаганнар. Шуңа күрә немецларның күрсәтмәләрендә тик «татар» термины гына кулланыла.

Немец гаскәри частьларында ничә татар хезмәт итүе турындагы сорауга да төгәл җавап бирүе кыен. Төрле документларда, отчётларда төрле саннар китерелә.

1944 елның 10 октябрендә Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының Татар арадашчылыгы җитәкчесе Хайнц Унглаубе төзегән мәгълүматларга караганда, унике кыр батальоннары оешып, аларда 11 мең Идел буе татары исәпләнгән. Башка хәрби берләшмәләрдә – 4 мең, эшче батальоннарда – 8 мең, Көнчыгыш эшчеләре арасында – 5 мең, хәрби әсир лагерьларында 15–20 мең кеше булган. Тагын да бик күп татарлар Власовның Урыс азатлык армиясендә (РОА) хезмәт итә, диелгән. (Бу саннарны карагач, бер сорау да туа: ул нинди унике батальон?!)

1944 елның 14 декабрендә СС Баш идарәсе Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе Фриц Арльт үзенең коллегасы Райнер Ольшага 20 меңгә якын татар вермахтта, тагын да 20 меңе «Хивис» һәм Урыс азатлык армиясендә хезмәттә торуын хәбәр итә.

1945 елның 20 мартында Татар арадашчылыгының җитәкчесе Л. Стамати кыр батальоннарында, төп легионда, аерым сугышчан һәм төзелеш берләшмәләрендә 19 300 татар, тагын да Көнчыгыш эшчеләре арасында – 4 мең, хәрби әсирләр арасында 20 мең татар бар дип исәпли. Шулай итеп, барлыгы 43 мең татар җыела.

Сугыштан соң төзелгән «Идел-Урал» легионы» кулъязмасында легионда һәм кыр батальоннарында – 12 мең, СС Көнчыгыш төрки сугышчан берләшмәсендә – 1 мең, төзелеш батальоннарында – 10 мең, аерым берләшмә һәм төркемнәрдә – 17 мең, барлыгы 40 мең татар булганы күрсәтелә.

Иреклеләр берләшмәләре командующие Эрнст фон Кёстринг сугыштан соң үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «1944 елның язында вермахтта Көнчыгыш иреклеләренең гомуми саны 700 мең кешегә җитте. Соңрак, Власов Армиясе дә төзелгәч, бу сан 800–900 меңгә якынлашты».

Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгындагы бүлек мөдире Герхард фон Менде Көнчыгыш иреклеләренең саны миллион кешегә җитә дип исәпли.

Инде башка халыклардан төзелгән легионнарда күпме солдат булганын карыйк. 1944 елның 10 октябренә Х. Унглаубе мәгълүматлары буенча төркестанлылар – 75 мең, Кырым татарлары – 12 мең, азәрбайҗаннар – 20 мең, әрмәннәр – 18 мең, грузиннар – 20 мең, Төньяк Кавказ халыклары 20 мең кеше исәпләнгән.

Болар бары тик милли легионнардагы солдатлар саны гына, башка хәрби берләшмәләрдә йөргәннәре керми.

1942–1943 елларда ундүрт Төркестан, сигез Азәрбайҗан, җиде Төньяк Кавказ, сигез Грузин, тугыз Әрмән, җиде «Идел-Урал» батальоннары оешып, аларда 53 мең солдат исәпләнә.




ССЧЫЛАР, АБВЕРЧЫЛАР, ШЫМЧЫЛАР ҺӘМ ХЫЯНӘТЧЕЛӘР ТУРЫНДА


Фашист Германиясенең җитәкчелек структурасында Гиммлер җитәкләгән вәхши СС органнарының роле зур булганы һәркемгә билгеле. ССны еш кына дәүләт эчендәге дәүләт дип атыйлар. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы, рейхскомиссариатлар төзелгәч, СС органнары башта читтә калган кебек була. Әмма бераздан бу өлкәгә дә үтеп керәләр. Легионнар төзүгә, аларны файдалануга контрольлек итәләр. Диңгез хайваны сигезаяк кебек, алар да легиончыларны чорнап алалар.

1943 елның азагында төрки халыклардан махсус СС гаскәри берләшмәсе оештырыла башлый.

Хәрби әсирләрне вермахтка хезмәт итүдә файдалануның теоретик һәм практик мәсьәләләре белән немец Райнер Ольша аеруча күп шөгыльләнә. Ул белеме буенча медик була. Берлин университетының чит телләрне өйрәнү факультетында да укый. 1936 елда Урта Азиядә совет сәламәтлек саклау системасы турында диссертация яклый. Көнчыгыш белгече Г. Кляйневның ассистенты була. 1942 елда Төркестан турында монография бастыра. 1941 елның сентябрендә СС сафына чакырыла. Аңа унтерштурмфюрер званиесе бирелә һәм тәүге чорда санитария-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.

Сугыш ахыры якынлашып, совет әсирләрен Германиягә хезмәт иттерү киң колач ала башлагач, Ольша кебек кадрлар өскә күтәрелә. 1944 елда аңа инде гауптштурмфюрер СС чины бирелә. 1944 елның гыйнварында Дрезденда аның җитәкчелегендә «Төркестан эшче берләшмәсе» дигән оешма төзелә. Ул ССның баш идарәсенә буйсына. Бу, асылда, тугыз бүлектән торган фәнни-тикшеренү институты була.

Райнер Ольша, сугыш тәмамлангач, безнең гаскәрләр тарафыннан кулга алына. Әсирлектә чагында ул үзенең эшчәнлеге турында шактый зур күләмдә истәлекләр яза. Кайбер тарихчылар раславынча, Германиядәге совет оккупация гаскәрләре тарафыннан ул 1946 елның 16 мартында үлем җәзасына хөкем ителә.

«Идел-Урал» легионында СС яшерен агентлары күп була. Алар легион штабындагы, батальоннардагы хәлләрне күзәтеп торалар. Һәрбер батальонда шымчылар челтәре оештырыла. Германия империясенә каршы эш алып баручыларны фаш итәргә тырышалар. Патриотларны җәзалап үтерүдә катнашалар. Күпләрен Бухенвальд, Освенцим, Майданек һәм башка үлем лагерьларына озаталар.

СС агентларыннан тыш, легионнарда Гитлер армиясенең Абвер контрразведка бүлеге дә хәрәкәт итә. «Идел-Урал» легионында «1-Ц» подразделениесе бу эшне башкара. Муса һәм аның көрәштәшләренең һәр адымын алар контрольдә тотарга тырышалар. Патриот әсирләр турында материаллар туплыйлар. Гадәттә, без Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен хыянәтче Җамалетдинов саткан дип сөйлибез. Асылда, мондый хыянәтчеләр күп була.

«Әсирлек» дигән сүзне ишетү белән, бүген дә күңелләр шомлана. Ул бичараларны кызгану хисләре көчәя. Әйе, алар концлагерьларда хайван хөкемендә булганнар. Фашистларның репрессия машинасы, кемнең кем булуына карамастан, физик һәм рухи яктан сытарга көйләнгән. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы, Татар арадашчылыгы, «Идел-Урал» комитеты, СС һәм Абвер шымчылары һәммәсе дә совет әсирләрен немецка тугры хезмәт иттерү максатыннан чыгып эш итәләр. Алар ягында каршы килгән һәркемне юк итәрлек корал, акча, куәтле пропаганда машинасы, көчле кадрлар була. Менә шул шартларда да безнең татар егетләре сыгылып төшми. Дошманның үз өнендә аларга карата яшерен эш алып бара. Җае чыгу белән, коралын фашистларның үзләренә каршы бора.




ИДЕОЛОГИК ЭШКӘРТҮ, ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТ ЭШЛӘРЕ


Көнчыгыш легионнарын оештырганда, андагы халыкны, ягъни Кызыл Армиянең элекке сугышчыларын, идеологик яктан эшкәртергә, аларны Германия һәм аның тәртипләрен хупларлык, Совет иленә каршы сугышырлык итеп яңадан тәрбияләргә кирәк була.

Бу максаттан елдан-ел зурая барган пропаганда аппараты оештырыла.

Көнчыгыш легиончылары арасында үгет-нәсыйхәт эшләрен оештыру белән Геббельс җитәкләгән Пропаганда министрлыгы каршындагы «Винета» оешмасы (җитәкчесе – Э. Тауберт) шөгыльләнә. Аның хәстәрлеге белән матбугат продукциясе – листовкалар, брошюралар, плакатлар бастырып чыгару, грампластинкалар яздыру, фильмнар төшерү, төрле телләрдә радиотапшырулар оештыру кебек эшләр башкарыла.

Пропаганда министрлыгы вермахтның пропаганда бүлеге (җитәкчесе – зондерфюрер К. Людерзен) һәм Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы (күбрәге арадашчылыклар белән), шулай ук Чит илләр министрлыгы белән тыгыз бәйләнештә эшли.

Сугыш башлану белән үк, пропаганда эшләре киң җәелдерелә. Оборонада яткан безнең солдатлар өстенә самолёттан листовкалар ташлау турында күп ветераннар сөйли торган иде.

Башта ул листовкалар Кызыл Армияне таркату, совет солдатлары коралларын ташлатып, немецлар ягына чыгару максатыннан таратыла. Көнчыгыш легионнары төзелгәч, аларны немецка тугры хезмәт иттерү бурычы күздә тотыла.

Иң элек кайбер немец армияләре каршында пропагандистлар курслары оештырыла. Аларда СССРның урыс булмаган халык вәкилләре укытыла. Курс тәмамлаучыларның күпчелеге хәрби әсирләр лагерена җибәрелә, алар Көнчыгыш легионнарына вербовкалау белән шөгыльләнә.

Әлбәттә, кыска вакытлы курсларда укыган кадрларның әзерлеге җитәрлек булмый. Шуңа күрә стационар мәктәпләр, уку үзәкләре төзү зарурлыгы туа. Шундый үзәкләрнең берсе Берлиннан 60–65 чакрым көньяк-көнчыгыштарак Вустрау дигән шәһәрчектә оеша. Анда Урта Азия, Кавказ, Идел буе халыклары вәкилләрен укытырга уйлыйлар. Аның белән янәшәдә урыслар өчен Циттенхорст, украиннар һәм белоруслар өчен Вутцетс лагерьлары оеша.

1942 елның 8 февралендә бу лагерьларга автобуслар белән беренче тыңлаучыларны китерәләр. Аларның саны 360 кешегә җитә. Занятиеләр 15 мартта, тиф эпидемиясе тәмамлангач башлана. Вустрауда укытуны тагын да соңрак башлыйлар, чөнки укытучылары булмый.

1942 елның февраль азагында Вустрау лагере җитәкчелеге Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына лагерьны икегә бүлү тәкъдиме белән чыга. Беренчесе – «вступительный», икенчесе – «свободный». Икенче өлешендә хәрби әсир буларак тәгаенләнгән кешеләр укырга тиеш дип карала.

Бу тәкъдим кабул ителә, һәм яңа бараклар төзү башлана. 1942 елның октябренә төзелеш эшләре тәмамлана.

1942 ел дәвамында Вустрау лагерена 127 татар һәм төркестанлы җибәрелә. 1943 елның 1 гыйнварына «вступительный» дигәнендә – 36, «свободный» лагеренда 12 татар була. 1943 елда бу лагерьда 539 кеше әзерлек үтә. Ә Рафаэль Мостафин фикеренчә, бу лагерьда, гомумән, барлыгы 2000 ләп элекке совет солдаты – хәрби әсир укытыла. Әлбәттә, аларның күпчелеге – грамоталы кешеләр, алар арасында урта һәм югары белемлеләр дә күп булган.

Вустрау лагере аша Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар һәм башка татар патриотлары үткән.

Вустраудан тыш, Потсдам һәм башка урыннарда да шундый ук уку үзәкләре оештырыла.

Пропаганда министрлыгы хәрби җитәкчелек белән берлектә Гитлер Германиясен мактауга корылган махсус сәяси фильмнар да төшертә.

1943 елның мартында хәрби әсирләр арасыннан кино төшерүдә катнашырлык иҗат кешеләрен эзләп табарга дигән приказ чыга.

Легиончылар һәм Көнчыгыш эшчеләрен идеологик эшкәртү өчен, Германия радиосы СССР халыкларының уннан артык телендә тапшырулар алып бара.

1942 елның июлендә, татар телендә тапшырулар алып бару өчен, радиоредакция оеша. 7 июньдә генә әсирлектән азат ителгән Тамырбәк Дәүләтшин аның җитәкчесе итеп куела. Бер ай чамасы вакыт үткәч, аны бу эштән азат итәләр. Татар редакциясен Шәмсия Идриси исемле ханым җитәкли. Редакция составында башта – 3, соңрак 5 кеше эшли. Муса Җәлилнең яшерен төркеменә кергән Әхмәт Симаевның шунда эшләве билгеле.

Немец китапларында язылганча, 1944 елның уртасында Германиядә һәм ул яулап алган җирләрдә урта һәм озын дулкынга көйләнгән – 107, кыска дулкындагы 23 передатчик һәм чыбык буенча тапшыручы 150 радио пункты эшләгән. Аларда 6300 кеше хезмәт иткән.

«Идел-Урал» легионы Франциягә күчерелгәч, Бордо, Рен-Тири, Лимур радиостанцияләре дулкыннарында өстәмә тапшырулар оештырыла.

Легионга һәм хәрби әсирләр лагерьларына Берлиннан килеп лекция укучылар да була.

Төрле телләрдә газета-журналлар чыгаруга да әһәмият бирелә. Татар телендә «Идел-Урал» легионы өчен «Идел-Урал» газетасы, «Татар әдәбияты» журналы, «Германча-татарча белешмә» чыгарыла.

«Идел-Урал» газетасы 1942 елның 15 ноябреннән алып атнага бер тапкыр дүрт биттән, аерым очракларда алты, сигез биттән чыгарыла. 30 нчы елларда татар телендә кабул ителгән латин шрифтында басыла. Редакция башта Берлинда, 1945 елның гыйнварыннан алып Потсдам шәһәрендә урнашкан була. Газетаны оештыруда Әхмәт Тимер, Тамырбәк Дәүләтшин башлап йөриләр. Аннары баш редактор итеп Кыям Галиев, 1944 елның октябрь-ноябрендә обер-фельдфебель Ишмаев тәгаенләнә.

Төп материаллар татар телендә басыла, 1944 елның 5 март саныннан алып Идел буе халыклары телләрендә кушымталар чыга башлый. Бу көндә чуваш телендәге кушымта чыга.

Әмма мондый эшләр генә көн таләпләрен канәгатьләндерми. 1944 елның июлендә Потсдамда «За национальную свободу» дигән яңа газета да чыга башлый. Аның ике битендә – урыс телендә, калган ике битендә чуваш, мари, мордва, удмурт телләрендә материаллар бирелә. Аның редакторы чуваш Ф. Пулод була.

Татар арадашчылыгы һәм «Көрәш союзы» төрле эчтәлектәге брошюралар («Татар халык җырлары», «Татар халкы – данлыклы халык», «Ирекле ил өчен», «Татарлар тарихыннан» һ. б.) бастыра.

Газета материаллары, басылыр алдыннан, җентекләп тикшерелә, легиондагы хәлләрне мактап, шомартып язалар. Шәфи Алмас кебек җитәкчеләрнең мәкаләләре югары пафос белән языла. Газетада төрле вакыйгаларга багышланган репортажлар, татар милли мәдәнияте турындагы мәкаләләр чыга.

«Германча-татарча белешмә» басмасы 1943 елның апреленнән 1944 елның июленә кадәр ике телдә, 600 данәдә чыгарыла. Барлыгы 14 номеры сакланган.

1944 елның уртасыннан «Татар әдәбияты» журналы чыга башлый. Анда күбрәк матур әдәбият әсәрләре, татар язучылары турында мәкаләләр, шулай ук сәяси-пропаганда материаллары бирелә. Шул редакциядә эшләүчеләр үзләре дә күп кенә әсәрләр язып бастыралар.

Көнчыгыш төрки хәрби берләшмә (ВТБС – Восточнотюркское боевое соединение), ягъни әсирләрдән төзелгән СС хәрби берләшмәсе турында язып киткән идек. Бу берләшмә өчен «Төрек берлеге» газетасы чыгарыла. Бу берләшмәдә төрле милләт кешеләре – Идел буе, Урта Азия, Кавказ халыклары булганлыктан, редакциянең дә аерым бүлекләре – редакцияләре оештырыла. Идел-Урал редакциясе белән Шиһап Нигъмәти җитәкчелек итә.

Газетаны нинди телдә чыгару буенча да бәхәсләр күп була. Уйлый торгач, төп өлешен – татарча, аерым битләрне төрле милләт телләрендә басарга карар ителә.

Газета өч-дүрт атнага бер мәртәбә 1945 елның мартына кадәр чыккан булырга тиеш. Ул Берлинда 1400 данәдә басыла.




ДИН ЭШЛӘРЕ


Германиядә җитәкчелеккә фашистлар килгәч, алар, үзләренең хәрби һәм тышкы сәясәт планнарын тормышка ашыру өчен, ислам факторын ныклап файдаланырга уйлыйлар. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алар Палестинаның бөек мөфтие Әмин әл-Хөсәйни белән хезмәттәшлек итә башлыйлар. 1941 елның 28 ноябрендә бу мөфтине министр Риббентроп һәм Гитлер үзе дә кабул итә. Мөфти: «Без Германиянең дуслары, инглизләр, еврейлар, большевиклар – безнең дошманнар», – дип белдерә.

Мөфти Германиядә кала, сәяси һәм дини тормышта актив катнаша. Ул Берлин мәчетендә, төрле җыелышларда вәгазь сөйли, брошюралар чыгара. Ул мөселман хәрби берләшмәләренең рухи остазы булып тора. Үзенең бер чыгышында ул: «Германия мөселман илләре белән бер вакытта да сугышмаган, ул 40 миллион мөселманның тираны булган СССРга каршы көрәшә», – дип белдергән.

1941 елның азагында мөфти Германия Тышкы эшләр министрлыгыннан һәм фюрерның үзеннән гарәп легионы төзергә фатиха ала. Кавказда җиңүгә ирешкәннән соң, ул легион Якын Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга тиеш була.

Германия СССРның әсир төшкән халыкларыннан хәрби берләшмәләр төзү эшенә керешкәч, бу эштә ислам факторы мөһим роль уйнарга тиешлеге искә алына. 1944 елда мөфти үзе Көнчыгыш иреклеләре белән эшләүгә кушыла.

Сугыш башлангач та, СССРның оккупацияләнгән районнарында ислам динен тотучы литвалылар һәм Кырым татарлары өчен нинди сәясәт алып бару турындагы сорау туа. 1941 елның 5 декабрендә татарлар арасында пропаганда алып бару буенча махсус директива кабул ителә. 1942 елның 6 февралендә Галимҗан Идриси бөек мөфтинең мөселман хәрби әсирләре белән эшләү буенча җаваплы вәкиле итеп билгеләнә. Ул, легионнарга килеп, лекция, Коръән укый, дини китап-брошюралар тарата.

Көнчыгыш легионнарын оештыру башланган чорда ук, 1942 елның 26–27 августларында 162 нче төрки дивизиянең штабында махсус киңәшмә үтә. Анда мөселманнарның дини таләпләре мәсьәләсе карала, легионнарга һәм батальоннарга муллалар беркетелә. Дивизия һәм легион муллалары хәрби ранг буенча – рота командирына, батальон муллалары взвод командирына тиңләштерелә. Дини йолаларны үтәү тәртибе дә карала. Әйтик, намаз вакытында кешеләр хезмәттән бушатылып торырга, җомга көнне барлык төр хезмәтләр 14.00 сәгатькә тәмамланырга тиеш була. Вафат булган мөселманнарны җирләү тәртибе дә карала. 162 нче төрки дивизиядә кабул ителгән тәртипләр иреклеләр берләшмәләре генералы Эрнст фон Кёстринг фәрманы буенча соңрак барлык шундый хәрби формированиеләргә дә кертелә.

1942 елның 12 декабрендә үткән киңәшмәдә Гитлер: «Мин бары тик мөселманнарны гына ышанычлы дип исәплим, башкаларга ышанмыйм», – дип белдерә. Аның бу фикерен башка хәрбиләр һәм чиновниклар эләктереп ала.

Альфред Розенберг приказы нигезендә оккупацияләнгән өлкәләрдә мөселман эшчеләре өчен Мәүлид, Рамазан, Корбан бәйрәмнәре ял көне дип игълан ителә. СС рейхсфюреры Генрих Гиммлер доброволецлар өчен уңайсызлыклар тудырмаска боера, мөселманнарга дуңгыз ите, дуңгыз колбасасы, алкоголь бирмәү турындагы приказга кул куя.

Ә уңайсызлык, ризасызлык дигәне адым саен туып тора. Немец офицерлары тарафыннан муллаларны кыерсыту очраклары еш очрый. Фашистлар, үзләрен бар кешедән өстен санап, Көнчыгыш легиончыларына мыскыллы күз белән карыйлар. 1944 елның июнендә Геттинген университеты каршында муллалар әзерләү курсы оеша. Аның тыңлаучылары арасында төрле хәрби формированиеләрдә эшли башлаган муллалар да, бу эшкә керешергә уйлаганнар да була.

1944 елның 26 ноябрендә Дрезден шәһәрендә муллалар мәктәбе эшли башлый. Ул, нигездә, СС берләшмәсе өчен дин әһелләре әзерли.

Курс һәм мәктәп тәмамлаучыларны мулла яисә обер-мулла чины биреп, төрле хәрби һәм эшче роталарга, батальоннарга, бригадаларга җибәрәләр.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң безнең илдә дингә каршы көрәш дәүләт әһәмиятендәге эш булып торды. Чиркәүләрне шартлаттылар, мәчетләрне сүтеп алдылар, дин кешеләрен зинданнарга озаттылар, күпләрен 1930–1937 елларда атып үтерделәр. ВКП(б) һәм ВЛКСМ Уставларында коммунистлар һәм комсомоллар дингә каршы көрәшергә тиеш дигән пункт та бар иде.

Халыкның буын-буыннан килгән гореф-гадәтләренә, иман-инануына балта белән чабуны кешеләр авыр кичерде, әлбәттә. Дингә ышанучы өлкәнрәкләр тыштан сиздермәде, ә күңелләре белән совет дәүләтенә рәнҗиләр иде. Ә яшь буын динсез-имансыз итеп тәрбияләнә башлады.

Фашист идеологлары моны яхшы аңлый, һәм алар, дин иреге бирәбез дип, әсирлеккә эләккән мөселманнарны үз якларына аударырга, аларны немецка тугры хезмәт иттерергә телиләр.

Легионнарда дини йолаларны үтәүне оештыру өлкәнрәк яшьтәге күпчелек мөселман әсирләрендә яклау таба. Бу мәсьәләдә алар немец командалыгы тырышлыгын уңай бәялиләр. Әмма алар язмышын хәл итүдә дин төп рольне уйнамый бит. Яшьрәк буынны, дәһрилек рухында тәрбияләнгән элекке Кызыл Армия солдатларын дин мәсьәләсе, гомумән дә, артык борчымый.

Кыскасы, немец фашистларының үз максатларында ислам динен дә файдаланырга кирәк дигән идеясе легионнарда булган мөселман әсирләрен идеологик эшкәртүдә артык зур роль уйнамый. Моны шул эшне оештыручы немецлар үзләре дә таный. Кайберәүләре сугыш чорында ук бу турыда язып чыга, сөйли, икенчеләре сугыштан соң язган китапларында бәян итә.




II бүлек

ИЗГЕ СУГЫШ ШӘҺИТЛӘРЕ





1. МУСА ҖӘЛИЛ


Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Ырымбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Әтисе Мостафа Габделҗәлил улы авылдагы иң мәгълүматлы кешеләрнең берсе дип исәпләнә. Халык арасында килеп туган сорауларга бик тиз җавап таба алган ул. Мостафа 8 яшеннән Шарлыктагы мануфактура кибетендә товар ташучы булып эшли башлый. Татарча һәм урысча укырга-язарга өйрәнә. Үсә төшеп, мөстәкыйль тормыш коргач, авылда бакалея ларёгы ача. Әмма аның эшләре алга бармый. Бераздан бу кибете ябыла. Тормыш авырлыгыннан Мостафа агай 1913 елда, өен сатып, гаиләсе белән Ырымбур шәһәренә күчеп килә. Гаилә башлыгы биредә төрле эшләр белән шөгыльләнә. Кырыктартмачы да, приказчик та, икмәк пешерүче дә, иске-москы җыючы да була. Алар анда «Хөсәения» мәдрәсәсе ихатасындагы бер подвалда яши башлыйлар. Шәһәрдә дә хәерчелектән чыга алмагач, Мостафа агай гаиләсе белән яңадан авылга кайта һәм 1919 елда тиф чиреннән вафат була.

6 яшендә Мостафа авылындагы мәдрәсәдә башлангыч мәктәптә укыган Муса (аның беренче укытучысы Габдулла Усманов турында аерым бүлекчәдә сөйләрбез), Ырымбурга баргач, 1914 елда «Хөсәения» дини мәктәп-мәдрәсәсендә укый башлый. Шундагы пансионатта яши. Октябрь революциясеннән соң ул ТИНО (Татарский институт народного образования) дип йөртелә һәм хәзерге педучилищега тиңләшә.

Гаиләсе авылга кайтып китсә дә, Муса «Хөсәения»дә укуын дәвам итә. Ул мәктәп һәм шәһәр яшьләре белән аралаша. Ырымбур шәһәрендә оешкан комсомол ячейкасына кабул ителә.

Ул балачактан ук белемгә, шигърият дөньясына тартыла. Әнисе Рәхимә шигъри күңелле була. Авыл мәктәбенә кергәнче үк, өлкән абыйсы Ибраһим аны Габдулла Тукай шигырьләре белән таныштыра. Муса аларны, бик тиз ятлап алып, иптәшләренә сөйли торган була. Ул яшьтән үк рәсем төшерү белән мавыга. Мусаның иҗади талантын үстерүдә картәнисе Гыйльминең дә роле зур була. Ул күп татар җырларын белә, оныгына әкиятләр сөйли.

Егет, Ырымбурда укыганда, «Урал» кунакханәсенең беренче катында урнашкан китапханәгә йөри. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури әсәрләре белән ныклап таныша.

Муса беренче шигырьләрен авыл мәктәбендә укыганда ук яза. Беренче империалистик сугыш башлангач, ирләр сугышка китә. Хатыннары еш кына Мусадан аларга хат яздыралар. Әнә шул чагында малай үзенең шигырьләрен дә язып җибәрә торган була.

13 яшендә язган «Бәхет» шигыре Төркестан фронтының татар телендә чыга торган «Кызыл Йолдыз» газетасында басыла. Шушы ук газетада аның тагын берничә шигыре дөнья күрә.

1919 елда әтисе үлгәч, Муса авылга кайта. Биредә ул яшь Совет республикасын, Кызыл Армияне данлап шигырьләр яза.

Авылда балалар оешмасы төзи. Аңа «Кызыл чәчәк», соңрак «Кызыл Йолдыз» исеме бирәләр. Алар белән занятиеләр үткәрә, стенгазеталар чыгара, җыелышлар уздыра, спектакльләр куя. Соңрак волость комсомол комитеты Муса төзегән балалар оешмасын бу яклардагы беренче пионер оешмасы дип таный.

1920 елда Муса авылда беренче комсомол ячейкасы төзи һәм аның җитәкчесе була. Аны волость комсомол комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар.

Бу чорда ул күп укый. Татар, урыс, Көнчыгыш шагыйрьләренең иҗаты белән ныклап таныша, үзе дә яза.

1922 елның азагында Казанга килә, 1923 елда Татрабфакта укый башлый. Әлбәттә, биредә инде иҗтимагый, сәяси, рухи, иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр нык арта. Аның шигырьләре «Безнең юл» журналында басыла. Бу чорда ул Туган ил, партия, комсомол, Ленин турында югары пафослы шигырьләр яза. «Авыру комсомолец» поэмасы өстендә өч ел эшли. Соңрак аның исемен «Үтелгән юллар» дип алыштыра. «Каз канаты», «Бибкәй кыз» дигән пьесалар да яза. Алар Казан һәм Уфаның театрларында, клубларында уйнала.

1925 елда «Барабыз» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Шул ук елда ул, рабфакны тәмамлап, туган авылы Мостафага кайта. 19 яшьлек егет туган җирендә комсомол эшен җанландыруга керешә. Бераздан аны Орск өяз комсомол комитетына инструктор итеп алалар. Озак та үтмәстән, комсомолның Ырымбур губернасына татар-башкорт секциясенең инструкторы итеп эшкә чакырыла. Биредә ул башы-аягы белән мәшәкатьләргә чума. Авылдан авылга йөреп, халыкны агарту эшләрен җайга сала, комсомол ячейкалары, үзешчән түгәрәкләр оештыра. Ә төннәрен яңа әсәрләр иҗат итә.

1927 елның августында Бөтенсоюз комсомол конференциясе делегаты итеп сайлана. Ә конференциядә аны ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт бюросы секциясе әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул Мәскәү предприятиеләрендә еш була. Лекция, докладлар белән чыгыш ясый.

Мәскәүдә ул балалар өчен татар телендә чыга торган «Кечкенә иптәшләр» журналының мөхәррире итеп тәгаенләнә. Бераз вакыт үткәч, «Октябрь баласы» дигән журнал чыгаруны оештырырга кушалар.

1927 елда аның күптән күңелендә йөргән хыялы тормышка аша. Ул Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына кабул ителә, уку белән беррәттән, студентлар арасындагы иҗтимагый-сәяси эшкә кушыла. Яшь әдәбиятчыларның татар-башкорт секциясе белән җитәкчелек итә. Яшьләр алдында еш кына лекцияләр белән чыгыш ясый. 1929 елда аны ВКП(б) сафларына кабул итәләр.

1931 елның июнендә Мәскәү дәүләт университетында укуын тәмамлый. 1932 елда Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Газета СССР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) органы булып тора.

Урып-җыю вакытында ул газета хәбәрчесе сыйфатында Түбән Идел төбәгендә һәм Татарстан АССРда, Тула эшчеләре, Надеждинск металлурглары, Каспий балыкчылары янында була. Кайда гына йөрсә дә, гади халык, эшчеләр, колхозчылар белән аралаша. Ә төннәрен мәкаләләр, шигырьләр яза. Шигырьләрендә гади хезмәт кешеләрен мактый.

1929–1935 елларда татар телендә аның «Иптәшкә», «Орденлы миллионнар», «Шигырьләр һәм поэмалар», урыс телендә «Стихи» китаплары чыга.

1934 елның 17 августыннан 1 сентябренә кадәр Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында совет язучыларының I Бөтенсоюз съезды үтә. Анда Муса да катнаша. Максим Горькийның чыгышы аңарда тирән эз калдыра.

1935 елда Мусаны П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оешкан Татар опера студиясенең әдәби бүлек мөдире итеп тәгаенлиләр. Студия Казанда беренче татар опера театрын оештыруда ярдәм итәргә тиеш була.

Җәлил инициативасы буенча күп кенә классик операларның либреттолары татар теленә тәрҗемә ителә. Бу эшкә Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, Ф. Бурнаш, Х. Туфан һәм башка язучылар җәлеп ителә.

Бу чорда Җәлил үзе «Алтынчәч» һәм «Балыкчы кыз» либреттоларын иҗат итә.

1938 елның декабрендә Казанда Мәскәү консерваториясенең Казан студиясе базасында опера театры ачыла. Муса Җәлил театрның әдәби бүлек мөдире итеп тәгаенләнә. Ул анда 1941 елның июленә кадәр эшли. Хәзерге көндә татар опера һәм балет театры горур рәвештә аның исеме белән атап йөртелә.

Бу чорда Муса киң колач белән иҗат итә, аның «Алтынчәч», «Җиһан», «Хат ташучы» поэмалары татар совет әдәбияты хәзинәләренә әверелә. Күп кенә лирик шигырьләренә көйләр языла, кайберләрен хәтта халык җыры дип йөртәләр.

1939 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. Шул елның 19 ноябрендә аны шулай ук Казан шәһәр Советы депутаты итеп күрсәтәләр.

Сугыш чыкканның икенче көнендә үк Муса Җәлил, хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Вакыт җиткәч җибәрербез, дигән җавап ала.

1941 елның 13 июлендә, хәрби хезмәткә чакырып, повестка килә. Аны Татарстанда оешып яткан артиллерия полкына атлы разведчик, гадирәк итеп әйткәндә, ездовой итеп билгелиләр.

Бу вакытта Татар дәүләт опера һәм балет театрында аның либреттосына язылган «Алтынчәч» операсын куялар. Муса аның премьерасында катнашырга бик нык теләсә дә, андый мөмкинлек булмый.

Ул хезмәт иткән часть командиры музыка сөюче кеше була. Ул «Алтынчәч»нең премьерасында катнаша. Либретто авторының үзе командалык иткән частьта булуын ачыклый. Икенче спектакльдә инде Муса үзе дә катнаша.

Аны хәрби хезмәттән бөтенләй азат итәргә яисә тылдагы частьта калдырырга телиләр. Әмма ул моңа ризалашмый: «Мин шагыйрь, тылда утырып кына, Ватанны сакларга өндәгән шигырьләр яза алмыйм. Минем урыным фронтта, сугышчылар арасында булырга тиеш», – ди ул.

Июль аеның соңгы көннәрендә аны сәяси хезмәткәрләр курсына җибәрәләр. Бераздан бу курслар Щигры шәһәренә, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәренә күчә.

Минзәләдә чагында аңа хәрби хезмәттән азат ителеп, Казанда элекке вазифасында, ягъни ТАССР Язучылар берлеге җитәкчесе булып калырга мөмкин дигән язу килә. Бу юлы да аның фикере нык була: «Язучыларның дүрттән өче фронтта, ил язмышы хәл ителгәндә, мин алгы сызыкта булырга тиеш», – ди ул.

Бу курсларда Муса хәрби һөнәр үзләштерә. Еллар үткәч, архивларда аңа бирелгән ике характеристика табыла. Аларда шагыйрь уңай яктан гына тасвирлана.

1941 елның декабрь азагында сәяси хезмәткәрләр курсын тәмамлау кичәсе була. Муса анда шигырьләрен укый.

Курс тәмамлангач, аңа берничә көн Казанда булырга рөхсәт ителә. Ул гаиләсе янында тора. Соңгы чорда язылган әсәрләрен туплап, «Артиллерст анты» дигән шигырь китабын оештырып, нәшриятка тапшыра.

1942 елның башында Мәскәүгә ГлавПУРКА (Главное политическое управление рабоче-крестьянской Красной Армии) карамагына озатыла. Аны резервта тоталар. Әмма шагыйрь йөрәге һаман да ил язмышы хәл ителә торган алгы сызыкка омтыла. Ул, тизрәк фронтка озатуларын сорап, ике мәртәбә СССР Язучылар союзы рәисе Александр Фадеевка хат яза.

Ниһаять, февральнең соңгы көннәрендә аны Волхов фронтына озаталар. Фронтта беркадәр вакыт Малая Вишера шәһәрендә урнашкан Армия штабында резервта тора, командованиенең аерым поручениеләрен үти.

1942 елның февралендә өлкән политрук Муса Җәлил Волхов фронтында чыга торган «Отвага» газетасының хәрби корреспонденты булып эшли башлый. Газетага мәкаләләрне урысча яза. Бу чорда ул утызлап шигырь иҗат итә. Кайбер шигырьләрен, урысча язып, «Отвага» газетасында бастыра. Шул вакытта язылган шигырьләренең бары тик биш-алтысы гына Казанга кайтып җитә.

Ленинград блокадада калып, меңләгән кеше ачлыктан кырыла башлаган чорда, совет Югары башкомандованиесе бу шәһәрне чолганыштан коткарырга уйлый. Бу максатны тормышка ашыруда Волхов фронтына зур бурычлар йөкләнә. Ул, Төньяк-Көнбатыш юнәлештә һөҗүм башлап, Ленинград фронтына ярдәм итәргә тиеш була.

Әмма бу план тормышка аша алмый. Кышкы авыр, карлы, юлсыз шартларда һөҗүмне киң җәелдереп булмый. 19 мартта Мясной Бор станциясеннән дүрт чакрым көнбатыштарак, немецлар 2 нче армияне Волхов фронтының башка берләшмәләреннән өзәләр. 27 мартта транспорт, сугыш кирәк-яраклары, фураж, азык кертү юлы ачыла, әмма 27 апрельдә яңадан ябыла. Көннәр җылынып, карлар эрегәч, армия тоташ диярлек сазлыкта чолганышта торып кала. Фашист самолётлары өстән туктаусыз рәвештә бомба яудыралар. Чолганыш боҗрасы көннән-көн ныграк кысыла. 21 июньдә «Отвага» газетасының соңгы саны чыга. Редакция һәм типография хезмәткәрләре, кулларына корал алып, сугышчылар сафына баса. 24 кешенең тик өчесенә генә чолганыштан чыгу бәхете насыйп була. Армиянең күпчелек сугышчылары һәлак була, яралана яисә сазлыкка батып үлә, әсирлеккә эләгә.

Мясной Бор станциясе тирәсендәге бу урын «Үлем үзәне» («Долина смерти») дигән исем астында тарихка кереп кала. Авыр яраланып, дошман кулына эләгүчеләр арасында Муса Җәлил дә була. Бу вакыйгаларны кичергән, Муса белән концлагерьларда очрашкан кешеләр сөйләве буенча бу хәл 1942 елның 26 июнендә була.

2 нче Удар армия командующие генерал-майор А. А. Власов Любань операциясе барганда, куркаклык һәм булдыксызлык күрсәтә. Армиянең җиңелүе өчен җавап бирүдән куркып, ул үз теләге белән гитлерчылар ягына чыга, Ватанга хыянәт итә. Сугыш бетәр алдыннан, ул әсир төшкән урыс һәм башка милләт кешеләреннән армия оештыра.

Муса Җәлил әсирлекнең тәүге көннәрен июль-август айларында Ленинград өлкәсенең Рождество авылы кырында оештырылган лагерьда үткәрә. Бу лагерь Свирская станциясеннән берничә километрда ат абзарында урнашкан була. Башка лагерьлардагы кебек, биредә дә кешеләр ачлыктан, суыктан, авырулардан кырыла. «Кичер, илем», «Кошчык» кебек шигырьләрен биредә язган булырга тиеш дип фаразлана. Бу лагерьда Муса Гариф Хафизов исемле әсир белән таныша, аңа үзенең шигырьләрен укый. Аңа атап шигырь дә яза.

1942 елның сентябрендә хәрби әсирләрне Двинск лагерена куып китерәләр. Китәр алдыннан, Муса Гарифка үзенең шигырьләр язылган блокнотын бирә, әмма Гариф аны саклый алмый. Ул яшәгән баракта немецлар, тентү үткәреп, блокнотны табалар һәм янып торган утка ыргыталар. Әнә шулай Муса әсирлектә туган күп шигырьләрен, блокнотларын үзе белән дуслашкан, танышкан кешеләргә бирә. Әмма алар төрле сәбәпләр аркасында югалып бетәләр. Бары тик ике дәфтәре генә Туган илгә кайта ала.

Бу лагерь Двинск крепосте янында була. Сугышка кадәр ул яшелчә саклагыч хезмәтен үтәгән. Түбәсе күптән череп төшкән, яңгыр вакытларында базлары, чокырлары балчык белән тула.

Биредә лазарет та була. Анда немец докторы авыруларны үзе кабул итә. Күлмәкләрен күтәреп, татуировкасы юкмы дип карый. Тәнендә сурәте булса, таза кешеләр дә лазаретка салына. Ә аннан мондый кешеләр исән чыкмый. Соңыннан шул билгеле була: немец докторы кеше тиресен абажурлар, сумкалар, перчаткалар һәм башка сувенирлар ясау өчен җыйган икән.

Лагерьдан ерак түгел туганнар каберлегендә 45 мең хәрби әсир күмелгән. Ә Двинск лагеренда фашистлар 125 меңнән артык хәрби әсирнең гомерен өзәләр.

1942 елның октябрендә Мусаларны Рига янындагы элекке сыра заводына куып китереп ябалар. Аннары Каунас шәһәре читендәге алтынчы форпост дигән җиргә күчерәләр. Октябрь ахырында яисә ноябрь башында Демблин крепостена китерәләр.

Кайсы гына лагерьда булса да, Муса башка әсирләр белән аралашырга тырыша. Аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Демблин лагеренда Муса һәм Гайнан Кормаш җитәкчелегендә ышанычлы төркем оеша. Анда Абдулла Баттал, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков һ. б. була. Яшерен оешма Ян Габдуллин аша Седльце лагерендагы патриотлар белән элемтәдә тора.

1941 елның көзендә Демблин лагеренда үзгәрешләр сизелә. Хәрби әсирләрне милләтенә карап бүлә башлыйлар. Урыс-украин, грузин-әрмән һәм башкаларны бүтән лагерьларга алып китәләр. Демблинга, нигездә, Идел буе – Урал тирәсендә яшәгән татар-башкорт һәм татарча белгән чуваш, мари, мордва, удмуртларны җыялар.

Аннары аларны Едлинога күчереп, «Идел-Урал» легионы оештыралар.

Легионда җитәкчелек, агарту эшләре алып бару өчен, югары белемле кешеләр кирәк була. Шул максаттан махсус Вустрау лагере оештырыла. Ул Берлиннан 60 чакрымлап көньяк-көнчыгышта урнашкан була. Лагерь ике бүлектән тора. Бер ягында чәнечкеле чыбыклар, пулемётлы вышка, тәбәнәк бараклар. Икенче ягында – боларның берсе дә юк.

Декабрь азагыннан гыйнвар башына кадәр Җәлил һәм аның дуслары Гайнан белән Абдулла шушы лагерьның ябык зонасында кечкенә бүлмәдә сак астында тотыла. 1943 елның февралендә аларны ачык лагерьга күчерәләр. Биредә уку курсын тәмамлагач, март аенда Җәлил чит ил кешесе паспорты алып, оккупацияләнгән Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы хезмәткәре итеп куела.

Немецларга хезмәткә керү турында карар кабул итү Җәлил һәм аның дусларына җиңел булмый. Башта күпләре бу эшкә каршы тора. Акрынлап алар бер карарга килә: дошман тылында ачка үлүгә караганда аның тылында җимерү эшләре алып бару дөресрәк булыр.

1943 елның март – август айларында Муса төрле лагерьларда була, ул мәдәни-агарту эшләрен оештыру белән шөгыльләнә. Кайберәүләр истәлекләрендә аны «культура министры» дип тә атыйлар.

Немецлар аларга әсирләр арасында советка каршы көрәш җәелдерү бурычын куя. Асылда, совет әсирләре Ватанга тугры калырга тиеш дигән үгет-нәсыйхәт эшләре бара. Яшерен оешма көннән-көн күбрәк ышанычлы кешеләр белән бәйләнеш урнаштыра.

Җәлил һәм Кормаш җитәкләгән яшерен оешма Польшада һәм Германиядә оешкан гомумантифашистик яшерен оешманың бер өлешен тәшкил итә.

Аларның эше үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. 1943 елның февралендә Витебск партизаннарына каршы җибәрелгән 825 нче батальон, бу частьтагы немецларны кырып бетереп, партизаннар ягына чыга.

Башка батальоннар да немецларны куандырмый.

1943 елның җәендә бөтен легионда баш күтәреп, поляк партизаннары ягына чыгу планы төзелә. Әмма бу ният тормышка ашмый. Арада сатлык җаннар булуы, немец гестапосының, Абверының эшчәнлеге җәлилчеләрнең планнарын җимерә. Едлинода, Берлинда, башка лагерьларда сиксәнләп кеше кулга алына.

1943 елның 10 августында Муса Җәлил, 11–12 августларда Едлинода Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал һәм башка подпольщиклар, 12 августта Берлинда «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм «Винета» радиостудиясендә Абдулла Алиш, Әхмәт Симаевлар кулга алына.

12 августта Җәлилне сәяси тоткыннар асрала торган Варшава төрмәсенә китерәләр.

Аннары аны Берлинга, Александр Плац мәйданындагы төрмәгә күчерәләр. Сорау алулар, кыйнаулар туктаусыз дәвам итә, атналар буена ач килеш, бер кешелек, караңгы, суык бетон камерада тоталар.

Муса иптәшләрен сатмый. Ул гаепне үз өстенә ала.

Сорау алулар вакытында, гестапочылар аны берничә мәртәбә хром итекләр белән типкәлиләр, бармакларын таптыйлар. Варшава төрмәсендә тикшерүче белән очрашканда, сул кулы сынып, соңыннан дөрес ялганмый. Аз гына уңайсыз хәрәкәтләнсә дә, көчле авырту сизә. Эченә тимерчыбык кертелгән резина шланг белән билен тукмау нәтиҗәсендә, бөерләренә зыян килә. Иртән торуга, күзләре шешеп чыга.

1944 елның февралендә Дрезден шәһәрендә Икенче Империя суды була. 12 февральдә Муса һәм аның ун көрәштәше үлем җәзасына хөкем ителә. Аларны легиончылар арасында яшерен эш алып баруда, нацист властьларына каршылык күрсәтүгә чакырган листовкалар бастыруда һәм таратуда, легионда баш күтәрүне әзерләүдә гаеплиләр. Гайнан Кормашны тагын да совет командалыгы тарафыннан җибәрелгән каршылык хәрәкәтенең башка төркемнәрен партизаннар белән бәйләнеш тотуда да гаеплиләр.

Судтан соң ай ярым чамасы вакыт патриотлар Дрезден шәһәрендә тотылалар. Аннары аларны Берлинга күчерәләр. Моабит, Тегель, Шпандау төрмәләрендә ярты ел чамасы үлем көтеп яталар.

1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм тагын ун патриот җәзалап үтерелә. Гильотина дип аталган үлем машинасында аларның башлары киселә. Муса бишенче кеше булып, 12 сәгать 18 минутта үлемне каршылый.

1942 елның июль аеннан башлап Муса Җәлилдән гаиләсенә дә, дусларына да хатлар килүдән туктый. Әминә ханым хәбәрсез югалды дигән кайгы кәгазе ала. Сугыш беткәч, ул исән, Көнбатышка качкан дигән хәбәр алына. Шагыйрьне фашистларга хезмәт итүдә гаеплиләр. Дәүләт иминлеге органнары аңа карата җинаять эше кузгата.

Әмма фашистларның төрмә стеналары никадәр генә калын булса да, патриотлар турында дөреслек барыбер Туган илгә кайта.

Сугыш беткәч, шагыйрь турында беренче хәбәр 1945 елда килә. 29 апрельдә иртән сәгать унбердә 79 нчы укчы корпус солдатлары, Рейхстагны штурмлау алдыннан, Моабит төрмәсенә килеп чыга. Алдынгы частьлар төрмә корпусына бәреп кергәндә, анда әсирләр дә, сакчылар да булмый. Ихатасында җил чүп-чар һәм кәгазь кисәкләрен генә себереп йөртә. Ниндидер папкалар янып бетеп килә. Дүрт этажлы төрмәнең бер канаты авиабомба төшүдән җимерелгән була.

79 нчы корпусның бер төркеме төрмә ихатасына урнаша. Шунда сугышчыларның берсе төрмә китапханәсенең таралган китаплары арасында бер китаптан ертып алынган битне күрә. Анда урыс телендә түбәндәге сүзләр язылган була: «Я, известный поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму, как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадёт эта запись, пусть передадут привет от меня товарищам писателям в Москве…»

Аннары сәлам әйтергә тиешле кешеләрнең исемнәре аталган. Беренче итеп Александр Фадеев күрсәтелгән.

Язуны кулдан-кулга йөртеп укыйлар, арада Җәлилне белгән татар солдатлары да була. Аннары Мәскәүгә СССР Язучылар союзы рәисе Александр Фадеевка җибәрәләр. Ул Җәлилне сугышка кадәр үк яхшы белгән.

А. Фадеев, Җәлилнең әлеге язмасы белән танышып, аны Язучылар союзындагы махсус бүлек хезмәткәрләренә бирә. Бер елдан артык вакыт үткәч, ул Җәлилнең тормыш иптәше Әминәгә бу турыда хат язып җибәрә.

Шунысы кызганыч: еллар үткәч, бу кәгазь битен эзләп карасалар да, ул табылмый.

Муса Җәлилнең ике дәфтәре Туган илгә кайта. 1953 елның 25 апрелендә шигырьләрнең беразы «Литературная газета»да басылып чыга. Шул көннән башлап, Җәлил исеме илгә һәм дөньяга батырлык символы булып тарала башлый.

1956 елның 2 февралендә Муса Мостафа улы Җәлиловка, Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу турыда Указга СССР Югары Советы Президиумы рәисе К. Ворошилов, Президиумның сәркатибе Н. Пегов кул куйган.

«Моабит дәфтәрләре» циклы өчен татар халкының батыр улы М. Җәлилгә 1957 елның 22 апрелендә Ленин премиясе бирелә. СССР Министрлар Советы янында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре бирү буенча комитет карарына шушы комитет рәисе, күренекле шагыйрь Николай Тихонов кул куя.




2. ГАЙНАН КОРМАШ


Гайнан Нурмөхәммәт улы Кормашев 1919 елның 14 июлендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Хобда районында туган.

Әтисе тумышы белән хәзерге Мари Республикасы Бәрәңге районы Куян авылыннан. Авыл картлары әйтүе буенча, Гайнан Кормашның ерак бабалары йортсыз-җирсез «чабаталы морза» булганнар. Әтисе Нурмөхәммәт авылның иң ярлы кешеләреннән саналган. Ул бик яшьли эш һәм бәхет эзләп авылдан чыгып киткән. Башта Ырымбур, аннан Актүбә якларына барып чыккан. Татар типографияләренең берсендә хәреф җыючы булып эшләгән. Гражданнар сугышында катнашкан. Басмачыларга каршы сугышкан. Туган якларына кайтып, Газизә исемле кызга өйләнгән. Беренче уллары тугач, аңа Гайнан дип исем кушканнар.

Әтисенең сәламәтлеге яхшыдан булмый, типографиядә эшләү аркасында, аның үпкәсе зыян күрә, һәм ул хатынын, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын калдырып үлеп китә. Гайнанга ул вакытта нибары 8 яшь була.

6 нчы классны тәмамлаганнан соң, Гайнан, гаилә хәлен җиңеләйтергә теләп, элек әтисе эшләгән типографиягә җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Әмма әнисе аны, үпкәсенә зыян килер дип, авылга кайтарырга була. 30 нчы еллар башында алар Куян авылына күчеп киләләр. Әнисе балалар йортына пешекче булып урнаша. Кече балаларын үз янына ала, зурысын мәктәпкә бирә. Бер-ике елдан әнисе, кече балаларын ияртеп, Гайнанның берүзен калдырып, яңадан Актүбәгә элекке эш урынына кайтып китә.

Гайнан Куян авылы мәктәбендә укый. Ул иң яхшы укучылардан санала. Замандашлары малайның бик шук булуын хәтерлиләр. 1933 елда егет Бәрәңге педагогия техникумына укырга керә. Монда да ул яхшы укый, аеруча математика һәм физиканы җиңел үзләштерә.

Шуның өстенә Гайнан әдәбият белән дә мавыга. Ул бик күп укый, шул заманның патриотизм тәрбияләү үрнәге булган «Корыч ничек чыныкты?» (Н. Островский), «Кигәвен» (Э. Войнич) китапларын укый.

Ул физик яктан да бик нык була. Спорт белән шөгыльләнә, чаңгы шуа, волейбол уйный.

Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, стена газетасы, кулъязма әдәби журнал чыгаруда катнаша, драмтүгәрәкне җитәкли, артта калган курсташларына ярдәм итә. Техникумда аны комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.

Мәктәптә укыган чагында ук, малай берничә шигырен Мәскәүгә «Октябрь баласы» журналына җибәреп карый. Журналның редакторы Муса Җәлил: «Шигырьләрең әлегә басарлык түгел, әмма өметеңне өзмә, язуыңны дәвам ит», – дип җавап бирә. Менә бит нинди язмыш, димәк, алар сугышка кадәр берничә ел элек үк бер-берсен белгәннәр.

1936 елда ул Казанга, яраткан язучысы Кави Нәҗми янына бара. Үзе белән барлык язган әсәрләрен дә ала. Казаннан шатланып кайтуы билгеле.

1936 елның җәендә Гайнан техникумны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый, аны Куян авылы мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп тәгаенлиләр.

Бер ел биредә эшләгәч, 1937 елның декабрендә Г. Кормаш әнисе янына Актүбәгә күчеп китә. Башта егет Актүбә Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, аннан дүртенче номерлы мәктәптә физика һәм математика укыта. Монда да ул үзен булдыклы яшь педагог, яхшы оештыручы итеп таныта. 19 яшьлек егетне мәктәп директоры итеп куялар. Ул Мәдәният йорты белән дә элемтәсен өзми, драмтүгәрәк белән җитәкчелек итә. Сәхнәдә дә уйный.

1939 елда хәрби хезмәткә алына. Кече командирлар курсларын тәмамлагач, аңа башта өлкән сержант, соңыннан, фин кампаниясендә катнашканнан соң, кече лейтенант званиесен бирәләр. Ак финнар белән сугыш вакытында ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә.

Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Кормаш Гомель шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул ут эчендә була. Армиядә хезмәт иткәндә, ул радио эшен дә үзләштерә. Аны махсус задание белән дошман тылына җибәрәләр. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый.

Ош шәһәрендә Рушат Хисаметдинов белән очрашканда, Гайнан Кормаш турында ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «Бу егет үзенең әсир төшү тарихын сөйләргә яратмый иде. Күрәсең, шушы хәлгә таруын ул аеруча авыр кичергәндер. Лагерьдан лагерьга күчереп йөртә торгач, аны Демблинга китергәннәр. Мин үзем Демблин лагерена 1942 елның көзендә килеп эләктем. Бик нык ябыккан идем. Шул чагында кухняда эшләп йөрүче Гайнан Кормаш белән таныштым. Ул миңа кухнядан эштән кайтышлый я берәр пешкән бәрәңге, я чөгендер яфрагы, я маргарин кәгазе алып кайта иде. Аны ут өстендә тотсаң, мае эреп чыкканын белә идек.

Беркөнне Кормаш, мине ишегалдына алып чыгып, кечерәк буйлы, каратут йөзле, башына уңып беткән пилотка кигән бер әсирне күрсәтте. Иңенә санитар сумкасы аскан ул кеше бик ябык, хәлсез иде.

– Бу – Муса Җәлил, – диде ул миңа. – Шагыйрь.

Без Муса белән шулай таныштык. Алар мине күзәтеп йөргәннәр икән. Ләкин яшерен оешма турында бер сүз әйтмәделәр. Андый оешманың барлыгын мин соңрак, Кормаш төрле заданиеләр бирә башлагач кына аңладым».

1943 елның 19 сентябрендә Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәре тирәсендә әсирлектән качып, безнең якка чыккан совет офицеры Ян Габдуллин үзенең яшерен оешма әгъзасы булуын, шул оешма тарафыннан совет командованиесе белән бәйләнешкә керү өчен җибәрелгәнен әйтә. Ул ВКП(б) Үзәк Комитеты исеменә хат язып калдыра.

Шул хатта: «ВКП(б) члены Кормашев Демблин лагере оешмасының Едлинодагы һәм Берлиндагы, «Идел-Урал» редакциясе каршындагы группаларын оештырды», – дип әйтелә.

Татар һәм башка милләт әсирләрен легионга яздыру башлангач, Кормаш, Җәлил һәм аларның якын дуслары башта моңа риза булмыйлар. Аннары мәсьәләгә икенче яктан килеп, язылырга карар итәләр. Кулга корал алгач, ул коралны немецларга каршы борырга да була дип уйлыйлар.

Кормаш, легионга килгәч, әсирләр арасында агарту-оештыру эшләре алып бару өчен, капелланың җитәкчесе һәм режиссёры итеп билгеләнә. Концертларда халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкаралар.

Яшерен оешманың эше немецлар тарафыннан ачылгач, Кормашны да кулга алалар. Ул, сорау алу вакытында, үзен кыю тота, иптәшләрен сатмый.

Фашистлар аны беренче булып җәзалап үтерәләр. Моның үзенә күрә мәгънәсе бар. Димәк, яшерен оешма эшчәнлегендә аның роле зур булган, ул башкаларның эшенә юнәлеш биргән дияргә була.

Аның гомере 12 сәгать 06 минутта өзелә.

Моннан берничә ел элек кенә Германиядә немец Каршылык хәрәкәте музее директоры Йоханнес Тухель хәстәрлеге белән җәлилчеләргә багышланган бик әһәмиятле янә бер документ табыла. Ул немец телендә «Курмашев и десять других» дип атала. Бу документ Германиядә дә, Польшада да түгел, һич уйламаган җирдә – Прага шәһәрендә табыла. Бу Дрезден шәһәрендә үткән Икенче Империя суды карарының кулдан гына язылган күчермәсе икән.

Документта 11 кешенең фамилиясе язылган. Муса Җәлил Гумеров фамилиясендә телгә алына.

Гайнан Кормаш белән Фоат Сәйфелмөлековларга хөкем карарлары аерым языла. Суд тарафыннан алар җинаятьчел төркемнең җитәкчеләре дип бәяләнә. 6 кешегә, шул исәптән Муса Җәлилгә «В содействии врагу, подрыве военной силы» дигән гомуми гаепләү белдерелә. Соңгы өчесенә «Недонесение, военная измена» дигән гаеп тагыла.

Бу документ тагын бер мәртәбә Гайнан Кормашның яшерен оешма җитәкчесе булуын исбатлый.




3. ФОАТ СӘЙФЕЛМӨЛЕКОВ


Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков 1916 елның 16 июлендә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә туган.

Аның әти-әнисе Ырымбур ягында яшәгән. Революциягә чаклы ук алар Урта Азиягә килеп төпләнгәннәр. Әтисе Хаҗиәхмәт Ташкент тирәсендәге бер кышлакта мамык кабул итү пунктында эшли. 1927 елда ул йөрәк авыруыннан вафат була. Өч улы һәм өч кызы кала. Әтиләре үлгәннән соң, Сәйфелмөлековлар гаиләсе Казахстанның Казалы (Казалинск) шәһәренә, аннан Үзбәкстандагы Геджуван шәһәренә күчеп китә.

Фоат 1925–1929 елларда башта башлангыч татар мәктәбендә, аннары 1929–1933 елларда җидееллык урыс мәктәбендә укый. Ул бик сәләтле бала була. Яшьтән үк Урта Азиядә яшәүче халык вәкилләре белән аралашып, татар һәм урыс телләреннән тыш, үзбәк, казах, кыргыз телләрендә укый, яза, сөйләшә белә.

Ул физика белән математиканы да нык ярата. 1933 елда Сәмәрканд шәһәрендәге халык хуҗалыгы институтына укырга керә. Институт тәмамлап, икътисадчы-товаровед белгечлеге алгач, аны Таҗикстанның Сәүдә халык комиссариатына эшкә җибәрәләр (1938).

Бер ел чамасы эшләгәч, Фоатны колхоз базарлары бүлегенең җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Бераз вакыт ул министрлыкның сәүдә оештыру бүлеге башлыгы булып та тора. Бу исә сәүдә халык комиссары урынбасары дигән вазифага тиң була.

1940 елның 3 февралендә Сәйфелмөлековны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Одесса өлкәсендә хезмәт итә. Сугыш башлану белән, аларның частен Румыния чикләренә таба күчерәләр. 1941 елның 2 июлендә язган хаты гаиләсенә иң соңгысы булып килә.

Сугыштан соң Фоат Сәйфелмөлековның тормыш юлын ачыклау бик җиңелдән булмый. Аның хакындагы беренче хәбәр безнең илгә 1946 елда Җәлилнең куен дәфтәре белән кайта. Анда Муса белән бергә кулга алынган һәм үлемгә хөкем ителгән иптәшләре исемлегендә «Сәйфелмөлеков – Үзбәкстан» дип язылган була. Ә Абдулла Алишның төрмәдән язган соңгы хаты 50 нче еллар башында Казанга килеп җитә. Анда бу кеше турында Сәйфелмөлеков – Үзбәкстаннан, сәүдә буенча халык комиссары урынбасары диелгән. Әнә шуңа күрә эзләнүләр башта дөрес булмаган юл белән бара. Аның исемен ачыклауда язучы-җәлилче Рафаэль Мостафин күп көч куя.

Яшерен оешмада Сәйфелмөлеков пропагандист була. Әлбәттә, башта аңа мондый тәкъдимне ясагач, ул кискен каршы килә.

Рушат Хисаметдинов очрашу вакытында миңа болай дип сөйләгән иде: «Без Едлино станциясенә килгәч, яшерен оешма кушуы буенча, Фоат Сәйфелмөлековка пропагандист булырга тәкъдим ясадык. Моңарчы ул хәрби рота составында иде. Фоат, бу тәкъдимне ишеткәч, озак кына дәшми торды һәм, миңа карап: «Өстебезгә менә шушы немец формасы кию белән үк без халкыбыз алдында сатлык җаннар булып калдык. Ә фашист пропагандисты булу – үз кулың белән муеныңа элмәк салу дигән сүз. Әнием, туганнарым, иптәшләрем, ватандашларым күзенә ничек карармын», – диде.

Мин аны бик озак үгетләдем: «Пропагандист булсаң, яшерен оешма эшенә күбрәк ярдәм итә алырсың. Безнең патриотик эшебезне ватандашлар аңлар әле», – дидем. Бу тәкъдимнең Муса Җәлил тарафыннан да хуплануын әйткәч, ул ризалашты».

Яшерен оешмада ул, чыннан да, әйбәт пропагандист булган. Тыштан караганда, немецлар файдасына сөйләгән кебек булса да, ул, асылда, аларга каршы фикерләрен җиткергән. «Идел-Урал» газетасын кычкырып уку моментларыннан файдаланып, ул легиончылар арасында бик оста итеп яшерен оешма фикерләрен үткәрә торган булган. Юк-бар хәбәрләрне кире каккан булып, тыңлаучыларга Совинформбюро мәгълүматларын җиткереп барган. Кыскасы, легиончылар аның әңгәмәләрен бирелеп тыңлаганнар.

Пропагандист булып эшли башлагач, Сәйфелмөлеков яшерен оешмага тагын берничә яңа кешене тарта. Аны шул төркемнең җитәкчесе итеп билгелиләр.

Кулга алынып, җәзалаулар башлангач, Сәйфелмөлеков яшерен оешманың бер генә кешесен дә немецларга сатмый. Шулай итеп, ул күп кенә иптәшләрен кулга алынудан саклап кала.

Шул ук вакытта ул, пропаганда эше алып бару белән бергә, кораллы восстание әзерләүдә дә катнаша. Поляк патриотлары һәм күршедә генә урнашкан Әрмән легионы белән элемтә урнаштыру, бергәләшеп хәрәкәт итү планын кору, корал табу кебек эшләр дә аңа тапшырыла.

Аны гильотинага икенче булып алып китәләр. Ул 12 сәгать 09 минутта һәлак ителә.




4. АБДУЛЛА АЛИШ


Абдулла Барый улы Алишев 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Спас районы Көек авылында туа. Аларның тугыз буын теркәлгән шәҗәрәсе сакланган. Нәсел башында Галишах исемле атаклы, укымышлы кеше булган. Шуннан нәсел фамилияләре дә башта Галиша, соңыннан Алиш булып киткән.

Революциядән соң Абдулла Спас авылының җидееллык мәктәбендә укый. Шунда пионерга, аннан комсомолга керә. Ул яшьтән бик актив була. Пионер һәм комсомол оешмаларының эшчәнлегендә катнаша. Комсомол бюросына сайлана. Отряд вожатые булып эшли. Авыл байларын, муллаларны тәнкыйтьләп җырлар чыгара.

7 нче класста укыган вакытта, ул, укытучы булырга теләп, Спас педагогия техникумына укырга керә. Берьюлы ике урында укый. Әмма беренче курсны тәмамлаганнан соң, Казанга китеп, җир төзү техникумына укырга керә. Монда да ул иң актив студентлардан санала. Кулъязма журнал, техникумның стена газетасын чыгаруда катнаша. Әдәби түгәрәкнең актив әгъзасы була. Шигырьләр-нәсерләр иҗат итә. Яшьтән үк Тукай иҗаты белән кызыксына. Казанга килгәч, Такташ иҗатына гашыйк була. Соңрак шагыйрьнең үзе белән таныша.

Җәйге каникул вакытында туган авылына кайтып, сәяси-агарту эшләрендә катнаша. Халык каршында лекцияләр укый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Бу чорда да шигырьләр, пьесалар яза.

Җир төзү техникумының соңгы курсында укыганда, 1930 елда аны практикага Минзәлә кантонына җибәрәләр. Берничә ай буе авылларда йөри, колхозлар оештыруда катнаша. Минзәлә район газетасында дистәләгән шигырьләрен бастыра.

Техникумны тәмамлаганнан соң, аны Казанның ГРЭС төзелешенә десятник итеп җибәрәләр. Ул Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешендә эшли. Бу чорда да язуын активлаштыра. Хәзер инде ул каләмгә күбрәк тартыла. 1933 елда тулысынча журналист эшенә күчә. «Техника» һәм «Пионер каләме» журналларының әдәби хезмәткәре һәм җаваплы секретаре булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан, татар радиокомитетында редактор була. 1936 елда ул Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә, ләкин тәмамларга өлгерми, сугыш чыга.

1931 елда Алишның «Отряд флагы» җыентыгы басыла. 1932 елда Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешенә багышланган «Кабан җиңелде» китабы чыга.

30 нчы еллар уртасында ул әдәбиятка ныклап кереп китә. Балалар язучысы буларак иң популяр әдипләрнең берсенә әверелә. Аның бер-бер артлы чыккан китапларын тәнкыйтьчеләр дә, укучылар да хуплап кабул итә.

Шул ук елларда Алиш драматург буларак көчен сынап карый. Республика театрларында аның пьесалары куела.

Сугыш алдыннан булган унике ел вакыт эчендә йөздән артык мәкалә, очерк, кыска хәбәрләр бастыра. Дүрт пьеса яза. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Алиш Җәлил белән 30 нчы еллар башында ук дуслаша. Муса Алиш әсәрләренә рецензияләр яза. Сугыш алды елларында алар бер оешмада эшли. Муса – Татарстан Язучылар союзы рәисе, Алиш балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе була.

Алиш 1941 елның октябрендә Брянск тирәсендә барган каты сугышларда әсирлеккә эләгә. Ул хезмәт иткән часть чолганышта кала. Алишның аягы яраланганлыктан, качып котыла алмый. Беренче кышын Литваның Алитус шәһәре янындагы лагерьда үткәрә. Ул килгәндә, анда 17 мең совет әсире була, кыш чыкканчы, шуның 14–15 меңе кырыла.

Аннан аны Чехословакиягә күчерәләр. Бераздан Франция, Голландия, Польша җирләрендә урнашкан лагерьларда була. Немец алпавыты хуҗалыгында да, заводта да, урман кисүдә дә эшләтәләр.

Шул шартларда да Алиш шигырьләр яза, аны әсирләр зур кызыксыну белән тыңлый.

Седльце лагеренда ул Газыйм Кадыйров исемле кеше белән таныша. Газыйм Алиш шигырьләрен башка әсирләргә укый, аларны ятлап бетерә. Бу хәл Алишка ошый.

– Туган илгә кайтсаң, Казанга барып, тормыш иптәшем Ракыяга, әниемә, туганнарыма барысын да сөйләрсең, шигырьләремне кәгазьгә төшереп, Татарстан Язучылар союзына тапшырырсың, – ди ул.

Кадыйров соңыннан аның үтенечен башкара. Илгә кайту белән Казанга барып, 7–8 шигырен Язучылар союзына тапшыра. Шагыйрьнең язмышы турында да сөйли. Тик аның сүзләренә ул вакытта колак салучы гына булмый. Хәтта, халык дошманы турында күп сөйләп йөрмә дип, куркытып та куялар.

Озакламый Алиш лагерьда яңа танышлар таба. Алар нәрсәдер сөйләшәләр. Алиш кулында листовка да күренә.

Аннары аны Берлинга җибәрәләр. Биредә ул Муса Җәлил, Рәхим Саттар һәм башкалар белән очраша. Алар тормышында оешкан төстә яшерен көрәш чоры башлана. Моңарчы һәрберсе үзе генә немецларга каршы ниндидер эш кирәк дип уйласа, хәзер инде яшерен комитет оеша. Башта аңа «Патриот» дигән исем бирәләр. Соңыннан, башка яшерен комитетлар белән бәйләнеш урнаштыргач, «Дүртенче комитет» дип йөртә башлыйлар.

Алиш 1942 елның 13 декабреннән 1943 елның гыйнварына кадәр Вустрауда була. Гыйнвар уртасында Алиш белән Рәхим Саттарны Берлинга «Идел-Урал» газетасы редакциясенә җибәрәләр. Алишны редакциянең әдәбият-мәдәният бүлеге мөдире итеп куялар. Саттар фотокорреспондент була.

Берлинда эшкә һәм фатирга урнашу белән Алиш, газетага материал җыю максатында, Едлинога легиончылар урнашкан урынга чыгып китә. Ул чагында 825 нче батальонны партизаннарга каршы җибәрергә әзерлиләр. Алиш баракларда була. Шигырьләр укый. Ул киткәч тә, шигырьләре бараклар буйлап кулдан-кулга йөри. Башкортстан кешесе Тәлгать Гыймранов, маргарин кәгазеннән дәфтәрчек ясап, шул шигырьләрнең берничәсен күчереп яза. Соңыннан Җәлил исеме бөтен дөньяга шаулагач, ул үз дәфтәрендәге шигырьләрне Мусаныкы дип матбугатта бастыра. Ныклап тикшерә башлагач, алар Алишныкы булып чыга. Кайберләре «Идел-Урал» газетасында да басылган икән.

Алиш Едлинога 1 нче батальондагы яшерен оешма белән бәйләнеш урнаштырырга килгәндер дип уйланыла.

Ул, «Идел-Урал»да эшләп, газета битләрендә Совет иленә каршы бер мәкалә дә язмый. Тукай, Такташ, Каюм Насыйри кебек атаклы татар язучылары турында материаллар бирү белән генә чикләнә. Кайбер мәкаләләрен игътибар белән укыганда, фашистларга каршы фикер булуы сизелә.

Редакциядә эшли башлау белән, Алиш Мусаны да иреккә чыгару өчен тырыша. Мусага берничә мәртәбә азык-төлек җибәрә. Берәр айдан Мусаны да чыгаралар һәм Татар комитетында культура-агарту эшләре өчен җаваплы кеше итеп куялар.

Алиш белән Мусага эшләре буенча иркен йөрергә мөмкинлек туа. Алар бик еш очрашалар. Шымчылар, фашист ярдәмчеләре күзенә ташланмас өчен, яшерен очрашу урынын да табалар. Берлинда Хафиз исемле кешенең бакалея кибете бик уңай урын була.

825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, Алиш бу вакыйгага багышлап шигырь яза.

1943 елның май башында Рәхим Саттар берничә кешене үзе белән ияртеп качып китә. Яшерен оешма аны, фронт сызыгы аша үтеп, безнең командование белән элемтә урнаштырырга җибәрә. Ләкин алар фронт сызыгы аша үтә алмый, кайдадыр югала.

Бу хәлдән соң Муса белән Алиш өстеннән күзәтү көчәя. Үзен кулга алулары ихтимал дип уйлап, Алиш Р. Вафа исемле кешегә ике блокнот бирә. Берсендә – үзенекеләр, икенчесендә Рәхим Саттар шигырьләре була. Соңыннан Р. Вафа бу блокнотларны Донбасстан Германиягә эшкә китерелгән бер татар кызына бирә. Р. Саттар блокноты туган илгә кайта, ә Алишныкы кайдадыр югала.

Легионда булып, исән кайткан кешеләр сөйләвенә караганда, 1943 елның август башларында аны Милли комитетлар артыннан күзәтүче немец офицеры Людерзенга чакырып алалар. Шул китүдән ул кайтмый. 1944 елның башларында Вафа аның төрмәдән язган хатын ала. Алиш үзенең һәм иптәшләренең кулга алынуын, үзләрен дәүләт җинаятьчеләре дип хөкем итәргә җыенуларын хәбәр итә.

Р. Вафа Алиштан тагын да берничә хат ала. Ул Алишның Шәфи Алмас исеменә хат язуын да ишетә. Алиш Шәфи Алмастан Мусаны коткаруларын үтенгән. Аның бөтен татар халкына кирәклеген әйткән.

1944 елның 27 гыйнварында Алиш туганнарына хат яза. Ул хатны үзе белән бер камерада утырган Бельгия патриоты Эмиль Майзен алып чыга һәм Казанга җибәрә. Урысча язылган бу хат белән бергә Майзен үзендә сакланган бер истәлекле әйбер – пакет-конверт та җибәрә. Шпандау төрмәсендә үлем көткәндә, Алиш шуңа салып, Эмильгә сигаретлар җибәрә торган булган.

Алишның Вафага биреп калдырган дәфтәре югалган дидек. Ләкин ул төрмәдән тагын бер дәфтәр чыгара алган. Монысын Җәлил дәфтәре белән бергә Габбас Шәрипов алып чыккан. Үкенечкә каршы, бу дәфтәр дә югала. Тик Франциядә Нигъмәт Терегулов тарафыннан ясалган күчермәсе генә саклана. Алиш дәфтәренә үзенең 15 шигырен (аларына А. А. имзасы куелган), Муса Җәлилнең янә 15 шигырен күчергән. Әнә шулай үлем көтеп ятканда да, Алиш үз шигырьләреннән бигрәк дусты Муса Җәлил иҗатын саклап калу турында кайгырта. Бу инде алар арасында аеруча нык дуслык булуына тагын бер дәлил дияргә кирәк. Яшерен оешмада да алар бер-берсенә нык ышанганнар, ныклы терәк булганнар.

Алишның байтак әсәрләре Туган илгә кайта. Әсирлектә булып, исән кайткан кайбер кешеләрнең дәфтәрләрендә дә табыла. Аларны ятлаган кешеләр азактан ул шигырьләрне кәгазьгә төшерә.

1980 елларда Алишның тагын бер дәфтәре булуы турында хәбәр ишетелә. Әмма ул, кулдан-кулга күчеп, фашистлар әсирләрне тентегән чагында тартып алынып, югалган булып чыга. «Күрешү», «Идел буе», «Минем антым», «Ана уйлары», «Син көт, иркәм», «Кыр казлары» һәм тагын биш шигырь, «Очрашу» поэмасы Алишныкы булырга тиеш дигән фикердән чыгып, Рафаэль Мостафин аларны «Җәлилчеләр» китабына керткән (Казан, 1988).

Абдулла Алиш 12 сәгать 12 минутта өченче булып җәзалап үтерелә.




5. ФОАТ БУЛАТОВ


Фоат Зыязетдин улы Булатов 1913 елның 23 февралендә Эстәрлетамак өязе Мәләвез авылында туган.

Муса Җәлил әсирлектә вакытта аңа хәтта яшьтән үк таныш кешеләр очрый. Шундыйларның берсе Фоат була. Фоатның әтисе Зыязетдин сәүдәгәр Усмановларда приказчик булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аны, хезмәт армиясенә алып, Ырымбурга җибәрәләр. Шул китүдән ул авылга кайтмый. Ырымбурда төпләнеп, гаиләсен дә алдыра, эшкә урнаша.

Алар «Урал» кунакханәсенең дәвамы булган йортның подвалында яшиләр. Бу подвалның яртысын алар били, икенче яртысында татар халкының атаклы язучысы Шәриф Камал гаиләсе яши. Ә каршыда гына «Хөсәения» мәдрәсәсенең шундый ук подвалында Җәлилләр гаиләсе көн күрә. Алар бер-берсенә таныш була. Хәтта кунакка да йөрешәләр. Муса Фоатка караганда 7 яшькә өлкән булса да, алар бик тиз дуслашып китәләр, бергә уйныйлар. Алар янына Фоатның икетуган кардәше, булачак балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов та килеп йөри. Бу вакытта Муса шулай ук булачак язучы Төхвәт Ченәкәй белән дә аралаша.

Фоатның әтисе Зыязетдин башта «Хөсәения» мәдрәсәсенең хуҗалык эшләрен алып бара. Шунда ук Мусаның әтисе Мостафа ихата себерүчесе, җыештыручы булып эшли. Соңрак Зыязетдин ага «Восточный кустарь» дигән артельгә күчә.

Фоатлар дүрт бала үсә. Абыйсы 19 яшендә тиф авыруыннан вафат була. Ике апасы, малайны тәрбияләү өчен, зур тырышлык куялар. Ырымбурда совет власте урнашкач, «Урал» номерларында, ягъни кунакханәсендә ир балалар мәктәбе оеша. Башка малайлар укырга йөри башлагач, Фоат та шушы мәктәпкә бара.

Малай бик шук, шул ук вакытта бәләкәй чагыннан ук батыр йөрәкле була. Туганнары, аны белгән кешеләр Фоат белән булган төрле маҗаралы хәлләрне хәтерлиләр. 6 нчы класста укыганда, ул мәктәпне ташлап китә һәм ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. Башта токарь ярдәмчесе була, аннары тиз арада үзе дә шушы һөнәр остасына әверелә.

Шул ук вакытта белемен арттыру турында да уйлый. Үзлегеннән укып, экстерн тәртибендә урта мәктәп имтиханнарын тапшыра, Ленинградның финанс-икътисад институтына укырга керә. Бер елдан соң ошатмыйча укуын ташлап, Казанга кайта.

Бу шәһәрнең төзелеш институтына укырга керә. Ул бик сәләтле егет була, барысына да өлгерергә тырыша. Укуда да алдынгы була. Берьюлы берничә спорт секциясенә йөри, җәмәгать эшләрендә дә, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә катнаша. Тәбәнәк буйлы, юантык гәүдәле, көчле бу егет җиргә нык басып йөри, үзенең һәр көнен файдалы эштә үткәрергә тели.

Медицина институтында укучы Сәгадәт исемле кызга гашыйк булып, аңа өйләнә. Альфред исемле уллары туа, әмма ул яшьли үлә. Янә Әсфирә исемле кызлары дөньяга килә.

Институтны бетергәч, Фоатны Кырымга шоссе юллар төзүче инженер итеп җибәрәләр. Ул гаиләсе белән Ялта шәһәрендә «Тау кояшы» шифаханәсе бинасында яши. Апасы да шунда врач булып эшли.

1940 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Ул Белоруссиядә, илнең көнбатышында хезмәт итә. Сугышның беренче көненнән чолганышта калып, хәбәрсез югала.

Фоатның әсирлектә күргәннәре ныклап ачыкланмаган. Польшаның Седльце лагеренда булганы, Муса Җәлил белән очрашканы гына билгеле. Аннары аны Вустрау лагеренда тоталар, соңыннан Берлинга күчерәләр. Биредә ул Гариф Шабаев һәм Рәхим Саттаров белән таныша. Алар Фоатны патриотик группага җәлеп итәләр. Яшерен комитет карары нигезендә өчесе дә Берлинда «Идел-Урал» эмигрантлар газетасында эшләргә ризалык бирәләр.

Фоат Булатов типографиядә хәреф җыю һөнәрен үзләштерә һәм текстлар җыярга рөхсәт ала. «Идел-Урал» редакциясендә Абдулла Алиш – тәрҗемәче, Рәхим Саттар фотокорреспондент булып эшли. Патриотлар антифашистик листовкалар басуны оештыралар. Җәлил, Алиш, Саттар листовкаларның текстын язалар. Совинформбюро хәбәрләренең күбрәген Симаевтан алалар. Листовкалар машинкада басыла һәм Шабаев белән Булатов тарафыннан гексографта күбәйтелә.

Провокатор тарафыннан патриотларның эшчәнлеге фашистларга хәбәр ителгәч, аларны кулга алалар. Гестапо кулына листовкалар һәм аны басарга әзерләнгән материаллар да эләгә. Яшерен оешманың Берлин төркеме әгъзалары Алиш, Симаев, Шабаев, Булатов һәм башкалар барлык җәзалауларны батырларча кичерәләр.

Яшьтән үк кырыс, кыю холкы Фоатка яшерен эш алып баруда, үзен кулга алгач, җәбер-золымга каршы торуда ярдәм итә. Фашистларга ул һич тә бирешми. Немецларның җәзалавына карамастан, сүзендә нык тора. Берчак аны Фәрит Солтанбәков белән күзгә-күз очраштыралар, тикшерүче Фоаттан Фәритнең гаебен әйттерергә уйлый. Әмма патриот дустын коткарырга уйлап, аны гаепсез дип күрсәтә. Ул бар гаепне үз өстенә ала.

Гаепләрлек дәлилләре булмагач, Фәрит Солтанбәковны азат итәләр. Ул, Туган илгә кайтып, озак еллар яшәү бәхетенә ирешә, җәлилчеләрнең намуслы исемен кайтару юлында зур эш башкара.

Фоатның 1944 елның февралендә Дрезден төрмәсендә булганлыгы билгеле. Аннары Берлинның Шпандау төрмәсе көнбатыш блогында 53 нче камерада була. Биредә үлем көтүче әсирләр яши. Бу камерада Фоат Муса Җәлил белән утыра. Алар белән бергә өченче тоткын да була. Ул Италиянең Кремона шәһәрендә туган, гади хезмәткәр Рениеро Ланфредини була. Аны, Гитлерга каршы коткы тараткан өчен, үлем җәзасына хөкем итәләр.

Ланфрединины Шпандау төрмәсенә 1944 елның 5 июнь көнендә алып киләләр. Бу вакытта Муса белән Фоат инде берничә ай буе таш капчыкта утырган була. Алар яңа тоткынны ачык йөз белән каршы алалар. Бу кеше Мусаны шагыйрь дип, ә Фоатны инженер дип йөртә, чөнки татар исемнәрен әйтү уңайсыз булгандыр, күрәсең.

Ланфредини аларга үзенең ни өчен хөкем ителгәнен сөйләгән. Фоат белән Муса аны юаталар.

«Булатов аз сүзле, әмма бик шат күңелле кеше иде, – дип яза Ланфредини үзенең истәлекләрендә. – Мин аның тазалыгына, сәламәтлеге яхшы булуына таң кала идем.»

Әйе, ул, чынлап та, әзмәвердәй егет була. Ходай аңа киң җилкәләр, таза беләкләр, көчле куллар биргән. Апаларының сөйләвенә караганда, ул яшьтән үк шундый таза булып үскән.

Һич курыкмыйча атта да йөри, йөзә дә белгән, 6 яшендә үк зурлар велосипедында йөри башлаган. Мәктәптә укыганда, гимнастика, бокс, гер белән мавыга. Гер күтәрү буенча район Сабантуйларында, спартакиадаларда катнашып, призлы урыннарга чыга. Студент чорында төзелеш институтының волейбол командасы составында күп ярышларда катнаша. 1938 елның җәендә Казан – Мәскәү – Ленинград – Горький маршруты буенча велосипед походы оештырыла. Шунда катнашкан дүрт спортчының берсе Фоат була. Бу поход турында ул чактагы газеталарда күп мәкаләләр чыга.

Ул, әнә шулай спортта чыныгып, үзен киләчәктә башкарачак зур эшләргә әзерли.

Фоат кечкенәдән җыр-моңга тартылган. Бәләкәй чагында ук әтиләре аңа скрипка алып биргән. Музыка укытучысы яллаганнар. Фоат башта бу уен коралында уйнарга өйрәнсә дә, ахырдан ташлый. Моңа спорт белән мавыгуы да сәбәпче була.

Әмма ул гомер буена сәхнә һөнәрләренә тугры кала. Үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнаша. Институтның күмәк оркестрында скрипкада уйный, матур итеп җырлый да, бии дә.

Ул һәрнәрсә белән кызыксынучан, мавыгучы кеше була. Ырымбурда яшәгәндә, алар гаиләсе булачак зур композитор Җәүдәт Фәйзи белән аралаша. Җәүдәт белән Фоат, малай гына чаклары булса да, детекторлы радиоалгыч кору белән мавыгалар, каяндыр детальләрен табалар, схемасын өйрәнәләр, кургашын эретәләр. Барыбер максатларына ирешеп, радиоалгычны ясап бетерәләр, Мәскәүне тыңлыйлар, туганнарына да тыңлаталар. Ул чагында әле радио беркемдә дә булмый.

Янә бервакыт ул гипноз белән мавыга. Китаплар укый, апаларын гипнозлап йоклатып карый, үзе дә йокыга китә. Икътисад, финанс эшләре белән мавыккан чаклары да була.

Апасы Наҗия 1930 елда, теш протезы техникумын тәмамлап, Минзәләгә эшкә тәгаенләнә. Ул чагында бу шәһәргә озак командировкага Абдулла Алиш та килә. Наҗия аның белән таныш була. Апасы янына кунакка килгәч, Фоат та Алиш белән таныша.

Менә нинди язмыш! Балачакта бер ихатада уйнап йөргән малайлар, тыныч тормышта очрашкан кешеләр, еллар үткәч, Берлин төрмәсендә, хәтта бер үк камерада үлем көтеп ята. Әлбәттә, чит-ят кеше белән бер камерада булуга караганда үз кешең белән көннәр-төннәр үткәрү барыбер җиңелрәк, аларның сөйләшер өчен уртак сүзләре бик күп булгандыр.

Унбер патриоттан Фоатның гомере дүртенче булып 12 сәгать 15 минутта өзелә.




6. ГАРИФ ШАБАЕВ


Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Иске Турай авылында (хәзерге Ярмәкәй районы) туган. Малай бәләкәй чагында ук әти-әниләре, ачлыктан котылырга теләп, Урта Азия ягына күченеп киткәннәр һәм Ташкент тирәсендәге кышлакларның берсенә урнашканнар. Гариф шундагы башлангыч мәктәптә укый, аннан Казанга килеп, тугыз класс тәмамлый. Ул чагында тугыз ел уку урта белем алуга тиң була.

1928–1929 елларда Каюм Насыйри исемендәге татар педагогия техникумының башта техник секретаре, аннан укыту бүлеге мөдире булып эшли. Бер ел чамасы шул вазифаны башкаргач, финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә. Укуын тәмамлагач, янә Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә, Алты Арык районында, соңыннан Ташкентның үзендә Госстрах инспекторы булып эшли.

1932 елда Гариф мәдәният өлкәсендә эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә. Аларның Лилия исемле кызлары туа.

1938 елда Шабаевны Үзбәкстанның Финанс халык комиссариатында соцстрах бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Әлбәттә, 31 яшьлек белгечне шундый югары вазифага куяр алдыннан, аның кандидатурасын ныклап тикшерәләр. Гарифның тырышлыгы, үз эшен яхшы белүе нәтиҗәсендә шундый карарга киленә.

Югары вазифада эшләсә дә, шәхси тормышында тыйнак булып кала. Гаиләсе белән тар гына бер бүлмәдә гомер итә.

Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ул хәрби хезмәткә алынмый. Әмма сугышның беренче көнендә үк Ташкент шәһәрендәге Куйбышев районы комиссариатына, фронтка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Сугыш башлану шартларында аның тазалыгын тикшереп, төпченеп тормыйлар. Июнь азагында ук хәрби хезмәткә алына. Кыска вакытлы курсларда сугыш һөнәренә өйрәнеп, фронтка озатыла.

Аның сугышка барганда язылган бер генә хаты килә. Хатыны Мөнәвәрә белән кызы Лилия дүрт елдан артык вакыт аның хәбәрен көтеп, өметләнеп яшиләр. Сугыш бетеп, берничә ай үткәннән соң, аларга Совет Армиясе офицеры Василий Иванович Чебоннан хат килеп төшә. Анда түбәндәге сүзләр язылган була: «Шабаев Гариф Хафизович 1944 елның июлендә минем белән бергә Берлин төрмәсендә утырды. Алар, унбер кеше, немецларга каршы яшерен эш алып барган өчен атарга хөкем ителгәннәр иде. Мине 15 елга төрмәгә утыртырга хөкем иткәннәр иде. Алар утырган төрмәдә утырдым. Атнага бер тапкыр без прогулка вакытында очраша торган идек».

Бу хәбәрне алгач, Мөнәвәрә ханым В. И. Чебонга өстәмә сораулар биреп хат яза. Аңа әйләнеп килгән икенче хатта түбәндәгеләр өстәлгән була: «Гариф Хафизович, немецларга каршы яшерен эш алып барган өчен, империя суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән иде. Ул Берлинда яшерен типографиядә эшләгән, ләкин үзе генә түгел, алар унбер кеше булганнар. Алар төрмәдә инде алты ай утырганнар иде. Ләкин хөкем карарын раслау килмәгән иде әле. Мине политик лагерьга күчерделәр, ә алар, 11 кеше, төрмәдә калды. Миннән соң шул төрмәдән килгән кешеләрдән сорашкан идем, барысы да «аларны җәзалап үтерделәр» дип җавап бирде. Ләкин үлгәннәрен үз күзем белән күрмәдем…»

Мөнәвәрә ханым күп мәртәбәләр Ташкентның Куйбышев район хәрби комиссариатына иренең язмышын сорап мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1946 елның июнендә аңа шундый җавап килә: «Сезнең ирегез кызылармияче Шабаев Гариф Хафизович 1944 елда герман концлагеренда әсирлектә үлгән. Бу кәгазь, пенсия юллау өчен, рәсми документ була ала».

Әсирлектә чагында Шабаев Седльце лагеренда Фоат Булатов белән очраша. Алар дуслашып китәләр, бергәләп лагерьдан качарга әзерләнәләр. Әмма бу уйлары тормышка ашмый. Берлиннан комиссия килеп, әсирләр арасыннан югары белемнәре булган ун кешене сайлап алалар. Шабаев, Булатов, Абдулла Алиш та шул исемлеккә эләгә. 1942 елның 13 декабрендә аларны Вустрауга алып киләләр. Бер ай махсус программа буенча укытып, 1943 елның 13 гыйнварында Берлинга китерәләр.

Шабаев белән Булатовны яшерен оешма эшенә Рәхим Саттаров җәлеп итә. Гариф белән Фоат «Идел-Урал» газетасында тәрҗемәче булып эшли башлыйлар. Аларга типография шрифты белән текст җыярга өйрәнү һәм яшерен оешма өчен листовкалар бастыру бурычы куела. Егетләр бу эшне җиренә җиткереп башкара.

Гарифны кулга алганнан соң, аның Берлин шәһәрендәге Фридрихштрассе урамындагы 247 нче фатирында гестапочылар тентү үткәрә, анда алар кулъязма листовкалар, бастырырга әзерләп куелган матрицалар таба. Бу инде фашистларга патриотларны корткычлык эшләүдә гаепләү өчен мөһим дәлилләрнең берсе була.

Еллар үткәч, Плетцензее төрмәсе архивында Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның шәхси карточкалары табыла.

Гариф Шабаев Муса Җәлил артыннан алтынчы булып һәлак ителә, 12 сәгать 21 минутта ул яшәүдән туктый.




7. ӘХМӘТ СИМАЕВ


Әхмәт Садретдин улы Симаев 1915 елның 28 декабрендә Пенза губернасы Краснослободский өязе Уста Рахмановка (Яңа Аллагул) авылында (хәзерге Мордва Республикасы) туган. Еш кына аны Симай дип кенә йөртәләр.

Иске Синдров урта мәктәбендә башлангыч классларда укый. Замандашларының сөйләвенә караганда, гаять зирәк, искиткеч тере, шаян малай була. Бик яхшы укый. Укытучысыннан өстәмә дәресләр ала. Башта урысча йомшаграк булса да, соңрак классташларын куып җитә һәм узып та китә.

1928 елда ул Мәскәүгә, абыйсы Фәттах янына күчә. Монда җидееллык мәктәп тәмамлый, төзелеш техникумында укый, бетон белән эш итә торган лаборант һөнәрен үзләштерә.

1933 елда аны Мәскәүдәге метро төзелешенә Киев радиусы линиясенә җибәрәләр. Комсомол удар төзелеше була ул.

Бераздан аны «Правда» газета-типография төзелешенә күчерәләр, эшчеләр торагыннан урын бирәләр.

Ул яшьтән ук шигырьләр ярата, шагыйрь булырга хыяллана. Мәскәүнең татар клубы каршында әдәби түгәрәк барлыгын белеп, шунда йөри башлый. Ә бу түгәрәкне ул вакытта шактый танылган шагыйрь, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Муса Җәлил җитәкли.

Абыйсы Фәттах та әдәбият белән кызыксына. Шул ук әдәбият түгәрәгенә йөри. Кайчагында Әхмәт Муса Җәлилне фатирларына кунарга алып кайта, алар төннәр буе әдәбият турында сөйләшеп утыралар, шигырьләр укыйлар.

Әхмәт түгәрәкнең һәр утырышына шигырь-очерк, репортаж яисә башка материал язып килә торган була. Муса, Әхмәтнең язу-сызуга сәләтен күреп, аңа ярдәм итәргә тырыша, «Коммунист» газетасында шигырьләрен бастыра.

Моннан тыш, Әхмәтнең шигырьләре «Ударник метростроя» газетасында да басылган булырга тиеш.

Җәлил киңәше буенча Әхмәт журналистика юлыннан китәргә уйлый һәм Мәскәүдән 80 чакрым ераклыктагы Воскресенск шәһәрендә чыга торган газетага эшкә урнаша.

1936 елда Симай эшли башлаганда, Воскресенск шәһәре булмый әле. Биредә Кривякино исемле авыл гына була. Бу авыл янында бик зур күләмдә фосфорит ятмалары табыла һәм минераль ашлама эшләүче химия комбинаты төзелә. Төзүчеләр өчен «За темпы» исемле күптиражлы газета чыгарыла.

1938 елда Воскресенск шәһәре төзелгәч, «Коммунист» исеме белән чыга башлый. Шул газетада Симай дүрт ел эшләп, корректор ярдәмчесеннән башлап редакциянең җаваплы секретаре вазифасына кадәр үсә.

Бу елларда ул Муса белән даими хатлар язышып, очрашып тора. 1939 елда Җәлил Казанга күчкәч кенә аралар ераклаша.

Симай газетага төрле жанрлар буенча материаллар бирә. Очеркларын, репортажларын, сурәтләмәләрен, тәнкыйди фельетоннарын газета укучылар аеруча яратып кабул итә.

Ул күп укый, белемен арттыру өстендә эшли. 1939 елда Мәскәү педагогия институтының әдәбият факультетына укырга керә. Шигырьләр язуын да дәвам итә. Урыс газетасында эшләгәнлектән, шигырьләрен татарчадан урысчага тәрҗемә итеп бастыра. Аның тәрҗемә белән шөгыльләнүен Муса да хуплый. «Безгә тәрҗемәчеләр бик кирәк», – ди ул.

Михаил Иконников сүзләренә караганда, дошман тылында Җәлил шигырьләрен камерадан камерага йөртеп укыганнар. Бәлки, аларны урыс теленә Симай тәрҗемә иткәндер дигән фикер дә бар. Сугыштан соң аның 1936–1939 еллар арасында язылган шигырьләр дәфтәре табыла. Ул шигырьләрдә хезмәт кешесе данлана, киләчәккә өмет уяна. Сугышта исән калса, бәлки, аңардан зур шагыйрь чыккан булыр иде.

1940 елда аны Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә алалар. Анда киткәнче, ул Валя Листопад исемле кызга өйләнгән була.

Шунда сугыш башлануын ишетә. Яңадан дүрт айдан Себердә оешкан дивизия составында аны Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Ул хәрби хезмәттә чагында кызлары Людмила туа.

Мәскәү һәм Смоленск тирәсендә каты сугышларда катнаша, гаиләсенә, редакциядә бергә эшләгән иптәшләренә җылы хатлар яза.

Армиядә чакта ул радио эшен үзләштерә, парашют белән сикерергә өйрәнә. 250 нче һава-десант полкының рация начальнигы була. Ышанычлы кеше дип, аны разведчик-десантник сыйфатында задание белән дошман тылына җибәрәләр. 1942 елның 20 нче гыйнварыннан март башларына кадәр дошман тылында булып, Көнбатыш фронт штабы белән рация аша даими элемтә тота. Фронтта төшкән фоторәсеменә караганда, ул кече лейтенант званиесендә булган.

1942 елның мартында аңа «Сугышчан батырлыгы өчен» медале бирелү турында наградной лист тутырыла. Үкенечкә каршы, ул үзен бүләкләү турында берни дә белми.

1945 елның октябрендә хатыны Валя «Сержант Әхмәт Симаев Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен һәлак булды» дигән кайгылы кәгазь ала.

Концлагерьда чагында Әхмәт үзенең ничек әсирлеккә төшүен төрле вариантларда сөйли. Вульхайде лагеренда аны күргән кешеләр гади десантчыларның хәрби формасында йөрде, аягында киез итекләр иде дип сөйлиләр.

Дошман тылында яшерен группалар оештыру тәҗрибәсен туплаган Әхмәт Симаев Берлинда да яшерен көрәш оештыручыларның берсе була. Башкортстан чекисты Николай Лёшкин немец архивларында Симаевка кагылышлы кызыклы документ таба. Әхмәт дүртенче танк армиясе хәрәкәт итә торган участокта (Гжатск – Вязьма) әсир төшкән икән. Аны рейх мәнфәгатьләре өчен файдалану максатында, Вульхайдеда урнашкан пропаганда мәктәбенә җибәрергә дип, 11 мартта күрсәтмә бирелә.

Дошман тылына махсус задание белән җибәрелгән разведчиклар үз бурычларын теләсә нинди шартларда да ахырынача үтәргә тиеш булалар. Кирәк икән, дошман оешмаларына үтеп кереп, фашистларга хезмәт иткән булып, аларга каршы яшерен эш алып барырга, дошманны эчтән таркатырга дигән бурыч та куела. Ә Симай немецлар кулына эләккәч, әнә шул мөмкинлекне файдаланырга уйлагандыр.

1942 елның җәеннән ул Берлиндагы «Венета» радиостанциясендә өлкән тәрҗемәче булып эшли. Берлинның Вильмерсдорфер урамындагы 15 нче йортта яши. 1942 елның ахырында – 1943 елның башларында Мусаның Вустрау лагеренда икәнен ишетә. Танышлары аша Җәлилгә икмәк, азык-төлек тапшырганы мәгълүм. Симаевның Җәлилне лагерьдан азат итү өчен тырышып йөргәнен дә әйтәләр. Җәлил Берлинга килгәнче үк, Әхмәт яшерен эш алып бара башлый. Ул Совинформбюро хәбәрләрен язып ала, аларны Германиягә көчләп куып китерелгән совет кешеләре арасында тарата. Соңрак бу эшне үзе генә түгел, яшерен оешманың башка әгъзалары белән бергәләп башкара. Радио студиясендә эшләп йөрү мөмкинлегеннән файдаланып, аерым детальләрдән радио тапшыру аппараты җыя, кулга алган вакытта, аның фатирында шул аппаратны табалар. Күрәсең, ул совет командованиесе белән элемтәгә керергә уйлагандыр.

Радио хезмәткәре буларак, ул Берлинда һәм, гомумән, Германия җирендә иркенләп йөри алган. Шәфи Алмас өендә дә булган. Яулап алынган Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы үткәргән пресс-конференцияләрдә катнашкан. Ул хәтта, рейхсминистр Розенбергның үзе белән дә шәхсән очрашып сөйләшкән. Менә шундый мөмкинлекләр нәтиҗәсендә ул яшерен эшне иркенләп җәелдерә алган.

Муса Җәлил Берлинга килгәч, алар инде бергәләп яшерен эшне алып баралар. Берлиндагы яшерен оешмалары «Дүртенче азатлык комитеты» дип атала. Берлин заводларында эшләүчеләр, сугышка каршы булган башка милләт кешеләре, антифашистлар арасында да ышанычлы кешеләр эзлиләр.

Муса фашистларга каршы урысча һәм татарча листовкалар яза. Ә Симаев һәм аның дуслары Миңнегали Газиев һәм Фәйзелхан Мингалиннар белән берлектә аны машинкада бастыралар. Аннары ротаторда күбәйтәләр.

Яшерен оешманың үзәген оештыру Муса Җәлилгә йөкләнә. Моның өчен ул дуслары арасыннан иң ышанычлы кешеләрне сайлап ала. 1943 елның язына көчле яшерен оешма барлыкка килә. Вульхайдеда курслар беткәч, күп кенә подпольщиклар хәрби әсирләр арасына, лагерьларга, Польшадагы легионга җибәрелә.

Яшерен оешманың төп өлеше – Алишев, Булатов, Шабаев, Саттаров һәм башкалар – Җәлил җитәкчелегендә Берлинда кала. Симаев радиокомитеттагы төркемне җитәкли. Җәлил легионны таркату, Радом, Едлинода гомумвосстание әзерләү эшенә керешә.

Симаевны 11 августта кулга алалар, телен чишү өчен, фашистлар төрле ысуллар кулланалар. Яшерен оешманың күп җепләре аның кулында булуын немецлар сизенә. Михаил Иконниковның сөйләвенә караганда, Принц-Альбрехтштрасседа гестапоның җир асты камераларында, махсус җәзалау камераларында газаплыйлар. Аңа шулай ук психологик басым ясала. Тормыш рәхәтлекләренә ымсындырып та карыйлар. Дусларың сине сатты дип тә сөйлиләр. Күзгә-күз очраштырып, төрлечә кыландыралар.

Әмма дошман максатына ирешә алмый. Әхмәт барлык җәзалауларны батырларча кичерә.

1944 елның август урталарында Рениеро Ланфрединины Алиш, Симай һәм Баттал камерасына күчерәләр. Үлемгә аларны шул камерадан алып китәләр. Шул чакта Әхмәт итальян кешесен кочаклый да: «Син үлемнән курыккан идең… Ә хәзер менә без үлемгә барабыз», – ди.

Әхмәт сугыш чорында да, әсирлектә дә, Берлин төрмәләрендә дә шигырьләр яза. Җәлил кебек ул да кәгазь битләреннән дәфтәрчек ясап, шигырьләрен шунда туплагандыр дигән фаразлар бар. Үкенечкә каршы, алар килеп җитмәгән. Мөгаен, тентү вакытларында фашист күзәтчеләре кулына эләккәндер.

Симаевның сугышка кадәр язылган ике дәфтәр шигырьләре Гази Кашшафта саклана. Сугыш беткәч, чик сакчысы Козазаев Германиядә журналист Симаев турында язу таба. Ул Мәскәү өлкәсе газетасына түбәндәге эчтәлектәге хат белән мөрәҗәгать итә: «Мин, кызылармеец Козазаев, Германиядәге сәяси төрмәләрнең берсендә, очраклы рәвештә, тәрәзәләрне каплау өчен куелган, мамыктан тукылган япмага язылган сүзләргә тап булдым. Анда урыс хәрефләре белән түбәндәге сүзләр бар иде: «Биредә журналист, мәскәүле Симаев утырды. 1944 елның 13 февралендә Германиянең Империя Хәрби суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителдем. Без биредә барлыгы 11 кеше, алар барысы да сәясәт өчен үлем җәзасына хөкем ителгән. Кем бу юлларны укый һәм Русиягә исән кайта, шул минем хатыным Валентина Листопадка, Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәренә яисә минем абыйларыма һәм якын туганнарыма хәбәр итсен. Мәскәү – Симаевка. К сему Симаев 12 февраль 1944 ел».

Иптәш Симаевның, безнең дустыбыз һәм туганыбызның, исеме ачыклана алмады. Ул пычранган иде. Шуның өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Шушы текстны басып, газета аша аның туганнарына, хатынына хәбәр ителсен. Төгәл адресы күрсәтелә. К сему Козазаев, 21 июль, 1945. Германия, г. Дрезден».

1945 елның 20 июнендә Совет Армиясе капитаны Лукьянов Әхмәт Симаевның хатынына фашист суды карары нигезендә аның Германиядә батырларча һәлак булуы турында хәбәр тапшыра. Еллар үтү белән, Әхмәт Симаевны җәзалап үтергән вакытта тутырылган карточка да немец архивларында табыла. Әнә шулай итеп, бу патриот турында да дөреслек Туган илгә кайта.

Журналист Әхмәт Симаев җиденче булып 12 сәгать 24 минутта үлемгә дучар ителә.




8. АБДУЛЛА БАТТАЛ


Абдулла Вазыйх улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевск) районы Олы Тигәнәле авылында туа. Алар гаиләдә биш малай, бер кыз була.

Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләр башкара. Чистайга барып, аннары Донбасска китеп тә эшләп кайта.

1937 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Армиягә ул теләп бара, чөнки абыйсы Салих Баттал очучы, авыл малайлары өчен чын герой була. Абдулла Казанда, Кремльдә хезмәт итә. Аны кече командирлар курсына билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә бәхетсезлеккә очрый. Хәрби часть йомышы белән җигелгән ат арбасына утырып барганда, малкайлары дулап, арба ава, һәм Абдулла тәгәрмәч астында кала. Аның аягы имгәнә, хәрби хезмәткә яраксыз дип, өенә кайтарып җибәрәләр.

Туган авылында аны клуб мөдире итеп куялар. Бу аның холык-фигыленә туры килә. Ул мәдәни-агарту эшләрен бик тиз җайга сала, клубта бик еш концерт-спектакльләр куела, клуб мөдире рольләр башкаручы артист та, нәфис сүз остасы да була.

Ул әдәбият белән мавыга, күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә. Үзе дә шигырьләр язгалый. Кайберләрен район газетасында да басалар. Сугыш алдыннан Абдулла берничә ай редакция хезмәткәре булып та эшләп ала.

1938 елда Хәдичә исемле кызга өйләнә. Аларның кызлары туа, ләкин нәни чакта ук үлә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, аягы имгәнүгә карамастан, фронтка җибәрүләренә ирешә. Аның кайда, ничек сугышканы, ничек әсирлеккә төшкәне билгеле түгел. Фашист тәмугыннан исән калган патриотларның берсе Фәрит Солтанбәков хәтерләвенчә, Абдулла 1942 елның көз айларында Демблин лагеренда була. Шул ук чорда бу лагерьга Муса Җәлилне дә китерәләр. Ул лагерьның лазаретында ятып чыга. Аягына басып йөри башлагач, Муса Абдулла Баттал белән очраша. Алар кочаклашып күрешәләр, димәк, электән үк бер-берсен белгән булалар.

Рушат Хисаметдинов белән очрашкан вакытта, ул миңа Абдулла Баттал турында түбәндәгеләрне сөйләде: «Абдулла таза гәүдәле, киң җилкәле, зур куллы кеше иде. Ул немецларга карата «төкерәм мин сезгә» дигән кыяфәттә гәүдәсен туры тотып, совет кешесе булуына горурланып йөргән кебек иде. Ул күп шигырьләрне яттан белә, аларны талантлы артистларча укый, моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный, иң авыр хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелми, мәзәк сөйләп, иптәшләренең дә күңелләрен күтәрә. Аны һәрчак әсирләр уратып ала, ул фашистларның җиде бабасына кадәр сүгә, аннары юри башын юләргә салып, шаркылдап көлеп җибәрер иде».

1942 елның ноябрендә Муса Җәлилне, Абдулла Батталны һәм Гайнан Кормашны башкалардан аерып, таш казаматка бикләп куялар. Әсирләр арасында коткы таратмасыннар өчен шулай эшләнгәндер, мөгаен.

Яшерен оешмачылар тактиканы үзгәртергә уйлый. Алар, легионга кереп, фашистларга хезмәт итәргә ризалык бирәләр.

Башта Муса Җәлилне Берлинга алып китәләр. Бераздан ул гади кеше киеменнән Демблинга килеп, үзе белән Г. Кормашны, А. Батталны, Ф. Солтанбәковны һәм тагын берничә әсирне алып китә. Алар, Едлинодагы легионга килеп, музыка-хор капелласында эшли башлыйлар.

А. Баттал яшерен оешмада элемтәче вазифасын үти. Иң хәтәр заданиеләр башкара.

1943 елның җәендә лагерь командалыгы Кормашка легиончылардан бер кешене, «Идел-Урал» газетасы һәм башка пропаганда материаллары алып кайту өчен, Берлинга җибәрергә куша. Шул көннәрдә Берлиннан листовкалар да алып кайтырга кирәк була. Кормаш бу эшне Батталга йөкли.

Абдулла юлга чыгар алдыннан, батальон командиры аңа ярдәмче итеп легиончы Мәхмүт Ямалетдиновны ияртә. Ямалетдинов Берлинда булганым юк, адашырмын дип, Батталга тагылып йөри. Баттал, бер арада көчкә аңардан ычкынып, Алиш белән очраша, аңа восстаниегә әзерлек турында сөйли. Берничә төргәк листовка ала. Листовкаларда гомуми восстаниегә күтәрелү турында сүз бара. Аларны баш күтәрү алдыннан таратырга тиеш булалар.

Берлиннан кайтканда сөйләшеп китәләр. Ямалетдинов, комсомолда булдым, немецларга нәфрәт белән карыйм дип, Абдулланың ышанычын яуларга тырыша. Абдулла аңа ышана һәм үзен яшерен оешмага тартырга була. Ул «Идел-Урал» газеталары арасына яшерелгән листовкаларны өстәлгә, ачык тәрәзә янына куя. Үзе күбрәк купеның ишеге янында басып тора. Вагонда тентү башланса, Ямалетдинов листовкаларны тәрәзәдән тышка ыргытырга тиеш була.

Алар хәвеф-хәтәрсез генә Едлинога кайтып җитәләр. Мәхмүт Ямалетдинов, төнлә эчен тоткан булып, барактан чыгып китә һәм немецларга листовка алып кайтуларын хәбәр итә.

Иртә белән легионда кулга алулар башлана. Рушат ага, Абдулла кулга алынгач, аны бер мәртәбә күргән. Очрашу вакытында ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «1944 елның февралендә бертөркем татар әсирләрен – легиончыларны төрмәдән допроска алып бардылар. Безнең арада Г. Кормаш, А. Баттал, З. Хәсәнов һәм җырчы Әмиров бар иде. Сөйләшергә мөмкинлек булмады. Күз карашлары белән генә сөйләштек. Абдулла нык кыйналган, бетеренгән, ә үзе һаман елмая, күз кысып, безне дәртләндергән кебек иде. Бу – иптәшләрем белән соңгы очрашу булды. 27 февральдә мине һәм тагын берничә кешене, төрмәдән чыгарып, Франциягә алып киттеләр. Башкалар үлем җәзасы көтеп калды».

Аны еш кына абыйсы шагыйрь Салих Баттал белән бутыйлар. Демблин лагеренда да берчак шундый сүз тарала. Имеш, тоткынлыкта шагыйрь Салих Баттал ята. Шул чорда Берлиннан «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе Шәфи Алмас килә. Ул, газетада эшләү өчен, иҗади сәләте булган кешеләр эзли, Абдулланы да чакырта. Ә ул: «Мин Салих Баттал түгел, ә аның энесе генә, грамотам бер дә юк бит әле», – дип җавап бирә.

Абдулла Баттал шәхси карточкасында Казанны туган урыны, апасының адресын торган җире, апасы Ләйләне әнисе, җизнәсе Гарифны әтисе дип атаган. Әгәр үлеме турында хәбәр Туган иленә килеп җитсә, иң элек әти-әнисенә түгел, ә туганнарына ирешсен дип уйлагандыр, күрәсең, ягъни әти-әниләрен авыр хәбәрне беренче булып ишетүдән саклаган булып чыга.

Абдулла Батталның гомерен сигезенче итеп 12 сәгать 27 минутта өзәләр.




9. ЗИННӘТ ХӘСӘНОВ


Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Сарман районы Иске Кәшер авылында туа.

Сугышка кадәрге рәсми документларда ул Хөснуллин йөргән. Әсирлектә үзен Хәсәнов дип яздырган. Җәлилчеләр тарихына да Хәсәнов булып кереп кала. Немец документларында туган көне 16 декабрь дип язылган.

Зиннәт бик яшьли крестьян эшенә тотына: җир тырмалый, печән җыя, мал карый. Ул һәр эшкә сәләтле була. Малай чагында ук чабата ясый, тал чыбыкларыннан кәрзин үрә, савыт-саба ясарга өйрәнә. Калай табып, үзе дә савытлар ясый һәм аларны буйый. Җәйләрен балта осталары янында урала. Бура куярга өйрәнә. Урындык, шкаф, сандык кебек әйберләр ясый. Ул «дүртле»-«бишле»гә генә укый. Артта калган укучыларга да ярдәм итә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эштә йөри.

1935 елның җәендә 18 яшьлек егет Казанга килә, бер ел чамасы химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли. Аннары Казанга сәүдә техникумына укырга керә. Иң актив укучыларның берсе була. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный, спорт белән шөгыльләнә. Мылтыктан ату буенча шәһәр ярышында җиңүче булып чыга. Комсомол эшендә дә алдан йөри.

Техникумнан соң Киров шәһәренә товаровед итеп тәгаенлиләр. Бик аз гына эшләгәч, 1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына.

Берничә ай хезмәт иткәннән соң, аны кече командирлар курсларына укырга җибәрәләр.

Хәрби курсларны 1941 елның июлендә тәмамлап, лейтенант званиесе ала. Аны шунда берничә айга инструктор-укытучы итеп калдыралар.

1941 елның октябрендә фронтка китә. Аны Мәскәү янында оборонада торган частька рота командиры итеп тәгаенлиләр. Шул чорда туган йортына бер генә хаты килә. Сугыш беткәнче, башкача бернинди дә хәбәр-хәтере булмый, әти-әнисе төрле җирләргә язып, эзләтеп карагач, Оборона министрлыгыннан Зиннәт Хөснуллинның Брянск юнәлешендәге каты сугышларда хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр.

1955 елның җәендә Муса Җәлилнең батырлыгы, аның көрәштәшләре турында радиотапшыруда Зиннәт Хәсәнов исеме дә атала. Бу тапшыруны Хөснулла агай да тыңлый һәм Татарстан радиокомитетына хат яза. Аны Җәлил тормышын өйрәнүче язучыларга, галимнәргә бирәләр. Шулай итеп, Зиннәтнең сугышта, әсирлектә күргәннәре ачыклана, аның данлы исеме Туган иленә кайта.

Полкташларының истәлекләренә караганда, Зиннәт Хәсәнов Брянск юнәлешендәге Спас авылында каты яраланган һәм әсирлеккә эләккән. Лагерьдан лагерьга куып йөртә торгач, аны Польша җиренә китерәләр.

Ошта очрашканда, Рушат Хисаметдинов түбәндәгеләрне сөйләгән иде: «Мин Зиннәт Хәсәнов белән Демблин лагеренда таныштым. Ул сабыр холыклы, аз сүзле, мөлаем кеше иде. Едлинога килгәч, «Идел-Урал» легионы төзелгәндә, аны да яшерен оешмага җәлеп итәргә булалар. Җырчы буларак, ул хор-музыка капелласында катнаша».

Ә Гарәф Фәхретдинов Зиннәт турында болай дип сөйләде:

«Безне җыр таныштырды. Демблин лагеренда мин еш кына җырлый торган идем. Шул чагында безнең барак халык белән тула, Зиннәт тә килә. Ул да җырга кушыла. «Сарман» көен аеруча матур башкара иде. Соңыннан Едлинода хор капелласында мин җырчы, ә ул нәфис сүз сөйләүче булды, спектакльләрдә дә уйнадык.

Яшерен оешма кушуы буенча, Зиннәт Берлин белән Едлино арасында бәйләнеш булдыру хәстәрен күрә. Аннары аңа Берлиннан «Идел-Урал» газетасын алып кайту бурычы йөкләтелә. Газета белән бергә яшерен оешманың листовкаларын алып кайта. Концерт вакытында аларны әсирләр һәм легиончылар арасында тарата. Ул аларны кларнет футлярына салып йөрткән була.

Соңгы мәртәбә листовкаларны Берлиннан Абдулла Баттал белән хыянәтче Мәхмүт Ямалетдинов алып кайта. Ямалетдинов бу турыда немецларга хәбәр итә. Немецлар баракта тентү ясыйлар, Зиннәт Хәсәновның мендәр сүрүеннән дә листовкалар табыла».

Аны, кулга алгач, фашистлар аеруча каты газаплыйлар, листовкаларны кемнән алуын әйттерергә тырышалар. Әмма ул нык тора, иптәшләрен сатмый. Берничә көннән соң иптәшләре Зиннәтне төрмә ишеге алдында күргәч шаккаталар. 25 яшьлек егетнең чәчләре ап-ак булган.

Җәлилчеләр Зиннәтне аеруча ихтирам иткәннәр. Төрмә күзәтүчесе сүзләренә караганда, Муса Җәлил гомеренең иң соңгы минутында, башын кисәр алдыннан, Зиннәт белән кочаклашып басып торган.

Зиннәт Хәсәновның гомере 12 сәгать 30 минутта тугызынчы кеше булып өзелә.

Сарман районында яшәүче язучы, журналист Дамир Гарифуллин якташы Зиннәт Хәсәнов турында болай дип яза: «Туп кебек йомры гәүдәле Зиннәт малай чагында кыядан кыяга үрмәләп, Ябалак тау түбәсенә басып хыялланырга яраткан, еш кына шул тауга менеп, таңнар каршылаган. Гаиләдә бик тиз кул арасына керә ул. Башлангыч мәктәптә укыганда ук, чабата ясарга, каз, үрдәк оялары үрергә өйрәнә. Тимер эшенә дә кулы ятып тора. Күрше-күлән апалар колагы төшкән, төбе тишелгән чиләкләр, комган, мисләр күтәреп керсәләр, «кечкенә мачтер» аларны бик тиз төзәтеп, ямап бирә…

Тугызынчы булып гильотина пычагы астына китерелә. Юк, үлмәде каһарман! Ул безнең арабызга, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең иң якын көрәштәше, аның «иң хәтәр поручениеләрен үтәүче» булып илгә кайтты. Зиннәт Хәсәнов һәйкәл булып туган авылына кайтты.

Иске Кәшер балалары һәм, кайда яшәүләренә карамастан, бөтен татар балалары үлемне җиңгән батыр Зиннәт Хәсәновны хәтерендә саклый, тормышта аның кебек гадел, эшчән, намуслы, Туган иле өчен гомерен кызганмаучы кеше булып үсү турында хыяллана.

Җәлилчеләрнең үлемгә җырлап барулары мәгълүм. Алар үз телләрендә җырлаганнар. Бәлки, ул җыр Зиннәт яраткан «Сарман» булгандыр, кем белә?!»

Зиннәт Хәсәнов турында очерк язганда, без Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылына, батырның туган ягына бардык. Бик төзек, киң урамнардан, матур йортлардан торган татар авылы икән.

Авыл уртасындагы Мәдәният сарае каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс төзелгән. Таш плитәләргә Иске Кәшер авыл Советы буенча сугышта үлгән 345 кешенең исеме язылган.

Урталыкта – данлы якташлары Зиннәт Хәсәнов һәйкәле. Ватан иминлеге өчен аяусыз сугышкан, фашист концлагерьларында һәм зинданнарында газап чиккән батыр егетнең карашы алга төбәлгән. Ул гүя: «Без ил азатлыгы өчен гомерләребезне бирдек, күп каннар түгелеп, җиңү яуланды, сез, исәннәр, матур итеп яшәгез, безне онытмагыз!» – дип дәшә кебек. Һәйкәлне төзеп урнаштыруга утыз елдан артык вакыт үткән. Аны рәссам-бизәүче, сынчы Ансар Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов иҗат иткән. Һәйкәлне төзеп урнаштыруда ул чагында җиде авылны берләштерүче «Искра» колхозы рәисе булып эшләгән Наил Васиков зур тырышлык куя.

Авыл китапханәсендә Зиннәт Хәсәновка багышланган мемориаль почмак оештырылган. Анда күп санда фоторәсемнәр, китаплар, газета-журналлар куелган. Зиннәт тимер-агач эшенә бик тә оста булган, дидек. Мемориаль почмакта аның эш кораллары, үз куллары белән ясаган эшләнмәләре дә урын алган.

Зиннәт батыр һәйкәле янында пионер сборлары үткәрелгән. Тантаналы шартларда укучыларны балалар оешмасына әгъза итеп алганнар. Һәммәбез өчен иң кадерле булган бөек бәйрәм – Җиңү көне тантаналары да шушында уздырыла.

Иске Кәшер авылы халкы батыр белән чиксез горурлана. Яшь буынны Туган илнең ялкынлы патриоты Зиннәт Хәсәнов һәм башка җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә тырышалар.




10. ӘХӘТ АТНАШЕВ


Әхәт Мәхмүт улы Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Төньяк Казахстанның Петропавловск шәһәрендә туган (немецлар төзегән карточкада Аднашев, 1918 елда туган дип язылган).

Әтисе чыгышы белән Татарстанның Мамадыш өязенең Өскебаш авылыннан була. Алар революциягә кадәр үк Петропавловск шәһәренә күчеп киләләр.

Әтисе Мәхмүт ике мәртәбә өйләнә. Беренче хатыны, Әхәтнең әнисе Маһитап (кыскартып Майтап дип йөрткәннәр), улына 3 яшь тулганда вафат була. Икенче хатыны Өммикамал әйбәт кеше булып чыга. Ул ятимнәрне какмый-сукмый, яхшылап тәрбияләп үстерә. Әхәт таза, төз гәүдәле, шактый озын буйлы кеше була. Аны барысы да ярата. Бәләкәй чагында ул үзе әкиятләр уйлап чыгарып сөйли торган була.

1929 елга кадәр Петропавловскиның башлангыч татар мәктәбендә, укытучы әнисе классында белем ала. Аннары Атнашевлар гаиләсе шул өлкәдәге Степняк шәһәренә күчә. Биредә Әхәт урыс мәктәбенең сигез классын тәмамлый. Әтисе гомер буена «Каззолото» трестында баш кассир булып эшли. Әхәт тә шул юлдан китәргә уйлый һәм бухгалтерлар курсын тәмамлый, «Золотоснаб» оешмасына эшкә урнаша.

1938 елның сентябрендә аны хәрби хезмәткә алалар. Часть җитәкчелеге аны кече командирлар курсына укырга җибәрә. Укуын тәмамлагач, пулемёт расчёты командиры итеп тәгаенлиләр. Көнбатыш Украинаны һәм Бессарабияне СССРга кушу хәрби операцияләрендә катнаша.

Соңыннан Львовта хезмәт итә. Хатларына караганда, хәрби хезмәтне уңышлы үти, булдыклы солдат һәм командир була. Тырышлыгы өчен күп мәртәбәләр Рәхмәт ала. Аның турында Армия газетасы мактап яза, фоторәсемен дә урнаштыра.

Сугышның беренче көннәрендә үк ул ут эченә керә, күп көннәр чигенү ачыларын татый. Әти-әниләренә патриотик рухтагы хатлар яза. Үзен полкның комсомол бюросы җаваплы секретаре итеп сайлаулары турында хәбәр итә.

Соңгы хаты 1942 елның 27 маенда язылган була. Хат булмагач, әти-әниләре улы хезмәт иткән частька язып җибәрәләр. Хатка Әхәтнең дусты җавап бирә: «Ул 1942 елның июлендә Смоленск янында регуляр гаскәрләр белән кушылу өчен барган каты сугыш вакытында һәлак булды. Моны миңа безнең полк политругы әйтте. Ул геройларча сугышты», – диелгән була бу хатта.

Бер ай чамасы вакыт үткәч, фронттан аларга тагын бер хәбәр килә. Анда Атнашев Әхәт Мәхмүт улының 1942 елның 11 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе әйтелә.

Бу хаттан соң әти-әниләренең өметләре янә ялгана. Алар хәрби частька хат язалар. Фронттан: «Улыгыз, хәрби антына тугры калып, Совет иле өчен барган сугышларда фронтта ныклык һәм геройлык күрсәтеп, 1942 елның август аенда хәбәрсез югалды», – дигән җавап килә.

Сугыштан соң Атнашевлар тагын бер тапкыр уллары Әхәтне эзләтеп карыйлар. Оборона министрлыгыннан кыска гына язу килә: «Һәлак булганнар, ярадан үлгәннәр, хәбәрсез югалганнар исемлегендә Әхәт Атнашевның исеме юк».

25 елдан соң гына аның сугыш һәм көрәш юлы төгәл ачыклана. Ул генерал П. А. Беловның 2 нче кавалерия корпусында, 1 нче дивизиянең 3 нче кавалерия полкында комсорг вазифасын үтәгән, Мәскәү янында барган каты сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән. 1942 елның 22 июнендә, яраланып, фашистлар кулына әсирлеккә эләккән.

Аның кайсы лагерьларда булуы, легионга ничек эләгүе, яшерен оешма эшендә ничек катнашуы ачыкланмаган. Легионда бергә булган танышы сөйләве буенча гына, аның легиондагы хәрби хезмәте беркадәр ачыклана.

1943 елның июнендә аны 827 нче батальонның дүртенче ротасы составында Көнбатыш Украинага атаклы Ковпакның партизан армиясенә каршы җибәрәләр. Юлда барганда, алар партизаннар ягына чыгу турында фикер алышалар, планнар коралар. Станислав шәһәренә килеп җиткәч, аларны вокзалдан казармаларга алып киләләр. Бу шәһәрдә берничә көн торгач, аларны эшелонга төяп, Львовка алып китәләр. Бу шәһәргә җитәргә ун чакрым кала алар баш күтәрергә, немец командирларын кырып бетерергә, партизаннар ягына чыгарга уйлыйлар. Әмма юлда көтелмәгән хәл була, немец солдатлары, вагон ишекләрен өстән бикләп, эшелонны Львовка түгел, ә Германия ягына алып китәләр. Юлда Әхәт Атнашевны һәм тагын берничә кешене кулга алалар, легиончыларны штраф лагерена җибәрәләр. Башкача Әхәт турында берни дә билгеле түгел.

Ул унынчы булып 12 сәгать 33 минутта җәзалап үтерелә.




11. СӘЛИМ БОХАРОВ


Галләнур Мостафа улы Бохараев (Сәлим Бохаров) 1916 елның 15 ноябрендә Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында туган (немецлар тутырган анкетада 1915 елның 15 июнендә туган дип язылган). Яшерен оешмачыларны җәзалап үтерү турында Берлинда табылган унбер карточка арасында моңарчы билгеле булмаган Сәлим Бохаровның таныклыгы килеп чыга. Рафаэль Мостафинга, бу шәхесне ачыклау өчен, бик озак вакытлар эзләнергә туры килә. Ул сугышка кадәр Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында Галләнур Мостафа улы Бохараев дигән кешенең яшәгәнлеген ачыклый. Әмма аның анкета мәгълүматлары белән Сәлим Бохаровныкы арасында аермалар күзәтелә. Язучы фикеренчә, таныклыкта исем-фамилия алыштырулар, анкета тутырганда, дөреслеккә туры килмәгән сүзләр язулар еш очрый. Галләнур да әти-әнисенең дөрес исемен әйтмичә, туганнары, якыннары исемен яздырган. Аның кечкенәдән бергә уйнап үскән Сәлим исемле бик якын дусты булган. Әсирлектә әнә шуның исемен алгандыр дип фараз ителә.

Алар гаиләсендә дүрт малай, бер кыз үсә. Галләнур аз сүзле, тыйнак була. Әмма кирәк чакта үзен яклый да белә. Ул туган авылында җиде класс тәмамлый. Уфага китеп, төзелешләрдә төрле эшләр башкара.

1937 елның декабрендә Башкортстан Дәүләт банкының республика конторасы аны финанс курсларына укырга җибәрә. 1938 елның августында курсларны тәмамлап, Кыргыз-Миякәгә кайта һәм район Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли башлый.

Сугышка кадәр ул Мария Куч исемле кызга өйләнә. Сугыш бетеп, Галләнур туган якларына кайтмагач, ул икенче кешегә кияүгә чыгып, бу яклардан бөтенләйгә киткән булса кирәк. Немецлар анкетасында да «Мәрхүм Мария Бохаровага өйләнгән. Кыз чактагы фамилиясе Качу» (фамилиядәге төрлелек анкетада фамилия язганда хата китү ихтималы белән аңлатыла. – Х. Б.) дигән язулар була. Язучы Рафаэль Мостафинга анкетадагы менә шушы язу Галләнур Бохараевны эзләп табарга мөмкинлек бирә дә инде.

1940 елның 10 июнендә Галләнур Миякә хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Башта Алкин лагеренда, соңыннан Троицк шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Башта рядовой кызылармияче була, аннары полк мәктәбен тәмамлагач, өлкән сержант званиесе бирәләр. Артиллериядә хезмәт иткәндә, аны орудие расчёты командиры итеп билгелиләр.

Сугыш башланыр алдыннан, ул Латвиянең Двинск (хәзер Даугавпилс) шәһәре тирәсендә хезмәт иткән. Туганнарына 1941 елның 17 июнендә язылган соңгы хаты килә.

Ул, әсир төшеп, концлагерьда булганнан соң, «Идел-Урал» легионына китерелә. Трофейга алынган немец документларында күренгәнчә, Сәлим Бохаров 827 нче батальонның дүртенче ротасында взвод командиры булып хезмәт иткән. Димәк, 3 нче батальонның яшерен оешмасында Әхәт Атнашев белән бергә булганнардыр дигән фикер туа.

1943 елның июнендә 827 нче батальонны Карпат тауларына, С. А. Ковпакның партизан армиясенә каршы җибәрәләр. Бу төбәктәге партизаннарны юк итү өчен, фашистлар зур көч туплыйлар.

Немецлар, 825 нче батальон тулысынча Белоруссия партизаннары ягына чыккач, легиончыларга шикләнеп карыйлар. Һәм 827 нче батальонның роталарын бүлгәләп, немец частьлары белән аралаштырып урнаштыралар. Әмма аларның совет кешеләрен фашистларга хезмәт иттерү нияте барыбер тормышка ашмый. Батальондагы легиончыларның бик күпләре партизаннар ягына качып бетә. Бу эштә яшерен оешманың роле зур була. Яшерен оешма әгъзалары Габбас Кадермәев белән Габбас Шәрипов листовкалар тарата. Соңыннан фашистлар Габбас Шәриповны кулга ала, әмма дәлилләре булмаганлыктан, төрмәдән чыгарырга карар итәләр.

Провокаторлар ярдәмендә, мөгаен, батальондагы яшерен оешманың составы ачыклана һәм Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров, кулга алынып, Берлинга озатыла. Аларны башка җәлилчеләр белән бергә хөкем итәләр һәм җәзалап үтерәләр.

Галләнур Бохараев (Сәлим Бохаров) иң соңгы – унберенче кеше булып 12 сәгать 36 минутта якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша.




ҖӘЛИЛНЕҢ «МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ»


2007 елның 15 феврале иде. Иртә белән Татарстан радиосы һәм телевидениесе, көн яңалыклары турында сөйләгәндә, «Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 101 ел тула. Шул уңай белән аның һәйкәленә чәчәк салу оештырылачак, Татарстан Дәүләт музеенда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» күрсәтеләчәк, шагыйрьнең музей-фатирында язучыларның очрашуы үтәчәк» дигән хәбәр җиткерде.

Иртән сәгать 11 дә Казан Кремле янындагы һәйкәл тирәсенә Татарстанның күренекле әдипләре, фән, сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, туган тел һәм әдәбият укытучылары, Җәлил тормышы, көрәше, иҗаты белән кызыксынучылар җыелды.

Кыска гына митинг булды. Татарстан Язучылар союзы рәисе Мәхмүт Мирза һәм башка әдипләр сөйли. Җәлил һәйкәленә һәм аның белән бергә җәзалап үтерелгән ун патриот барельефына чәчәкләр – кызыл канәферләр салына.

Аннары бу тантанага җыелган халык Татарстанның Дәүләт музеена үтә. Биредә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган зур күргәзмә оештырылган иде.

«Моабит дәфтәрләре» хәзер музейның иң кадерле экспонатларын саклау бүлегендә тора икән. Елга бер мәртәбә шагыйрьнең туган көнендә – 15 февральдә – аны халыкка күрсәтү оештырыла. Бу йола быел да зур тантана белән үтте.

Музей залында тантаналы да, моңсу да музыка яңгырый. Казан танк училищесы курсантлары зал, коридорлар, баскычлар буйлап хөрмәт каравылына баса. Татарстан Язучылар союзы вәкилләре, иң кадерле истәлекне – пыялалы кечкенә стенд эченә куелган «Моабит дәфтәрләре»н алып, күргәзмә урнашкан урынга юнәлә. Быел бу дәфтәрләрне күтәреп бару миссиясе Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрь Ркаил Зәйдуллага тапшырылган.

Дәфтәр кызыл тукыма белән уратып алынган махсус постаментка куела. Училище курсантлары аның ике ягында хөрмәт каравылында тора. Язучылар Рафаэль Мостафин, Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла, Ренат Харис һәм башкалар Муса Җәлил, аның көрәш юлы, үлемсез иҗаты турында сөйлиләр.

Бирегә килгән халык зур кызыксыну белән «Моабит дәфтәрләре»н карый. Кәгазь битенең дүрттән бере зурлыгында, кулдан эшләнгән дәфтәрчекләр, күпме юллар үтеп, Казанга кайта һәм татар халкының иң кадерле истәлегенә әйләнә.

Бу көнне төштән соң Муса Җәлилнең музей-фатирында да әдәби чара үтте. Бирегә язучылар, укучы яшьләр, студентлар, Муса иҗатын хөрмәтләүче башка кешеләр килде.

Быелгы әдәби чара Мусаның иң якын дусты, аның тормыш һәм иҗатын өйрәнү буенча гаять зур эшләр башкарган Гази Кашшаф истәлегенә багышланган иде.

Музей-фатир хезмәткәрләре алып барган әдәби кичәдә язучылар, галимнәр Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Шаһинур Мостафин һәм башкалар катнашты.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры Булат Галиев, скрипкада Сара Садыйкованың көйләрен башкарып, йөрәкләребезне җилкетте.

Бу кичәдә без дә, чыгыш ясап, Башкортстан халкы өчен дә Муса Җәлилнең бөек шәхес икәнен сөйләдек.

«Моабит дәфтәрләре»нең язылу, Туган илгә кайту юлы нинди булган соң?

Муса Җәлилнең шигырьләр язылган ике дәфтәренең Туган илгә кайтуын олы могҗиза дияргә кирәк.

Беренче дәфтәрне төрмәдән Габбас Хәмзә улы Шәрипов алып чыга. Ул сугышта әсирлеккә эләгә. 1942 елның декабрендә «Идел-Урал» легионына китерелә, 1943 елның июнендә 827 нче батальон составында Көнбатыш Украинага җибәрелә. Бу вакытта батальонда яшерен оешма була. Алар партизаннар белән элемтәгә керәләр, листовкалар тараталар. Шушы эштә катнашучы дип Габбас Шәриповны немецлар кулга алалар, гарнизон гауптвахтасында тотканнан соң, Львов төрмәсенә китерәләр. Бер айдан артык шунда утыргач, Германиягә Моабит төрмәсенә, бер кешелек камерага озаталар. Айлар буена сорау алулар, кыйнаулар бара.

1943–1944 елның кышында Берлинны бомбага тоту көчәя. Шул чагында әсирләрнең барысын да подвалдагы камераларга төшерәләр. Мондый чакларда һәркем үз якташын, милләттәшен эзли. Беркөнне Шәрипов шул подвалга төшкәч, «Татарлар бармы?» дигән тавыш ишетә. Сораучы Муса Җәлил булып чыга. Алар сөйләшеп китәләр. Муса аны бирешмәскә үгетли: «Без барлык гаепне үз өстебезгә алабыз. Ә сине чыгарырга тиешләр», – ди ул. Шунда Җәлил Габбас Шәриповтан шигырьләр язылган блокнотын төрмәдән алып чыгуын үтенә. Габбас риза була. Озакламый аны төрмәдән чыгаралар. Чөнки ул хезмәт иткән батальонда яшерен оешмада торучы Габбас Кадермәев исемле легиончы була. Фашистлар Габбас исеме буенча Кадермәевне түгел, бутап, күп айлар буена Шәриповны төрмәдә җәзалауга дучар итәләр. Кадермәев исә партизаннарга кача. Немецлар Габбасның гаебе юк дип табалар. Һәм ул таш капчыктан исән котыла.

Җәлил дәфтәрләрен Габбаска үз кулы белән бирми. Төрмәдә ниндидер гаепләр белән кулга алынган немецлар да була. Алар төрмә эчендә билгеле дәрәҗәдә ирекле рәвештә йөриләр, ашарга ташыйлар, бүлмәләрне җыештыралар. Теләүчеләргә газета-журналлар китерәләр. Әнә шул немецлар Габбаска бүген аны азат итәчәкләре һәм киемнәре эчендә «Ташенбух» булачагын да хәбәр итәләр. Муса, күз буяу өчен, шигырьләр дәфтәрчегенең тышына «Ташенбух», ягъни «Сүзлек» дип язган була.

Габбасны канцеляриягә чакырып, азат ителүе турында әйтәләр. Киемнәрен бирәләр. Киеменең эчлеге астында Җәлил белән Алишның блокнотлары куелган була. Төрмәдән чыккач, Габбасны яңадан легионга кайтаралар. 1944 елның мартында ул башка легиончылар белән бергә конвой астында Франциянең Ле-Пюи шәһәренә китерелә. Анда ул Башкортстан егетләре Әмир Үтәшев һәм Нигъмәт Терегулов белән таныша. Аларга Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очрашуы, төрмәдән аның шигырьләре язылган блокнотны алып чыгуы турында сөйли. Алар өчәүләп Мусаның шигырьләрен укыйлар, аның белән горурланалар, башка легиончыларга да укып күрсәтәләр. Блокнот артында Муса Җәлилнең үтенече әйтелгән була: «Кем гарәп хәрефләрен белә, шул, шигырьләрне укып, төгәллек белән күчереп язсын, туган җиргә алып кайтсын һәм Язучылар союзына бирсен».

Нигъмәт Терегулов гарәп хәрефләрен яхшы белә. Ул шигырьләрне берничә блокнотка күчереп яза. Ә блокнотның оригиналын Ле-Пюида үзләре дуслашкан Барнау исемле француз гаиләсендә калдырып торалар.

Немецлар тулысынча җиңелеп, бу илдән куылгач, Әмир Үтәшев блокнотны французлар гаиләсеннән ала. 1945 елның җәендә Париждагы совет миссиясе Ә. Үтәшевкә совет әсирләреннән төзелгән 352 нче батальонны озату эшен йөкли. 1945 елның 18 августында батальон, эшелонга төялеп, Ле-Пюидан чыгып китә.

Германиянең Айзенах шәһәрендә Ә. Үтәшев батальонны совет командалыгына тапшыра. Аннары ул, шул командалык боерыгы буенча, Виттенберг шәһәренә китә. Анда совет офицерлары өчен махсус состав оеша.

Шунда ул Ле-Пюидан элегрәк чыгып киткән, әле махсус состав килгәнен көтеп торган Нигъмәт Терегуловны очрата. Икесе дә Виттенбергта шул составка утырып юлга чыгалар. Франкфурт-на-Майне шәһәренә җиткәч, эшелонга совет офицеры килә һәм Әмирне эзләвен әйтә. Әмир, әйберләрен Нигъмәткә калдырып, Мусаның дәфтәрен югалта күрмә дип искәртеп, теге офицер белән китә.

Әмирне, Франкфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан хәрби контрразведка («Смерш») бүлегенә китереп, Ватанга хыянәт итүдә гаепләп кулга алалар. Күп көннәр буена сорау алу, газаплаулардан Әмир Үтәшев тәмам хәлсезләнгәч, аны хәрби госпитальгә салалар. Госпиталь белән бергә ул Гродно шәһәренә китерелә. Шунда комиссия үткәреп, өенә – Татарстанның Арча районына кайтарып җибәрәләр.

Нигъмәт Терегулов Уфага кайтып яши башлый. 1946 елның язында ул, Муса Җәлил блокнотларын тапшыру өчен, Казанга килә. Блокнотларда Мусаның һәм Абдулла Алишның фатир адреслары да була. Шуңа күрә Нигъмәт патриотларның фатирларына керергә карар иткән, күрәсең. Җәлил хатыны Әминә сугыштан соң кызы Чулпан белән Мәскәүдә яши башлый. Шуңа күрә аның Казандагы фатиры бикле була. Нигъмәт 1946 елның 29 мартында, кичке сәгать 4 тирәсендә, Абдулла Алишларга кереп, блокнотларны аның тормыш иптәше Ракыя ханымга тапшыра. Бераз вакыт үткәч, Нигъмәт Татарстан Язучылар союзында, аның рәисе Әхмәт Ерикәй янында да була.

Ракыя ханым блокнотларны ахирәтләре белән елый-елый укый. Аннары ул аларны Татарстан Язучылар союзына тапшыра.

Нигъмәт Казанга килгәч, очраклы рәвештә урамда Әмир Үтәшев белән очраша. Ул Җәлилнең дәфтәрләрен тапшыру өчен килүен әйтә. Әмир Уфага үз әйберләрен алырга бара. Казанга кайткач, Нигъмәтнең кулга алынганлыгын белә.

Нигъмәт Терегулов блокнотларны Алишның гомер юлдашы Ракыя Тюльпановага түгел, ә ТАССР Язучылар союзына, аның рәисе Әхмәт Ерикәйгә биргән дигән версия дә бар. Кайбер авторлар шулай дип язып та чыгалар. Әмма Рафаэль Мостафин күп эзләнүләрдән соң, Ракыя ханым ахирәтенең көндәлеген табып, анда язылганнар нигезендә бу фикернең дөрес түгеллеген исбат итә.

Нәкъ шул вакытта Үтәшев Франциядән үзенең Каршылык хәрәкәтендә катнашуы турында документ ала. Шул язу белән ул Дәүләт иминлеге органнарына бара. Аны күрсәтеп, үзенең дә, дусты Нигъмәт Терегуловның да намуслы исемен якларга тели. Әмма КГБчылар аңардан сорау алалар һәм, Терегуловка суд вакытында шаһит булып чыгыш ясарсың дип, үзләрендә калдыралар. Баксаң, бу вакытта Терегуловны күптән утыртканнар, Үтәшевнең үзен хөкем итәргә җыеналар икән.

Шулай итеп, Әмирне, 1948 елда 25 елга хөкем итеп, сөргенгә озаталар. Аңа, сигез ел совет сөргенендә булып, исән кайту, 1996 елга кадәр, яңадан кырык ел якты дөньяда яшәү бәхете насыйп була. (Аның биографиясе «Башкортстан җәлилчеләре» бүлегендә бирелде.)

Ә Нигъмәт Терегулов 1947 елда сөргендә атып үтерелә. Муса Җәлилнең дәфтәрен алып кайтканы һәм Язучылар союзына тапшырганы өчен, ул үзенең гомере белән түли. Менә нинди каһәрле заман!

Шунысын да әйтик: Нигъмәт Терегулов Абдулла Алиш гаиләсенә ике блокнот тапшыра. Берсе – Җәлилнең беренче «Моабит дәфтәре», икенчесе Алишның шигырьләре күчереп язылган блокнот була. Үкенечкә каршы, Абдулла Алишның шигырьләре язылган дәфтәрнең оригиналы Туган илгә кайтмый.

Сугыш беткәч, Габбас Шәрипов та безнең илгә кайта һәм, кулга алынып, сөргенгә җибәрелә. Ул Мусаның дәфтәрен төрмәдән алып чыгуы турында үзен тикшерү вакытында беркемгә дә әйтми. Хәтта 1968 елда Рафаэль Мостафин аның янына Волгоград өлкәсе Красноармеейский районы Киров исемендәге совхозга баргач та, берни дә сөйләми. Хәзер инде Җәлил турында бөтен дөнья шаулый башлагач, моның исенә төшкән, данга күмеләсе килгән дип сөйләүләрдән кыенсына. Кыскасы, һаман зур тыйнаклык күрсәтә.

Әмма Рафаэль Мостафинның тырышлыгы, төрле дәлилләр белән исбат итүе нәтиҗәсендә генә, ул үзенең шушы батырлыгын танырга мәҗбүр була.

Габбас Шәрипов төрмәдән алып чыккан, Әмир Үтәшев белән Нигъмәт Терегулов Туган илгә алып кайткан блокнот тарихка беренче «Моабит дәфтәре» дип кереп калды.

9,5х7,5 см зурлыгындагы 128 биттән торган бу китапчык кулдан гына ясалган, гарәп хәрефләре белән язылган. Анда 63 шигырь кергән. Дәфтәрнең беренче титул битендә 1943 саны, немец телендә «Немецча-төрекчә сүзлек һәм шигырьләр китабы», гарәп хәрефләре белән «Муса Җәлил, шигырьләр һәм лөгать. 1943–1944» дип язылган.

Дәфтәрнең тышкы ягында ниндидер сүзләр карандаш белән сызылган, аны зурайткыч пыяла белән карагач, Габбас Шәрипов исемен шәйләргә мөмкин. Күрәсең, Җәлил дәфтәрен төрмәдән кем алып чыгасын белгәндер дип фараз итәргә була.

Муса Җәлилнең икенче дәфтәре кайту тарихы да бик озын. Аны Җәлил белән бер камерада утырган Бельгия кешесе Андре Тиммерманс алып чыга. Сугыш алдыннан, ул суд башкаручылары конторасында хезмәткәр, ягъни клерк була. Гитлер гаскәрләре бу илгә басып кергәч, бәйсезлек фронтына языла. Яшерен эш буенча иптәшләре аңа фашистлар белән хезмәттәшлек иткән кешеләрнең исемлеген төзергә кушалар. Тиммерманс һәрбер хыянәтчегә аерым карточка төзи, фотосын тапса, анысын да ябыштырып куя. Провокатор доносы буенча, 1942 елда аны кулга алалар. Башта Брюссель төрмәсендә тоталар, аннары Берлинның Моабит төрмәсенә күчерәләр. Ике елдан артык вакыт гомере төрмәләрдә үтә. Шул исәптән берничә ай Муса Җәлил белән бер камерада тотыла.

Аңа да үлем җәзасы яный. Әмма тикшерүчеләр аның яшерен оешма белән бәйләнешен исбат итә алмыйлар. Шуңа күрә ул җиңел җәза белән котыла. Аны биш елга каторга эшләренә хөкем итәләр.

Тәүдә Муса Җәлил аңа шикләнеп карый, бәлки, сатлык җандыр дип уйлый. Бераздан Бельгия кешесенең эчкерсез гади хезмәт кешесе икәнен аңлый. Бу патриотны яратып, аңа шигырен дә багышлый.

Мусаларны Дрезден шәһәренә судка алып барырга ике атналап вакыт калганда, Җәлил Андрега үзенең шигырьләр блокнотын бирә. Исән калса, сугыштан соң кайсы гына илдә булса да, дәфтәрне Совет консуллыгына бирергә киңәш итә.

Аннары Андрены Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчерәләр. Ул дәфтәрне кием арасына яшерә.

Биш елга каторгага хөкем ителгәч, шунда китәр алдыннан, ул, кагыйдә буенча, барлык артык әйберләрен дә гаиләсенә җибәрергә тиеш була. Ул, әйберләрен җыеп, төрмә конторасына бара. Немецлар әйбер исемлеген төзегәндә, Җәлил дәфтәрен һәм аның янындагы догалыкны күреп, боларның ни булуын сорыйлар. «Бу минем көндәлек», – дип җавап бирә Андре.

Немецлар ашыгычлык белән Җәлил дәфтәрендәге язуларның немец яисә французча түгел, ә бөтенләй чит телдә булуына игътибар итмиләр.

Дәфтәр, догалык һәм вак-төякләр Андреның әнисенә җибәрелә. Концлагерьга килгәч, ул әнисенә, бу әйберләрне, аеруча язуларны күз карасыдай сакларга кушып, хат яза.

Сөргеннән кайткач, шул ачыклана: догалык югалган, ә менә дәфтәр исән калган.

Андре бу чорда озак авырый, шуңа күрә дәфтәрне, аның үтенече буенча Брюссельгә барып, Совет илчелегенә бер иптәше тапшыра.

1947 елда Брюссельдәге Совет консуллыгы Казанга Мусаның икенче дәфтәрен җибәрә. Хатны тапшырган кеше үзе турында берни дә әйтми. Бирегә бары тик дусты Андре Тиммермансның соравын үтәп килүе турында сөйли.

Җәлилнең шигырьләре матбугатта басылып чыгып, аның исеме дөнья буйлап шаулый, тормыш, иҗат һәм көрәш юлын ныклап тикшерә башлагач, Андре Тиммерманс та эзләп табыла. Беренче булып 1955 елның җәендә аны эзләү эшенә ГДРда чыга торган «Пресса Советского Союза» журналының редакторы, публицист һәм тәрҗемәче Леон Небенцаль керешә. Бельгиядә Каршылык хәрәкәте көрәшчеләре федерациясе аша эш итеп, Моабит төрмәсе тоткыны Андре Тиммермансның Терлемон дигән җирдә яшәвен ачыклый.

1956 елның сентябрендә совет язучысы Константин Симонов Бельгия шәһәре Кноккеда поэзия фестивалендә катнаша. Конференциядән соң ул Бельгия шагыйре Роже Бодарга Андре Тиммермансны табу турындагы үтенечен белдерә. Ике көннән аңа Андреның адресын бирәләр. К. Симонов аның янына барып, Җәлил блокнотын ничек алып чыгуы турында җентекләп сораша. (Бу турыда китабыбызның VII бүлегендә тулырак сөйләнә.)

Икенче Моабит дәфтәре шулай ук кулдан, калын булмаган соры кәгазьдән эшләнгән. Ул 10,7х7,5 сантимер зурлыгында, тышы – соры тупас кәгазьдән. Анда латин хәрефләре белән илле шигырь язылган.

Беренче биттә шагыйрьнең Мәскәүдәге адресы күрсәтелгән: «Жена Сейфуллина Нина Константиновна (Амина). г. Москва, Столешников пер. д.11, кв. 1». Аннары шул ук латин хәрефләре белән татарча түбәндәге сүзләр язылган: «Бу төптә 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта 1942, IX – 1943, XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М. Җәлил».

Дәфтәр 1943 елның 26 ноябрендә язылган «Җырларым» шигыре белән башлана, «Назлы сөяркә» дигән шигырь белән тәмамлана. Бу шигырьдән соң урыс хәрефләре белән: «Муса Джалиль из Москвы. Осуждённый к смерти за политику в тюрьме. г. Берлин», – дип язылган.

Җәлил бу дәфтәрдә 33 шигырь дип язса да, асылда, илле шигыре Туган илгә кайта. Күрәсең, аңа тагын да берничә бит кәгазь табу насыйп булган һәм ул китапчыгына шуларны өстәгән. Аларга янә 17 шигырь язган.

Дәфтәрнең ахырында «Яңа ел теләкләре» дигән шигыре Андре Тиммерманска багышлана. 1944 елның 1 гыйнварында язылган бу шигырьдән күренүенчә, ул бельгияле дустын нык хөрмәт иткән.

Бельгия патриоты, Муса Җәлилнең шигырьләрен төрмәдән алып чыгуы өчен, СССРның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелеге чакыруы буенча ике мәртәбә – 1957, 1966 елларда безнең илдә була.

Бер килүендә Казанда Муса Җәлил турында спектакль күрсәтәләр. Андре Тиммерманс образын уйнаган артист нык борчыла. Тиммерманстан ул образның ничек ачылуын, ошау-ошамавын сорый. Андре шаян тонда: «Минем ничеклегемне күреп торасыз инде, ә менә Муса төрмәдә сәхнәдәге ертык киемнән түгел иде. Ул үлемне дә ак күлмәктән, галстук, костюмнан каршылады», – дип әйтеп куя.

Шулай итеп, Туган илгә Муса Җәлилнең беренче дәфтәрендә – 63, икенчесендә 50 шигыре кайта. Барлыгы 113 шигырь килеп чыга. 20 шигыре икенче дәфтәрдә кабат язылган. Аларны чигерсәк, 93 шигырь килеп чыга. Болардан тыш, ике парчасы да бар. Шуларны да бер шигырьгә исәпләп, күрәсең, кайбер китапларда 94 шигыре кайтуы турында языла.

Әлбәттә, болар безнең илгә килеп җиткәннәре, фронтта, әсирлектә ул тагын да күп шигырьләр язган. Үкенечкә каршы, алар югалган. Безнең илгә кайтып, дәүләт иминлеге органнарына тапшырылгач та югалган блокнотлар, аерым шигырьләр бар. Мусаның көрәштәшләре Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Фәрит Солтанбәков һәм башкалар әсирлектә аның шигырьләрен ятлаган булган. Туган илгә кайткач, алар бу шигырьләрне кәгазьгә төшергәннәр.

Дөрес, бу шигырьләр, чынлап та, Җәлилнекеме, юкмы дигән тикшеренүләр озак елларга сузыла. Чөнки әсирлектә Мусадан тыш та шагыйрьләр булган. Алар да бик матур шигырьләр язып, дусларына, танышларына биргәннәр.

Җәлилнең дәфтәрләре 1946 һәм 1947 елларда Туган илгә кайта. Яңадан алты елдан соң гына «Моабит дәфтәрләре»нә кергән шигырьләренең бер шәлкемен матбугатта беренче тапкыр бастырып чыгаралар. Патриот-шагыйрьнең даны бөтен илгә, аннары бөтен дөньяга тарала.

1956 елда Муса Җәлилнең тууына 50 ел тулу көннәрендә Җәлил дәфтәрләре Татарстан АССР Дәүләт музеена мәңге саклау өчен тапшырыла. Аңарчы алар, озын юл үтеп, кулдан-кулга йөри торгач, шактый таушала, карандаш белән язылган урыннары беркадәр җуела.

Дәфтәрләргә ремонт-реставрация кирәк булгач, Мәскәүгә В. И. Ленин исемендәге Үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итәләр. Анда белгечләр текстларны баштагы хәлләренә китерәләр. Ике дәфтәр дә 1975 елда музейга кире кайтарыла. Һәр елны 15 февральдә бу дәфтәрләр, халыкка күрсәтү өчен, музей залына чыгарыла. Ә калган көннәрдә карау өчен, стендка дәфтәрнең төгәл копиясе куела.




ҖӘЛИЛЛӘРНЕ АКЛАУ ЮЛЫНДА…


Сугыш беткәч, Муса Җәлилнең исемен аклауда Чакмагыш районында туып үскән Зиннәт Моратов һәм Салихҗан Батыевның роле зур була. Алар ул чагында Татарстан партия оешмасын җитәклиләр. Зиннәт – 1944–1957 елларда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре, Салихҗан 1951–1960 елларда шул ук өлкә комитетының идеология секретаре булып эшли, республикадагы барлык агарту-тәрбия эшләре, фән, әдәбият, сәнгать тармагы Салихҗан карамагында, партия теле белән әйтсәк, аның җаваплылыгында була.

Зиннәт Ибәт улы Моратов 1905 елның 27 декабрендә Яңа Калмаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның ата-бабалары 1830 елларда Тамбов якларыннан Башкортстанга күчеп утырган, мишәрчәрәк сөйләшүче татарлар була. Малайга 9 яшь тулганда, әтисе Беренче бөтендөнья сугышында һәлак була. Дүрт бала белән тол калган әнисе Уфага күчеп китә. Анда да яшәү шартлары җиңел булмагач, Себер ягына барып урнаша.

Бөек Октябрь революциясен Моратовлар Кузбасста каршылый, 12 яшьлек Зиннәт тормыш арбасына җигелә. 1920 елдан алып Томск тимер юлының Кольчугино станциясендә йөкче, ремонтчы, ташчы булып эшли.

Яшьтән үк җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1923 елда комсомолга керә.

1924 елда аны Казанга Көнчыгыш педагогия институтының рабфагына укырга җибәрәләр. Биредә комсомол оешмасы секретаре урынбасары итеп сайлана, культсектор белән җитәкчелек итә.

Муса Җәлил дә шушы ук рабфакта укый. Зиннәт укый башлаган көздә шигырь кичәсе оештыралар. Менә сәхнәгә бер-бер артлы яшь шагыйрьләр күтәрелә. Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Әхмәт Исхак һәм башкалар берсеннән-берсе уздырып шигырьләрен укыйлар.

Әнә шунда Зиннәт Муса Җәлилне күрә һәм аның белән ныклап таныша. Алар бергәләп рабфак клубында төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Стена газетасы чыгаралар. 1925 елның яз башында Муса, укуны тәмамлап, Казаннан туган авылына кайта. 1927 елда Зиннәт тә рабфакны тәмамлый һәм, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Ленинград политехника институтына укырга керә. Биредә дә ул зур активлык күрсәтә. Институтта мәдәни-тәрбияви чаралар үткәргәндә, алдан йөри. ВКП(б) сафларына кабул ителә. 1930 елда югары белемле инженер дипломы ала һәм Кызыл профессура институтының Ленинград бүлеге аспиратурасына укырга керә. Биредә ул шушы шәһәр партия оешмасы җитәкчесе Сергей Миронович Киров белән таныша. Аспирантурада укуын тәмамлагач, аның тәкъдиме буенча Ленинград елга транспорты институтының политэкономия кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә.

1933 елда ул Омск тимер юл идарәсе парткомы секретаре итеп җибәрелә. Аннары Ленинградка кайтып, тимер юл транспорты политхезмәткәрләре курсы, СССР Тимер юллар эшләре халык комиссариаты политидарәсенең партия курслары җитәкчесе була.

1941–1942 елларда СССР Тимер юллар эшләре халык комиссариаты политик идарәсенең җитәкче партия кадрлары бүлеге башлыгы урынбасары, аннары җитәкчесе итеп куела.

1942 елда җитәкче партия эшенә үрләтелә. ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комитетының җаваплы контрольчесе, комитетның Киров өлкәсе буенча вәкаләтле вәкиле була.

1943–1944 елларда ул ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли. 1944 елда өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Бу вазифаны 13 ел, ягъни 1957 елга кадәр башкара. Аннары, 1965 елда пенсиягә киткәнче, КПСС Үзәк Комитеты аппаратында җаваплы эштә була.

Ул партиянең XIX, XX съездларында КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы, күп тапкырлар СССР, РСФСР, ТАССР Югары Советлары депутаты итеп сайлана.

Аның хезмәте өч Ленин ордены, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы, «Почёт Билгесе» орденнары, медальләр белән билгеләнә.

15 ел буе Татарстан партия оешмасында эшләү чорында ул бу республиканың үсеше өчен гаять зур көч куя. Бу чорда бик күп сәнәгать предприятиеләре төзелә, авыл хуҗалыгы бөлгенлектән чыга башлый. Республиканың нефть индустриясенә нигез салына.

Фән, әдәбият, сәнгать, мәгариф, мәдәниятне үстерү юнәлешендә зур тырышлык салына.

Зиннәт Ибәт улы 1988 елның 31 маенда вафат була.

Инде кырык еллап Татарстан АССРның җитәкче вазифаларында булган абруйлы якташыбыз Салихҗан Гыйлемхан улы Батыевның тормыш юлына күз салыйк. Ул 1911 елның 24 ноябрендә Башкортстанның Яңа Дөмәй авылында туган. Бу авыл заманында зур гына булган. Әйтик, 1917 елда Яңа Дөмәйдә 102 хуҗалык булып, аларда 571 кеше яшәгән. Революциядән соң авыл ни сәбәптәндер бетүгә бара. 1970 елларда соңгы йортлары да сүтелә.

Салихҗан үз авылларында башлангыч мәктәптә укый. Урысча өйрәнү максатында, Калиновка дигән авыл мәктәбендә дә белем ала. Икенче баскыч, ягъни җидееллык мәктәптә уку өчен Чакмагышка килә. Ул чагында икенче баскыч мәктәпне тәмамлаган кеше урта белемле саналган.

Безнең якларда икенче баскыч мәктәп иң элек Иске Калмаш авылында оешкан була. 1924 елда, волость үзәге бу авылдан Чакмагышка күчкәч, мәктәпне дә күчерергә уйлыйлар. Чакмагышта Салихҗанга яшәү өчен фатир кирәк була. Ул чагында хәзерге мәктәп интернатлары булмый, әлбәттә. Баланы теләсә кемгә фатирга кертергә дә ярамый. Дәрестән соңгы вакыты да файдага узарга тиеш. Гыйлемхан ага, бигрәк тә аның җәмәгате Хансафа, заманының алдынгы карашлы кешеләре була. Алар барлык балаларын да бик нык грамоталы, булдыклы, киң карашлы кешеләр итеп үстерергә тели. Уллары Чакмагышның иң абруйлы кешесендә фатирда торырга тиеш дип уйлый алар. Шундый кешеләрнең берсе борынгы морзалар нәселеннән чыккан Әсма апа Баембитова була. Аның бабалары ХIХ гасыр урталарында Пенза якларыннан күчеп килгән. Әтисе Сәетгәрәй заманында почта атларын тоткан. Бу татар гаиләсендә һәрчак тормыш кайнап торган. Тирә-яктагы иң абруйлы кешеләр белән аралашканнар.

Әсманың абыйсы Хәниф авыл активларының берсе була. Чакмагышта партия ячейкасы секретаре итеп сайлана. 1920 елда «Сәнәк сугышы» дип аталган крестьяннар фетнәсе вакытында ерткычларча үтерелә. Коммунист атасы дип Сәетгәрәйне һәм аның хатынын да каты кыйныйлар. Шул вакыйгалардан соң нык чирләп, алар якты дөнья белән хушлашалар.

Әсма яшьтән үк актив була. Чакмагышта совет власте урнаштыруда катнаша. Авыл Советы әгъзасы итеп сайлана. Озак еллар Кулланучылар җәмгыяте системасында эшли. Башкортстан һәм СССР хатын-кызлар съездларына делегат булып бара.

Ул бик тә туган җанлы кеше була. 1920 еллар башында кияүгә чыга. Ачлык еллары башлангач, туганнарын үлемнән коткарып калу өчен, иреннән аерылып кайта. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, үстерүгә багышлый.

Салихҗан берничә ел менә шундый гаҗәеп эшлекле апаның өендә яши. Биредә ул ике мәктәп үтә. Беренчесе – җидееллык белем мәктәбе, икенчесе – тормыш мәктәбе. Әсма апасының мәктәбе аңа тормыш юлында очраган төрле проблемаларны һәрчак уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. «Уку белән бергә җәмәгать эшләрендә катнаш. Кешеләр белән эшләргә өйрән», – дип, бик еш кабатлый аңа Әсма апасы.

Җидееллык мәктәп тәмамлагач, Салихҗан техникумда укый. Хезмәт юлын 1930 елда ВЛКСМның Бакалы райкомы пропагандисты булып башлый. 1931 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Иң актив комсомолларның берсе була. 1932 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә.

1933 елда Татарстанның Акташ МТСы политбүлеге башлыгының комсомол буенча ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. 1935 елда ВЛКСМның Арча райкомы беренче секретаре итеп сайлана. 1936 елда комсомолның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире итеп тәгаенләнә. 1937–1939 елларда Казан химия-технология институтының рабфак укытучысы, аннары КПСС өлкә комитеты лекторы булып эшли (1939–1941).

1941 елда Татарстан АССР Җир эшләре халык комиссариатының политсектор башлыгы урынбасары, 1943 елда ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары итеп тәгаенләнә.

1947–1950 елларда Салих Гыйлемхан улы ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, берничә ай ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында эшли.

1951 елда ул КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре итеп сайлана. 1957 елдан алып икенче секретарь вазифасын башкара.

1960 елның сентябреннән 1983 елда пенсиягә киткәнче Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе булып эшли. Ул КПССның XXI–XXV съездлары делегаты, ТАССР Югары Советы депутаты, КПСС Үзәк Комитеты ревкомиссиясе әгъзасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлана.

Октябрь революциясе, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Салихҗан ага яшьрәк чакта туган якларына еш кайтып йөрсә дә, еллар үткән саен, мондый мөмкинлекләр азая. Ә менә Әсма апага күчтәнәчләре бик еш килә иде. Посылка белән дә, кешеләр артыннан да җибәрде.

Чакмагышлар Казанга аның янына хуҗалык мәсьәләләре буенча еш бардылар. Әйтик, 70 нче елларда борчак чәчүлекләре арттырылды. Ә менә аны җыеп алу техникасы, төгәлрәк әйтсәк, ургычлар җитми иде. ЖБА-3,5 маркалы шул ургычларны Татарстаннан кайтара башладылар. Ленин исемендәге колхозның атаклы рәисе, Салихҗанның Калиновка мәктәбе буенча сабакташы Иван Князев, Казанга барып, Батыевны күреп, ничәдер данә шул ургычны алу бәхетенә беренчеләрдән булып ирешкән иде. Аның артыннан башка берничә колхоз рәисе дә Казанга юл алды. Һәм, әлбәттә, буш кул белән кайтмадылар.

Чакмагыш район газетасы хезмәткәре, танылган журналист Хаккый Фәттахов та берчак Казанга барып чыккан. Ул 1971 елның мартында «Игенче» газетасында «Тәртипкә сала торган йорт» исемле мәкаләсен бастырды. Хаккый дустымның бу язмасыннан өзекләр бирү дә урынлы булыр дип уйлыйм.

«Казанга килгәннең икенче көнендә үк, кыенсыныбрак булса да, аның янына киттек. Сентябрьнең соңгы көннәре. Шулай да кояш җәйгечә, матур елмая. Казан диңгезе ягыннан төшкән алтынсыман нурлар Сөембикә манарасында, Спас башнясында уйный. Мәскәүдәге кебек Кремль сәгате иртәнге 9 ны суга. Кремльгә керердән алда сине патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең мәһабәт һәйкәл комплексы каршы ала. Үлемсез җырлары, искиткеч батырлыклары белән бөтен халыкның мәхәббәтен яулаган шагыйрь яныннан тыныч күңел белән генә үтәрмен димә. Гранит ташларга очып баручы кошлар рәсеме уелган. Ирек һәм азатлык җырчысы иде бит шагыйрь. Шуның символы бу. «Яшәү хозурлыгы хөрлектә, гомер озынлыгы ирлектә»; «Җырлап үттем данлы көрәш кырын, җырлап килдем тормыш языма»; «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып» дигән үлемсез сүзләрен дә шушы ташлардан укып була.

Бакчада чәчкә орлыклары җыеп йөрүче апа белән сөйләшәбез. Шушында ун елдан артык матур-матур чәчәкләр үстерүче Гөлсем исемле бик ачык апа икән:

– Салих янына килдем, дисеңме әле? – дип башлады ул үзенең сүзен, – бик әйбәтләр бит алар, дөреслекне югалткан кайбер кешеләр шушында киләләр инде, тәртипкә сала торган йорт бит бу.

Чакмагыш сүзен ишеткәч, Салих агайның болай да мөлаем йөзе яктырып, кара күзләре очкынланып киткәндәй булды. Ни әйтсәң дә, туган як бит. Шушы якларда аның балалык, яшьлек еллары күмелеп калган, шул ук Чакмагыш мәктәбе белем биргән, тормышка юл күрсәткән. Салихҗан агай үзе әйткәнчә, аның беренче «Казаны» Чакмагышта кайнаган, җәмәгать эшләренә шунда күнеккән.

– Чакмагыш ягы – Туган илгә бик күп интеллигенция кадрлары, галимнәр, язучылар биргән як бит ул.

– Җирләре дә үзгәрде, әле сугыштан соң кайтып йөргәндә генә, басуларның чүплелеге эчне пошыра иде, хәзер бөтенләй икенче күренеш. Менә үткән елда Мәскәүдә колхозчыларның III Бөтенсоюз съездында хезмәт сөюче якташым, комбайнчы Талиб Заһидуллин белән дә очрашып, шул темага сөйләшеп тордык. Колхозчылар съездында без «Герой» колхозыннан ике делегат булып чыктык бит. Туган ягымның тормыштан артта калмавы, игенне мул үстерүе мине бик тә шатландыра.1928 елда безнең гаиләбез дә шушы күмәк тормышны коручылар арасында иде бит.

Крестьян улы Татарстан җитәкчеләренең берсе дәрәҗәсенә кадәр әнә шундый мактаулы юл үтә. Кеше никадәр югарыга күтәрелгән саен, никадәр белемлерәк була барган саен, шулкадәр гади, игътибарлырак була бара икән. Аның белән сөйләшкәндә дә, сизмәстән күңелең күтәрелә, дөньяга карашың киңәя генә төшә сыман.



    Х. Фәттахов»

1967 елда мин югарыда сөйләп кителгән Әсма апа Баембитова турында очерк язып, үзебезнең «Игенче» газетасында бастырдым. Аннары бу язманы өлкә газета-журналларының берсенә тәкъдим итү теләге туды. Шулай ук очеркны Казанга, «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналына җибәрдем. Салихҗан агага, бу очеркны басуда ярдәм сорап, хат яздым. 1967 елның октябрендә СССР халкы, прогрессив кешелек дөньясы Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Шул айда, бәйрәм санында минем «Җиргә гөл сибеп яшәгез» дигән очеркым басылып чыкты.

Башкортстандагы яшь журналистның очеркы Татарстанның зур абруйлы журналында тиз генә басылып чыгу ихтималлыгы аз иде. Мөгаен, Салихҗан аганың ярдәме тигәндер.

1971 елның яз башында Салихҗан аганың үзе белән күрешү дә насыйп булды. Очрашу Чакмагышның Трактор урамында, Әсма апаның өендә үтте.

Әсма апага район газетасы килә иде. Салихҗан ага шуларның берсен алып, игътибар белән карый башлады.

Икенче биттә Муса Җәлилгә багышланган кичә үтүе турындагы мәкалә дә бар иде.

– Чакмагыш халкы патриот-шагыйрьне онытмый икән, рәхмәт сезгә, егетләр, – диде ул. – Муса Җәлил милләтебезне югары күтәрде. Дөньяга татар дигән милләт барлыгын кабат раслады.

Ә бит аның исемен аклау юлында күп көч түгәргә туры килде. Мин ул чагында КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли идем. Ул елларда шактый вакыт Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» обком секретаренең сейфында сакланды. Патриот-шагыйрьне халык дошманы дип йөрткән еллар да булды.

Аның исемен аклау процессының ничек баруы турында әлегә кадәр матбугатта басылганы булмады. Киләчәктә язучылар, журналистлар, галимнәр бу турыда язып чыгарлар. Мин бүген шуны гына әйтәм: без, Муса Җәлилнең исемен аклау өчен, кирәк булганның барысын да эшләдек. Сугыштан соңгы елларда Җәлилнең исемен аклау, аның иҗатын халыкка кайтару ул татар халкының исемен аклау, милләтне яла ягудан саклау дип аңлый идек. Бу безнең намус эше булып торды. Һәм без бу имтиханны уңышлы тапшырдык. Бу җәһәттән безнең намусыбыз чиста.

Милләтне яклау дигәннән, тарихта татар халкына күп мәртәбәләр яла ягу кампанияләре оештырылды. 30 нчы еллар ахырында репрессия давылы кузгалгач, Татарстанда «Идел-Урал» антисовет оешмасын фаш итү башлана. Асылда, бу кампанияне НКВД органнары үзләре оештыра, 1938 елның 20 маенда Казанда шушы оешмага кергән 23 «халык дошманы» өстеннән суд була. Аларны, совет властен бәреп төшерү максатында, яшерен оешма төзүдә гаеплиләр һәм төрле срокларга хөкем итәләр.

Ул чордагы газеталарга күз салсаң, чәчләрең үрә торырлык. Кайбер Мәскәү газеталары ул чагында «Идел-Урал» яшерен оешмасына «керүчеләрне» генә түгел, ә бөтен татар халкын милләтчелектә гаепли. Имеш, татарлар СССРны таркату, аның составыннан аерылып чыгып, аерым дәүләт төзү уе белән яшерен эш алып баралар.

Салихҗан аганың Әсма апа белән сөйләшәсе сүзләре бетәрлек түгел. Иң мөһиме: алар очрашты, бер-берсенең исәнлеген белде, бер-берсенә хәерле картлык теләде.

Салихҗан ага дәүләт кешесе буларак, билгеләнгән бер сәгатьтән артыгын тора алмады. Җиңел автомашина аны Казан ягына алып китте.

Еллар үтте. 1979 елда – Әсма апабыз, 1985 елда Салихҗан ага дөнья куйды.

Муса Җәлил, аның көрәштәшләре турында күп китаплар басылды. 2006 елда патриот-шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде.

Соңгы кырык елда Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә иң күп көч куйган язучы-журналист Рафаэль Мостафинның «По следам оборванной песни» китабының яңа, тулыландырылган басмасы чыкты. Анда Муса Җәлилнең исемен аклау тарихы да бәян ителә.

1944 елның 25 августында Муса һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. 1946 елның мартында Татарстан Язучылар союзына Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның беренче дәфтәрләре килеп керә. Аларны, әлбәттә, шунда ук Татарстанның дәүләт иминлеге органнарына озаталар. Ә бер елдан 1947 елда Җәлилнең икенче дәфтәре Туган илгә кайта.

Бу шигырьләрне озакка сузмыйча гына газета-журналларда басып чыгарырга да бит, әмма алай гына булмаган шул.

Сугыш беткәнче үк һәм тыныч тормышның беренче елларында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында каршылыклы хәбәрләр йөри. 1946 елның февралендә Җәүдәт Шамбазов дигән бер легиончы Муса Җәлилнең исән булуы, Көнбатыш Германиядә яисә башка бер илдә яшәп ятуы турында аңлатма бирә. Шушы һәм шуңа охшаган аңлатмаларга таянып, СССР Дәүләт иминлеге министрлыгының Дүртенче бүлеге 1946 елның 18 ноябрендә Муса Җәлилгә карата җинаять эше кузгата. Бу документта Җәлил Ватанга хыянәт итүдә гаепләнә. Үзебездә һәм чит илдә булган агентларга аны табу бурычы куела.

Рушат Хисаметдинов белән безнең очрашу вакытында бу Җәүдәт Шамбазов турында да сүз булган иде. Рушат абый аның белән төшкән фоторәсемен дә бүләк итте.

Җәүдәт Шамбазов 1913 елда Татарстанның элекке Ширәмәт районы Каенлы авылында туган. Сугышка алынгач, 1941 елда немецларга әсирлеккә эләгә. 1942 елның ноябрендә «Идел-Урал» легионына китерелә. Легионның үзешчән сәнгатендә катнаша, шигырьләр укый, спектакльләрдә көлкеле рольләр уйный. Ул мулла малае була, шуңа күрә бераздан батальон мулласы итеп билгеләнә. Соңыннан «Идел-Урал» газетасында әдәби хезмәткәр итеп куела. Асылда, рәссам, фотоларга ретушь ясаучы, иллюстрацияләр эшләүче була. Үзенең сөйләвенә караганда, Муса Җәлил белән Польшадагы Демблин лагеренда таныша. Муса аңа сәхнәдән уку өчен көлкеле шигырьләрен бирә. Ул яшерен оешма әгъзасы булмый, әмма легионның патриотик тәрбия эшләрендә катнаша. Сүзләре белән генә түгел, рәсемнәре белән дә легиончылар күңеленә өмет орлыклары салырга омтыла. Хәмиев дигән рәссам белән алар үз сурәтләреннән күргәзмә оештыралар. Рәсемнәренең берсе «Ул сине көтә» дип атала. Анда кое янында басып торган сагышлы татар кызы сурәтләнә. Соңыннан бу картинаны лагерь капкасы янына бастырып куялар.

Сугыш бетәргә бер ел чамасы калгач, аны аз белемле һәм иҗат кешесе түгел дип, «Идел-Урал» редакциясеннән чыгаралар һәм бер немец баеның утарына хезмәтче итеп җибәрәләр. Шуңа күрә ул Муса Җәлил һәм аның иптәшләре, легиондагы хәлләр турында төгәл генә берни дә белми, үзенә килеп җиткән имеш-мимешләр буенча гына фикер йөртә. Менә шушы хәл аркасында ул, мөгаен, иминлек органнарына Муса Җәлил исән, кайдадыр яшерен тормыш алып бара дигән аңлатма биргәндер.

1946 елда Шамбазовны Ватанга хыянәте өчен 25 елга хөкем итәләр. 1956 елда, амнистиягә эләгеп, иреккә чыга. Кырым өлкәсе Саки бистәсенә барып урнаша. Бу якларда яшәүче легиончылар белән аралаша. Рушат Хисаметдинов янында да еш була.

Сугыштан соңгы чорда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырларча һәлак булуы турында да хәбәрләр була. Татарстанның танылган язучылары Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур һәм башкалар мөстәкыйль эзләнүләр дә алып баралар. Алар КПССның Татарстан өлкә комитетына, Дәүләт иминлеге министрлыгының шушы республика бүлегенә күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итәләр.

Үз чиратында өлкә комитетның беренче секретаре Зиннәт Моратов Мәскәүдәге югары оешмаларга күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итә.

Әмма СССР Дәүләт иминлеге министрлыгында әлеге мәсьәләне хәл итәргә бик ашыгып тормыйлар.

«Халык дошманнарын табарга, аларга тиешле җәзасын бирергә!» дигән таләп өстенлек итә. Алай гына да түгел, вакыйгалар әле хәтта куерып та китә.

Казанга 1948 елның 7 сентябрендә Дәүләт иминлеге министрлыгының Германиядәге вәкиле «Җәлилов 1945 елда Германиянең көнбатыш ягына чыккан» дигән хәбәр җибәрә. Бу «яңалык»ны КПССның Татарстан өлкә комитетына җиткерәләр. Өлкә комитеты секретарьлары Зиннәт Моратов белән Салихҗан Батыевка бу очракта, тешләрен кысып: «Киләчәк безнең хаклыкны күрсәтер», – диюдән башка чара калмый.

Бераздан Татарстан МГБсы җитәкчеләренең берсе Мәскәүгә тагын бер кат сорау хаты җибәрә. Ул Казанда җыелган материалларның Германиядәге МГБ резиденты җибәргән хәбәр белән туры килмәвен исбат итәргә тырыша. Мәскәүдән килгән җавап бик катгый була: «Җәлиловның Көнбатышка качуы расланган һәм эзләү эше дәвам итә».

Яңадан дүрт еллап вакыт билгесезлектә, шагыйрьнең ачыкланмаган язмышы өчен туганнарының, дусларының әрнүләре белән үтә. 1952 елның 23 июнендә КПСС өлкә комитеты үтенече буенча МГБның Татарстан АССРдагы җитәкчеләренең берсе Мәскәүгә янә сорау белән мөрәҗәгать итә. Ниһаять, шул елның 21 июлендә СССР Иминлек министрлыгының Дүртенче идарәсе рәсми рәвештә Казанга түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Эзләнүченең 1944 елда һәлак булуы сәбәпле, аны оператив эзләү эше туктатылды».

Бу инде Муса Җәлилгә тагылган «Көнбатышка качкан хыянәтче», «халык дошманы» дигән хурлыклы тамгаларның юк ителүе иде. Күрәсең, бу вакытта инде Татарстанда Муса Җәлил турында җыелган уңай материаллар МГБ стеналарындагы ялганга корылган фаразларга караганда көчлерәк булгандыр дигән фикер туа.

1952 елның 8 августында Татарстан МГБсы вәкиле республика җитәкчелегенә Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның реабилитацияләнүен хәбәр итә һәм бу ике шагыйрьнең шигырь дәфтәрләрен ВКП(б) өлкә комитетына кире тапшыра. Элегрәк бу дәфтәрләр өлкә комитетның идеология секретаре Салихҗан Батыев тарафыннан МГБ бүлегенә тапшырылган була.

Әмма Мәскәүдән шундый хәбәр алынса да, Мусаның шигырьләре матбугатта тагын да алты ай буе басылмый әле. Бюрократик машина, гомер буена башка сугып тору, берәр нәрсә килеп чыгуы ихтимал дигән куркаклык үзенекен эшли.

1953 елның 25 апрелендә генә Мәскәүдә чыга торган «Литературная газета»да «Моабит дәфтәрләре» циклыннан беренче шәлкем шигырь дөнья күрә. Аннан инде СССРның күпсанлы басмаларында, төрле телләрдә бу шигырьләр басыла башлый.

Ул чагында «Литературная газета» редакторы булып күренекле совет язучысы Константин Симонов эшли. Бу шигырьләрне аңа кайсыдыр татар язучысы биргән, ул 1948–1949 елларда ук аларның сүзгә-сүз тәрҗемәсе белән танышкан була.

Шигырьләр ошый аңа. Ул чагында бу шигырьләрне үзе җитәкләгән «Новый мир» журналында Илья Френкель тәрҗемәсендә бастырып та чыгарырга уйлый, хәтта типографиядә җыеп та куялар. Әмма матбугат цензурасы булган Главлит ул чагында басарга рөхсәт итми.

1953 елда Сталин үлгәч кенә, мондый мәсьәләләрдә беркадәр җиңеллек туа һәм «Моабит дәфтәрләре» циклын басарга рөхсәт бирелә.

Моңардан соңгы елларда да КПСС өлкә комитеты секретарьларына Муса Җәлил һәм аның көрәше, иҗаты мәсьәләләре белән якыннан торып шөгыльләнергә туры килә. Әнә шулай Чакмагыш туфрагында туган ике егет – партия, совет, дәүләт эшлеклесе алдында милләт язмышына кагылган мөһим мәсьәләләр куела, һәм алар аны чишүдә армый-талмый эшли.

2006 елның 24 ноябрендә Салих Батыев яшәгән Гоголь урамы, 23 А йорт фасадында истәлекле таш куелды. Аны Салих Сәйдәшевкә, Бакый Урманчега һәйкәлләр иҗат иткән рәссам РФ Рәссамнар союзы әгъзасы Мәхмүт Гасимов эшләгән. Истәлекле ташны кую зур дәүләт эшлеклесе тууының 95 еллыгына багышлап оештырылды. Аны куюда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары, ТР Президенты аппараты җитәкчесе һәм башка рәсми кешеләр, С. Батыевның туганнары катнашты.




ШАГЫЙРЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫСЫ


Чакмагыш районы үзәгеннән көньяк-көнбатыштарак, егерме биш чакрым чамасы ераклыкта Яңа Каръяуды дигән авыл бар. Урта зурлыктагы авыл ул, 1865–1924 елларда волость үзәге булып торган. 2009 елга кадәр Яңа Каръяуды, Югары Каръяуды, Түбән Каръяуды, Иске Сөрмәт, Яңа Бирде, Чишмә-Каран, Чиялекул дип аталган авылларны берләштерүче авыл Советының үзәге булды. Бу авылларда яшәүчеләр 1959 елда вак хуҗалыкларны берләштереп төзелгән зур «Волга» колхозының өч комплекслы бригадасына керә.

Бу якларда Башкортстанда киң билгеле галимнәр – физика-математика фәннәре докторы, Бөре педагогия академиясе ректоры Салават Усманов, медицина фәннәре докторы Сәүбән Хунафин, язучы Әхнәф Бәйрәмов, Бөек Ватан сугышының легендар партизаны Зәкәрия Нурлыгаянов, район газетасының беренче мөхәррире Гаян Вәлишин, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Халит Хаҗиәхмәтов, хокук органнарында уңышлы эшләүче Камил Шакиров, Башкортстан авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәрләре Азат Сөләйманов, Фирдәвес Камалов, колхозда тырышып эшләгәннәре өчен орденнар белән бүләкләнгән Фәнзил Хәмәдияров, Әдип Латыйпов, Хәүлә Сәетова һәм башкалар туып үскән.

1934 елдан алып Яңа Каръяуды авылында районның атаклы укытучысы, Ленин ордены белән бүләкләнгән Габдулла Усманов гаиләсе яшәгән.

Габдулла Габдрахман улы Усманов 1888 елда хәзерге Ырымбур өлкәсе Александр районы Тукай авылында туа. Яшьтән үк аң-белемгә омтыла, авыл мәдрәсәсенең иң тырыш шәкерте була. Ырымбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлагач, 1907 елда үзенең туган авылы мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый. 1910 елда ул хәзерге Шарлык районы Мостафа авылына күчеп килә. Мәгълүм булганча, Мостафа – татар халкының бөек улы, патриот-шагыйре Муса Җәлилнең туган авылы.

Мостафа мәдрәсәсенә яңа мөгаллим килүе зур вакыйга була. Чөнки аңа кадәр бу авылда ныклы гына укытучы булмый. Дөрес, балаларга авыл мулласы сабак бирә. Әмма аның укытуы камиллектән ерак тора, ул кадими, ягъни иске ысуллар белән эшли.

Габдулла җәдитче була. Укыту һәм тәрбия эшендә яңа демократик үзгәрешләргә, алдынгы ысулларга таяна. Ул яңа типтагы белем учагы оештырып җибәрә. Аны инде мәдрәсә генә түгел, ә чын мәктәп дип атарга була. Әйтик, мәдрәсәгә парталар куела, язу өчен такталар эленә. Дәресләрдә тормыштан мисаллар китерелә. Габдулла дөньяви фәннәр – тарих, география, табигать белеме, математика укыта башлый.

Әлбәттә, ул чагында авылда иске карашлы кешеләр дә була. Аларга Габдулланың укытуы ошамый, ул авылдан китсен өчен, барын да эшләргә тырышалар. Эш куркытуга, хәтта кыйнауга барып җитә.

Әмма авыл укытучысын яклаучылар да күп була. Аларның берсе, Муса исемле кечкенә малайның әтисе Мостафа, укытучыны аеруча якын күрә. Кайчагында ул яңа мөгаллимнең дәресләренә кереп утыра. Дөнья көтү, балаларга тәрбия бирү буенча еш фикер уртаклашалар.

Мәдрәсәдә укытучының тормыш-көнкүреше ул чагында авыл халкы исәбеннән була. Мостафа агайның исә акча бирү мөмкинлеге булмый. Әмма ул, оста куллы кеше буларак, парталар ясауда, башка хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

1912 елның көзендә, беркөнне дәресләр башланыр алдыннан, мәдрәсәгә укучылар белән бергә Мостафа агай да килеп керә һәм мөгаллимгә болай дип мөрәҗәгать итә:

– Минем Муса улым бик үзсүзле булып чыкты бит әле. Һәр көнне абыйсы артыннан елый-елый мәктәпкә йөгерә. Минем дә укыйсым килә дип, барыбызны да җәфалап бетерде. Әллә, чынлап та, укытырга бирик микән?!

Мөгаллим бертын уйлап тора да тыныч кына җавап бирә:

– Укыйсы килгәч, килеп карасын, әйдә. Күңеле сүрелсә туктар әле.

Әнә шулай 6 яшьлек Җәлилов Муса Мостафа авыл мәктәбенең укучысы булып китә.

Бу көннәрне хәтерләп, мөгаллим болай дип сөйли торган була:

– Мин Мусага дәресләрдә утырырга рөхсәт иттем. Ул вакытта бер мөгаллим дүрт сыйныфны бергә укыта иде. Барлык балалар да бер бүлмәдә утырдылар. Беренчеләр – беренче рәттә, икенчеләр – икенчедә, башкалар да шулай. 6 яшьлек малай гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле булып чыкты. Бер ай да үтмәде, ул инде бик яхшы итеп укырга өйрәнде, икенче сыйныфларга бирелгән сорауларга да җавап бирә башлады. Ул үзенең уйлары белән зурраклар арасында кебек иде. «Ярый, алайса, Муса, син икенче рәткә утыр», – дидем мин аңа. Ул моңа бик горурланды. Дәресләрдә тагын да игътибарлырак һәм активрак була барды. Җыр дәресләрендә башлап җырлады, бик күп халык көйләрен белә иде. Мин аның уңышларына шатландым. Муса бер ел эчендә дүрт сыйныфны бетерде дияргә була.

Әмма тиздән укучы белән укытучыга аерылышырга туры килә: Мусалар гаиләсе 1913 елда, яшәү шартлары җиңеләймәсме дип, Ырымбур шәһәренә күчеп китә. Җәлилгә ул чагында 7 яшь була.

Мостафада эшләгәндә, Габдулла мөгаллим шушы авылда туып үскән Галимә Ногман кызы Рәмиева (1896 елгы) белән таныша. Бу нәселдән күп укымышлы кешеләр, хуҗалык җитәкчеләре чыккан. Нәсел җебе Сәгыйть Рәмиевләргә, Дәрдемәндләргә барып тоташа. 1914 елда алар өйләнешә һәм яшь гаилә Габдулланың туган авылы Тукайга күчеп китә. Анда алар икесе дә балалар укыта, Габдулла мәктәп мөдире дә була.

Бер-бер артлы еллар уза. Усмановлар Ырымбур ягында мәгариф өлкәсендә иң уңышлы эшләүче мөгаллимнәр булып таныла.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң һәр авылда яңа типтагы мәктәп ачу бурычы куела. Башлангыч мәктәпләрне ачып бетергәннән соң, икенче баскыч, ягъни җидееллык мәктәпләр оештыра башлыйлар.

Бу эшләрдә Габдулла Усманов һәрчак алдан йөри. Өяз мәгариф бүлеге аны төрле урыннарга укыту эшен җайга салырга җибәрә. Бераз вакыт ул Токчуран волосте мәктәпләрендә укыта, андагы авылларда яңа мәгариф учаклары оештыруда катнаша.

Бу яклардагы иң абруйлы педагог буларак, 20 нче елларда ул өяз укытучылар съездлары делегаты итеп сайлана. Ырымбур губернасы укытучылары съезды делегаты да була. Съездларда мәгариф проблемалары, үзенең алдынгы эш тәҗрибәсе турында сөйли.

1932–1933 елларда Усмановлар янә Мостафа авылында укыта, Габдулла мәктәп мөдире дә була. Муса Җәлил белән ул чиксез горурлана. Чөнки аның укучысы инде зур шагыйрь булып танылып килә. Мостафа мәктәбе укучылары авылдашларының шигырьләрен концертларда сөйлиләр, Муса язган пьесаларны файдаланып, спектакльләр куялар. Габдулла татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аның әсәрләрен еш файдалана.

1934 елда Усмановлар гаиләсе Башкортстанга, Чакмагыш районына күчеп килә. Күченергә дип тәкъдим ясаучы, үгетләүче Габдулла аганың энесе Камил була.

Камил Габдрахман улы Усманов 1902 елда Шарлык районы Тукай авылында туган. 1926 елдан ВКП(б) әгъзасы. Ырымбурда өч айлык курслар тәмамлый (1920). Волость Советы башкарма комитетында эшләр башкаручы һәм рәис, балалар йортында тәрбияче, уку йорты мөдире булып эшли. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1921–1930).

1930 елда ул Чакмагыш район Советы башкарма комитетының план-икътисад, җир бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. 1932 елның августында район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана һәм бу вазифаны 1934 елның ноябренә кадәр башкара.

Авыр еллар була бу. Крестьяннарның барысын да диярлек көчләп колхозга кертәләр. Иң булдыклы дигәннәрен кулак ясап, илләреннән сөреп бетерәләр. Яңа оешкан күмәк хуҗалыклар авыл хуҗалыгы продуктларын күпләп җитештерәчәк дигән өметләр акланмый. Колхозчыны ел әйләнәсенә бушка эшләтү тәртибе кертелә. Еш кына корылык булып, авыл халкын тәмам бөлгенлеккә төшерә. Ачлыктан үлүчеләр дә күп була.

Габдулла Усманов гаиләсе бу вакытта инде җиде кешедән тора. Укытучыга бирелә торган хезмәт хакына гына яшәү җиңелдән булмый. Әнә шул шартларда Камил Усманов абыйсына шундый тәкъдим ясый:

– Чакмагыш ягына күчеп килегез. Бу якларның җирләре дә уңдырышлырак, Ырымбурдагы кебек корылык та юк, халык та тырышрак. Мин дә ярдәмемнән ташламам, ни әйтсәң дә, райбашкарма рәисе бит әле.

Усмановлар бу тәкъдимгә ризалаша. Башта алар бер ел Рәҗәп авылында яши, аннары 1935 елда Яңа Каръяуды авылына күчеп, шунда төпләнәләр.

Габдулла ага һәм Галимә апа җиң сызганып Яңа Каръяуды һәм аның тирә-ягындагы авыллардагы балаларга төпле белем бирү эшенә керешә.

Яңа Каръяуды авылында дәүләт карамагындагы мәктәп 1898 елда оеша. Русско-башкирское училище дип атала ул. Мәктәпне тоту өчен, акчаның күпчелеген Россия Мәгариф министрлыгы бүлә, ә бераз өлешен Бәләбәй земствосы бирә.

Октябрь революциясеннән соң уку-укыту тәртибе тамырдан үзгәрә. Мәктәпләр белән район мәгариф бүлеге җитәкчелек итә башлый. Бу бүлек үз эшендә Габдулла кебек тәҗрибәле педагогларга таяна. Аның татар теле һәм әдәбиятыннан укыту тәҗрибәсе киң кулланылыш таба. Укытучылар конференциясендә, киңәшмәләрендә ул һәр елны диярлек чыгыш ясый.

Яңа Каръяуды авылында җидееллык мәктәп 1932 елда ачыла. 1932–1933 уку елында – 5 нче, 1933–1934 уку елында – 6 нчы, 1934–1935 уку елында 7 нче сыйныфта укыту башлана. Башлангыч мәктәпне җидееллыкка әйләндерү елларында Габдулла кебек зур педагогның көче, тәҗрибәсе бик тә кирәк була.

Укучыларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә хәреф танырга өйрәтәләр. Ул елларда татар әлифбасы гарәп хәрефләреннән латинчага, аннары латинчадан кириллицага күчерелә. Болар, әлбәттә, өстәмә мәшәкать һәм кыенлыклар тудыра, укытучыларга да, укучыларга да яңалыкны бик тиз үзләштерергә туры килә.

Авыл укытучысы Октябрь революциясеннән соң авыл халкын агартуда төп көч була. Аңа авылдагы барлык үзгәрешләрнең эчендә кайнарга, агитатор да, лектор да, артист та булырга туры килә.

Габдулла ага скрипкада һәм мандолинада ярыйсы гына уйный, авыл клубында драма түгәрәген җитәкли, спектакльләрдә катнаша, режиссёр вазифасын да үти.

Сугыш чорында аеруча зур авырлыклар кичерергә туры килә. Мәктәптәге эшләр янына колхоз мәшәкатьләре дә өстәлә. Ул чордагы укытучылар колхозның барлык проблемаларын хәл итүдә катнаша. Габдулла ага, укытудан тыш, колхоз бригадиры, ревкомиссия рәисе булып эшли.

1941 елның июнь аеннан авылның сөлектәй ир-егетләрен сугышка озата башлыйлар. Ата-аналарның йөрәген кара кайгы баса. Фронттан үлем кәгазьләре килә башлый.

Сугыш җилләре Габдулла Усмановның да капкасын шакый. Аларның бердәнбер уллары Шәфкать фронтка китәргә повестка ала.

Шәфкать Габдулла улы Усманов 1921 елда туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Кушнаренко татар педучилищесында укый (1936–1939). Тәтешле районына эшкә тәгаенләнә (1939–1940). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевны да укыта ул. 1940 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. 1941 елның декабрендә фронтка китә. Әтисенең «Ватанга тугры хезмәт итәргә!» дигән сүзләрен ул йөрәк түрендә саклый. Фашистларга каршы сугышта зур батырлыклар күрсәтә.

1942 елның 5 ноябрендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аның фронттан язган хатлары бүгенге көнгә чаклы сеңлесе Лена өендә саклана. Хатларның һәр җөмләсе тирән патриотик хисләр белән сугарылган.

Сугыш аяусыз. Хәтәр алышларның берсендә, 1943 елның 29 гыйнварында, Шәфкать Габдулла улы батырларча һәлак була. Краснодар крае Новая Романовская станицасында туганнар каберлегендә җирләнә.

Авыр сугыш еллары да артта кала. Халыкның тормыш-көнкүреше яхшыра башлый. Колхозлар акрынлап бөлгенлектән чыга. Дәүләт тарафыннан уку-укыту эшләренә дә игътибар арта.

Әлбәттә, һәр гаиләдә дөнья мәшәкате бетми. Габдулла агайларга да бер-бер артлы үсеп, буй җиткергән дүрт кызны да укытырга, олы тормыш юлына чыгарырга кирәк була. Аларның барысы да, әти-әниләренә охшап, акыллы, уңган булып үсәләр. Мәктәп елларында ук мандолинада уйнарга өйрәнәләр, концерт-спектакльләрдә катнашалар, актив пионер һәм комсомоллар булалар.

Габдулла аганың һәм Галимә апаның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Аларның икесенә дә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» дигән медальләр, бик күп Мактау грамоталары, төрле бүләкләр бирелә.

1949 елда, БАССР төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан, Габдулла Габдрахман улы Усмановка Ленин ордены тапшырыла.

Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда өлкән яшьтәге укытучыны үзенең укучысы Муса Җәлилнең язмышы борчый иде. Күп еллар буена аның турында берни дә билгеле булмады. Мәктәп программаларына аның әсәрләре кертелмәде. Берчак Чакмагыш укытучылар конференциясенә баргач, ул район мәгариф бүлеге мөдиренә шундый сорау бирде:

– Ни өчен Муса Җәлил әсәрләре татар әдәбияты программасына кертелми?

– Сезнең борчылуны аңлыйм мин, Габдулла абый. Аның әсәрләре программага керергә лаек, әлбәттә. Әмма шагыйрьнең үзе турында начар хәбәрләр йөри.

– Ни булган?

– Сугыш чорында ул әсир төшкән, немецларга хезмәт иткән, диләр.

Бу сүзләрне ишеткәч, бер секундта укытучының авызы кипте, ул дәшә алмаслык хәлгә килде, тәнен калтырау биләп алды.

Бераз вакыттан соң гына һушына килде һәм:

– Бу хәбәрне кайдан ишеттегез? – диде.

– Безнең районның берничә укытучысы Казандагы пединститутта читтән торып укый. Шуларның берсе сессиягә баргач ишетеп кайткан.

Габдулланың бу сүзләргә ачуы килде.

– Булмас, гайбәттер. Муса ничек Туган илгә хыянәт итсен инде?! Мин ышанмыйм.

Мәгариф бүлеге мөдире сүзне куертырга теләмәде:

– Мин дә бу сүзгә ышанмыйм. Вакыт үтсен. Барысы да ачыкланыр.

Сугыштан соңгы хәтәр чорлар иде әле бу. 40 нчы еллар азагы – 50 нче еллар башында да «халык дошманнары»н фаш итү кампаниясе барды. Чакмагыш районыннан да сугышта әсирлектә булган берничә кешене сөргенгә озатканнар дип сөйләделәр. Муса Җәлил турында да әнә шундый хәбәрләр йөрде.

1953 елда май аеның соңгы көннәре иде. Кояш балкый. Табигатьнең иң саф чагы. Дымга туенган җирдә бик тиз күтәрелгән үләнгә, ямь-яшел агач яфракларына тузан да кунмаган әле.

Басуларда кызу эш бара. Чәчү төгәлләнеп килә. Район газетасы Каръяудыдагы «Икенче Коммуна» колхозында басу эшләре темпының югары булуы турында хәбәр итә.

Март башларында Габдулла аганың кәефе бик начар иде, айның бишенче көнендә «халыклар атасы» Иосиф Виссарионович Сталин вафат булды. Барлык укытучылар укучылар алдында һич кыенсынмыйча чын күз яшьләре белән еладылар. Сталинсыз ничек яшәрбез дип уйладылар.

Ә менә майның ахыргы көннәрендә Габдулланың кәефе нык күтәренке булды. Ниндидер шатлыклы хәбәр ишетер кебек иде. Ул бүген дә өеннән чыкты да кибеткә юнәлде. «Кичә кәнфит кайткан дигәннәр иде, миңа калдырдылар микән?» – дип уйлады ул. Юраганы юш булып чыкты. Сатучы кыз аның өлешен калдырган иде.

– И Габдулла агай, шул бер кило кәнфит өчен кысылып, чират торыр кешемени сез, өлешегезне калдырдым, – диде ул. – Кәнфит әрҗәсен ачу белән, халык каршында үлчәп, сезгә дигәнен бүлеп куйдым, – дип өстәде аннары.

Кибеттән яхшы кәеф белән чыкты ул. Өенә кайтып, карчыгын һәм кызларын тәмле кәнфит белән сыйлаячак. Шундый матур уйлар белән өенә кайтып барганда, артыннан үзенә кемнеңдер дәшкәнен ишетте. Борылып караса, китапханәче Фәйрүзә Әхтәмова икән.

– Габдулла абый, Габдулла абый, сөенче!

– Нинди шатлыгың бар, сөйлә тизрәк! – диде укытучы.

– «Совет әдәбияты» журналында Муса Җәлилнең шигырьләрен басканнар. Сез бит Муса минем укучым дип сөйли идегез. Менә ул журнал, быелгы бишенче сан.

Карт укытучы, шатлыктан ни әйтергә белмичә, Казаннан килгән зәңгәр тышлы журналны кулына алды.

Беренче битен ачу белән, «Үлемсезгә» дигән шигырь килеп чыкты. Әмма бу Муса шигыре түгел иде әле. Халыклар атасы Сталинның үлү уңае белән Германия Демократик Республикасында яшәүче немец шагыйре Иоганнес Бехер язган аны. Шушы ук тезмәдә Кытай, Корея, Чехословакия, Румыния шагыйрьләренең Сталинга багышланган шигырьләре урын алган.

Ниһаять, журналның 40 нчы битендә Муса Җәлил шигырьләре башланды: «Кичер, илем», «Корыч», «Сөеклемә», «Юллар», «Сугыштан соң», «Төзүче», «Ирек», «Кошчык». Шигырьләрдән алда Муса Җәлилнең немецларга әсир төшүе, дошман тылында алар алып барган героик көрәш, шагыйрьнең иҗаты турында кыска гына белешмә бирелгән иде. Карт укытучы журналдан күзләрен дә алмый укый иде:

		Чәнечкеле тимерчыбык белән
		Уратылган безнең йортыбыз.
		Көне буе шунда казынабыз,
		Әйтерсең лә тирес корты без.

Муса шигырьләре язылган юллар өстенә шатлык яшьләре тамды.

– Нинди генә газапларга дучар булсаң да, Ватанга тугры калгансың. Җиңеп чыккансың, – дип сөйләнде ул.

		Оч син, кошчык, көчле җырым булып,
		Шушы сиңа соңгы теләгем.
		Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)
		Барсын илгә минем йөрәгем.

Әйе, кошчык синең батыр йөрәгеңне Туган илеңә алып кайтты. И Ходаем, шушы көннәрне дә күрер чак булыр икән. Рәхмәт язмышыма. Рәхмәт Муса Җәлилнең намуслы исемен кайтарган кешеләргә. Рәхмәт шушы шигырьне бастырып чыгаручыларга.

Ул журналны алып өенә кайтты.

– Галимә, Галимә, дим, син кайда? Мусаның шигырьләре басылып чыккан бит, аның исеме акланган, – дип дәште ул тормыш иптәшенә, өйнең тышкы ишеген ачу белән.

Алар инде, икәүләп, бу шигырьләрне укый башлады.

– Әйттем бит мин, Муса хыянәтче булмас, дидем. Аның турында таралган яман хәбәрләргә тамчы да ышанмадым, – дип сөйләнде Габдулла карчыгына.

Ул чагында Яңа Каръяудыда ике урынга – авыл китапханәсенә һәм Габдулла агайга – «Совет әдәбияты» журналы килә иде. Укытучы журналның киләчәк саннарын да түземсезлек белән көтә башлады. Тагын да Муса турында нидер язмый булмаслар, дип уйлый иде ул.

Һәм аның өмете акланды. 6 нчы санда ук «Моабит дәфтәрләр»еннән «Сандугач һәм чишмә», «Батырлык турында», «Җыр», «Күлмәк», «Тау елгасы», «Чәчәкләр» дигән шигырьләре дөнья күрде.

Шушы ук санда Муса Җәлилнең иң якын дусты, тәнкыйтьче, галим Гази Кашшафның «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» дигән күләмле мәкаләсе басылган иде.

7 нче санда патриот-шагыйрьнең ундүрт шигыре дөнья күрде. Татар шагыйрьләре Нури Арсланов, Галимҗан Латыйпның аңа багышлап язылган шигырьләре чыккан иде. 8 нче санда «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка», «Үлемгә» дигән шигырьләрен укып, күңелләр айкалды.

9 нчы санда Әнвәр Давыдовның өч шигыре чыкты. Шуларның берсе «Муса Җәлил турында бер истәлек» дип атала иде.

Август аенда Уфада башкорт телендә чыга торган «Әдәби Башкортстан» журналы да Муса Җәлил турында биографик белешмә һәм бер шәлкем шигырьләрен урнаштырды.

«Совет әдәбияты» 10 нчы санда Әминә ханымның Татарстан Язучылар союзына шагыйрьнең архивын тапшыруы турында хәбәр итте. Мусаның әдәби мирасы бик бай – барлыгы 30 том-папка икән.

Май аенда Мусаның беренче шигырьләре журналда чыгу белән, Габдулла агай укучыларга олы шатлыгын җиткерде. Мәктәп коридорына балаларны тезеп, Мусаның биографиясе, үзенең аны ничек укытуы, сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. Журналдагы шигырьләрен укыды.

Көз җиткәч, хәзер инде матбугатта укучысының күп шигырьләре, аның турында күләмле мәкаләләр дә басылгач, балаларга иркенләп сөйләрлек материал тупланды. Габдулла ага тәкъдиме буенча барлык сыйныфларда да «Батырлык дәресе» үткәрелде. Карт укытучы Муса шигырьләрен ятлап бетергән иде инде.

Бу дәресләр патриотик тәрбия бирүдә иң уңышлы чарага әверелде.

Мусаның патриот-шагыйрь булып, аңа Ленин премиясе, Советлар Союзы Герое исеме бирелү хәбәрләре карт мөгаллим күңелендә иң якты хисләр уятты. Хәзер инде ул Җәлил турында балаларга һәм өлкәннәр җыелган һәр урында МГБ органнарыннан курыкмыйча, иркенләп сөйли башлады.

Еллар үтте. Габдулла агай да олыгайды, 1954 елда пенсиягә чыкты. Кызлары да үсеп җитте. Барысы да югары белем алдылар, әти-әниләренең юлыннан китеп, укытучылар булдылар. Үзләренә лаек егетләргә кияүгә чыгып, үрнәк гаилә кордылар.

1915 елда туган кызы Мөфидә Каран авылы егете, данлы нәселдә үскән Гаяз Ижбулдинга кияүгә чыга. Алар, бераз вакыт безнең районның Яңа Балтач мәктәбендә укытканнан соң, Урта Азия якларына күчеп китәләр.

Гаяз Җиһангали улы милиция органнарында, Мөфидә Габдулла кызы прокуратурада эшли. 1956 елда алар, Башкортстанга кайтып, Туймазы шәһәрендә урнашалар. Гаяз майор званиесендә отставкага чыга.

Алар ике бала үстерәләр. Кызлары Венера – химия фәннәре кандидаты, Уфа нефтетехника университеты укытучысы. Аның ире Марс Сафаров – химия фәннәре докторы, табигатьне саклау буенча Уфадагы яшелләр хәрәкәте лидеры. Аларның кызлары Гүзәл, уллары Илгиз – химия фәннәре кандидатлары. Гаяз белән Мөфидәнең уллары Алик байтак еллар Туймазыда инженер-конструктор булып эшли, соңгы чорда эшкуарлык белән шөгыльләнә.

1925 елда туган кызы Динә озак еллар әтисе укыткан Яңа Каръяуды мәктәбендә эшләде, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды. Ул Бүздәк районы Канлы-Төркәй авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан тарих укытучысы Әхмәт Янбердинга кияүгә чыга. Алар биш бала үстерәләр. Икесе буй җиткергәч, авырып дөнья куя, өчесе исән-имин яшиләр. Айгөл – шәфкать туташы, Гөлшат укытучы булып эшли. Гөлнур Салават дәүләт башкорт театрында эшли, Башкортстанның атказанган артисты.

Динә ханым гомере буена газеталарга мәкаләләр яза. Ул 1958 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең Башкортстан съезды делегаты итеп сайлана. Янбердиннар 1978 елда Чишмә посёлогына барып урнашалар. Әхмәт ага шунда вафат була.

Габдулла агайларның бер кызлары – 1927 елда туган Лена гомере буена район үзәгендәге балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытты. Ул Рәҗәп авылында туып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Ямигънур Бәдретдиновка кияүгә чыга. Ямигънур ага тәүдә Дәүләт банкының Чакмагыш район бүлекчәсе хезмәткәре, аннары гомере буена управляющие булып эшли. Башкорт АССРның атказанган икътисадчысы, Чакмагыш районының Почётлы гражданы.

Алар ике кыз үстерәләр. Олысы Луиза (1956 елгы) Уфа технологик колледжында укыта. Аның тормыш иптәше Валерий Сыерышбаш авылындагы данлы Йосыповлар нәселеннән. Ул Уфадагы Эчке эшләр министрлыгы институтында укыта, юридик фәннәр кандидаты, полковник званиесендә.

Икенче кызлары Гүзәл әнисе озак еллар укыткан Чакмагыш 2 нче урта мәктәбендә эшли. Аның тормыш иптәше Альфред Рапат авылында туып үскән мәшһүр җырчы Илфак Смаковлар нәселеннән. Гүзәл һәм Альфред яшьлекләрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомы аппаратында эшләделәр.

Габдулла агайларның төпчек кызлары Гөлкәй (1930) педагогик белем алгач, өч ел Рәҗәп авылында укыта. 1956 елда аны Яңа Калмаш сигезьеллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Шунда ук булачак тормыш иптәше Юрис белән таныша. Юрис Гыйльметдин улы Хөсәенов Чакмагыш районының партия, совет органнарында уңышлы эшләде. 1988 елда алар Уфага барып урнаштылар.

Юрис белән Гөлкәй өч кыз үстерделәр: Земфира, Резидә, Айсылу. Алар һәммәсе дә, югары белем алып, икътисад-бухгалтерия хезмәткәрләре булдылар.

Габдулла Габдрахман улы Усманов 1960 елның 16 сентябрендә вафат була, Яңа Каръяуды зиратында җирләнә. Галимә Ногман кызы 1977 елның 9 апрелендә дөнья куя. Аны Яңа Калмашта җирлиләр.

Габдулла ага Муса Җәлилнең беренче укытучысы булуы белән гомере буена горурланып йөрде. Кызлары – татар теле укытучылары, – әдәбият дәресләрендә Муса Җәлил биографиясен һәм иҗатын өйрәнгәндә, әтиләре сөйләгәннәрне чәчми-түкми укучыларга җиткерә иделәр.

Җәлилгә багышланган әдәби кичәләрне, мөгаен, алардан да матуррак үткәрүче булмагандыр.

Укытучы әти-әниләренең Җәлилгә булган олы хөрмәте балаларына, оныкларына күчте.

Чакмагыш районының «Игенче» газетасында Гүзәл Ямигънур кызы Бәдретдинова-Смакованың «Шагыйрьнең беренче укытучысы – минем картәтием» дигән мәкаләсе басылды.

Чакмагыш районы халкы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең беренче укытучысын хөрмәт белән искә ала.




III бүлек

ҖӘЛИЛНЕҢ КӨРӘШТӘШЛӘРЕ





ИЗГЕ КОРЪӘН АНЫ МЕҢ ҮЛЕМНӘН АЛЫП КАЛДЫ



(Рушат Хисаметдинов белән әңгәмә)

1980 елның язында мин Урта Азия якларында булып, Хөсәен Мөхәммәтов, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Галимҗан Галиевлар белән очраштым һәм Җәлилчеләр эпопеясы турында бай материал тупладым.

Һәм менә без Хөсәен ага белән Кыргызстанның Ош шәһәрендә Гагарин исемен йөрткән урамда яшәүче Рушат Хисаметдиновларга килдек.

Йортны иркенләп яшәрдәй зур итеп салганнар. Эче-тышы матур итеп бизәлгән. Абзар-кура, коймалар да төзек. Өйгә җимеш агачлары терәлеп үсә. Капкадан кереп, ихатага күз салу белән, биредә уңган, булдыклы хуҗа яши икән дип уйлыйсың.

Капканы ачканда, хуҗалар, тәрәзә аша күреп, безнең каршыга чыкты. Рушат ага таза гәүдәле, чибәр йөзле, зәңгәр күзле, җиргә нык басып йөри торган кеше икән. Ике кулын да алга сузып, күрешергә килде. Минем куллар да бик бәләкәйдән түгел, ел әйләнәсенә физик эш эшләп, хәрәкәтләнеп тора. Шулай булса да, Рушат абыйның учлары эчендә минем бармаклар күмелеп кала язды.

Хуҗаның артыннан ихлас елмаеп, тәбәнәк буйлы, шактый тулы гәүдәле хуҗабикә каршы алырга чыккан иде. Тайфә апабыз шушыдыр инде дип уйладым. Җылы итеп күрештек.

Хөсәен ага белән Рушат абый кочаклашып күрештеләр. Ике дус байтак вакыт очрашмый торганнар икән, күзләрендә шатлык тамчылары да ялтырады.

Без төш вакытларында килеп җиткән идек. Чәй табыны артында озак итеп сөйләшеп утыра торгач, көн кичкә авышты. Кичке ашка безнең хөрмәткә пылау пеште. Бу яклардагы гадәт буенча бу ризыкны зур поднос өстенә эскерт кебек өеп чыгардылар. Аның янына бер табак туралган салат куйдылар. Тәүдә калагың белән салат эләктерергә, аннары шуңа пылау өстәргә һәм икесен бергә кабарга кирәк икән.

Бу кичне без Муса Җәлил, аның көрәштәшләре, «Идел-Урал» легионы турында сөйләшеп, күп нәрсәләрне хәтерләп утырдык. Рушат абый кулына аккордеон алып, сыздырып уйнап җибәрде. Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда киң таралган «Истәлек», «Сарман», «Арча», «Шахта» кебек җырларны суздык.

Сөйләшеп утырганда, өйгә озын гына буйлы, кара-кучкыл йөзле, 40 яшьләрдәге ир килеп керде.

– Бу безнең улыбыз Равил була. Гомер үтеп тора бит, хәзер ул да ир уртасы. Бервакыт Мусалар белән концлагерьда ятканда, мин улымны сагынуымны сөйләдем һәм шагыйрьдән аңа багышлап берәр шигырь язуын үтендем. Җәлил 16 юллык шигырь язып бирде. Гайнан Кормаш аңа тагын дүрт юл өстәде.

– Муса Җәлил һәм аның белән бергә җәзалап үтерелгән батырлар турында романнар, пьесалар, җырлар язылды, кинофильм да төшерелде. Китапларда, газета-журналларда сезнең исем бик еш искә алына. Ә менә үзегезнең тормыш юлыгызны тулысынча тасвирлаган очерк басылдымы? – дип сорадым мин Рушат абыйдан.

– Әйе, Казан басмаларында да, Кыргызстанның газета-журналларында да очерклар басылды. Әмма тормыш юлымны тулысынча тасвирлаган очерк булганы юк әле. Казандагы дусларым күптәннән бирле истәлекләр яз, үзебез эшкәртеп басарбыз дип үгетлиләр. Бераз сызгалап та алган идем әле.

Ул шкафтан берничә бит кәгазь алып укый башлады. Бу – татар телендә язылган истәлекләре иде.

Уку озакка бармады. Рушат абый үзе күргәннәрен өстән-өстән генә язган истәлек иде бу.

– Сез Туган ил өчен искиткеч зур батырлыклар күрсәткәнсез. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау юлында да бәяләп бетергесез роль уйнагансыз. Шулай булгач, үзегезнең тормыш һәм көрәш юлыгыз тулысынча язылырга һәм килер буыннарга калырга тиеш.

Рушат абый килеште.

– Әле монысын болай гына сызгаладым. Киләчәктә әйбәтләп язармын дип торам.

Иртә белән без йокыдан уянганда, Рушат абый тышта физзарядка ясап алган, юынган-кырынган, бер стакан кайнар чәй эчеп өлгергән иде инде.

– Яшьләр йокы ярата инде ул, – дип шаяртты ул безне, елмаеп, йөзләреннән, күзләреннән шатлык нурлары чәчеп.

Иртәнге аштан соң Хөсәен абый шушы шәһәрдә яшәүче кызының хәлен белергә китеп барды. Без аны озаткач, Рушат абый белән әңгәмәбезне дәвам иттек. Гаять кызыклы язмышлы бу кешенең тормыш һәм көрәш юлын миңа күбрәк белергә кирәк иде.

– Рушат абый, сүзне сезнең тамырлардан башлыйк.

– Мин 1911 елның 27 октябрендә Казахстан башкаласы Алма-Ата шәһәрендә туганмын. Ул чагында бу шәһәр Верный дип аталган.

Әтием Билал Шәриф улы Хисаметдинов 1874 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Искубаш (Казаклар) авылында туган. Аның әтисе, ягъни картәтием Мөхәммәтшәриф Хисаметдин улы, XIX гасыр азагында, хәерчелектән һәм ачлыктан котылыр өчен, гаиләсе белән Ырымбур губернасы Грозненск станциясенә күчеп килә.

Әтием Билал Ырымбурның «Хөсәения», Троицкиның «Исхакия» мәдрәсәләрендә укый. 1905 елда шул тирәдәге Исхак бай чакыруы буенча Верный шәһәренә күчеп килә, укытучы булып эшли башлый. 1907 елда Казан ханнары токымыннан булган Мәрьям Газиз кызы Гозәеровага өйләнә. 1916 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, Верный шәһәрендәге революцион вакыйгаларга кушылып китә.

– Ничә бала үстегез?

– Безнең гаиләдә унбер бала туа. Мин – өченчесе, өчесе яшьли үлә, сигезенә Ходай гомер бирә. Ишле гаиләдә үскән балалар бик тырыш булалар. Мин дә малай чактан ук тормыш арбасына җигелдем. Хуҗалыкта кирәк булган барлык эшләрне дә башкара идем.

Әтием революциядән соң губернаның халык мәгарифе бүлеге белән җитәкчелек итә. Төрле милләт балаларын укыту өчен мәктәпләр ачалар.

1937 елда репрессия давылы кузгалгач, ул ялган донос буенча кулга алына һәм атып үтерелә. 1954 елда гаепсез булганлыгы исбат ителә.

– Кайларда белем алдыгыз?

– Элек җидееллык мәктәптә укыдым, аннары Аулеата зооветтехникумын тәмамладым. 1931 елда Семипалат өлкәсе «Кокпектин ит» совхозына өлкән ветврач итеп тәгаенләндем.

1932 елда үз теләгем белән Кызыл Армия сафларына киттем, Ерак Көнчыгышта 58 нче Гродековск кавалерия чик буе отрядында хезмәт иттем. Бу чорда атаман Семёнов бандасы калдыкларын юк итүдә катнаштым, контрабандистларның юлын кисә идек.

1937 елда Казахстанга СССР – Кытай чигенә хезмәткә күчерелдем. Утызынчы һәм кырык тугызынчы кавалерия чик буе отрядларында хезмәт иттем.

1940 елда авыру сәбәпле хәрби хезмәттән киттем. Алма-Ата өлкәсе Или районында баш ветврач булып эшли башладым.

– Сугыш чыккач, фронтка киткәнсездер инде?

– Әйе, сугыш башлангач, янә Кызыл Армия сафларына алындым. Көньяк-Көнбатыш фронтта 79 нчы аерым кавалерия дивизиясенең 233 нче полкында хезмәт итә башладым. Немец фашистларының бронетанк дивизияләре кысымы астында чигенү ачыларын күп көннәр татыдым. Хәтәр сугышларның берсендә безнең полк тулысынча тар-мар ителде. Исән калган бик аз сугышчы белән полк байрагын көчкә яу кырыннан алып чыктым.

Аннары Дон казакларының 30 нчы кавалерия дивизиясе составында Краматорск шәһәре тирәсендә канкойгыч сугышларда катнаштым.

1942 елның июлендә Төньяк Донец елгасы буенда безнең часть дошманның күп мәртәбә артык көчләре тарафыннан чолгап алынды. Фашистлар Дон елгасына, бөек язучы Михаил Шолоховның туган җире Вешенская станицасына якынлаштылар. Безнең дивизиянең калдыклары Төньяк Донец елгасы ярына килеп җиттеләр. Авыр сугышларда тәмам алҗыган идек.

Мин бу вакытта ат өстендә идем. Елга ярына килеп җитү белән, атымны суга сикерергә мәҗбүр иттем. Кораллар, ияр, өс киеме, ветеринар сумка шактый авыр булды, һәм без су төбенә киттек. Хәлнең начар икәнен сизеп, ат өстеннән төштем. Атым, җиңеллекне тоеп, җан газабы белән суны гизә башлады, һәм без өскә калыктык. Бу вакытта фашист самолётлары килеп чыгып, эре калибрлы пулемётлардан ут яудыра башлады. Берсе безнең турыдан узып китте. Шинель итәге, ияр, йөгән җебе пуля белән тишкәләнде. Шатлыкка күрә, атыма һәм үземә пуля тимәде.

– Нинди шартларда әсир төштегез?

– Безнең гаскәрләр тәртипсез рәвештә чигенә башлады. Барлык юллар да немец частьлары кулына күчкән иде.

Без, тугыз солдат, оешып, үзебезнекеләргә кушылырга дигән максат белән, көнчыгыш юнәлешенә киттек. Бу вакытта фронт сызыгы йөз чакрымлап алда иде бугай. Без төнлә генә хәрәкәт иттек, ә көндез куаклыкларда, чокырларда качып утырдык. Немецлар куаклыклар яныннан үтеп киткәндә, автоматлардан ут яудыралар иде. Беркөнне шартлый торган пуляның кыйпылчыгы тиеп, аягым яраланды. Тимер ярчыгын алып ташладым, әмма ярадан кан саркып тора иде. Бәхетемә каршы, үз янымда индивидуаль пакет булды, шуның белән аягымны бәйләп куйдым.

Ашарга юк иде. Яфрак чәйнибез, җиләк белән тукланабыз. Берчак шулай бер кисмәк тозлы балыкка тап булдык. Бер атна буена шуны ашап, тәмам сусап йөрдек. Бер иртәдә, су юк микән дип, тау битеннән түбәнгә төшә башладык. Шул чагында немецларның танк патруленә тап булдык. Фашистлар безнең кулларыбыздагы мылтыкларны тартып алдылар һәм бер рәткә тезделәр.

Ул чагында ветеринарларның чалбарына кызыл тасма (оконтовка) тегәләр иде. Немецларның берсе, шуны күреп, минем янга килде. Приклад белән сугып, мине аударды һәм штык белән кадамакчы булды.

– Комиссар? – дип кычкырды ул.

Киемендә кызыл төс булган һәркем комиссар булырга тиеш дип уйлагандыр инде ул.

Безнең төркемдә бераз немец телен сукалаган Кавказ кешесе бар иде.

– Найн, нихт комиссар! Эр ветеринер арц! – дип каршы төште ул.

Шуны ишетеп, фашист минем кабыргага итеге белән нык итеп тибеп кенә хушланды.

– Ауфштеен? – диде ул.

Әнә шулай тагын бер үлем мине читләтеп үтте.

– Нинди лагерьларда булдыгыз?

– Безне сак астына алдылар һәм совет әсирләренең зур колоннасына куштылар. Колонна автоматчылар һәм этләр белән саклана иде. Атлый алмый егылып калганнарны шунда ук атып китәләр. Арыган кешеләр бер-берсенә тотынып алга баралар. Кыска гына вакытка ялга туктаталар.

Кичкә таба безне вакытлы лагерьга алып киләләр. Якындагы посёлок исеме белән ул Янки лагере дип йөртелә икән.

Лагерьга килеп урнашкач, мин полкташларны эзли башладым. Шунда хәрәкәтсез яткан бер кешене күрдем. Ул инде соңгы сәгатьләренә якынлашкан иде. Аягыннан сасы ис килә. Уч төбендәге шырпы кабыдай кечкенә Коръәнне, үбү өчен, иреннәренә якын китергән. Мин аның мөселман кешесе икәнен аңладым һәм Әссәламегаләйкем дип эндәштем. Теге кеше су дип пышылдады. Мин, үземдә булган консерв банкасын алып, кухнядан су китердем.

Бу татар кешесе икән. Ул бер-ике йотым су эчкәч, кулындагы Коръәнне миңа сузды:

– Рәхмәт, туган… Мин, китәм. Коръән сине сакласын! – диде ул һәм күзләрен мәңгелеккә йомды.

Коръән миндә калды. Ул минем талисманыма әйләнде һәм тагын да күп мәртәбәләр үлемнән коткарды.

– Бу кайсы очракларда булды?

– Икенче көнне барыбызны да бер рәткә тезделәр һәм анадан тума чишендерделәр.

– Коммунистлар һәм еврейлар бер адым алга! – дигән команда яңгырады.

Беркем дә алга атламады. Немецлар үзләре еврейларга хас билгеләр буенча безнең әсирләрне берәм-берәм сафтан тартып чыгара башладылар. Андыйлар арасында мин дә бар идем. Чөнки минем йөз татарларның типик йөзенә охшамаган, зәңгәр күзле блондин нинди татар булсын инде?!

Шунда миемне хәтәр уй ярып үтте. Мине еврей дип уйлап, хәзер үк атып үтерәчәкләр. Озак уйлап торырга вакыт юк иде.

Нык дулкынланып, эсэсчыга мөрәҗәгать иттем:

– Гер офицер! Мин еврей түгел, мин мөселман бит!

Теге миңа текә генә карап торды да урысчалап сорау бирде:

– Ә ничек исбат итәсең?

– Мин догалар укый беләм. Минем Коръәнем бар.

– Ну-ка, укы әле.

Мин балачакта ятлаган сүрәләремнең берсен укып җибәрдем. Бу хәлдән соң немец миңа кире стройга басарга рөхсәт итте.

Коммунист һәм еврей дип аталганнарны, сафка тезеп, лагерьдан алып чыгып киттеләр һәм биш чакрым чамасы ераклыктагы елганың су ашаган яры буена китереп атып үтерделәр. Гәүдәләрен яр башыннан елга үзәненә этеп төшерделәр.

Соңрак, төрмәләрдә ятканда, Коръән мине тагын күп мәртәбәләр коткарды. Еш кына надзирательлар кинәттән камераларга килеп кереп, тентү үткәрәләр иде. Алар кесәмдәге теге изге язуны күргәч, шундыйрак әңгәмә булып ала иде.

– Вас ист дас?

– Минем талисман. Религиозниш бух. Коран.

– Ду религиозниш ман?

– Әйе, мин мөселман. Дин тотам.

Коръән китабы эченә ике-өч бөртек чәч тә куела иде. Немецлар аның белән дә кызыксыналар.

– Сугышка киткәндә, әнием миңа үзенең чәчен дә биреп җибәрде. «Чәч салынган Коръән сине утта яндырмас, суда батырмас, улым», – дигән иде.

Немецларның күпчелеге, дингә һәм ырымнарга ышанучы кеше буларак, минем сүзләргә дә ышандылар. Ашарга бүлгәндә, артык кисәк бәрәңге һәм берәр калак баланданы өстәп тә бирәләр иде.

– Кайсы лагерьда Җәлил һәм аның дуслары белән очраштыгыз?

– 1942 елда Янки лагереннан безне Демблин крепостена куып китерделәр. Биредә сугыш алдыннан Актүбә урта мәктәбе укытучысы булган Гайнан Кормашны таныдым. Ул лагерь кухнясында пешекче ярдәмчесе булып эшли иде. Якыннарына өстәмә ризык бирергә тырышты.

Гайнан мине лагерьда булган Муса Җәлил белән таныштырды. Муса үзен Гомәров дип атый. Аның өстендәге иске солдат шинеле ябык тәнендә салынып тора, бите шешенгән, күз төпләре эчкә баткан. Әмма карашлары җитди, аның ихтыяр көче йөзенә чыккан.

Ул минем кайдан булуымны, кайчан әсир төшүемне сорашты. Муса саф татар телендә сөйләшүе белән башкалардан аерылып тора иде.

Без көн саен очрашып тордык. Җәлил тирәсендә һәрчак төрле милләт кешеләре була, Муса укыган шигырьләр алар күңелендә киләчәккә өмет уята иде.

– Легионга ничек килеп эләктегез?

– 1942 елның башында фашистлар совет хәрби әсирләреннән гаскәри частьлар оештыру планын тормышка ашыра башлыйлар. Әсирләрне милләтенә карап төрле лагерьларга җыялар. 1943 елның башында Ротвайль лагереннан бик күп татар-башкортны этап белән Едлино станциясенә күчерделәр. Биредә «Идел-Урал» легионы формалашканын аңладык. Мине эшче командага беркеттеләр. Ветфельдшер буларак, авыру атларны карарга тиеш идем.

Әсирләр фашистларга хезмәт итсен өчен, аларны идеологик эшкәртү, советка каршы котырту эшләре киң җәелдерелде. Бу максатта укымышлырак әсирләрне файдаланырга уйладылар. Аерым курсларда пропагандистлар әзерләнде. «Идел-Урал» исемле газета чыкты. Муллалар дини йолаларны үткәрүне башлап җибәрделәр.

Әмма без немец фашистларының уен белеп, аларның үзләренә каршы астыртын эш башладык. Поляк партизаннары белән бәйләнешкә кереп, баш күтәреп, «Идел-Урал» легионының батальоннарын алар ягына алып чыгу планнарын кордык.

Легиончылар арасында фашистларга каршы котырту эшләре башланды. «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм типографиясендә безнең яклылар эшли иде. Газета баса торган ротаторда һәм язу машинасында яшерен рәвештә төрле телләрдә листовкалар да басылды. Алар астына «Йолдыз», «Патриот», «Дүртенче комитет» дигән култамгалар куела иде. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә. Власовның Рус азатлык армиясен таркату өлкәсендә Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек патриотлар актив эшли. Михаил Иванович Иконниковның татар халкы алдындагы хезмәтләре аеруча зур булды. Ул, төрмәдә җәлилчеләр белән аралашып, Мусаның өченче шигырьләр дәфтәрен СССРга алып кайта. МГБның фильтр лагеренда аны тартып алалар, һәм ул шул рәвештә югала.

Күп еллар үткәч, Михаил Иванович мин һәм башка җәлилчеләр белән бәйләнеш урнаштырды. Яшерен оешмаларда катнашкан патриотларның исемнәрен ачыклау, аларның данлы эшләрен халыкка җиткерү өлкәсендә зур эш башкарды.

– Инде музыка капелласы эшенә килик.

– Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оеша. Мин беркөнне, үз эшем белән китеп барганда, аларның репетиция үткәргән чакларына тап булдым. Кәрим Ходжаев – скрипкада, Нәҗип Гәрәев – аккордеонда, Гарәф Маликов һәм Ибраһимов – гитарада, Зариф Солтанов – бубенда, Шәехнур Хәмиев двухрядкада уйный. Гарәф җырлый да.

Мин алар белән бик тиз дуслашып киттем. Чөнки балачактан ук үзем мандолинада уйный идем. Вакыт булган саен, алар янына ашыгам. Мандолинада уйнап, капеллага кушылып китәм.

Берчак музыкантлар төркеме янына Гариф Солтанов килә. Бу кеше Идел-Урал Штатының президенты дип йөртелгән Шәфи Алмасның ышанычлы кешеләреннән берсе була. Ул музыка капелласының хәле белән кызыксына: «Музыка инструментлары җитәме, артистлар кирәкмиме?» – дип сорый ул. «Инструментлар да кирәк. Әмма иң мөһиме, безнең арада профессиональ артистлар һәм музыкантлар юк», – дигән җавап ала.

– Муса Гомәров Демблин крепостенда талантлы кешеләр бар дигән иде. Аларны кем танырга мөмкин?

– Ул артистларны мин яхшы беләм, – дип җавап бирдем.

– Алайса, иртәгә үк алар артыннан барабыз.

Икенче көнне без, чынлап та, Демблин крепостена килдек. Кирәк кешеләрне танысын, күрсәтсен дип, мине лагерь эченә керттеләр. Мин кухняга – Гайнан Кормаш янына уздым. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Ватанга бирелгән таныш, ышанычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы унөч кеше җыелды. Аларны Едлинога алып килгәч, музыка капелласына куштылар. Ә капелла үзе эшче рота составына керә иде.

– Кемнәрне алып килдегез инде?

– Килүчеләр арасыннан Абдулла Батталны немецларга шагыйрь дип тәкъдим иттек. Ул татар шагыйре Салих Батталның бертуганы була, бик күп шигырьләрне яттан белә иде. Зиннәт Хәсәновны, җырлый белмәсә дә, хор солисты дип атадык. Ул Гайнанның иң якын дусты, тыйнак, тәвәккәл кеше, фашистларны бигрәк тә күралмый иде. Гарәф Фәхретдиновны Казан филармониясе җырчысы дип йөрттек. Аның консерваториядә уку түгел, үз гомерендә Казанны да күргәне булмаган. Аңа Дим Алиш дигән псевдоним бирдек. Татар-башкорт әсирләре аның матур тавыш белән җырлавын аеруча яраталар иде. Муса аңа татар җырларын өйрәтте. Тора-бара Гарәф җырлый да, бии дә, Муса һәм Гайнан язган пьесаларда төп рольләрне дә уйный башлады. Фоат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты дип йөрттек. Ул сәяси яктан нык тәҗрибәле кеше иде. Соңрак, яшерен оешмага пропагандистлар кирәккәч, беренче булып аны һәм Гали Корбановны (Мичурин) бу эшкә тәгаенләдек. Алар көлкеле, кинаяле сүзләр белән совет гаскәрләренең якынлашуын, гитлерчыларның җиңеләчәген аңлаталар иде.




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=42316412) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.



notes



1


Бу шәһәр атамасы авторлар бирелешендә калдырылды.


