Каһәр
Хисам Камалов


Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның (1926–2016) әлеге романы Икенче бөтендөнья сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормышын тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының дәвамы кебек тә укыла.





Хисам Камалов

Каһәр роман











I


Динә Әхәтовна иң элек эш турында белешергә тотынды.

– Альфредның кәефе ничек? – Ул бик дикъкать белән шәфкать туташы Таняның йөзенә төбәлде.

Таня көрәнсу битле, төз борынлы, бантик иренле, коңгырт күзле кыз иде. Һәр ир-атның карашы иярә аңарга. Ләкин Таняның тыйнак йөзе, хәрәкәтләре, бераз төксерәк мимикасы ул карашларга бик тиз чик куя, өметләрен сузмаска кисәтә кебек иде.

– Кулында һаман китап… – диде Таня, ничек дип әйтергә белмичә.

– Синең белән сөйләштеме?

– Юк.

– Ә син сүз куертып маташасыңмы инде? Горурлыгыма көч килер дип курыктың, ә? Әх, горурлык, безне бәхеттән мәхрүм итә торган нәрсә…

– Кешегә көчләп ничек тагылырга мөмкин, Динә Әхәтовна? Ул үзе дә бик горур зат бит! Әгәр «агрессиямне» сизсә, миннән тәмам йөз чөерер.

– Ничектер аңа якын килү җаен табарга иде. Күңеленә керергә иде, ә? Таня, моңа бары синең генә әгъваң җитәр.

– Ул эш көчләп эшләнми, үзегез дә беләсез.

– Син аны сөйләшүгә тарт, укыган китаплары турында сораш, кызыксын. Нинди китап ярата икән ул?

– Завхоз Ваня абый аша Сорочидан алдыра, диләр.

– Алайса, бик кызыклы китаплардыр инде?

– Ул миңа бераз читләткән төсле карый. Уңайсызлана да шикелле. Без аның «секретларын» белгәнгә ачуы килә, ахрысы. Үзенең начар хәлдә калуын күргән шаһитларны кеше яратмый. Табигый…

– Нишләргә инде, ә? – дип, Динә Әхәтовна тәрәзәгә таба башын борды да тынып калды. Ул уйлана иде. Матур төз маңгаенда, чүмечкә алган суда нечкә дулкыннар барлыкка килгән төсле, җыерчыклар пәйда булды. Ханымның мөлаем йөзе җитдиләнде, анда читен хәлдән чыга алмаудан гаҗизлек төсмере шәйләнә иде.

Тәрәзәдән каршы яктагы госпиталь һәм аның бакчасы күренә. Бакчада – яралылар. Кайсылары – кәстилдән, кайсыларының сыңар кулы юк, кайсыларының иякләре башына ак бинт белән бәйләнгән – болары «челюстник»лар, теш казналары яраланган кешеләр. Мең тугыз йөз кырык алтынчы елның көзе җитүгә карамастан, сугышта яраланганнар бик күп әле. Һаман төзәлеп бетә алмыйлар. Каты яра алганнар шул. Әмма кайберләренең ярасы гомергә төзәлмәс. Алар еллар буе госпитальләрдә, больницаларда ятачак. Әйе, сугыш бар адәм балаларын яралап бетерде. Сугышта булганнарын да, булмаганнарын да! Нишләмәк кирәк, без врачларның эше дәвалау да дәвалау инде. Әйтерсең адәм балалары яралану һәм дәвалану өчен генә дөньяга килә.

Моннан ай ярым чамасы элек шул госпитальдән лейтенант Альфред Бачуринны ГИДУВка күчерделәр. Динә Әхәтовна аңа операция ясады. Таня ассистентлык итте. Альфредның ярасы нечкә җирдә иде. Бу – инде икенче операция. Динә Әхәтовна аңа сигез ай элек, госпитальгә барып, беренче операция ясаган иде. Өметләндерә торган нәтиҗәләр беленде. Шуңа күрә Альфредны бирегә, Динә Әхәтовна карамагына күчерделәр. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Альфредның әтисе – генерал, Германиядәге безнең гаскәрләр башлыгы. Өлкә комитетына гына шылтырата. Генералның хатыны – врач-терапевт, беренче операция ясалганчы ук, Динә белән элемтәгә керде. Хат аша да, телефон белән дә. Яшереп торасы юк, Динәгә посылка белән бик күп әйберләр җибәрде алар. Динә баш тартып карады, әмма генерал аның авызын тиз япты: без андагы хәлне беләбез, зинһар, тыйнак булып маташмагыз, диде. Яхшы врачка бүләк бирү – элеккедән калган халык гадәте, аның бернинди мораль дә, политик та гаебе юк, янәсе. Беренче операция өмет уятырлык билгеләр күрсәткәч, генерал аңа контейнер белән үк әйберләр җибәрде. Берничә зур-зур ковёр, көзгеләр… Альфред аларга сөенечле хат язгандыр, мөгаен. Терелүгә барам, дигәндер. Ләкин егет үзенең сиземләүләрендә, өметләнүләрендә алданмады микән? Динә Әхәтовна курка калды, үз кулларына үзе ышанмаган халәттә нык борчуга төште. Операцияләре көткән нәтиҗәне бирмәсә нишләр ул? Оятын ничек күтәрер? Бу бүләкләр аны тәмам кыен хәлгә куйды. Мондый нәрсәләрне күрмәгән, хуплауларга өйрәнмәгән ич ул. Телефон аша бик нык карышып та маташты, әмма генералның үз сүзе сүз иде. Беркөнне Динә Әхәтовна исеменә язу килде. Станциядә сезгә контейнер бар, тизрәк алуыгыз сорала, диелгән иде анда. Шулай итеп, Динә Әхәтовна ике ут арасында калды. Ничек аңардан баш тартасың?.. Бүтән берәү булса, моны шулай тиеш дип кабул итәр иде, әмма Динә Әхәтовна курыкты. Альфредка тагын берничә операция ясалырга тиеш иде әле. Ул операцияләр рәтле булып чыкмаса, ул аларга ни йөз белән күренер? Кыскасы, бер бәлагә әйләнде бу бүләкләр. Җанны кимереп, бимазалап тора башлады. Хәзер инде аңа ничек тә Альфредны сәламәтләндерерлек, нормаль кеше итәрлек операцияләр ясарга кирәк иде. Ә бит ул, шундый зур бүләкләр бирмәсәләр дә, операция уңышлы чыксын өчен, бар көчен куя иде. Хәзер исә әллә ничегрәк. Операция, гомумән, дәвалауда арттырып җибәрү бар эшне харап итә. Биредә артык тырышлык еш кына уңыш китерми, киресенчә, кире нәтиҗә бирә… Менә ул нәрсәдән курка… Динә уйларының җебен теше белән өзгән кебек итеп бүленде дә Таняга таба борылды.

– Альфред сиңа ошыймы? Кеше буларак дим? – Аның йөзенә кызыклы сөйләшүгә ишарәли торган нурлар тибеп чыкты.

– Сәер, нигә шулай сорыйсыз? – Таняның каратут йөзендә шулай ук кызыксынучан төсмер чагылып китте.

– Ә син сорауга җавап бир.

– Белмим, ничектер уйлаганым булмады.

– Яшермә, ул синең уйларыңа күп мәртәбәләр кереп чыкты, – дип, Динә елмаеп куйды. Таня да бераз кызарып киткән төсле булды да көләргә үк кереште.

Динә дә аңа кушылды. Үзенең гөманы дөрескә чыгуына күңеле булды аның.

– Син Альфред белән шаяра башларга тиешсең, – дип, көлүен дәвам итте Динә. Бу хакта көлеп сөйләшү килешеп тә бетми, әмма һәр шаян сүздә бер чын мәгънә була бит. Таня сүз сөрешен аңлар, бик сизгер күңелле кыз ул.

– Тычканмы, мәчеме? – дип, Таня да һаман көлде. Ләкин үзен очсызлый торган көлү түгел бу. Кайбер кызлар, үзләренең күңел ишекләреннән тиз үтеп булганын белгерткәндәй, көчәнүсез генә көлә торган була. Әрсез егетләр бу ишарәне бик тиз аңлап ала. Таняның көлүендә күңел ишекләренең ябык икәне һәм үтеп булмаслык чытырманлыклар шәйләнә. Егетләр бик сизгер, алар Таняга елыша алмый, чигенергә туры киләчәген алдан ук чамалый.

– Әллә уйныйсың килмиме? – диде Динә, җитдиләнеп. – Синең борчуларыңны аңлыйм, әти-әниеңнең язмышы һаман билгесез. Ә сиңа Елгавага кайтырга рөхсәт итмиләр әле. Ләкин, Таня, әз генә сабыр итик, мин кайбер начальниклар белән сөйләштем. Латвиядә хәзер хәлләр катлаулы икән. Көтәргә куштылар… Ә безгә иң элек Альфредны аякка бастырырга кирәк. Аның әти-әнисе хәлне аңлый. Мин синең хакта яздым аларга, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хуплыйлар, үз кызыбыз кебек булыр, диләр, бары Альфред кына ошатсын, дип, авыз суларын корыталар. Альфредның кылын тартып карадым, син аның күңеленә кергәнсең шикелле. Син, Таня, теләсә нинди таш йөрәкне эретә ала торган…

– Фу, мактаганны яратмыйм. Мактау – ялганлау ул, французча «комплимент» – ялганлау дигән сүз, – дип, Таня Динәнең сүзен бүлдерде.

– Ә күпләр ялганны ярата, – диде Динә. – Юк, мин ялганламыйм, Таня, сиңа чынын әйтәм.

– Нигә әйтәсез, менә хәзер шик төште…

– Синең тормышыңны җайламакчы булам, Таня, калганын теләсә ничек аңла, – дип, Динә җитдиләнеп калды.

– Тычканмы, мәчеме, дидегез бит, – диде Таня, көлеп. Аның Динә сүзләренә тамчы да каршы килмәве күренә иде.

– Әйе, уен зарури синең ише кызга! «Серкәләнү» кирәк. Ә уйнамыйча «серкәләнеп» булмый. Һәр чәчәк серкәләнергә ашыга…

– Сез философ та икән! – Таня тагын тыенкы гына көлеп алды.

– Альфредның холык-фигыле болай ипле булырга охшаган… – Динә үз фикерен ныгытырга тели иде.

– Юк, биредә белеп булмый аны, чын холык-фигыль гаиләдә генә беленә, диләр бит… – Таня эшлекле һәм кызысынучан сөйли иде.

– Чамаларга була инде, – диде Динә. – Гаиләдә бердәнбер малай, варис…

– Бер булганга шыр булган, диләр.

– Альфредны алай дип әйтә алмыйсың, юк!

– Ул минем кайдан, кемнәр баласы икәнемне белсә, үзе үк йөз чөерер. Әтисе дә шулай кушар. Алар политиканнардыр, мөгаен.

– Син катлауландырма, Таня. Ул мәсьәлә алга килеп басса, үзем рәтләрмен.

– Барча нәрсә дә политика бит хәзер. Беләсез. Ир белән хатын арасында – политика, хәтта ятакларында да шул ук нәрсә! Баш җитәрлек кенә түгел.

– Әнә үзең дә аңлыйсың икән. Әйбәт. Адәм баласыннан нәрсә таләп ителә? Шул шартларга җайлашу таләп ителә. Телисеңме, теләмисеңме, шартларны атлап узып булмый. Без генә түгел, беркем дә уза алмый, Таня! Минемчә, Альфред белән борчак пешерә алсаң, ким-хур булмассың…

– Кем белгән аны, алдагы язмыш – суга сәнәк белән язган.

– Алай димә, Таня, читкә чәчелмә! Туктале, әллә берәрсе үзеңә кармак салдымы? Ә? Җим бик тәмлеме әллә? Юк, мин болай, хатын-кыз буларак кына кызыксынам. – Ул кызга сынап карап торды.

– Күлгә кармак салмый тормыйлар инде, Динә Әхәтовна, – диде Таня һәм тамак төбе белән генә кет-кет көлеп алды.

– Мин әйткәнне тыңла, Таня. Минем сиңа яхшылык кына теләгәнемне аңлыйсыңдыр… – Динә җитдиләнеп китте. Ул чын күңеленнән яхшылык эшлисе килеп тырыша иде.

Таня бусын инде яхшы белә һәм шуңа күрә күңеленнән Динә әйткәннәрне ничек тормышка ашырырга дип, хисләре үлчәвенә бер салып, бер алып карый. Җаен, чамасын табарга итә. Альфредның генерал улы икәнен белгәч, ул башта сузылган нәфес хисләрен таяклап дигәндәй кире үз урынына куып җибәрде һәм шуның белән үзендә читләшү иммунитеты эшләп чыгаргандай булды. Ул хисләр кысрыклавына кабат колак салмаска, әйләнеп кайтмаска дип фикер төйнәде. Белә ул андый югары дәрәҗәдәге кешеләрне. Әз генә башка төрле политика да аларны бик куркыта. Чөнки шул политиканы башка нәрсәдән өстен куеп, бары политикача яши алганга күрә генә, алар югары дәрәҗәгә ирешкән. Политиканың тылсымлы көче белән шул югарылыкта торалар. Бер карыш читкә тайпылырга кан калтырыйлар, чөнки чак кына, бер генә адым кырыйга авыштыңмы – беттең, упкынга төшәсең дә югаласың… Шуңа аларның кешечә тормышлары да юк. Колларча буйсынып, гел шул нәрсәгә генә бирелеп яшәргә мәҗбүрләр. Аның каравы алар матди яктан яхшы тәэмин ителә. Алар һәр төштә өстен… Адәм баласын, гадәттә, әнә шул ягы кызыксындыра. Таня хәзер кемне үз, кемне үги итүләрен бик яхшы белә. Үзе татып, үзе кичереп…

Алар аулаграк бүлмәдә утыра иде. Бер шәфкать туташы килеп керде. Ниндидер эш буенча Динә Әхәтовнага хаҗәте төшкән. Туташ татарча сөйләшә, авылдан килгән булса кирәк. Динә исә аңа русча гына җавап кайтара. Таня гаҗәпкә калыбрак торды. Нигә үз телләрендә генә сөйләшмиләр? Уйлагач төшенде. Биредә дә шул ук политика. Татарча сөйләшкәнне русларның кайберләре өнәп бетерми, кырын карый башлый. Динә Әхәтовна шуңардан сагая, ышанычын югалтасы килми. Гел үз телеңдә генә сөйләшсәң, билгеле, ышаныч кими. Табигый хәл. Моны гаеп итеп буламыни? Әгәр рус кешесе янында бүтән телдә сөйләшсәң, аны кимсетү шикелле килеп чыга. Бу – гади этика, биредә бернинди сәясәт дигән нәрсә юк икән.

Шәфкать туташы киткәч, Динә үзенең төп фикерен урау юллар аша Таняга аңлатырга тырышты. Альфредка ясалган операция нинди нәтиҗә биргәнен сынап карарга кирәк. Моны бары хатын-кыз аркылы, хатын-кыз белән генә эшләргә мөмкин. Дөрес, Альфредка операция уңышлы үтте, хәтта көлә башладым, дип язган әти-әнисенә. Динәгә генерал Бресттан шылтыратты. Германиядән шунда командировкага кайткан булган. Ләкин ул бар нечкәлекләрне, катлаулылыкларны белеп бетерми. Бәлки, гөманы белән аңлыйдыр, шулай да ул хакта сөйләшү мөмкин түгел. Төгәл сүзләре дә юк аның. Альфред та әти-әнисенә барысын да әйтеп бирә алмый. Теләсә дә, белгертә, аңлата алмас иде. Альфредның чын хәлен, авыруын бары врач Динә Әхәтовна, тагын бер-ике невропатолог һәм Таня гына белә. Белергә тиешлесен генә белә. Аның әле тиешле булмаганы һәм мөмкин түгеле күпме! Альфредның үзеннән дәвалаучы врач та турыдан-туры сорый алмый. Дөрес, психология ярдәмендә күп нәрсәләрне белеп була. Ә биредә эш тоташ психологиядән тора. Альфредның кәефен һәр көнне күзәтеп барырга һәм истә тотар өчен язып алырга туры килә. Динә Әхәтовна моны бик теләп эшли, чөнки киләчәктә диссертация әзерләргә хыяллана ул. Һәр авыру турында көндәлек алып бара, күзәтүләрен теркәп куя.

– Безгә Альфредны сынап карарга кирәк, – диде Динә Әхәтовна Таняга. – Ирлеге кайтканмы әле, әллә юкмы? Аңлыйсыңмы? Моны бит аның үзеннән сорап булмый. Үзенең дә белмәве мөмкин. Төшенәсеңме?

– Ә ничек сыныйсың аны?

– Бар кыенлыгы да шунда, Таня, – дип, тавышын әкренәйтте Динә Әхәтовна, гүя алар бик зур сер бүлешә, моны беркем дә белмәскә тиеш иде… Ул бераз тын торды да әйтте: – Син Альфредны үзеңә кунакка дәш… – диде.

Аның сүзләреннән Таня аптырап китте һәм гаҗәпләнеп, рәнҗеп Динәгә карады. Юньле-рәтле киемнәре дә юк бит ичмасам…

– Барысы да бар: табынга куя торган нәрсәләрне, кәләшкә, ягъни сиңа дигән эчке һәм тышкы киемнәрне генерал контейнер белән җибәрде. Гаҗәпләнмә, мин синең хакта аларга яздым, фотоңны да җибәргән идем. Бик ошатканнар. Әйтәм бит, сиңа да бик вакыт… Шулай түгелмени?..

– Нишлисең, мин сезне тыңларга күнектем инде, – дип көлгәндәй итте Таня.

Кич булган, күз бәйләнгән иде. Киенеп тышка чыктылар. Комлев урамы буйлап атладылар. Динә Әхәтовна үзе Гоголь урамында яши иде.

– Ашап-эчеп, күңел ачып утырырсыз, – дип, сүзне ялгады Динә Әхәтовна. – Ә аннары… Үзең беләсең инде…

– Аның белән йокларгамы? Юк, булмый, Динә Әхәтовна, – дип кырт кисте Таня.

– Юләр, әгәр йокларга теләсә, бу бик зур уңыш, Таня! Медицина ягыннан карап әйтәм. Җиңү! Димәк, безнең операция дөрес ясалган. Аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм да соң, шуның өчен мине корбан итмәкчесезме? – диде Таня, үпкәләгән кебек.

– Туктале, әллә үпкәли үк башладыңмы? Таня, күгәрченкәем, Альфредны тик шулай гына сынап була. Безнең операцияләрнең нәтиҗәсен шул юл белән генә тикшерергә мөмкин. Бу – безгә йөкләнгән бурыч. Әйе, задание.

– Ул теләсә, мин бөтенләй дә каршы килергә тиеш түгелмени? Задание, дисез… Мин бит кыз кеше…

– Ничек инде кыз кеше, юкны сөйләмә…

– Шулай, кыз кеше, әйе, үземне сакладым… Бик зәһәр бәйләнүчеләр булды, билгеле…

Таняның бу сүзләренә Динә ышанырга да, ышанмаска да белмәде, телсез калды. Өч ел буе бергә эшләсәләр дә, ул Таняның эчке дөньясына кермәде. Дөрес, аларның якынаеп китүенә ел ярым чамасы гына. Таня Эдуард Хәлимович кул астында эшләде. Бервакыт алар арасында ниндидер интим бәйләнешләр турында да сүз йөрде. Әллә гайбәт, кеше сүзе генә булдымы? Эдуардның хатыны килеп, җәнҗал кубарып йөргәч, Таняны Динә группасына күчергәннәр иде. Андый бәйләнешләргә Динә үзе чагыштырмача җиңел карый. Медицина күзлегеннән чыгып фикер йөртә. Ир белән хатын-кызның бер-берсенә күңелләре, җаннары туры килеп, алар үзара уртак тел таба ала икән, моның әллә ни гөнаһы булмаска тиеш. Җаннарның бер-берсенә туры килүе бик сирәк була бит ул…

Таняның гыйффәтле кыз булуы мәсьәләне катлауландыра, билгеле. Әмма Динәнең моңа һич тә ышанасы килми. Таня үзенең бәясен, абруен күтәрү өчен генә шулай әйтә торгандыр. Әллә таныйсы килмиме? Андый хатын-кызлар да була бит. Әллә ничә ир-ат кочагында булган, ә үзен һаман кыз кеше дип йөри. Юк, Таня андый булмас, чөнки медицина кешесе бу мәсьәләне артык катлауландырмый. Физиологик, табигый күренеш итеп карый. Аңа артык зур әһәмият бирми, аңардан һич тә фаҗига ясамый инде. Юк, бу әхлаксызлык түгел, йөгәнсезлек дип тә әйтеп булмый моны. Бу – бары кеше табигатен аңлау һәм ул күренешне табигатьчә бәяләү генә. Артык та түгел, ким дә түгел.

– Эдуард белән синең арада берни дә булмадымыни? – дип, уңайсыз булса да, сорарга кыйды Динә. – Сөйләгәннәр иде…

– Шул Лиза Маркова чакты инде, көнләшеп…

– Эдуардның бик ертлач икәнен яхшы беләм… – диде Динә һәм уйлап куйды: Эдуард үзенең хезмәте өчен бәхилләтү көткәндер, билгеле. Ул бернәрсәне дә бушка эшли торган адәм түгел. Ә Таня ни белән түләсен? Хатын-кызның әлеге дә баягы шул тән инде, аның тагын нинди байлыгы булсын.

– Мин ничектер алай сизми идем. Ул миңа квартира мәсьәләсендә булышты… – Таня сүзен тагын әйтеп бетермәде.

Динә теге уен кабат дәвам итте: Эдуард – тиярен дә, тимәсен дә ала торган, иртәгәгә калдырмый торган кеше. Миннән дә алды ул, Лизадан да… Лизаның Танядан көнләшүе табигый.

Алар ярым караңгы тротуардан бераз сүзсез генә атлады. Аннары, трамвай юлын аркылы кисеп чыгып, аска таба төшеп киттеләр.

– Син бер карчыкта фатирда яши идең, әйе бит? Ул карчык үлде. Бүлмәне сиңа калдыру буенча Эдуард чабып йөрде. Шулай бит? Обкомда аның танышлары күп шул.

– Мине аның сөяркәсе дип сүз тараттылар. Кайбер кешеләр бер-берсенә яра салудан рәхәт таба бит, Динә Әхәтовна, – дип, Таня акланган сыман әйтеп куйды.

Таня, дөресен әйткәндә, Динәнең сүзләрен бераз шаяру кебек кабул иткән һәм аңа ышанмаган иде. Ничек инде, Динә Әхәтовна сүзенә карап, заочный кәләшкә дип әйбер-кара җибәрсеннәр. Шултикле беркатлы, китапча кешеләрнең булуы мөмкин түгел. Дөрес, Альфредның ярасы бик җитди. Ата-анасына да бер генә малай. Генерал үзе зур урында эшли, әнисе – шулай ук абруйлы врач. Ире генерал булгач, аның хатыны да барыбер капитан дәрәҗәсеннән дә ким йөрми инде. Гәрчә үзе хәрби булмаса да. Ирнең абруе хатынының да дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Бу – бик билгеле хәл. Хатын-кызларда «йолдыз»га омтылу чире юкка түгел. Хатыннар ирләре белән мактана, алардагы дәрәҗәнең яртысын үзләренә ала, үзләренеке дип белә һәм шуңа ышанып яши. Хатын-кыз – бик сәер халык ул…

– Менә ачылмаган-тимәгән, шәхсән сиңа тәгаенләнгән, – дип, Динә Әхәтовна, караңгы бүлмәдән зур гына ике картон тартма чыгарып, аның алдына куйды. Таня исе китеп карап катты: чынмы бу, әллә ул төш күрәме? Төш дияр идең, Динә Әхәтовнаның тавышы бик ачык булып ишетелә.

– Ничек инде, белмәгән-күрмәгән кешегәме? Шаярту болай булмый, Динә Әхәтовна.

Таня өстәл янындагы урындыкка барып утырды. Динә иреннәрен кысты, аның инде ачуы килә башлаган төсле иде. Әмма ул – ачуын эчендә җиңә ала торган хатын. Юк, ачуланмаган икән, менә ханым матур, тактага яза торган акбурдай ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Хәлне ерактан башлап сөйләп, аңлатып бирергә кирәк иде. Динәнең әти-әниләре Альфредныкылар белән электән үк таныш. Арча кырындагы хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Динәнең әтисе – хәрби, әнисе – шулай ук врач. Динә үзе Альфредны малай чакта бер-ике мәртәбә генә күреп калган. Аны әтисенең Мәскәүдә яши торган югары чиндагы бабалары үзләрендә тәрбияләгән. Сугыш алдыннан гына Альфредның әти-әнисе дә каядыр күчерелгән. Мәскәүдәге бабалары исә каһәргә юлыккан. Ул елларда бик күп хәрбиләрне кулга алдылар шул. Ә Альфредның әнисе бездәге Тарковскийларга чыбык очы тиешле икән.

– Бердәнбер малайлары хәл эчендә, үзең дә күреп торасың. Әти-әнисе моны яхшы аңлый һәм бернәрсәләрен дә кызганмый. Уллары белән чагыштырганда, бу чүпрәк-чапрак нәрсә инде?! – диде Динә Әхәтовна, ачыргаланып.

Таня хәзер аңлады инде: югарыдан Динә Әхәтовнага бик ныклап бурыч йөкләтелгән. Альфред Бачуринны ничек тә терелтергә, аякка бастырырга! Нинди генә әмәл белән булса да! Обкомнан ук әйттеләр микәнни? Шулай сизелә. Генералның анда да танышлары бардыр, ахрысы. Булмаса, Мәскәү аша эш йөртәдер. Казанга Мәскәү боерыгы күктән атылган яшен кебек тәэсир көченә ия. Казанда Мәскәүнең бер әмере дә үтәлмичә калмый. Казан ул күндәм, таш яуса да, авыз-борыныннан кан акса да, боерыкны барыбер үтәп чыга. Шулай итеп, Таня мәсьәләнең җитди икәнлегенә тәмам төшенде. Димәк, шундый катгый бурыч куелган. Ничек инде аңа каршы киләсең? Мин-минлегең, горурлыгың белән ничек санашып торасың?

– Менә, барысы да сиңа, әйдә, ач, кара, үлчә, – диде Динә Әхәтовна, елмаеп. – Мин ботканы пешердем, әмма ашатуы кыен…

Ул, мул күкрәкләре өстенә учын куеп, көлгәндәй итте. Динә Танядан үзен аңлавын һәм кире какмавын сорый төсле иде. Таняның башында һаман бер уй болгана: димәк, Тарковскийга өстән басым ясаганнар, Тарковский исә – сектор мөдиренә, сектор мөдире – Динә Әхәтовнага, Динә Әхәтовна үз чиратында – аңа. Бәлки, Таняга бәхет шулай кул сузадыр? Бәхетне сайлап алып булмый, диләр бит. Кешегә яман һәм әйбәт хәлләр үз чираты белән килә. Адәм баласы шуларның барысын да тигез күтәрергә тиеш. Начарын да, яхшысын да. Шул хәлләр аны сыный, имеш. Начар хәлләрне дә сыкранмыйча, шыңшымыйча үзең күтәрсәң, сеңдерсәң, гафил калмыйсың, имеш. Барыбер бәхетең сиңа бер елмая, ди.

Таня шундый юк-бар нәрсәләргә дә әһәмият итә һәм ышана иде. Моның мәгънәсез бер эш икәнен аңласа да, шул нәрсәләр иркенә бирелә. Тартмаларны ачтылар. Анда ефәк тә вискоза иде. Елык-елык итеп торалар. Болар – билгеле, Таняга бик тансык, кирәкле нәрсәләр. Ул комбинацияләр, ул үтә күренмәле оеклар дисеңме – бездә боларның берсе дә юк. Төшеңә дә керми торган әйберләр.

– Син, Таня, бер дә аптырама, алар моны акча түләп алган дисеңме? – диде Динә. – Анда, байлар ташлап киткән кибетләрдә, моның ише ганимәтләр тулып ята, ди. Вагонлап ал, имеш. Шуның өчен, күңелең тыныч булсын, бер дә борчылма. Альфредны караган, тәрбияләгән өчен бүләк бу. Миңа да җибәрделәр. Һич икеләнмичә кабул иттем. Врач-сестраларга бүләк бирүнең бернинди хилафлыгы юк аның. Электән килгән бер йола гына…

– Шулай да бүләкләр бик күп бит, мин аклый алырмынмы соң? – диде Таня, вискоза комбинацияне баш аркылы кия-кия.

– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Минем киңәшне генә салып таптама…

Динә кызның шоколад төсле матур йомры иңнәреннән карашын шудырып узды. «Таняда теләсә нинди бирешмәс йөрәкне эретеп, үзенә кол итә торган гәүдә-сын икән ич… Их, миндә булса иде ул шундый яшь, җәлеп итә торган гүзәллек!»

– Сез Альфредка беренче кичне үк бирелергә кушасыз, Динә Әхәтовна, – диде Таня шаяртулы тон белән. – Менә болар барысы да шуңа әзерлекме инде?

– Беренчеме, икенче кичме – анысы барыбер, Таня.

– Әгәр, миннән булмый, дисәм, Динә Әхәтовна? – диде Таня, көмеш кебек елык-елык килеп торган лифен чишә-чишә.

– И-и, Таня, син артта калган кеше икән. Хәзерге кызлар шуның белән санашып торамы инде? Үзләре ир-ат кочагына атылырга тора.

– Башта язылышыйк, Динә Әхәтовна, аннары пожалыста…

– И-и, Таня, син нәрсә инде, ә? Шундый егеткә…

– Минем бит кияүгә чыгасым бар, Динә Әхәтовна.

– Юкка борчыласың икән, әгәр Альфредның ирлек сәләте кайтса, ул сине хатынлыкка алмас дисеңмени? Ала, билгеле! Синдәй гүзәлне ычкындыралармы соң? Бигрәк тә син әти-әнисенә бик ошагансың. Юк, ике дә уйлама, ала ул сине, ала!

– Кем белгән аны, Динә Әхәтовна. Беренче кичтә үк ул миннән бизсә? Мин аңа кайсы ягым беләндер ярамасам? Әнә иптәш кызым белән дә шулай булды. Танышып, бер-берсен яратышып өйләнештеләр һәм озак та үтми аерылыштылар. Иптәш кызым әйтте: беренче төндә үк безнең элеккеге мәхәббәт чәлпәрәмә килде, диде. Кыз сизгән: егет аны ошатмаган. Иртән йокыдан бер-берсеннән читләшеп торганнар. Егет, аска караган килеш, карават янына утырып тәмәке тарткан да тәмәке тарткан. Авыр көрсенгән. Кызга күтәрелеп карарга кыймаган. Салынып төшкән җилкәләре генә кыймылдап-селкенеп торган. Көндез чыгып киткән дә бүтән кайтмаган… Әгәр әнә шулай булса?

– Юк, алай булмас, Таня, менә әйткән иде диярсең. Альфред – бик намуслы кеше. Андый нәрсәләргә сәләтсез ул.

– Динә Әхәтовна, әйтик, минем аңа кай ягым белән ярамавыма ул гаепле түгел бит, мин дә гаепле түгел. Менә хикмәт нәрсәдә…

– Ул мәсьәләдә артык нәзберек булырга ярамый, Таня, тирәнгә керергә дә кирәк түгел. Ну, син нәрсә югалтасың?

– Язмышымны хәл итә торган нәрсәне югалтам, Динә Әхәтовна.

– Тагын катлауландырасың, Таня. Ни мәгънә? Әгәр син Альфредның дәрте кузгалганда киреләнсәң, аңа бик тирән яра ясыйсың һәм операцияне юкка чыгарасың. Аңлаттым бит, врач рецепты буенча Альфредка шулай тиеш. Син аңа – дару урынына…

– Сез аның турында гына кайгыртасыз, мине дару итеп…

– Табибларның язмышы шундый инде, Таня. Чын врач, авыруны терелтер өчен, бернәрсәсен дә кызганмый. Хәтта гомерен дә.

– Анысы әүвәлге заманнарда булган, хәзер башка…

– Альфред белән сөйләшәм дә сине аңа димлим, шулай бит. Ә? Бәлки, ул үзе дә язылышмыйча риза булмас. Ә? Психик яктан бик нечкәргән ул, көне-төне китап укый. Беркем белән сөйләшми. Синең белән сөйләшү аңа күңелле, ахрысы? Ә?

– Болай йөзендә нур кабынып киткәндәй була анысы. Сизүемчә, ул мине өнәмәс, Динә Әхәтовна. Ник дисәгез, мин аның кимчелекле ягын беләм бит, ә кеше андый затны өнәми. Менә шул яктан чыгып әйтүем. Сезнең тактика дөрес микән соң?

– Таня, син кушканны гына үтә. Бу мәсьәләдә без киңәштек, белештек, шундый фикергә килдек. Мин үзем генә карар кабул итмәдем…

Таняны өенә озата чыккач та, сүз һаман шул юнәлештә дәвам итте. Ахырда кыз Динә кушканнарны үтәргә риза булды. Табиблар, үз-үзләрен корбан итеп булса да, авыруларны терелтергә тырышкан. Элек шулай иткәннәр, ләкин хәзер дә намус дигән нәрсә гел үк бетеп җитмәгән ич әле. Таня кебек кызларда бар әле ул, калган икән. Әйе, ул үзенең сафлыгын корбан итәргә әзер, тик яралы лейтенант кына сафка бассын. Фашистларны җиңүдә аның да өлеше бар, йә, ничек аның хәленә кермисең ди?!

Ихтимал, ул Альфредны ярата алыр кебек. Тик менә аның Эдуардка булган хисләре дә сүнмәгән, сүрелмәгән. Бик яшерен рәвештә генә ир бер-ике мәртәбә Таня янына да килде. Кочты, үпте. Хатынын бер тамчы да яратмавын ачынып сөйләде. Әмма кечкенә кызы өчен үлеп тора икән, куен кесәсеннән фотосын алып күрсәтте. Менә шуның хакына гына шул убыр белән яшим, диде. Гадәттә, ир-ат, үзенекен алыр өчен, әллә нинди кыяфәтләргә керә. Йомшак куян кебек була, юмалана, ялагайлана, тирәңдә арты белән шуып йөри, матур сүзләр сөйли, чын артистка әйләнә. Шулай синең аңыңны томаламакчы була. Шунда син һаман бирешмисең, каты торасың, һәм теге кинәт ачулана, бүртенеп чыга һәм ерткычларча сиңа килеп ябыша… Таня андыйларны да күрде, кичерде.

Ә Эдуард андый түгел, стенага китереп терәми, эчке культурасы бар. Кыз аңардан: «Нигә аерылмыйсың?» – дип сорады. Эдуардның битләре җыерылып килде, йөзе чытылды. Кулын өметсез селтәде. «Үзең беләсең, аерылу гаять катлаулы бит, – диде. – Бар законнар хатын-кыз ягында. Аерылсам, мине партиядән сөрәчәкләр, мөдирлектән алачаклар. Уф, син дә мине аңламыйсың». «Аңлыйм да соң, хатының бар бит», – диде Таня…

Эдуард үзенең кызга күрсәткән игелеге өчен бәхилләтү өмет иткәндер, билгеле. Берни дә бушка гына эшләнми, һәрнәрсә өчен түләргә туры килә. Ә Таня салкын канлылык саклый алды. Ир дә артык тукынмады, тик иңбашын борганда гына яңак сөякләре тартышып-тартышып куйганы шәйләнде.

Шул көннән соң ул Танядан тәмам ерагайды. Очрашканда да, элеккеге ерак таныш шикелле, ияк кагып кына исәнләште, икесе генә калган чакларда да сөйләшмәде, өзлексез тәмәке генә тарта иде. Аның кайгылы йөзеннән убыр белән яшәүнең никадәр авыр һәм үкенечле икәнен сизәргә була иде.

Ә менә Альфред белән ничек булыр? Акылы белән кыз аңа омтыла, акылы белән аны уйлый, чөнки күңелендә тормышны рәткә сала алмаммы дигән өмет уянды. Аннары, хисләргә караганда акылны күбрәк тыңларга кирәк, диләр ич.

Альфред хәзер үз хәлен тәгаен аңлаган иде. Ләкин җаны бу хәлгә буйсынырга теләми, бунт күтәрә, ачулана, бәргәләнә. Бу тартышлар барысы да аның күңелендә бара, ул аларны тышка чыгармый иде. Шуңа күрә башында уйлары, умарта кортлары кебек, һәрчак гөжләп тора. Уйлардан беркая да качып булмый… Нүжәли ир-ат хатын-кыздан башка яши алмый, тормыш итә алмый икән? Дөрес, ул тәнендә дегенерация күренешләрен сизми дә шикелле. Әллә бу процесс сиздерми генә барамы? Юк, әз булса да сизелер иде ул. Беркөнне невропатолог аңардан шаяртып кына сорап та куйды: башыңа кызлар турында уйлар киләме, янәсе. Ул кызарып китте, битендә кайнарлык сизде. Һәм игътираф итәргә базмады. Хәер, врач көтелмәгән сораулары белән гел шаккатырып тора. Альфредның уенда гел кызлар гына булмаса да, ул хакта да еш уйландыра, билгеле. Врачка да шулай әйтте. Эчеңдә нәрсә бар, берсен дә яшермәскә кирәк. Врач шуны таләп итә. Бу – дәвалауны планлы һәм максатлы юнәлештә алып бару өчен мәҗбүри нәрсә, ди. Чынлап та, аның авырту-сызлауларын, эчке хаҗәтләрен кем белеп бетерсен соң? Белмәгәч, ничек итеп дәваласыннар? Врач хаклы. Ләкин аңа да барысын әйтеп бетереп булмый. Чөнки үз халәтен ул үзе дә аңлап, белеп бетерми. Бик сәер бу. Әмма, уйлап карасаң, адәм баласы үзен үзе бик әз белә икән. Эчке тойгыларын аңлатырга сүзләр юк, тәгъбирләр җитми. Галимнәр берсен берсе кабатлый. Практикадан чыгып язучылар бик әз. Күбесе, теориядән этәрелеп китеп, интуициягә бирелә. Үзенең версиясен тасвирлый. Ул, әлбәттә, үзеннән чыгып фикер йөртә. Ә һәр затның үз сыйфатлары, үз тойгы-сиземләүләре бар.

Ә бит гомер буе өйләнмичә яшәгән ирләр дә бар. Алар нинди хисләр кичерә? Нигә хатын-кызга якын бармыйлар? Әллә аның кебек авырыйлармы? Ә бит табигатьтән дә хатын-кызны чит күргән, аны күралмаган ирләр була, ди. Хатын-кызга ул үзе ничек карый соң? Кызыксыныпмы, әллә салкын битарафлык беләнме? Әллә аңа бәла китерә торган зат дип, куркып-шүрләпме? Боларны үзең өчен тәгаенләргә кирәк. Әмма күп нәрсәләргә егетнең уй ихтыяры җитми. Уйлый башласа, башын томан сара, һәм уй җепләре шул томан эченә батып югала. Очларын табып булмый. Уйлар ерак китә алмый, сазлыкка эләккән юлчы кебек, кире борыла. Элек исә уйлары ерак-ерак китә, әллә кайларга барып җитә торган иде. Барысы да шушы каһәр суккан яра галәмәтедер инде.

Ярасы исә бик яман иде. Ике бот төбе дә яраланган, эчке яктан да, тышкы яктан да ядрә ярчыклары белән теткәләнгән, мунчалаланып беткән иде. Шунда ук бәвел каналы да зарарланган. Эче бик зур шар кебек күпкән булган, шул хәл аңын җуйдырган. Бәвел куыгы турысыннан тишеп, шланг-катетер куйганнар. Үзе җиде көн аңына килә алмаган, чөнки сидек канга үтеп керә башлаган.

Альфред ярты ел чамасы биленә шешә асып, сидек куыгыннан килә торган нечкә шлангны шуңа тоташтырган килеш йөрде. Боттагы яралар озак төзәлде. Тәненнән ит качып беткән иде. Сидекнең канга эләгүе бик тә хәтәр, организмны тәмам агулый икән.

Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Шул ярадан микән инде ул? Күңелне билгесезлек басып, изеп тора. Җан беркая да омтылмый, берни белән дә кызыксынмый. Юктан гына да ачу кабына, эчкә ут агыла. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмисең. Бу изә торган халәттән нәрсәдер эшлисе, котыласы килә. Нәкъ читлеккә бикләнгән җәнлек кебек сизәсең үзеңне. Әйе, аның тәне түгел, рухы яраланган булса кирәк. Таза вакытта да егет һич тә мондый халәттә калганын хәтерләми. Ул һәр якты көнгә сөенә, эчендә шатлык уяна, куян кебек сикергәли, шаяра иде. Авыр, кискен вакытларда да күңеле төшми, кайгыны бик тиз үткәреп җибәрә иде. Ә хәзер ниндидер билгесезлек аны чыгырдан чыгара, зиһенен томалый, һәр теләген бетерә. Аңарда хәзер бернинди кызыксыну калмады. Китапларны да эч пошуны басу, вакыт үткәрү өчен генә укый. Нәрсә инде бу? Ни булды аңа? Шулай да рәткә керә алмас микәнни? Ичмаса, яраң бүтәннәрнеке кебек беленеп торса иде. Кешегә әйтергә оят. Бер врач та тәгаен генә берни белми. Ул үзе дә ачык кына әйтә алмый. Элек аның уйлары, ният-теләкләре ап-ачык иде. Хәзер теләк-омтылышлар сүнгән, беткән, көле генә калган кебек. Менә шул көлдә казынып ят инде. Шул көлләрне актарырга гына калды, әй, егетләр! Ничек килеп чыкты соң бу?




II


…Латвия белән Литва чигендә Пепкуле дигән шәһәрчек бар иде. Немецлар хәзер гел оборона тота. Кырык дүртенче ел тәмамланып килә. Башка фронтлар бик нык алга китте, Балтыйк буе гына тоткарланды. Бу хәл, билгеле, командованиедә борчу тудыра иде. Шуңа «һөҗүмгә күчәргә» дигән боерык шактый еш килә. Ә һөҗүмне бик җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр һөҗүм РС батареяларының залпы белән башлана. Цельләр алдан әйтелми, сер итеп саклана иде. Ә без – каторжаннарга снарядлар ташучы взвод. Минем карамакта – дүрт студебекер. Дошман кулына төшү куркынычы булганда, без снаряд төялгән машиналарны шартлатырга тиеш. Моның өчен ПОУ дигән прибор куелган. Шуның рычагын тартасың да – вәссәлам. РС снарядлары, билгеле, җитәрлек кадәр тылдарак, шулай да алгы сызыкка да бик тиз илтеп җиткерергә кирәк була…

Безнең янәшәдә махсус пропаганда хезмәтләре урнашкан иде. Аларның юка броня белән бөркәлгән машиналары түбәсенә зур динамик куелган, ә эчтә – мегафон приборлары. Төнлә алгы сызыкка бик якын урнашып, немецларга динамик аша сөйлиләр. Безгә әсир төшкән зуррак чиндагы немецларны сөйләтәләр. Лена Лузина шул бүлектә тәрҗемәче булып эшли иде. Дивизия штабы янәшәсендә бергә ашап-эчеп йөргәндә танышып киттек. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Хисләр һәрчак уяу, һәрчак эзләнә, ничектер ихтыярың белән дә санлашмаска итә. Башта шаярып-уйнап сөйләшеп йөрдек, аннары чынга әйләнде. Икебез дә бер-беребезгә тартыла башладык. Моны инде эчтә йомып кына калдыру, сүндерү мөмкин түгел иде. Лена тыйнак, җитди кыз иде. Уртачадан биегрәк буйлы, йомры иңле, озын муенлы, түгәрәк битле. Кыска итеп алган чәче өстендәге коңгырт береты, сержант погонлы гимнастёркасы аның туры, килешле гәүдәсен тагын да мөлаем итә кебек. Барыннан да бигрәк тавышы һәм сөйләшүе үзенә бертөрле ягымлы иде.

Яңа елда без старшина каптёркасында икәү генә калдык, һәм мин Ленаны кочаклый, үбә башладым, ә ул иркәләүне салкын кабул итте. Мин аны үзем кебек «кабындырмакчы» булам, әмма ул салкын, «кабынмый». Ахыр чиктә мин кыюланып ук киттем. Лена, корт чаккандай, кинәт торып басты. Киемнәрен төзәтте, ә чыраена ризасызлык төсмере чыкты.

– Безнең арада мәхәббәт дип торам, – диде ул, әле генә ашап-эчеп утырган өстәл янына барып. – Юк икән, юк!

– Ә нәрсә соң безнең арада, Лена? Йә инде, ачуланма! Хисләремне ничек аңлатыйм соң?

– Ярату булмаган, юк, әллә нәрсә! Син алырга телисең, мин бирмәскә телим. Шулмы ярату, ә? Ярату мөнәсәбәте түгел бу, алыш-биреш мөнәсәбәте, икенче төрле әйткәндә, сату-алу мөнәсәбәте. Нәкъ политэкономиядәгечә килеп чыга…

– Безнең мөнәсәбәтләр чын дип уйлаган идем мин, Лена.

– Мин дә чын дип ышана башлаган идем, Альфред, ә уен гына булуын үзең белгерттең…

Лена ачуланмый, чыгырыннан чыкмый, тыныч кына сөйли. Гүя ул моны көткән һәм шуңа әзерләнгән дә шикелле иде. Билгеле, биредә аңа бәйләнүчеләр бардыр. Минем кебек яшь лейтенантлар шактый күренә. Барысы да чибәр, кире какмаслыклар. Кайбер кызларның башлары әйләнсә дә, гаеп итәргә тел бармас. Ә адәм затына бирелгән хисләр фонды – кызларда. Шул фонд белән ничек идарә итә аласың, хикмәт шуңарда.

Авыр тынлык урнашты. Элемтәләрне өзәсе килми, эчтәге тойгылар аваз сала, килеп чыккан кытыршылыкны тизрәк бетер, бетер, дип әйткән кебек иде.

– Юк, мин уйнамыйм, Лена. Яратуымны шулай белгертмәкче идем.

– Бу – яратуны белгертү түгел, алырга дигән ниятне белдерү.

– Хисләр шулай кушкач, нишлим соң, Лена? Әйт, өйрәт.

– Хисләр юләр ул, Альфред, аларга карап йөрсәң…

– Күрәм, синең хисләрең булмаган, ихлас тойгыларым белән бозга килеп бәрелгән күк иттең. Бу – минем беренче хисләремдер, беренче өметләремдер, ә син… Лена, ну, нәрсә булды, ә? Ярар, бу – синең беренчесе түгелдер, ә минем – беренчесе. Шуңа бик авыр булды.

– Ну, Альфред, шыттыра беләсең дә инде!

– Исбатлап маташмыйм, ә синең беренчесе түгел икәнен генә бик яхшы аңлыйм, Лена.

– Билгеле, миңа беренче генә бәйләнмиләр, әйе. Бәйләнүчеләр күп булды, яшермим. Барысы да вакытлы гына элемтә ягында иде, ә миңа гомерлек булсын, вакытлычага мин риза түгел. Сиңа да мин вакытлы гына кирәк, шулай бит? – Лена һич тә ачуланмый, чәүчәләнми, зар авазы да чыкмый үзеннән.

– Мин чын хисләремне әйткән идем, Лена, ачуланма инде, зинһар!

– Вакытлы гына кузгалган хисләр, Альфред, – диде Лена, бик гади нәрсә хакында әйткән. – Приступ шикелле, хисләр пристубы, ә? Өянәк үтә ул…

– Син «атака»ны кире кайтарырга остарып беткәнсең димме?

– Дөнья өйрәтә, Альфред, дөнья. Ә без – дөньяның мәхлуклары.

– Юк, миңа әллә нәрсә булды, Лена. Син миңа ышанмыйсың, шулай бит? Димәк, миңа карата хисләрең булмаган… Шулай да…

– Син миңа ошыйсың, Альфред, чөнки син берни дә вәгъдә итмисең, ялганламыйсың, мине, ымсындырып, алтын элмәккә эләктерергә тырышмыйсың. Шуңа күрә әллә синдә чынлап та беренче хисләр микән дип уйлап та куйдым. Юк, булмас, дидем эчемнән генә, алданма… Хәер, барыбер бер алданырга туры килер, мөгаен…

– Әйе, адәм баласы иң элек мәхәббәттә алдана, аннары бүтән нәрсәләрдә, диләр… Ә без бер-беребезне алдамыйк, Лена, яме.

– Ә бу мөмкин эшме соң? Хисләр үзгәреп тора, бүген бар ул хис, иртәгә бетә дә куя. Синең белән шундый хәлләр булдымы?

– Минем хисләр алай тиз алышынмый, Лена. Бу, ахры, табигатьтән килә. Ә синеке һава торышы кебек тиз алмашынып торамыни?

– Әйе, һава торышы кебегрәк шул. Кайчак үз-үземне аңламыйм, үз-үземә җирәнгеч булам. Уф! Юк, мин үземне яратмыйм. Ә син үзеңне яратасыңмы?

– Мине үземне ярата торган итеп тәрбияләгәннәр. Нигә, бу начармы әллә?

– Әйтә алмыйм, үзен яратмаган кеше бүтәннәрне дә ярата алмый, ди аналитиклар…

– Димәк, бу әйтем сиңа туры килә. Ник үз өстеңә сөйлисең, Лена? Болар берсе дә дөрес түгел бит.

– Ир-ат кыска «элемтәләр»не ярата, хатын-кызга гомерлек булсын. Менә безнең аерма шунда, Альфред.

– Лена, бер сүз әйтимме? Син артык акыллы, бик исәп-хисаплы, ә?

– Миннән дә ахмакны таба алмыйсың, әйтмә! Мин ул сүзләрне чынга алмыйм, чөнки уйлап җиткермәүчәнлегем миңа адым саен аяк чалып тора.

– Алай мескенләнмә, Лена. Бик әйбәт кеше, диләр сине.

– Кемгә әйбәт, ә кемгә начар. Син дә бар кешегә дә яхшы түгелсеңдер әле.

– Билгеле инде. Юк, мин үземне яхшы кеше дип беләм. Мактанып әйтүем түгел.

– Мин үземне алай раслый алмыйм. Чын яхшы кеше булу мөмкинме икән? Юктыр, мөгаен. Яхшы булып кыланганнарны җенем сөйми.

– Мин дә яхшы булу уенын уйныйммы?

– Белмим, Альфред, мин сине эштә сынаганым юк. Болай, сөйләшкәндә, үзен һәркем хаклы, фәрештә итеп күрсәтә. Адәм баласы үзенең теләсә нинди әшәкелеген дә аклый, нигезли. Үзен хаклыга чыгара…

– Синең белән сөйләшүе күңелле, Лена, чын менә.

– Ягъни безнең «җитештерү мөнәсәбәтләре» барып чыкмады, шулай бит?

Лена елмайды, бит очында матур чокырчыклар пәйда булды. Алар ниндидер нур бөрки иде. Нишләп шултиклем ымсындыргыч соң бу Лена? Бүтән кызлардан нәрсәсе беләндер аерылып тора ул… Артык аек фикер йөртүе һәм яшьләрдә күзәтелә торган романтик чалымнарның бер дә булмавы беләнме? Аны мәхәббәт иллюзияләре адаштыра алмастыр. Әллә ул хыялларның чәлпәрәмә килү чорын инде узганмы? Тормыш мәктәбе аны шулай барына да искитмичә генә карарга өйрәткәнме? Ә бергә шаярып-көлешеп йөргән чакта, Ленаның характеры җиңелдер шикелле тоела иде. Хәтта җилбәзәк кыз түгел микән бу дигән уй да килә иде. Шулай җиңел булып күренүе дә хисләргә ирек бирде бугай. Җиңел уйлаучы кызлар белән элемтәгә дә җиңел кереп була. Җиңел генә дуслашасың да, җиңел генә аерылышасың. Ул да яшь түкми, син дә уфтанмыйсың. Сагынып сөйләрлек бер истәлек кенә кала. Җиңелләр белән әйбәт, эшне катлауландырмыйлар, зурга җибәрмиләр. Ул кызларга егетләр дә рәхмәтле була. Ләкин андый кызларны, гадәттә, тормыш юлдашы гына итмиләр. Ә Лена – четерекле зат. Һәрнәрсәгә артык җитди карый. Үз-үзенә ышанып җитмидер, мөгаен. Әллә таяныр, булышыр кешеләре юкмы, һәрхәлдә, бар авырлыкны үзе генә күтәреп яшәгәнгә охшый ул.

Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде. Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага. Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми. Асылда, шулай килеп чыга бит… Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?

Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә, йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:

– Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан, кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?

– Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну инде, нигә ташлашырга? – дидем мин, кыюланып китеп.

– Миннән матурракларга күзең төшәр дә… Ирләрнең табигате шундый, ди бит… – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын ирен арасыннан алып, чәченә кадады…

Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге, ышанырга тели кебек.

– Син минем күземне бәйләдең инде, хәзер ул бүтәннәрне күрмәячәк… – Мин моны бик ышандырырлык тон белән әйттем. Битемә әз генә кызыллык йөгергәнен сиздем. Ленага беленмәсен дип курыктым. Ул мине үзенеке генә итмәкче була, фронт шартларында элемтәләрнең ничек, кайчан өзеләсен яки өзелмәсен һич тә алдан гөманлап булмый. Ул шул хәлне исәпкә алып җиткерми, әллә үзенең башка планнары бармы? Мин исә реаль уйлыйм, сугышта берни дә тотрыклы була алмый. Якын элемтәләр, туганлык мөнәсәбәтләре бик тиз чәлпәрәмә килә. Биредә бернигә дә ышанырга, таянырга мөмкин түгел. Лена ышанырга, таяныч булдырырга тырыша. Шуңа күрә миңа эчтән бер төрле уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә туры килә. Һич тә гаиләгә җигеләсе килми, мин шул нәрсәдән нигәдер куркам да. Кызлар белән танышканда уйлыйм, борчылам: бу мине гаиләгә китереп бәйләмәсме? Шартларның яман булуы гына сәбәпме минем куркуыма? Әллә мин белмәгән башка сәбәпләре бармы? Мин Лена белән гаилә кору ягында түгел. Нигә, шулай бер-береңне яратышып кына очрашкалау начармыни? Кай төшең кими аңардан? Лена исә моңа риза түгел. Мине гомерлеккә үзенеке итәргә өметләнә. Шул юнәлештә үзенчә мине тәрбияләргә тырыша. Зиһене бик уяу, үткер кыз. Хәер, минем үземнең дә Ленага карата хисләрем чын бит, ихлас яратам мин аны, әмма гаилә камытына һич тә керәсе килми. Эчтә протест кузгала. Чын хисләр белән генә булмый икән, аңардан өстен нәрсәләр дә бар.

– И ялганчы, сөйләп торган буласың бит! – дип, Лена яратып җилкәмә төртеп куйды. Ул минем ике төрле сөйләвемә ышанып бетми, бергә булуга өмет итә, шул ук вакытта нидер сизенә дә. Начар очрак өчен үзен алдан әзерли кебек. Мин дә бит, гаилә тормышының җаваплы һәм авыр булуыннан шүрләп, алдан әзерлек эшләре алып барам. Лена белән артык тирәнгә кереп сөйләшмим, берни дә вәгъдә итмим. Үземне кыерсытылган, язмыш тарафыннан рәнҗетелгәнрәк итеп күрсәтәм. Янәсе Лена ымсынмасын, иллюзияләр кормасын. Алдагы тормышымны да томанлы итеп сурәтлим. Анысы чынлап та шулай: алда гомер әллә бар, әллә юк. Моны Лена үзе дә яхшы аңлый.

– Син менә үзеңнекен алдың да, хәзер миннән ничек котылу җаен эзлисең бугай… – диде Лена, ничектер күңеле төшкән кыяфәт чыгарып.

– Лена, минем хакта начар уйлыйсың икән, ай-яй! – Ничек тә аның күңеленә килгән бу фикерләрне таратырга, юкка чыгарырга кирәк. Әмма көчем җитеп бетми, дөресне юкка чыгару – шактый мәшәкатьле, күп көч сорый торган, нечкә эш. Чынлап та, миңа шундыйрак уйлар килгәли иде. Безнең якынлык очрашкан саен тирәнәя бара иде. Башта ул минем хисләрдә генә иде, хәзер тәнгә һәм акылга үтеп керә башлады. Бу хәл мине шактый ук борчый иде. Бер яктан – яратышу, рәхәтлек, икенче яктан – эчне таракан кебек кырып, бимазага салып торган халәт. Нәрсәгәдер борчылам, уйсыз гына тора алмыйм. Ленаны кызгана башлыйм. Лена бит ул миңа ышанды, үзен жәлләмәде, ә мин аны алдарга җыенам шикелле. Башта ук безнең бәйләнеш вакытлы гына булырга тиеш дип уйланылган иде. Әллә шуңа микән, минем алдау бер дә алдау түгелдер кебек тоела. Лена өчен ул алдау булыр инде, ә минем өчен гөнаһлы нәрсә түгел. Мин һаман гаепне үз өстемнән читкә шудырмакчы булам. Нәрсәдән бу? Фронт шартлары, сугыш климатыннанмы? Аннары иң зур тынычландыру дәлиле башыма килә: Лена өчен мин беренчесе булмадым бит. Шулай булгач, җаваплылыкның яртысы үзеннән-үзе чуттан төшә. Аңа нәрсә – берәү артык, берәү ким – барыбер түгелмени? Юк, мин мең мәртәбә хаксыз болай уйлавым белән. Бу – начар уй, культурасызлык, намуссызлык! Үзен синең иреккә куйган кыз турында ничек әшәке уйларга мөмкин? Димәк, мин үзем әшәке, беткән зат булып чыгам. Менә бит ир-ат хатын-кыз алдында нинди икейөзлегә әйләнә! Гаҗәпкә калырсың. Минем бүтән чакта болай монафикъ булганым юк, була да алмыйм. Хатын-кызлар алдында әллә нинди түбәнлекләргә төшәсең дә куясың, үзең дә сизмисең. Лена берчак шулай терсәге белән мендәргә таянды да чәчләремнән сыйпады.

– Әллә ни уйлама, – диде ул, икенче учы белән ачык күкрәген каплап. – Мин сине жәлләдем, минем алда үзеңне түбәнсетүгә кадәр җитүең намусыма тиде. Шул сындырды, кешенең түбәнсенүен күрү түзеп булмаслык хәл бит…

– Син бик әйбәт кеше, Лена! Байлыгыңны миннән жәлләмәдең. Рәхмәтле мин сиңа…

– Тукта, син минем белән саубуллашасың түгелме соң? Аерылышканда гына шундый сүзләр әйтәләр.

– Син нәрсә, Лена? Юк, һич юк… – дидем мин, ләкин әйткәннәрне кире алып булмый иде. Артыграк ачык күңеллеләнеп киткәнмен, шайтан алгыры! Үзем дә сизмәстән, күңел халәтемне әйтеп, үземне сатып ятам икән… Лена бу юлы минем сүзләргә нык әһәмият бирде, зиһене бик уяу икән. Шуннан ул торып утырды да, бик күңелсезләнеп, башын аска иде. Озак кына эндәшми торды. Аның уйлары эшли, хәрәкәт итә, моны битендәге әле яктырган, әле караңгыланып киткән шәүләләрдән чамаларга була иде.

Лена ничектер дөрес сизгән: без шул кичтән соң бүтән очраша алмадык. Мин машиналар белән РС снарядлары илтергә алгы сызыкка киттем. Йөкләрне тиешле батареяларга тапшырдык. Көн яктырып беткән иде. Соңга калганыбызны аңлап, ачык урыннардан тизрәк элдердек. Ләкин бер урман арасында немецның ерактан ата торган туплары утына юлыктык. Нишләптер снарядлар еш төшә иде. Узып китеп өлгереп булмады, машинадан ерак түгел авыр снаряд шартлады. Мин, ул-бу булган очракта тизрәк җиргә сикерер өчен, кабина ишеген ачып куйган идем. Әмма өлгерә алмадым – бер мәлгә машина әллә кая очып киткән кебек булды, нәрсәдер кабинадан мине суырып алды, шатыр-шотыр килеп киемнәремнең эләгеп ертылган тавышы колакка керде кебек. Шуннан соң берни белмим. Кем мине җыеп алган, кем санбатка алып кайткан – барысы да билгесез. Аңга килгәндә, янымда врачлар-сестралар иде. Бу безнең санбат түгел, бүтән частьның госпитале иде…

Аңга килеп, бераз рәтләнә башлагач, үзебезнең частька хат яздым. Озак җавап килми торды. Фронт штабына язгач кына, «Часть таратылды» дигән ике генә сүзле җавап килде. Ленага да яздым, ләкин үземнең нинди яра алуымны ул чакта аңлап һәм белеп җиткермәгән идем әле. Аңсыз көе шундый ахмаклык эшләп куйганмын. Ярый әле аңардан бер хәбәр дә килмәде. Югыйсә ярамны ничек тасвирлап язар идем икән. Каһәр суккыры! Минем яралануны әти-әни дә врачлар белән элемтәгә кереп кенә белә алды. Күпме генә кыстасалар да, мин яза алмадым. Әни, врач буларак, һаман диагноз таләп итте. Ачуланып бетерде.

Минем белән бергә яткан лейтенант ярамның нинди икәнлеген белгәч әйтә куйды:

– Син хәзер кеше түгел инде, – диде. – Туры әйткәнгә үпкәләмә, зинһар! Мәсьәләгә аек карарга кирәк…

– Ничек инде кеше түгел? – Мин аны шаярта дип торам. Йөзенә карыйм, бик җитди әйтә. Дөрес, минем рухсызлык, сүнгәнлек бар кыяфәтемә чыккан. Шуннан чыгып әйтә торгандыр инде.

– Эчеңдә стерженең булмагач булмый инде, – дип куйды ул, минем сүзләрне ишетмәгәндәй.

– Кешене шул гына кеше итәмени соң? Юк, дөрес түгел, – дидем мин, эчемдә кузгалган каршы тору үҗәтлеге белән. Әмма сүзне дәвам итә алмадым, чөнки фикер очы югалды, аңымның дәрте, егәре бетте. Хәер, моның әһәмияте юк та сыман тоелды. Үртәлү, гарьчеллек хисләре дә үтмәсләнеп беткән икән миндә… Бары рәнҗүле, мескен хисләр генә кузгалып куя. Алар мине аска таба тарта, җирдән үрмәләргә мәҗбүр итә шикелле. Юк, мин җирдә мүкәләп йөрергә, түбән тәгәрәргә тиеш түгел. Мин шундый егет идеммени? Яра мине бөтенләй бетереп ташладымыни? Аяк-кулым исән, күзем күрә, гәүдәм дә бөтен килеш, нүжәли мин беткән кеше инде?! Дөрес түгел, ышанмыйм мин моңа. Адәм баласын нәрсә йөртә, актык чутта нәрсә яшәтә? Нәрсәдәндер мәгънә таба, шуның мәгънәсенә ышана, һәм шул ышанычы йөртәме аны? Ихтыяҗ, кирәклек йөртә, дип яза галимнәр. Ә ихтыяҗ, кирәклелек каян килә? Алары кешенең эчендә: тәнендә, җанында, башында, ди. Туганда ук, кан аша нәселдән бирелә. Шул нәселдән килгән ихтыяҗ кешене әллә ниләр эшләргә мәҗбүр итә. Урман кистереп, өй салдыра, җир сөрдереп, иген иктерә. Тагын бик күп, бик күп эшләр эшләтә. Барына да шул кандагы ихтыяҗ, хаҗәт көч бирә. Кеше тир түгә, кан коя, әмма барыбер хәрәкәттән туктамый. Чыкмаган җаны һаман яшәргә омтыла. Бу омтылыш бик көчле. Җанның омтылышы, яшәргә ашкынуы бернинди киртәләрне танымый. Ул комачау иткән һәрнәрсәне җиңә, ватып-җимереп булса да үтә, алга китә. Ә менә аның двигателе ни хисабына, нинди «ягулык» хисабына эшли соң? «Ягулыксыз» гына табигатьтә берни дә эшли алмый. «Ягулык»ка өстәмә тагын нәрсәдер бар, чөнки адәм баласы икмәк белән генә тук тора алмый, икмәккә генә риза булып яшәми. Аңа тагын нәрсәләрдер кирәк. Шатлыклар белән генә дә канәгатьләнеп яши алмый ул. Аңа газаплар да кирәк. Нинди генә авыр хәлгә калганда да, тәмам беттем дигәндә дә, адәм баласы өметен өзми. Тере җанда өмет бар, диләр. Ә җан үзе нәрсә? Кешене яшәтүче, алга омтылдыручы атом кебек ул җан. Атомның көче бик зур булган кебек, җанның да көче биниһая. Минем әнә шул җан җирем яраланып эштән чыккан. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр. Мин дә төзәлә алмам микәнни? Юк, дөрес түгел, мин терелергә тиеш. Үзең терелергә теләмәсәң, тырышмасаң, сине врачлар гына кеше итә алмый… Нишләп мин шултикле кайгырам әле? Ә бит кайбер ир-атлар гомер буе өйләнми, хатын-кыз янына барып та карамый ич. Дөресме шул хәл? Нигә дөрес булмасын? Ә бит аларның барча әгъзалары таза-сау. Нәрсәсе бар ул хатын-кызның? Ирләргә нигә кирәк алар? Бары нәсел калдыру өченме? Ә күпме адәмнәрнең бернинди нәселе-нәсәбе калмый! Ә нигә ул нәсел калдыру? Калмаса нәрсә була? Нәсел калдыручылар дөньяда болай да җитәрлек. Ярар, нәсел калдыра алдың ди. Шуннан нәрсә? Моның нинди мәгънәсе бар соң? Менә минем нәселем кала дип сөенүме? Ә нигә сөенергә? Нәселең сине искә дә төшереп карамаска мөмкин бит. Син үлеп җир астына кергәч, аның искә алуыннан ни мәгънә соң? Юк, шулай да искә алуларын тели күңел. Ни өчен? Миңа бит салкын җир куенында искә алсалар да, алмасалар да барыбер булачак. Нилектән күңелнең бер почмагында «онытмасыннар иде» дигән теләк аваз сала. Юкса барыбер түгелмени?

Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме- теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән, балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..




III


Альфред Сорочи базарына төшкән иде. Болай эч пошканнан гына. Дүрт стена эчендә яту да бик туйдырды. Чын тормышны күрмәсәң, иллюзиягә бирелә башлыйсың. Үз-үзеңдә казынырга тотынасың. Үзеңне әллә кемгә санап, зур уйлар уйлыйсың һәм тормыш ориентирын югалтасың. Буйсынуга һәм файда алуга корылган бу дөньяда адашуың бик тиз. Аның характеры рәтсез һәрнәрсәгә баш иючән, риза булучан түгел. Аңарда әллә нинди плебей горурлыгы, үҗәтлеге бар. Шул нәрсә гел комачау итеп тора. Үзе шуны аңлый, әмма төзәтә алмый. Характерны үзгәртеп булмый, ахрысы.

Базар бик хөрти иде. Сатучылар әз, алырга теләүчеләр күп. Берничә җирдә гармун уйныйлар, үзләре ясаган гармуннар бугай. Трофей аккордеоннар да күренә. Ганимәт кием-салым безнекеннән аерылып тора. Тыштан шома, әйбәт күренә, алып кисәң, бераздан тетелә дә төшә. Анда сукноны тиз туза торган итеп эшлиләр, имеш… Саткан, алган кешеләр тезелеп киткән киосклар тирәсендә мөгәрич белән мәш киләләр, берәр кружка сырага йөз грамм аракы салдырып алалар, шуны әкренләп йоткалый-йоткалый гәп куерталар. Берсе алдаганын яшерә, икенчесе алданганын белгертмәскә тырыша. Сатучы тизрәк шылырга ашыга, як-ягына карангалый. Алдаганы сизелгәнче таярга чамалый. Агач аяклы берничә инвалид, кулларына ниндидер төргәк тотып, шыпырт кына әүмәл-тәүмәл йөренә. Трофей тегү машинасы энәләре саталар икән. Берсе сөяктән эшләнгән тешләр сата. Шулай ук трофей. Бездә ясалма тешләр тутыкмый торган тимердән генә эшләнә. Инвалидларның эт каешына әйләнеп беткәне сизелә. Бәйләнә башлаган милициягә тозлап-борычлап җавап кайтаралар. Тегеләре кул селтәп читкә тайпыла.

Альфред Казанны бераз белә. Кечкенә чакта бабаларына килгәннәре хәтердә. Алар шәһәрнең өске ягында тора иде. Талчуктан ерак түгел. Элек базар шунда булган, хәзер менә Кабан күле буена ясаганнар икән. Аннары, Альфред тугызынчы класста укыганда, әтисен Казанга эшкә билгеләделәр. Артиллерия училищесында тактика укытучысы иде. Альфред 18 нче мәктәптә укып йөрде. Укуы тәмамлануга, әтисе аны үзе эшләгән училищега курсант итеп урнаштырды. Болай итүнең үз сәбәпләре бар иде: алар бик кечкенә бүлмәдә – коммуналкада яшәде. Бер коридорда – җиде гаилә. Анда кыек юлга кергән малайлар, кызлар да бар иде. Шуларга ияреп китмәсен дип, Альфредны тизрәк курсант итеп казармага күчерделәр. Биредә тәртип, дисциплина каты куелган. Әти-әнисенең дә күңеле тынычланды. Бәлки, ул шуның аркасында да ялгыш юлга кереп китмәгәндер. Ә аларның коммуналкасындагы өч малай һәм ике кыз төрмәгә эләкте. Альфредның дуслары иде.

«Ник килдем мин монда?» – дип, Альфред эчтән үртәлеп, базарның алгы ягына таба атлады. Тарткалаша-тарткалаша үз әйберен аткарырга маташкан, якалаша-якалаша сатулашкан кешеләр яныннан аның тизрәк ычкынасы килә иде. Менә барысы да яшәргә, көн итәргә тырыша. Аларга нәрсә? Бер-ике йөз грамм сала да кайтып ава. Дөнья түгәрәк. Ичмасам, аракыга хирыс булсаң иде. Бармый бит, нишләтәсең аны, тамактан үтми. Әллә ул кешеләр яратмый башлаганмы соң? Чынлап та, кешеләр янында үзен җайсыз сизә ул. Элек бер дә алай түгел иде. Әллә яра психикасын үзгәрткәнме? Әллә ул яшькә бәйлеме? Яше бара бит, яшь барган саен, кеше дә үзгәрә бара, диләр. Әмма моны сәламәт адәм баласы бигүк сизми икән… Әйе, җанында кешеләрдән бизә баруын сизә ул. Һәр кешедән нигәдер курка, шикләнә. Күп уйлауданмы икән, әллә шул сәер яраданмы?

Чыгу юлында ике яклап хәер соранучы гарип-горабалар тезелгән иде. Альфред, нигә боларны милиция күрми, дип уйларга өлгерде генә, ачы сызгырган тавыш колагын ярып керде. Ике милиционер тәбәнәк тележкага утырган, ике аягы да тездән өстә киселгән инвалидны куарга маташа иде. Альфредның ул мескенне яклыйсы килде, милиционерлар янына китте. Ул ике ботын тележка тактасына калын каеш белән бәйләгән инвалидка карады да шаккатып калды. Тукта, әллә күзләре алдыймы? Училищеда бергә укыган, казармада караватлары янәшә торган Чикин Абдул түгелме соң бу? Нүжәли шул? Юк, булмас!.. Милиционер аның аркасыннан этә, тележка алга бара башлады. Альфред та арттан атлады. Милиционер ипләп кенә: «Әле бая гына өеңә кайтарып куйган идем, кай арада килеп җиттең, ә?» – диде. Инвалид сүгенергә тотынды: «Син – иң кешелексез адәм, син әтиеңне дә кулга алып төрмәгә илтерсең», – дип, аты-юлы белән сыптыра гына. Милиционерга сабырлык бирсен, ул бераз тыңлап барды да, ипләп кенә тагы сүз башлады: «Минем урында булсаң, син дә нәкъ мин эшләгәнне эшләр идең, – диде. – Тәртип кирәкме – кирәк. Син бит эчәр өчен генә соранып утырасың, юкса сиңа җитәрлек карточка бирелә бит…» «Бирелә, бирелә, – дип үчекләште инвалид, – әнә бер айга ике кило ярма, ярты кило шикәр комы, бер судак балыгы бирделәр. Шуны әйтәсеңме ризык дип?..» Милиционер: «Син аны нигә аракыга алыштырдың, ә? – дип, юмалаган төстә аңа каршы төште. – Их, егет, үзең аңлыйсың да кебек, үзең тәртип бозасың. Ярый, аңсыз, грамотасызлар соранып утырсын да ди. Ә бит син – укыган кеше! Аңлы рәвештә тәртип бозасың! Кара аны! Зиндан ишекләре бикләнмәгән…» Инвалид кычкыра башлады: «Утырт мине таш капчыкка, зинһар, утырт, иптәш милиционер, ә? Утырт, рәхмәт укырмын, әни сиңа намаз саен дога кылыр, ә? Нәрсә тора сиңа «дело» башлау, ә? Сине бүтән борчымас идем… Олактыр шул таш капчыкка!..»

Милиционер аны, аркасыннан этеп бара-бара, трамвай юлына китереп җиткерде. «Өеңә кайт!» – дип боерды һәм базар ягына атлады. Аның бите уңайсызланудан кызыл тимгелләр белән тулган иде. Ә инвалид килеп туктаган трамвайга менмәде, кырыйдарак басып торган Альфредтан тартырга сорады. Әйе, бу Чикин Абдул үзе иде. Курсташ, ачык күңелле, шуграк табигатьле дус егет. Әллә караватлары янәшә булганга, әллә күңелләре тартканга, алар тиз аралашып китте. Абдулның әти-әнисе Казанга ниндидер завод белән башка шәһәрдән килгән иде кебек. Әнисенең мәк пирожкилары китергәне, Альфредка да биргәне хәтерендә. Алар русча гына сөйләште. Мәк пирожкилары бик тәмле иде. Аннары Альфредның әтисен Ульяновскига җибәрделәр. Курслар тәмамланыр алдыннан гына аерым бер группа оештырдылар һәм шулай ук Ульяновскига озаттылар. Группага Альфред та кертелгән иде. Әтисенең ярдәменнән башка гына булмагандыр, билгеле. Шунда алар секторлы РС миномётының серләрен өйрәнде. Ә Казандагы курсташлары бер ай алдан фронтка чыгып китте.

Альфред папирос сузды, тегесе калтыранган кулы белән тизрәк эләктереп алып авызына капты. Зажигалка утын папиросына элдергәч, йотлыгып-йотлыгып суыра башлады. Ничектер җиңел сулап куйды, бу аңа дару шикелле булды, күрәсең.

– Сез мине танымыйсызмы? – диде Альфред болай гына.

Инвалидның тупый бүрек кигән башы кыймылдады, пычракка буялып беткән кулын ни өчендер сырма фуфайкасына ышкып-ышкып алды. Бүрек астыннан гильза пистуныдай җете күз алмасы өскә төбәлде, һәм шулпаланган күзләре әле болай, әле тегеләй хәрәкәтләнде. Йөзендә кызыксыну, ярарга тырышу галәмәте сизелде. Йөз грамм эчәргә омтылу тырышлыгы иде бу. Хәзер танымаса да, таныйм, дип ялганларга тиеш иде ул. Бар дикъкате шуңа гына юнәлгән иде кебек.

– Юк, танымыйм, – диде ул, күзен түбән төшереп. Әмма тәмәкесен төтәтә-төтәтә уйлана, хәтерен эшләтә иде. Ул янә башын күтәрде, форсатны кулдан ычкындырудан курка сыман тоелды.

– Парин, бер ярты ал, ә? Ялганламыйм, минем сине күргәнем юк! Әйе, юк! Ә? Яртысыз берни танып булмый, парин. – Ул һаман Альфредның күзенә карый иде. Әллә күздән кешенең эчен күрәме? Өтәләнеп сөйләнә дә сөйләнә. Үзен түбәнәйткәнен сизми. Альфредның биредән качасы килде. Кеше үзен түбәнәйткәнне күтәрүе авыр, карап тору җанны әллә нишләтә иде. Ә качып та булмый, ни әйтсәң дә, элеккеге танышы бит…

Альфред шунда киосктан тиз генә бер шешә аракы һәм кеше ашамый торган краб консервы алып килде. Бүтән нәрсә юк иде чөнки. Инвалидның йөзенә һәм кулларына җан керде. Гади кешеләрчә сөйләшә башлады.

– Әйдә, мин моннан ерак тормыйм, – дип, ул ике кулындагы резина таянычларын этеп җибәрде дә әллә ничә метр алга китте. Тактага беркетелгән кечкенә подшипниклар асфальтта каты тавыш чыгара иде.

Алар ике катлы бүрәнә йортка килеп җитте. Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Каралып беткән зур гына мич бүлмәне икегә бүлеп тора. Бер кырыйда – тимер карават, аңа алам-салам гына җәелгән, каралып, пычранып беткән өстәл сыман нәрсә һәм бер артсыз урындык. Бүтән берни юк, тәрәзәләр пәрдә дигән нәрсәне бөтенләй күрмәгән.

– Син Чикин бит? – диде Альфред, үзенә үзе ышанмыйча.

– Чикин, Чикин, – дип, ул тележкага беркетелгән каешларын чиште. Баксаң, аның тез капкачлары исән икән. Чикин, стенага тотынып, тезләре белән хәрәкәт итә ала. Менә ул теге яктан ике стакан алып чыкты. Кулында пычак сымак нәрсә дә бар иде.

Ул стаканнарга тутырып аракы салды. Альфред аны көчкә бер-ике йотым уртлап куйды. Чикин мунчадан чыккандагы кебек кәеф белән утыра башлады. Инде үзе белән аңлашып та булыр кебек тоелды.

– Чикин, нишләп син мине танымыйсың? – диде Альфред, училищеда бергә курсант булып укыган чакларын исенә төшерде.

Теге һаман, берни хәтерләмим, дип утыра бирде. Бергә булган бик күп хәлләрне тәгаенләде лейтенант, Чикинның әнисен тасвирлап бирде, үзенең нәрсә әйткәнен, аның нәрсә сөйләгәннәрен тезде. Әмма Чикин башын як-якка чайкап, кайчак чигәсенә бармагын ук төртеп боргалап торды. Янәсе, ул ычкынган, ахрысы. Альфредның аңа отыры ачуы килә башлады.

– Нигә юри кыланасың, таныйсың бит, мин сиңа тагын биш ярты алып кайтам, нигә дустыңны танымыйсың? – дип, тавышын күтәрде.

– Парин, алай кычкырынма, – диде Чикин, ниһаять.

– Контужен да булдыңмы әллә?

– Юк, миңа сугышта булырга туры килмәде… – Чикинның кечерәк йодрык чаклы булып шешенгән күз кабаклары аска салынып төште. Борын канатындагы кызыл җеп кебек тамырлары тагын да җетеләнә төште.

– Тукта, син артиллерия училищесында укыган идеңме?

– Укыдым, тәмамладым, әмма… – Ул кулын селтәде, көрәктәй зур кулы белән стаканга ябышты. Эчеп куйгач, алга бүлтәебрәк торган яргаланган аскы иренен җиңе белән сөртте, кашлары җыерылып килде.

– Кешеләр!.. Кеше кыяфәтендәге ерткычлар, әйе, әйе! – диде ул ниндидер әрнүле киная белән. – Каты законнар гына аларны кеше сурәтендә йөртә. Бер-берсен сатарга гына торалар…

– Төрле кеше бар инде анысы…

– Барысы да бер чыбыктан сөрелгән, парин. Менә әйт, сатылмаган яки сатмаган берәр адәм затын беләсеңме? Йә? Хет бер мәртәбә генә чынын сөйлик әле. Мөмкинме шул, юкмы? Йә, күргәнең бармы шундый кешене? Әһә, очраганы булмаган, димәк.

– Ә безнең политрук Сайгановны хәтерлисеңме? Нинди әйбәт кеше иде! Аның, мөгаен, сатканы булмагандыр. Юк, ышанмыйм.

– Сатканы булмаса, аның үзен саттылар. Белмисеңмени, кырык икенең кышында Суслонгерга җибәрделәр, аннан – штрафбатка. Шунда беткән.

– Китсәнә, ну, ничек алай булды?

– Сөйләделәр ич, русча белмәүче татар курсантын, татар егетен яклаган, шунда политик хата җибәргән, имеш. Белмим тагын…

– Юк, булмас, ышанмыйм. Сайганов кебек дөрес кешене дә… Юк, ышана торган түгел…

– Син, парин, кешеләрне белеп бетермисең. Аягыңа сыер басмаган икән әле…

– Да… – дип, Альфред озын итеп сызгыра гына алды. Чикин Сайганов эше турында тагын берничә конкрет деталь әйтеп биргәч, башын як-якка чайкап торды. Чикинның да битенә сәламәт булмаган алсулык йөгергән иде. Ике якка әрекмән яфраклары кебек тырпайган колаклары әтәч кикриге кебек кучкыл-кызыл төскә керде. Аның барча кешелек сыйфатларын суырып алганнар, мин-минлеген җиргә салып таптаганнар, җанын яралаганнар, рухын төзәлмәслек итеп сындырганнар иде, күрәсең.

Икенче шешәне алып кайтып башлагач кына, Чикин үзе турында авыз ачты.

– Син мине беләсең, сволочь, – дип әйтеп ташлады Альфред, хәмердәнме, ачуданмы кыза төшеп. – Нигә танырга теләмисең, ә? Мин сиңа әллә кеше түгелме? Сатмам, курыкма! – дип, тавышын көчәйтте.

– Йөз мәртәбә сатсыннар, миңа барыбер хәзер, парин! Мине нишләтә алалар? Төрмәгә дә япмыйлар, ичмасам. Беркөнне «колотушкам» белән милиционерга тондырдым, юри үч итеп. Алып китсен дип. Юк, милициядән кире бордылар, япмадылар. Ә бер аяксызны белә идем, аны яптылар. Исергәч, Сталинны сүккән булган. Мин дә аны сүгеп карадым, әмма нигәдер алмадылар…

– Мин кешеме, түгелме, ә? Чикин, сволочь, нигә мине хәтерләмисең, ә? Кешене шулай итәләрмени?

– Аракы эчерткән өчен генә танырга тиешме мин? Ну, парин, ә? Әйтәм бит, белмим, дип. Алайса, эчмим. Горур хәерче мин, үтә чыккан гарип булсам да… – Чикин боларны сүз өчен генә әйтә иде. Эчмим, имеш. Альфред күрде инде, аракы өчен анасын да сатар ул, чөнки хәмер тозагына эләккән. Моны үзе аңлап җиткерми генә. Әллә теләмиме? Чикин алай түгел иде, һәркемгә ачык йөзле, шәп егет иде. Альфред яхшы хәтерли, ә ул «юк» дип маташа. Икейөзләнә, үзенә күрә саклану чарасыдыр, шуңа аны гаеп итеп тә булмый. Шулай да монда сәбәп нәрсәдә? Бер сәбәпсез генә берни дә эшләнми. Шайтан алгыры!

– Ярар, бетте, бетте! – диде Альфред.

– Курста русча белмәүче татар малайлары миңа сырыша иде, – диде Чикин. – Рус малайлары белән яшь әтәчләрчә вак-төяк бәрелешеп алуларын тиз туктата идем. Бигрәк тә Бадыйгов белән Алләмов янда бөтерелде. Русча начар беләләр, әмма активистлар, миннән русчага өйрәнәләр. Их, фронтка гына барып җитик, дип, патриот булып гайрәт чәчәләр, үзара бәхәсләшеп китәләр. Минем янга киләләр. Берсендә шулай ачу килгән чак иде, боларның кыланышлары ачуны тагын кабартып җибәрде, телдән әрнүле сүзләр ычкынды: «Пушечное мясо» булырга ашыкмагыз, өлгерерсез!» – дип әйтеп ташладым. Мин нәрсә әйткәнемне фәкать авыздан чыгып колакка кергәннән соң гына аңлыйм. Янда курсантлар бар иде. Отбой булгач, төнге сәгать икеләрдә мине аягымнан тартып уяттылар. Конторага алып керделәр. Анда яңа политрук һәм таныш түгел хәрби кеше утыра иде. Иң элек Бадыйговны чакырдылар, сорыйлар: «Чикин шулай әйттеме?» – диләр. Бадыйгов ярарга тырышып, өтәләнә-өтәләнә әйтте: «Әйе, әйтте, иптәш политрук!» – диде. Алләмов та шуны раслады. Шулай да йөзенә миннән уңайсызлану билгеләре чыккан иде. Бадыйговның йөзе кояштай яктырган, ә Алләмовныкы болыт каплаган кебек караңгыланган иде. Намус дигән нәрсәнең икесендә ике төрле булуын сиздем мин. Тагын бер рус малаеннан сорадылар, ул да ишеткәнен әйтте. Ул чыккач, политрук мине сүгәргә кереште. Аты-юлы белән сүгә, мине властька каршы пропаганда алып баручы дошман дип исбатламакчы була. Үзен миннән шундый ысул белән аера: янәсе, ул минем эчтә дошман утырганын күптән сизеп йөргән, вакытында фаш итә генә алмаган. Һәр аңлы совет кешесе ватанын саклап кан коя, ә мин дошман тегермәненә су коеп ятам икән. Кыскасы, «халык дошманы» булып чыктым мин.

Политрук теге хәрби алдында, тиресеннән чыгарга җитешеп, әй тырышты, әй тырышты. Шул рәвешле үз өстендәге җаваплылыкны төшерә иде бугай. Хәрби кеше бер сүз дәшми, тамашачы кебек тик кенә утыра. Сыный шикелле иде. Политрукны сынагандыр, чөнки ул тагын бик озак үзенең сизгерлеге җитмәве турында тәүбә итте әле: «Мин Чикин турында төн йокыларымны калдырып уйлана идем, чөнки моннан алда да сигналлар булган иде, – дип акланды политрук. – Әһәмият биреп җиткермәгәнмен, эш-эш дия-дия, күз уңыннан төшергәнмен. Бу – минем өчен зур политик сабак, моннан соң мин сизгеррәк булырмын, һәр чатаклыкны туганчы ук бетереп барырмын. Кара син бу сукин сынны, ә? Җанында нәрсә саклап йөрткән бит! Кызыл армиягә каршы пуля качырып тоткан һәм җай чыгу белән аркасына терәп аткан. «Пушечное мясо» – кирәк бит, ә? Фронтка бару белән, син пленга бирелер идең, ярый вакытында сизгер иптәшләр фаш итте». «Юк, пленга бирелмәс идем!» – дип кычкырдым мин. Политрук йөрүеннән туктап, билендәге каешын кысыбрак эләктерде. Мине гаепли-гаепли үзеннән тибәргәндә, күп энергия түкте шул, шактый нык ябыкты. Шулхәтле котырынып кычкырынуга каешы бушамый хәле юк. Ач яңаклары да эчкәрәк батып керде. Сеңерләрдән генә торган эре җепселле мунчала муены да нечкәргән сыман иде. Мине гаепләп сөйләгәндә, үзе һаман теге хәрбигә карый, янәсе, җитәрлек кадәр эттән алып эткә саламмы дип, аңардан пичәт суктырып ала кебек иде. Бер төген дә селкетмичә, күзен бер урында гына тотса да, политрук аның үзен хуплап утыруын нинди төсмереннәндер чамалый иде. Миңа катырак пычрак атса, гаепләсә, аңа яхшырак буласын бик яхшы аңлап эш итә. Бездә бит, гомумән, кеше хезмәт белән карьера казанмый, ә үзе шикелле икенче берәүне фаш итеп, гаепләп зур дәрәҗәгә ирешә. Фәкать шул юл белән генә. Шуның өчен җыен әтрәк-әләм эшлексез карьеристлар начальник булып бетте. Безнең тәртипләр үзләре шуны китереп чыгара. Рас шундый тәртип икән, адәм балалары аңа бик тиз җайлаша. Ялагайлар, эшлексезләр, әмма сизгерләр өскә чыга. Югары урыннарны били. Өскә урнашып алгач, үз урынын бирмәс өчен, җаны-тәне белән тырыша. Күз буйый, алдаша, иптәшләрен фаш итә, тиресеннән чыга. Халык исеме, партия исеме белән эшли ул әшәкелекләрне. Шунлыктан аның белән көрәшеп тә булмый. Көрәшсәң, үзең өчен тагын да начаррак була. Шуңа күрә иң яхшысы – дәшмәү. Иптәшеңне хаксызга гаепләсәләр дә, яклап чыга алмыйсың. Анда – өстә беләләр, нигә катнашырга? Иптәшеңне якласаң, үзеңә ябышалар. Үзеңне бетереп ташлыйлар. Кемнең үзен бетертәсе килә? Гаиләсе бар, балалары. Балаларга сөт һәм икмәк кирәк. Сөт хакына теге иптәш нахакка вәссәлам була да бетә. Беркем яклап ыһ та итми. Һәркемнең үзенеке үзәктә…

– Ташла, стройга яла якма! – дип кычкырып җибәрде Альфред, үз тавышына үзе гаҗәпләнгән шикелле. Бераз Чикинга төбәлеп торды. – Юк, мине сынарга маташма. Кабул итмим, юк! Сукин сын, сине утыртып ялгышмаганнар, ахрысы…

– Ә син, парин, астыңны юешләдең, мине агент дип кабул иттең. Шуңа әтәчләнгән буласың, тугрылыгыңны күрсәтәсең, янәсе. Миңа беркем дә сине котыртырга кушмады. Мин бары гамәлдәге дөреслекне генә әйттем. Ә дөреслектән куркып калдың, гаепләмим, дөреслектән син генә түгел, зур кешеләр дә курка. Юк, дөреслек бер килеп чыгар әле, чыгар! Ләкин нинди формада чыгар ул? Катастрофа формасындамы? Белмим. Тормыш мондый хәлдә алга бара алмый. Уйланылмаган, ялгыш юл бу…

– Җитәр, яман хәтәр сайрыйсың. Мине эләктерергә уйлама. Миңа андый кармак салгаладылар инде. Шалишь, брат! – дип, тагы кызып китте Альфред. Маңгай тирәсендә – буразна-буразна җыерылган сырлар, сырларда тир сәйләннәре тезелгән иде.

– Мин агент түгел, дим, Алла бәндәсе! – диде Чикин. – Син дә минем кебек үк ышанмыйсың икән! Мин дә сине җиткереп торучы дип кабул иттем, әмма курыкмыйча дөресен әйттем. Бер дөреслек тантана итсен өчен үләм-бетәм, миңа барыбер…

– Сиңа нәрсә, сиңа гомер жәл түгел, – дип, кулын селтәде Альфред. Шунда ук уңайсызланып та куйды. Үзен Чикиннан өстен куйган кебек килеп чыкты. Авызын корт чаккыры! Аның үзенә дә гомер бер тиен дә тормый хәзер, әмма яшисе килә бит, шайтан алгыры!.. Чикин стаканын авызына каплап, голт-голт йоткалап алды. Тагын рәнҗер бу дип курыкты Альфред, һәм тизрәк: – Син үз тарихыңны сөйләмәдең, сүзне нигә читкә бордың? – дип, шелтәләгән кебек әйтеп куйды.

– Ә… әйе, – диде Чикин, дикъкатен туплап. Аның йөзе ничектер калынаеп киткән кебек иде. – Шул 58 нче статья белән хөкем иттеләр. Аннары – Себер, тайга, тайга законы, судья, бүре, аю, прокурор, чәнечкеле тимерчыбык. Кем уйлап тапты икән ул чәнечкеле чыбыкны? Немецлардыр, мөгаен. Конвойлар урман кисәргә алып баралар, алып кайталар. Политическийларга бригадир итеп рецидивист уркаларны куйдылар. Ну алар безне ничек кенә мыскыл итмәде инде! Сөйләсәм дә ышанмассың. Беркемгә жалу биреп булмый. Безнең бригадир чын горилла кебек урка иде. Көчле, бер сукса үтерә. Минем тел бит тик тормый, каршы әйткәлим, кашыкны күзенә терим. Бер кичне болар мине чыршы ботаклары белән күмәргә тотынды. Шаярталар дип торам. Чыбык-чабыклар белән бастырып, мине аста калдырдылар. Кычкырам, тегеләр өскә авыр агачлар бастырып куйды. Чыгып булмый. Кышкы чатнама суык. Төнгә шунда калдырып кайтып киттеләр. Ботаклар астында кыймылдый да алмыйм. Аякта – бер оекбаш белән ыштыр һәм кирза ботинка. Тәмам өшедем. Иртән икенче звено килеп, мине ботак-чатаклар тоткынлыгыннан азат итте. Ну барыбер дә аякка басып булмый иде. Кар өстендә шулай кычкырып ята торгач, ат белән бүрәнә ташучы урка мине чанасына салды һәм зонага илтеп ташлады. Такта казармада яттым. Башта бик каты температура күтәрелде. Аңны җуйганмын. Менә эт җан түгел диген син мине, үлмәгәнмен. Кайсыдыр зонада бер хатын-кыз врач бар дип сөйләнделәр, ләкин аңа әйтүче дә булмаган, ахрысы. Мине бер политический карады. Минем кебек, Ленинградта туып үскән. Урманнан андыз тамыры алып кайта иде. Тирән кар, калын яфрак астында туң әллә ни күп булмаган, балта белән чокып ала икән. Шуны котелок белән кайнатып бирә, мин эчәм дә куям. Температура төште, аңыма килдем. Әмма аяк бармаклары шешеп, карала ук башлады. Һаман врачка әйтүче юк, әллә анысы әйтеп тә килмәдеме. Ничек җитешсен әллә ничә зонага бер врач. Ә атларны караучы врачлар бар иде. Политический мине бер ат врачына күрсәтте. Теге бер дә шаккатмады: «Аякларың беткән, – диде. – Яшәргә телисеңме, үләргәме?» – дип, читкә карап торды. Мин: «Яшисе килә бит», – дидем. Ул чагында нигәдер яшисе килә иде, хәзер менә яшисе килми. Ветеринар әйтте: «Аякларыңны кистерсәң, бәлки, исән калырсың, кистермәсәң – хана!» – диде. Мин риза булдым. Аның үткен балтадан гайре инструменты юк иде. Иң элек миңа бер стакан спирт эчерделәр. Ветеринар аякны чистартылган түмәр өстенә куйды да балта белән чапты. Балта ялтыравы күземә чагылып киткәнен хәтерлим, аннары берни дә белмим. Икенче аякны да шул рәвешле кискәннәр. Лазаретта уянып киттем. Әллә ничә зонага ике бүлмәдән генә торган, больница сыман нәрсә бар икән. Аякларның яралары төзәлгәндә, сугыш бетте. Сугыш бетү амнистиясенә керттеләр… – Чикинның тавышыннан сүзе беткәне аңлашылды.

– Сугышта, бәлки, тагын да начаррак хәлгә юлыгыр идең, болай башың исән әле, – дип куйды Альфред.

– Үлсәм әйбәтрәк буласы булган, – диде Чикин, кулын селтәп. – Мин үлдем ни, эт үлде ни – бернинди әһәмияте юк. Беркем өчен дә. Бер кешенең икенче кеше өчен бернинди мәгънәсе юк, әгәр туган-мазар булмаса, билгеле. Шулай бит?..

– Алай ук түгел дә, ләкин шулай дип әйтерлек. Әйе, минем сиңа бернинди әһәмиятем юк, синең – миңа. Монысы хак!

– Кеше гомеренә игътибар булганда гына әһәмиятле ул. Булмаса – юк.

– Ул игътибарны үзең булдыр, гомереңнең дә мәгънәсе булыр.

– Игътибар булдыру күп вакыт бездән тормый, ә тормыштагы тәртипләрдән тора.

– Үзеңнән дә тора, тәртипләрдән дә тора. Субъектив һәм объектив факторлардан… – дип каршы төште Альфред. Хәмер пары аның башындагы фикерләрне дә әйләндерә башлаган иде.

– Юк, кешенең әһәмиятен гамәлдәге тәртипләр билгели. Фәкать шулай гына, бүтәнчә түгел.

– Ярамый, шәхесне инкяр итмә! Алай дөрес булмас. «Человек звучит гордо» дигән әнә Горький.

– Ул кеше турында әйткән. Ә без – винтиклар гына ич!

– Ташла, без винтиклар түгел! Түгел!

– Алай кычкырып кына винтик булудан туктамыйсың, парин! Әби патша әнә «кол» сүзен указ белән юкка чыгарган да бит, ләкин алай гына коллар бетмәгән.

– Үз урынында булса, винтик та яхшы, – диде Альфред, бераз уйланып торганнан соң.

– Дөрес, винтик үзе начар нәрсә түгел. Мин винтик, син винтик, безгә үзенең сырлы тешләре белән өченче винтик ялганган. Механизм. Ләкин механизмда кешелек бетә инде.

Чикин сүзләреннән Альфред тагын уйга калды. Политическийлар белән бергә утыргач, бу кеше күп фикерләр отып калган, ахры. Политическийлар алар – барысы да укыган, галим кешеләр. Арада профессорлар да булгандыр. Алар мөстәкыйль фикерли. Чикинга да күп нәрсә өйрәткәннәр, күрәсең.

– Нигә уйга калдың? – диде Чикин карлыккан, төерле-төерле тавыш белән. – Винтиклар барысы да бертөрле хәрәкәт итә. Әгәр арадан берәрсе әз генә бүтәнчә хәрәкәт итсә, шул минутта ук ватыла, эштән чыга. Менә мин, мәсәлән, курсант чагында әз генә бүтәнчә фикер йөрттем, ә мине үзем янындагы дус «винтик»лар шул сәгатьтә үк бетереп ташлады.

Чикин, чыннан да, ышандырырлык итеп сөйли иде. Альфред аның бу фикерләрен егып салырлык дәлилләр таба алмады. Башында уйлар буталып бетте. Коры инкяр белән генә ерак китеп булмый.

– Мине исеңә төшердеңме, Чикин, юкмы? – диде Альфред, үзенең исерә башлаганын тоеп.

– Белмим, сине беренче күрүем, – дип, Чикин шешәгә үрелде.

– Сволочь! – Альфред кинәт урыныннан кузгалды, ачулы адымнар белән ишеккә юнәлде. Ишекне япканда, Чикинның:

– Рәхмәт, парин! – дип, арттан кычкырып калганы гына ишетелде…




IV


Урамга чыккач, Альфред үзенең нык кына мәлҗерәгәнен тойды. Шактый булынган икән, шайтан алгыры! Ярый, ярый, нәрсә булса да эшләргә кирәк иде бит миңа да, дип, үзен юата-юата атлады ул. Шулай да Чикинның танырга теләмәве аның эчен пошыра иде. Чикин аны кимсетергә теләде бугай. Юк, ул аны танырга тиеш. Алар якын иптәшләр иде, тумбочкалары бер-берсенә терәлеп үк тора иде. Иптәшен танырга теләмәү аңа нинди файда бирә? Адәм баласының катгый балансы бар: файда, зарар. Үзенә файдалыны гына карый ул. Аңа нинди зарар килүе мөмкин? Биредә ниндидер башка сәбәп бар. Эчә торган кешегә ышанып булмый.

Бераздан ул үзен үзе тыңлап бара башлады. Элек, фронтта чакта, ядрә кыйпылчыгы эләккәнче, авызга әзрәк эчемлек керсә, төрле инстинктлар кузгала, тәнне кайнарлата иде. Сөйләшәсе килә, хатын-кыз кочагына керәсе килә. Бер уңышлы операциядән соң аларга шактый эчемлек тәтегән иде. Альфредны көчләп эчерделәр. Ир кешеме син, әллә ирлегеңне төшереп калдырган мәхлукмы, дия-дия, мин-минлегенә тиеп беттеләр. Эчми кара шуннан соң. Эчеп куйгач, рәхәт булып китте. Башына акылы фикерләр килә, теленә матур сүзләр өелә башлады. Тойгылар урыныннан кузгалды һәм тышка ыргылырга тотынды. Ул Ленаны эзләп китте. Аның эштән чыкканын озак көтеп утырды. Тәнендә сызып, йөгереп тизләнеш алган тойгылар бары тик Ленада гына тынычлык табар иде шикелле. Көтеп утырганда, ул хисләренең үзен ничек газаплавын, теңкәсенә тиюен аңлады. Ир-атка хатын-кыздан башка бик авыр һәм начар икәнен белде. Озак көтте. Тойгылар кыставы шундый көчле иде, хәтта күз аллары караңгылангандай булды. Ленаны ул көчкә көтеп алды. Кыз киреләнмәде, чәүчәләкләнмәде. Шунда Альфред аңа эчтән генә мең рәхмәтләр укыган иде…

Ә хәзер ул хисләр бөтенләй юк. Кая китте шул рәхәт тетрәндерә торган тойгылар? Юк, тойгысыз адәм тулы канлы була алмый. Тойгысыз бик яман. Бәлки, берәр хатын-кыз аның тойгыларын уята алыр? Мәскәү институтыннан килгән профессор да шул хакта ишарә ясады бит. Хатын-кыз белән ныклап якынаерга кирәк, диде. Альфред бераз уңайсызланды, ләкин берни эшләр хәл юк. Бу – аның өчен тормыш мәсьәләсе. Хатын-кыз белән танышу өчен, әрсезлек һәм кыюлык кирәк, ә аңарда ул юк. Шуңа күрә бераз хәмер кулланырга өйрәнмичә дә булмас. Ул тартыну хисен җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт кешеләр аракыны кыюлык өчен махсус та эчә. Димәк, аңа, яралы кешегә, ул гел дә зарури. Дару шикелле. Әмма хәмергә ияләнеп китүең дә бар, ә бу һәлакәткә тиң. Әллә аңа врач белән киңәшеп караргамы? Ул, билгеле, ярамый, дияр. Бик әз генә кулланып кара, дип әйтүе дә бар. Альфред та бит, бераз гына, ди. Әллә ул хәмернең бик яман нәрсә икәнен белмиме, аңламыймы? Аңардан да әшәке әйбер юк, ул теге әкияттәге шешәдән чыккан гыйфрит белән бер. Аның тозагына бер эләксәң ычкына алмыйсың инде, юк! Стаканга батып, күпме әйбәт кешеләр харап була! Альфред алай бетәргә теләми. Аракыга бер күнексәң, ул бар ихтыярыңны сындыра, ди. Кыскасы, уңга китсәң дә баш бетә, сулга таба китсәң дә – чоңгыл! Сират күпереннән ничек барырга?

Егет сизә: бу яра аның бар вөҗүден үзгәрткән, ахрысы. Таза чакта ул болай түгел иде. Эченә әз генә эчемлек керсә, күңеле шундук хатын-кызга тартыла, яратасы килә башлый иде. Хәзер исә берни юк, хатын-кызның матурлыгы да күзенә күренми. Аларда бернинди сер, вәсвәсә калмады. Ә ничек соң алар Лена белән бер-берсенә йөрәкләрен ачты? Ни этәрде? Нинди көч, кодрәт? Хәзер ул көч кая киткән? Гомергә югалганмы? Каһәр суккан яра! Ә яшәүнең мәгънәсе фәкать шуңарда гынамы? Моны ничек аңларга? Адәм баласының двигателе әллә шул микән? Тукта, кайчандыр укыды бит ул: борынгы Римның бер скульпторы, бар энергиясен эшкә генә бирү өчен, үзен печтергән, имеш. Әйе-әйе, бу – чын, булган хәл. Димәк, яшәүнең мәгънәсе аңарда гына түгел икән. Яшәү мәгънәсен сынчы эштә, хезмәттә генә тапкан, билгеле. Иң начар очракта аңа да әнә шундый мөмкинлек бар икән бит…

Ә хәзергә үзенә массаж ясаучы шәфкать туташы Аняның кылын тартып караргамы әллә? Әмма ул бик фәкыйрь күренә. Артык фәкыйрьлек аңа кире тәэсир итә. Бервакыт алар Латвиядә ярлы гына утарга тукталды. Хуҗалары – бетерешкән, алама-салама кигән карт белән карчык иде. Бәрәңге пешергән булдылар, чикләвек зурлыгындагы вак кына бәрәңгеләр. Ике яклап ярылган агач коштабакка салып, өстәлгә куйдылар. Иптәшләре ашагандай итте, ә аның тамагыннан үтмәс кебек иде, шуны сизеп, ул табынга утырырга да базмады. Үзенә эш тапкан булып, тышка чыгып китте. Ничек шул ярлыларның ризыгын ашарга мөмкин?! Хәерчене талаган кебегрәк килеп чыга ич бу. Шуңа күрә Аня белән дә шулай килеп чыгар дип курка. Юк, ул үзеннән дә фәкыйрьрәкләрдән берни дә ала алмый. Сәбәбен генә белми. Хәер, кеше үзенең бик күп нәрсәләрен белми әле.

Юк, Аняны алдарга ярамый. Ул болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кебек күренә. Үзе бик әз сүзле, күңеле төшенке. Ачлы-туклы яшиләр, ахрысы. Аның янына ни йөрәгең җитеп бармак кирәк? Хәтта барысына риза булган очракта да. Юк, мондый киртәне атлап чыга алмый ул. Үзеңә тиңне табарга кирәк. Аняның киемнәре дә искедән сүтеп тегелгән… Альфредның ярлылыкка йөз чытып каравы һич тә аристократ психологиясеннән түгел, ә шул ярлылык өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә. Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр. Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына…




V


Динә Әхәтовна белән Таня Свияжскига килде. Биредәге психбольницада Динәнең ире Нәсих ята иде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк утка кергән. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Польшаның кайсыдыр шәһәрендә, концлагерьда аны бик нык җәзалаганнар, башын төйгәннәр. Баш сөяге берничә төштән чатнап, эчкә батып кергән. Маңгаеның уң ягында сөяк бөтенләй юк, чокыр. Эчкә баткан яра эзе йөрәк тибеше ритмында селкенеп тора.

Бу беренче килүләре генә түгел. Моннан алда да Динә Таняны үзе белән алып килгән иде. Шулай бер-берсенең кайгы-хәсрәтен уртаклашып, үзеннән-үзе якынаеп киттеләр. Динә кызны сынаган, аңардан сер яшерми, теге яки бу хәлләр хакында аның белән киңәш-табыш итә. Таняның төпле, реаль фикер йөртүче кыз икәнен аңлады ул. Аның үз иптәшләрен сатмавын, сөйләгән серләрне читкә чәчмәвен дә бәяләмичә мөмкин түгел иде.

Пароходтан төшеп, үргә шактый озак күтәрелделәр. Менә зур гына, әллә ничә гөмбәзле кызыл кирпеч чиркәү янына килеп җиттеләр. Ихатасы чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Динә сакчыга ниндидер кәгазь чыгарып күрсәтте дә, аларны эчкә үткәреп җибәрделәр.

Ярым җимерек ишектән керделәр. Шыксыз коридорның стеналарындагы штукатуркалар кубып-кубып төшкән. Кызыл кирпечләр ничектер чи яраны хәтерләтеп тора, һәм тәнгә каз тәнчекләре йөгерә иде. Динә, арырак китеп, ак халатлы, беләген сызганган, таза гәүдәле санитар белән исәнләште, иренең хәлен сорашты. Нәсихның хәле билгеле инде – ул «өметсезләр» исемлегендә иде.

Көтү бүлмәсе дә тәнне чымырдатырлык күңелсез иде. Анда идәнгә беркетелгән, каралып, киртләнеп, пычранып беткән озын өстәл дә берничә артсыз урындык кына бар иде.

Менә теге таза санитар Нәсихны беләгеннән тотып бүлмәгә алып керде дә өстәл янына утыртты. Аннары аңа бармак янарга кереште, янады-янады да чыгып китте. Динә алып килгән ризыкларын иренең алдына куйды. Нәсих, хатынына карап та тормастан, аларны ашык-пошык ике куллап авызына тутырырга тотынды. Күзләре тәмам акайды, ак бильярд шарлары кебек, як-якка тәгәрәшә иде. Әйтерсең азыгын алып китәрләр дип шикләнеп, кабаланып, тирә-ягына карана-карана, кемнәндер качып ашый иде. Ашавының да чик-чамасы булмады. Тәгамне туздырып, ваклап бетерде, валчыкларны җыеп авызына озата торды. Үзе, сыер кебек, бүлмәне тутырып мышный иде. Менә ризык бетте. Ул күзләрен алга төбәде, шунда Динәне, Таняны күрергә тиеш иде. Ләкин аның күргәнлеге һич сизелмәде. Нәсих капчык кебек кара киндер күлмәген күтәрде, бүксәсенә учы белән суккалап алды. Шул мәлдә күзләренә аң кергән сыман булды, хатын-кызларга текәлеп карап алды. Ләкин аңы шунда ук сүнде. Ул көрәк шикелле зур учы белән битен сыпыргалады, борыны, авызы һәм маңгае җыерылып килде. Аның куллары, аяклары симметрияне бозарлык дәрәҗәдә зур. Күрәсең, баш миендәге ниндидер үзәкләре дөрес эшләми иде. Ул кинәт торып басты, авыз эченнән нидер мыгырдый башлады: «Мин, – диде ул, быгыр-быгыр килеп һәм мышнап, – кичә Калинин белән сөйләштем. И-и-и, синең кызыңны коткарам… И-и-и…» – Нәсихның башы өстәлгә таба иелде, үзе еш-еш сулый, нәкъ чабып килеп туктаган ат кебек иде. Ул өстәл кырыена куллары белән ябышкан иде, өстәл тактасы шатыр-шотыр килеп кубып та чыкты. Юләрдә көч күп була шул. Нәсих елаганга охшаган нечкә тавыш чыгарырга тотынды. Зи-и-и, зи-и-и… Әллә нинди кыргый маймыл чыелдыймыни. Ул кинәт калкынып куйды, бер кулын югары күтәрде һәм тагын авыз эчендә ботка пешерә башлады: «Мин Калинин белән сөйләшеп утырдым!» Ул тагын нидер мыгырдады, ә төс-кыяфәтендә горурлык һәм эрелек галәмәте шәйләнә иде. Нинди хәлдә диген! Кешедә үзен башкалардан өстен итеп күрсәтү инстинкты һаман бетмәгән. Адәм баласының чын, битлексез йөзе әллә шушымы? Һәр кеше тормыш иткәндә битлек кия, менә без дә битлек белән. «Калинин бабай үлде шул инде», – дип куйды Динә кайгылы тон белән. Нәсих аның сүзләрен ишетмәде, аңы саңгырау булгач, колагына да берни керми иде, ахрысы. Динәнең йөзе тагын да караңгыланды, җилкәләре салынып төште. Кайчандыр йөрәккә якын кешесенең шулай беткәнен күреп тору чиксез авыр иде аңа. Ул инде аның терелә алмаячагына үзен, врач буларак, тәмам ышандырган, бу хәсрәтне күтәрергә күңелен әзерләгән. Ләкин аңа әле дә булса авыр. Таня Динәне болай йөрәккә якын ала дип белми иде. Тере, каны кайнап торган хатын ир-ат белән дә чуалгалый, аңардан кайгы да шуып кына үтәдер, дип уйлый иде. Баксаң, барын да эчендә саклап йөртә, ахрысы. Әллә ул бәлане, күзе белән күргәч, авыр кичерә дә, күз алдыннан киткәч, аны онытамы? Андый затлар да була. Әйтик, мәсәлән, Динәнең һәрчак шат күңелле булуын ничек аңлатырга? Врачның вазифа-бурычы дипме? Ә бит ясалма рәвештә күтәренке күңел белән йөрү кайчандыр барыбер фаш булыр иде. Юк, биредә нәрсәдер аңлашылып бетми. Алла бәндәсе Динәнең бәхетен тәмам җимергән, җанын тоташ газапка дучар иткән. Ә җаның, күңелең богауланган көе яшәү җиңел була аламы соң? Ходай күрсәтмәсен! Аның да бүтән хатын-кызлар кебек чәчәк атып яшәргә хакы юкмыни? Бар, билгеле. Ләкин башка хатын-кызлар да дошман кулы астында нинди генә газаплар кичермәде бит! Менә бу хәл Динәне үз бәласе, бәхетсезлеге белән килешергә, элеккеге ире булган затны кызганырга этәрәдер. Ул да шушы хәлгә үз ихтыяры белән төшмәгән ич. Фашистлар ерткычлыгы корбаны булган. Ничек аны исәпләмисең? Шул ук вакытта Нәсих Динәгә үз тормышын корырга комачау итеп тә тора. Хатын-кызны, гадәттә, итагать, әдәплелек кысалары бик нык тәртип-низамда тота. Аларга ул табигать тарафыннан бирелгән. Аннан болай гына котылып булмый. Җилкәңнән селкеп кенә төшерә алмыйсың. Шуңа хатын-кызның бәхете бары ирләрдән генә торуы өстәлә. Хатын-кыз – ирләр ихтыярында. Алар аны теләсә ни эшләтә ала. Табигать тә ир-атка күбрәк көч биргән. Кем көчле – шул властьлы.

Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс-кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит. Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган, эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле. Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.




VI


Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кайда соң ишек? Утны кабызып булмый…»

Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы-уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли. Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы. Көн саен диярлек шундый хәл.

– Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан кечкенә диванга күчеп утырып.

– Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм… – Таня торып басты, ачылган изүен рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап. Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.

Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт– хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин егеттә җавап хисе уянмады, шуңа ул тәмам каушап төште. Кызның тәненнән чыккан чаткылар егеткә килә дә сүнә, килә дә сүнә кебек иде. Күпме чаткылар җибәрергә һәм аларны күпме сүндерергә мөмкин соң? Моны Таня сизсә, бик хәтәр бит. Коточкыч рәнҗер. Гәрчә ул Альфредның хәлен аңласа да, бөтенләй белеп җиткерми… Альфред, эчтән каушаганын белгертмәс өчен, кулларын эшкә җиккән була. Куллар да аны «сата» шикелле – дәртсезләр, салкыннар. Кызның ялкыннарына су сибәләр, су чәчрәтәләр кебек. Кыз исә моңа әһәмият итми, ялкынланганнан-ялкынлана бара. Әллә ул да акыл көчен җигәме? Юк, бик ихлас ялкынлана. Менә кызның тәне тоташ ялкын кебек булып кызды: «Альфред, җаным, Альфред, бәгърем», – дия-дия, үзенә буйсындыра торган ниндидер бер дәрт ирегенә бирелде. Кыз егеттән һаман җавап – дәрт өмет итә, үз ялкынына егет ялкыны да килеп кушылыр дип көтә. Кайнар иреннәре, күкрәкләре, куллары ач сусын белән тулган, сусынны бетерер өчен берни белән санашып тормас шикелле. Альфред кыздагы вулкан кебек дәрт ташкынына эчтән генә гаҗәпләнде. Шушы чаклы ихласлык, шушы тиклем бирелгәнлек. Моны ничек аңларга?

– Син мине яратмыйсың, Альфред, – диде Таня, тыны беткәч, егетнең иңенә башын куеп. Аның чәчләреннән килә торган хуш ис ничектер күңел кайтаргыч төче сыман тоелды.

– Ярату турында сөйләмә, – дип шаяртты егет һәм бер шигырь әйтеп бирде: «Ярату турында сөйләмә син, Хис теләген чынга ашырыйк. Бар гаделлек шунда, үзебезне Хисләр ирегенә тапшырыйк…»

– Син шаяртасың, Альфред, мин чынлап…

– Яратуны аңламыйм мин, Таня.

– Синең хатын-кызларың булгандыр, мөгаен, ә? – Кызның көнче сүзләре хисләренең җитди булуын белгертә иде.

– Юк-юк, Таня, – дип ялганлады егет һәм уйлап куйды: нигә хатын-кызлар янында дөресен әйтмәскә туры килә икән? Аңа тиз ышанганга күрәме, әллә ялганны ярата төшкәнгәме?

– Хатын-кызлар сиңа үзләре сыланадыр?

– Минем тарафтан реакция булмагач, тиз таялар, – дип куйды егет.

Таня соравын астарлы итеп биргән иде, үзенең егеткә бик хисләнеп ябышуына ничек карый икән, гаеп итәме, әллә аңа әһәмият бирмиме, дип. Беләсе килеп. Әмма кыз берни дә белә алмады.

– Күңелгә ошаганнары очрамыймы?

– Бу хакта уйлаган булмады. Ярату юктыр ла ул. Уйлап чыгарылган нәрсәдер. Энгельс яза, капиталистлар мәхәббәтне үзләренең кереме өчен файдалана, ди. Димәк, мәхәббәт тә баланста.

– Аңлап җиткермим, ничек баланста?

– Менә, әйтик, ир белән хатын-кыз бер-берсен тигез яратышып яшәсә, алар җитештерүдә дә әйбәт нәтиҗә бирә. Нормаларын арттырып үти. Хатыны белән талашып, нервланып эшкә килгән ир, әлбәттә, начар эшли.

– Ягъни без дә баланста инде, ә? Ә син баланска керергә телисеңме соң?

– Баланска цифр булыр өчен генәме?

– Без бит кайдадыр барыбер цифрлар. Соңгы чутта мәхәббәт балансына цифр булып керергә…

– Юк, минем цифр буласым килми…

– Телисеңме-юкмы, барыбер цифр буласың. Син – «А», димәк, «1»ле цифры. Мин – «Т», димәк, «20»ле.

– Кара, 1 + 20 = очко була икән!

Альфред көлеп җибәрде, бусы Таняга да кызык тоелды, ул да:

– Кешеләрне плюс белән генә кушып булмый, – дип, күңеле булып, тыенкы гына көлеп куйды.

– Була, нигә булмасын? – диде Альфред. – Кешеләр белән ниләр генә эшләмиләр…

– Күңелгә ошау гына кешеләрне бергә кушарга тиеш.

– Кайберәүләр очраклы кушыла, аннары гына бер-берсенә ошый башлый.

– Юк, мин бер-береңә карата хис булса гына кушылу ягында.

– Хис бит соңыннан да килә. Күпме андыйлар! Ә кайвакыт бер-берсен кайнар яратып кушылганнар бергә тора алмыйча аерылыша. Менә сиңа хис. Элек әнә татар кызларын бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә биргәннәр. Кая анда ярату дигән нәрсә…

– Ул чагында хатын-кыз үз дәрәҗәсе хакына көрәшә алмаган, ирексез булган…

– Иреккә ирешү белән тойгы-хисләре күбәйгәндер дисеңме? Табигать бирмәгән булса…

– Ну, хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый һәм ирне сайлый ала. Бу бик мөһим. Чөнки яраткан ирдән генә яхшы балалар туа, ди.

– Монысы инде аның философлар сүзедер. Ярату-яратмау балада чагыла микәнни? Сез, медиклар, бу мәсьәләдә, бәлки, күбрәк беләсездер? Ләкин мин тормышта башкачарак күрдем. Әйтик, мосафир ир бер хатын янында бары бер төн кунып чыкты. Кичтән килде, иртән китте. Шуннан бер малай туды. Ул малайның яхшылыгына, акыллылыгына исең китәр иде. Яратудан туган баламы ул? Юк, билгеле.

– Шул мәлдә, бәлки, алар бер-берсен яратканнардыр. Ә нигә, шулай булуы мөмкин түгелмени?

– Ярату хисе ул кыска арада гына туа алмый.

– Нишләп туа алмасын? Туа, ничек кенә туа әле!

– Хатын-кыз ул якны, бәлки, нечкәрәк беләдер. Минемчә, бер-береңне белмәгән көе хисләр тумый. Адәм баласы хайван түгел лә…

– Ә үзең бая «ярату уйлап чыгарылган нәрсә бугай» дидең.

– Мин тормышта күргән-белгәнемнән чыгып әйттем. Ә монысын – үземнән…

– Кешедә дә хайвани сыйфатлар бар ич.

– Билгеле, кешегә карата кулланганда исемнәре генә башка…

– Кайбер кешеләр тышкы кыяфәтләре белән дә җәнлек-хайваннарга охшап тора. Мин үзем төлке чырайлы кешене беләм.

– Тычканга охшаган йөзле бер кеше безнең палатада да ятты. Холык-фигылендә нәрсәдер бар иде: көндез йоклый, кич булгач җанлана, астан гына эш йөртә башлый.

– Йә, әйт әле, менә мин нинди җәнлеккә охшаган? – дип көлеп куйды Таня.

Альфред та кушылып көлде, чөнки бу шаян сорауга җавап биреп булмый иде. Таняда тегенди-мондый ят чалымнар беленмәгәнгә генә түгел, кызга бик матур сүз әйтәсе килгәнгә, шул сүзне таба алмаганга. Шуңа, икесе бергә көлеп, бу сорауны йомдылар. Альфред торды, өстәлдәге шешәдән әз генә эчемлек салып эчте, кызга да тәкъдим иткән иде, ул баш кына селекте.

Таня, иске генә шифоньердан ак җәймәләр, мендәр алып, диванга урын җәяргә кереште. Инде вакыт соң иде, Альфред кайтып йөреп булмаслыгын аңлады. Госпитальдә ул врачтан рөхсәт алып китте (операциядән соң аны тагын госпитальгә күчерделәр. ГИДУВка исә врачларга каралырга гына чакырып алалар иде. Бу хәл Альфредка Таня белән ныграк якынаерга да ярдәм итте. Таня үз караватыннан бер одеял алып, аңа ак тыш кидерде, диванга куйды. Альфред ишекле-түрле йөренә иде. Нидер уйлана, ә уйлары күңелсез шикелле – йөзенә үк чыккан. Таня өстәлне җыйгалады, газеталар белән каплаштырды. Ә үзенең төсендә, хәрәкәтләрендә киеренкелек сизелә, әмма ул сер бирмәскә тырыша иде.

– Утны сүндер, – диде Таня өстәл янында басып торган Альфредка һәм, күз караңгыга ияләнеп өлгергәнче, тиз генә күлмәген салды да юрган астына чумды. Альфред күзе караңгыга ияләнгәнче басып торды, аннары диван янына килеп чишенде. Таняның уңган, зиһенле кыз булуы урынны ике җиргә җәюендә дә күренә иде. Барысына да риза булуын белгертте бит. Әллә егеткә ышанып бетмәдеме? Юк, бу гамәле белән ул үзенең саф булуын әйтергә теләде, ахрысы. Бер бүлмәдә ир-ат белән хатын-кыз аерым-аерым ята аламы? Ир-ат, ни генә булса да, хәтта үз-үзенә каршы килеп, хатын-кыз янына үрмәли инде. Табигать тарафыннан ир-ат хатын-кыз тозагында итеп яратылган. Берни эшләр хәл дә юк. Ләкин фронтта алган яра Альфредны шул тозак хисеннән мәхрүм итте. Үзең теләп керә торган рәхәт тозак хисеннән. Ә тозактан башка яшәү мөмкин түгел, диләр. Нигә? Менә ул яши түгелме соң? Әмма мондый «тозаксыз» яшәүне яшәүгә санамыйлар, тереклек итү генә, диләр. Кыскасы, тозак ул – яшәүнең бик кирәкле бер компоненты.

Альфред тиз генә йокыга китә алмады. Аңа үзен ничек тә сынап карарга кирәк дигән уй килде. Үзенең вөҗүден тыңлап торды, әмма кыз янына барырга чакыру ишетмәде. Ләкин эчке өндәүне, омтылышны көтеп ятарга кирәкме икән? Таня да әнә ятагында боргалана-сыргалана, йоклап китә алмый ята ич. Альфред күңелендәге каршы тору көче белән көрәшә-көрәшә торып утырды да тәвәккәл генә бер адым атлады. Кыз аны көтеп кенә торган икән, ул шунда ук юрганын ачып урын бирде. Шул мәлдә үк ут кебек кайнар Таня егет кочагына кереп бетә язган иде. Ә егеттә бернинди дәрт уянмады, ул үлгән шикелле ята бирде. Ихтыяр көче белән генә кызны үпкән, кочкан булды. Ә каны кызмый, тамырларында кан түгел, боз ага кебек. Нишләп болай? Операциянең бернинди нәтиҗәсе булмады микәнни? Нинди зур «светило» дигәннәр иде ул профессорны. Нәрсә инде бу?! Ул бит әлеге операциягә бик зур өметләр баглаган иде. Дөрес, операцияне алдан төгәл гөман итеп булмый, нәтиҗәсе йә плюс, йә минус булуы ихтимал, дигәннәр иде. Билгеле, сукыр эчәккә ясаган гап-гади операция дә ике төрле була. Ә бу – нечкә, нейрохирургик операция… Кара инде, Таняның утлы тимер мич шикелле кайнар тәне канны әз генә дә җылыта алмый. Әйе, нервлар тәмам беткән икән, хәерсез. Нишләргә соң?

Таняда бик булдыклы кызлар сизгерлеге бар. Ул үзен тулысынча егет иркенә куйды. Моңа үзен әзерләгән, алдын да, артын да уйлаган, күрәсең. Бернинди таләп-дәгъва куймый. Бары егеткә сәламәтлек кенә кайтсын. Ул аның хакына үзен корбан итәргә дә әзер. Яратмаса, бәйләнеп-тагылып йөрмәячәк. Альфредны тулы канлы тормышка кайтару өчен кызлык дәрәҗәсе дә, үзенең исеме дә жәл түгел. Егет кенә терелсен, бәхетле тормыш өчен аңа мөмкинлек тусын. Әгәр сафка кайтып, бәхетен Таня белән бүлешә икән, бик хуп, әгәр бүлешми икән, аның аңа һич кенә дә хәтере калмаячак. Димәк, язмыш үзенә шундый өлеш чыгарган дияр дә тынычланыр. Кешене мәҗбүр итеп яраттырып булмый. Үзен яратмаган кешедән мәхәббәт теләнүне Таняның күңеле кабул итә алмый. Мәхәббәт теләнчесе булып яшәү… Фу! Ә бит яши кайберәүләр… Бәгъзеләрнең холык-фигылендә теләнчелек психологиясе була. Алар өчен ул нормаль хәл санала. Кешеләр холык-фигыльләре ягыннан төрле дәрәҗәдә. Бер ишләре югарыда, бер ишләре түбәндә тора. Чокырда. Үз чокырларыннан чыгарга куркалар. Таня гына качып яши торган әкәм-төкәм кебек. Әмма нәсел дәвам итүнең бөек чакыруы аларны чокырдан чыгарга мәҗбүр итә. Шул чакта югары һәм түбән баскычтагы холык-фигыльлеләр бергә очраша. Ниндидер парлар югары күтәрелә, ниндиләредер түбән-гә китә.

Егетнең берни дә эшли алмаудан гасабилануын Таня сизде. Аны әкрен генә юатты, табибларча тынычландырды.

– Альфред, син бер дә борчылма, барысы да әйбәт булыр, – диде, аны үбә-үбә. – Яле, киеренкелегеңне бетер…

– Ничек итеп? – дип пышылдады маңгае манма су булган егет.

– Ихтыяр көчеңне эшкә җик, паникага бирелмә, үзеңне үзең ышандыр…

– Булмаган нәрсәгә ничек үз-үземне ышандырыйм соң?

– Әйтәм бит, барысы да үз урынына кайтыр. Син бу хакта алдан артык күп уйлагансың, артык күп кичергәнсең һәм өмет баглагансың. Кинәт шуның киресе килеп тугач, синдә шок барлыкка килгән. Тынычлан, кара, нинди паникёр икәнсең…

– Син миңа, Таня, үз бәлам белән килешергә кушма!

– Соң, без бит әле бер-беребезгә бөтенләй ияләнмәгән. Сизәсеңме? Без бер-беребезне белмибез. Тора-бара әкренләп ияләнү, аңлашу килер. Ансат кына булмый ул.

Син, Альфред, катлаулы шәхес. Катлаулы шәхесләр белән шулай була. Аптырама… яме. Мин кичә дежурда идем, бер дә баш төртеп булмады. Йоклыйм әле, үпкәләмә…

– Йокла, Таня, йокла, – диде Альфред.

Кыз егетнең кочагыннан чыкты да борылып ятты, тәмам изрәп, берни белмәс, сизмәс булды.

Альфредка йокы кермәде. Шайтан алгыры! Бар өметләре чәлпәрәмә килде бит. Киләчәктә бернинди яктылык әсәре шәйләнми. Ичмаса, бер чаткысы гына беленсен иде! Юк бит, бөтенләй үлгән-беткән, дөм караңгылык. Тукта, нигә ул моңа шултиклем борчыла соң? Юләр, кайбер кешеләр бар әгъзалары таза килеш тә хатын-кызсыз яши. Хатын-кыз дигән тозакка керми генә. Ул да тора алмасмыни? Иң мөһиме – бу яраны бүтәннәрдән яшерергә кирәк. Бер дә серне ачмаска. Таза дип белсеннәр. Ә хатын-кызлардан качу – гайре табигый хәл, кешеләрдә төрле халәтләр уятыр, гөманнар тудырыр. Кешеләргә гайбәт кенә булсын. Чүпрә сала-сала чәйниләр. Ә гайбәтләрдән үзеңне ничек араларга? Ышыклану өчен өйләнергәме? Ул шәп ышык, капкын булыр иде, билгеле. Кызыксыну уятмыйсың – барысы «шито-крыто». Чынлап та! Ә менә авыру кеше репутациясе белән гомер кичерү бик кыен. Ул аны күтәрә алмас. Шуның өчен пәрдә артына керми булмас. Мөмкинме шул хәл? Моңа нинди хатын-кыз риза булыр икән? Башта ризалашыр да ди. Ә тора-бара? Кеше дигәнең көн саен диярлек үзгәреп тора. Кем аның өчен үзенең яшь гомерен әрәм итәр? Шуңа бәрабәр ул аңа нәрсә бирә ала? Җитешле матди тормышмы? Әти-әнисе ярдәмендә анысы да булыр. Әмма мондый тормыш барыбер уңайсызлык китереп чыгарыр.

Әйе, чынлыкта бер-береңә күнегергә, ияләшергә кирәктер. Таня белми әйтмәс. Нигә әле егет шултиклем югалып калды? Дөрестән дә, ул операциядән соң тәмам терелермен, нормаль хәлгә килермен дип нык өметләнгән иде. Артык нык ышанды, күрәсең. «Осечка» булу ихтималын башына да китермәде.

Әтисе каршына да авыру кеше булып барасы килми. Ул аңардан күпне көткән иде. Хәзер җаны кыйналыр инде. Аларның нәселе артык горур, гадел шул. Курляндиягә эшкә билгеләнгәч, әтисе улына: «Син анда үсә алмассың, перспектива юк», – дип язган иде. Альфредны бүтән фронтка күчертергә дә уйлаган иде. Әмма кешеләрдән уңайсызланды, ул ниятеннән кире кайтты. Әнисе дә катнашкандыр, билгеле. Урыныңнан файдалангансың, дип әйтерләр, безнең әз генә җитешсезлекне дә сагалап кына торалар бит, дигәндер. Егет үзе дә, иптәшләрдән уңайсыз, кирәкмәс, дип язган иде. Кайда ничек, нәрсә килеп чыгасын алдан белеп булмый, әлбәттә. Шул сүз белән күңелне тынычландырасың, язмышка сылтыйсың. Әйе, язмыш чынлап та бар, ахрысы.

Менә бу кызны да аңа язмыш бүләге дип әйтергә була. Ул да егеттән күп нәрсәләр көтә. Альфред исә Таня өмет иткәнне бирә алмый. Ул алданыр, аны каһәрләр. Йөр аннары өстеңдә кеше каһәрен күтәреп. Нинди тормыш ул?! Сине кайдадыр бик ачы каһәрләсеннәр, ә син берни булмагандай тыныч кына яшә. Юк, ул алай булдыра алмый. Ә кемнәрдер шулай яши бирә.

Аны инвалидлыкка гына чыгара күрмәсеннәр. Менә нәрсәдән сакланырга кирәк. Тагын да авыр фаҗига булачак. Нерв авырулы дип табып, группа бирсәләр, беттең. Альфредка хәзер бер юл бар: мин төзәлдем, минем барысы да нормаль дип раслау. Ә Таня серне чишмәскә тиеш. Аңардан белешерләр, ә ул ялганлый алырмы? Шайтан алгыры, тагын ялганларга! Әмма бу ялган чын дөреслеккә бәрабәр булачак ич. Ялган да дөреслек урынына йөри ала. Шулай булгач, тормышта ялган ничек бетсен?! Дөреслек ала алмаган «крепость»ны ялган бик ансат кына алып та куя.

Альфред караваттан төшеп, бүлмәнең ишек катындарак торган, җыйнак кына эшләнгән мич янына килде. Үрелеп аның юшкәсен ачты. Кечкенә плитәсе янына утырды да тәмәке кабызды. Барыбер йокы алмый иде.

Бераздан өстәлдәге будильник шырыйлап шалтырарга тотынды. Таня, караватыннан сикереп төшеп, аның төймәсенә басты. Мич янында басып торган Альфредны күреп, бер дә гаҗәпләнмәде. Аңа плитәгә ягып җибәрергә кушты. Аралыкта өелгән утыннар пәрдә белән каплап куелган икән.

Чәй эчкәндә, Альфред Таняның кулыннан тотып алды.

– Таня, син ризамы? – дип сорады.

Кыз аңа томырылып карады, күз алмалары түгәрәкләнеп килде, караңгырак ут яктысында чаткылар сипкән кебек булды, ләкин сөенечен яшерергә тырышты.

– Син чынлапмы, Альфред? – диде ул. – Барысын да уйладыңмы? Ашыкмыйсыңмы? Юк, кабат уйла әле…

– Җиде кат үлчә, бер кат кис, әйеме?

– Мондый җитди адым атлаганда зыян итмәс.

– Күпме генә үлчәсәң дә шул бернәрсә, Таня. Ә син?

– Һи-и, – дип көлде Таня. – Хатын-кыз таяк янында нуль булырга әзер инде ул.

– Мин чынлап әйтәм, Таня.

– Ми тартмаңда шул мәсьәләне тагын бер кайнат әле, ә?

– Мин шундый карарга килдем, Таня, син миңа ярдәм ит. Хәлемне үзең күрдең, аңладың.

– Сиңа нык кына дәваланырга кирәк, Альфред. Биредә түгел, Мәскәүдә…

– Синнән башка дәвалана алмыйм мин. Инвалидлык бирмәгәйләре дип куркам. Син ничек уйлыйсың?

– Андый куркыныч бар.

– Аны ничек читләтеп үтәргә? Монда миңа син генә ярдәм итә аласың, Таня, – диде Альфред тирән мәгънә аңлата торган тавыш белән.

– Динә Әхәтовна миңа болай уңай карый…

– Юк, андый мәгънәдә түгел… Әйдә, эшкә соңга каласың. Юлда аңлатып карармын. Үз сүзеңне аннан соң әйтерсең…

Альфред учакта ут калдырмас өчен вак кисәүләрне кәкре тимер белән суккалап сүндергәләп маташты. Шул арада Таня урыннарны җыйды, рәтләде. Ул һәр төштә пөхтәлекне ярата иде. Бер дә иренеп тормый.

Таня өстенә киенгәч, Альфред та шинелен, фуражкасын киде. Иртә иде әле, алар шыпырт кына адымнар белән гомуми коридор аша бардылар. Тышкы ишекне япкач кына сөйләшергә тотындылар.




VII


Таня Милашның биографиясе катлаулы иде. Әти-әнисе – врачлар. Алар Двинск шәһәрендә яшәде. Кечкенә генә бу шәһәрдә крепостьлар күп иде, чөнки ул Латвия җиренең көнчыгыш чиге булган. Исемен дә башкача атаганнар. Төрле сугышлар аркасында шәһәр әле рус биләмәләренә кертелгән, әле Латвиягә калдырылган. Кыс-касы, кулдан-кулга күчеп йөргән. Шуңа күрә анда латышлар, эстон һәм руслашкан һәм руслашмаган немецлар да гомер итә. Билгеле, руслар күпчелек иде. Мәктәпләр дә рус телле генә. Милашлар немец гаиләсе белән аралашып яшәде. Таняның әтисе төп Ленинградныкы, әнисе Митавада туып үскән. Шунда хәзер дә әбисе яши, аңарда бераз латыш каны да бар иде. Тиешле органнардан рөхсәт алып, ул Митавага сеңлесе Рита белән еш бара иде. Берсендә Рита кире әйләнеп кайтмады. Митавадагы бер чиновник немец егете, Ританы күргәч, аңа чат ябышкан. Үз яныннан җибәрергә теләмәгән. Сәүдә палатасында эшләүче экспедитор-механик икән. Мәһабәт гәүдәле, ирләрчә эре сызыклы йөзле, киң иякле, зур борынлы, зәңгәр күзле. Ританың да кызлык чоры тулышкан, уылдыгы күбәйгән балык кебек кая кысылыр җир эзләгән чагы, бөтенләй башын җуеп, егеткә асылынган. Әмма болар икесе ике ил кешеләре. Шул киртә бар. Егет, Отто Зингер, хәстәргә керешкән. Элемтәләре бар икән. Берничә көндә эшне әйләндереп тә чыгарган. Костелда никах йоласын бар шартына туры китереп үтәгәннәр. Аннары Зингерлар егетнең торган җиренә Курляндиягә кайтып киткән.

Таня Оттоны бик яхшы хәтерли. Аларга кунакка да киләләр иде. Бер дә буш кул белән килмиләр. Таняның Ленинградта медучилищеда укыган чагы иде. Каникул вакытында болар да килеп төште. Таняга – бастоннан костюм-юбка, энесе Радикка – бик яхшы табанлы инглиз ботинкалары, әниләренә бик затлы эчке киемнәр бүләк иттеләр, аларны баштанаяк киендерделәр. Таня әле хәзер дә шул костюм-юбканы кия.

Аннары бик киеренке кырыгынчы ел килде. Шәһәрдә хәрби частьлар күбәйгәннән-күбәйде. Тревогалар еш була иде. Әти-әниләре икесе дә хәрби врачлар. Төн урталарында чыгып чабалар, тик икенче көнне генә кайталар иде. Билгесезлек киеренкелекне көчәйтә. Төрле имеш-мимешләргә колак сала башлыйсың. Каядыр югарыда, кеше күзе җитә алмый торган җирдә бик көчле политик уен бара, рәхимсез алышалар, кайсы җиңәр дә кайсы җиңелер. Адәм балаларының язмышлары шулардан тора. Бар нәрсәне өстә хәл итәләр. Соңыннан кешеләргә боерык төшерәләр. Боерык массаларны хәрәкәткә китерә, кирәкле якка юнәлдерә. Массалар ул – өстә политик уен алып барган затларның банктагы байлыгы, көче. Менә берсе ва-банкка бара, кинәт киеренкелек көчәя, сулый торган һава тамактан авырлык белән үтә. Эчке дулкынланудан кешеләрнең тыны кысыла, йөзләреннән кан кача, иреннәре кысыла, куллары калтырый. Әз сөйләшәләр, әмма кайчакта бик тиз дөртләп кабыналар. Нервлары чыдый алмый ычкынып китәләр.

Танялар гаиләсе дә нерв киеренкелеге белән яшәде. Җитмәсә, әтиләре полкының политидарәсеннән бер комиссарны кулга алдылар. Ата кеше кухняда төне буе тәмәке тартып утыра, әниләре төнге ак озын киеме белән караңгы бүлмәләрдә өй иясе кебек йөренә, ирен йокларга дәшә иде. Ә тегесе ишетми, җавап кайтармый. Уйлана һәм мыгыр-мыгыр үзалдына авыз эченнән сөйләнә. Сүзләрен аңлап булмый, «Нигә шулай, нигә шулай?» дигәнен генә аерырга мөмкин иде.

Бер хәл Таняның бик исендә калган. Ул практика узарга үз шәһәрендәге больницага кайткан иде. Төн уртасында ишек дөбердәттеләр. Әтисе кухняда хәрби киемнәрен салмаган килеш тәмәке тартып утыра. Ул ярты төн узгач кына ятарга күнегеп киткән иде. Ятактан уятып алып китүдән курка, саклана иде… Әтисе ишекне ачты, ике милиционер өйдә тентү ясарга килгән иде. Әтисе бик каты кычкырып каршы төште. Тегеләр шунда ук аны тынарга мәҗбүр итте. Менә тентүгә санкция, дип, аңа кәгазь суздылар. Алар төне буе бүлмәләрнең астын өскә китереп ташладылар. Радикның бер генә карават торган кечкенә «коморка»сында, читлектә ике тутый кошы бар иде. Өйдә ят кешеләр йөргәнен сизеп, алар икәүләшеп кычкырышырга тотынды. Немецча сүзгә охшаган авазлар чыгаралар. Әллә шуңа күрәме, милиционерлар шиккә калды. Радикка бәйләнә башладылар: кем бирде, каян алдың? Попугайлар нинди сүзләр әйтә, нинди мәгънә белгертә? Милиционерларның берсе читлеккә бармагын тыккан иде, тегеләр икесе берьюлы шундый итеп чукып алды, бармактан кан чыкты. Кан болай гына туктамады, тамырга туры килгән иде бугай. Таня тиз генә, бинт алып, милиционерның бармагын бәйләде. Ул, бик ачулы рәвештә: «Халык дошманы! Халык дошманы!» – дип, тешен шыгырдата иде. Читлекне алып китәргә җыенгач, Радик милиционер кулына барып ябышты. «Хакыгыз юк! Хакыгыз юк!» – дип кычкырды. Шунда әниләре килеп керде дә аны ничек кирәк алай юмаларга кереште. Радик күнмәде, читлекне бик нык итеп тоткан иде. Әниләре аны кубарып ала алмады. Милиционер Радикның бармакларын читлек тимерчыбыгыннан авырттыра-авырттыра каерып ташлады. Радик идәнгә авып төште. Көчсезлегеннән гарьләнеп, рәнҗеп еларга тотынды.

Милиционерлар шул попугайлардан башка берни дә алмады. Шулай да бу аларның гаиләсе өчен җәрәхәт булды. Бар рухны җимереп ташлады. Ә рухны үзең торгызмыйча, рәткә салмыйча яшәп булмый. Әмма аны төзәтер өчен шартлар кирәк шул. Аларны каян аласың? Радик эндәшмәс, сөйләшмәс булды, эченә бикләнеп йөри башлады. Ул рухын кире торгызырга газаплана булыр, әмма маңгай астыннан шикле караган соры күзләреннән эчендә төйнәлә башлаган ачуны гына чамаларга мөмкин иде. Ул үзен яклый алмаганга бар рәнҗүен әтисенә юнәлтте. Әниләре дә атаны шелтәләде, Радик ягына чыкты. Ул малаен барысыннан да ныграк ярата иде шул. Шуннан ата белән улның арасы тәмам бозылды. Таня исә әтисен яклады. Нәрсә эшли алсын ул властьларга каршы, каршылык күрсәтсә, үзен алып китәрләр иде, сезгә шул кирәк идеме, шуны теләдегезме, дигәч, алар тынды. Ләкин ачуны эчләренә йомдылар. Гаиләдәге элеккеге киң күңеллелек, тынычлык бетте, ул ничектер икегә аерылды, ике капма-каршы лагерь барлыкка килде. Бу хәлне әтиләре бик яхшы сизде һәм эченнән гаять авыр кичерде. Үз балаң үзеңә дошман булсын әле. Үзләренең тамырларында бер кан ага, бер җан белән яшиләр, әмма бер-берсенә каршылар. Радикның балалык юләрлеге һәм үҗәтлеге дошманлыкка өстери иде. Ул әле акыл белән түгел, хисләре ихтыярына буйсынып яши. Яшәүнең катлаулы һәм четерекле кануннарын аңлап бетерми. Кеше күп нәрсәләрне яше җитмичә төшенә алмый. Моны Таня үзеннән чыгып әйтә. Үсмерлек чорында кеше әллә нинди иллюзияләр дөньясында яши. Реаль тормыш кануннары аңа бик тупас һәм рәхимсез тоела. Шул нәрсә аны кискен хөкем итүгә китерә. Килешергә теләмәү үҗәтлеген көчәйтә. Үҗәтлек, билгеле, үзе утырган ботакны үзе кисүчән. Әтиләре алай түгел, ул сабыр. Каты бәрелми. Улы белән ара өзелүне авыр кичерсә дә, өметен өзми. Радик бераздан барысын да аңлар һәм әтисен бу чаклы хөкем итмәс. Ул бит аңа бары яхшылык кына тели, ә теге, киреләнеп, үзенекендә тора. «Аның урынында син дә шулай эшләр идең», – диде Таня Радикка. Ул моның белән килешмәде: «Юк, мин яклар идем, үземә начар булса да, аралар идем», – диде. «Шуның белән бөтен эшне бозар идең», – диде Таня аңа. Радик җилкәләрен генә сикертте, үз сүзен сүз иткәнен белгертте.

Гаиләдә элекке шаярып сөйләшүләр, бер-береңә төрттереп сүз әйтүләр юкка чыкты. Һәр як үзен хаклы саный һәм чигенергә теләми иде. Нилектән бу шулай? Тышкы мохит аларның гади, дус гаиләсен икегә аерды. Моны ата кеше читләтеп-читләтеп аңлатып бирсә дә, Радик аны кабул итмәде. Әтисен гаепләүдән арына алмады. Әниләре исә, нәрсәдер аңлап, аларны килештерер өчен тырыша башлады. Ата да шактый кырыс иде, үз тәҗрибәсе белән ныгытылган принципларыннан чигенмәде. Радик та яшьлек кирелеге белән көчле иде. Өстәл янында ашап-эчеп утырганда да алар эләгешеп китә, бар ямьне бетерә иде. Радик әтисенең башка гаепләрен дә казып чыгара башлады. Бу нәрсә атаны тәмам чыгырдан чыгара, ул Радик белән бер табынга утырмаска тырыша иде. Үзе бик күңелсез, өметен өзгән чырай белән йөри. Таня аны шундый хәлдә күреп бик жәлли иде. Бичара әти. Нишләргә дә белми. Үз балаң белән сугышып яшә инде. Ни өчен, ни бәрабәренә? Кемгә нәрсә бирә бу? Нинди иблис китереп чыгарды моны? Әйе, тормыш катлауланды, элеккеге үлчәмнәр, кыйммәтләр юкка чыкты. Әмма ул кыйммәтләр гасырлар буе буыннан-буынга килгән, чарланган, сыналган, кешеләрнең тормыш кагыйдәсенә әйләнгән, әхлак нормасы булып урнашкан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кешелекле итәргә булышкан. Гасырлар буе әз-әзләп җыелган ул, әз-әзләп ныгый барган, мөнәсәбәтләрдә, ызгыш-талашларда чарланып, иләнеп килгән. Кешеләрне җәмгыять итеп оештырып торган һәм хезмәт иттергән әхлак фонды әнә шулай кан-яшь коеп табылган. Зур кыйммәт булып әверелгән. Кешеләрнең канына тәртип-низам формалары булып сеңгән. Хәзер шулар барысы да кинәт кенә бетерелде, юкка чыгарылды. Ул кыйммәтләр урынына боерык, циркулярлар килде. Ата шуларны гаиләсенә аңлатып сөйли дә Радикка карата да йомшарган төсле була иде…




VIII


Җәй уртасы. Мин Ленинградта идем әле. Әтиләр полкына Латвия җиренә күчәргә боерык булган. Хөкүмәтләр килешүе буенча безнең гаскәрләр шунда кертелгән. Митава шәһәренә урнаштырганнар. Шәһәр зур гына елганың ике ярында утыра. Матур күперләр ике якны тоташтырып тора. Әтиләр торган урын елганың көнбатыш ягындагы хәрби шәһәрчектә иде. Мин шунда август азакларында кайтып төштем. Диплом алдым, эшкә юллама да бирделәр. Ниндидер хәрби частька иде.

Әти белән әнинең күңелләре күтәренке иде. Патриотик хистән генә булмагандыр. Ватандарлык әтидә бик көчле иде. Менә Россия составына аның элеккеге биләмәләре кайтты. Илнең чикләре ныгый төште. Латвия өчен дә зур, ресурсларга гаять бай Россиягә кушылу файдалы гына булачак. Тик гади халык моны тулысы белән аңлап җитми иде әле. Безгә каш җыерып караучыларны күрми мөмкин түгел иде. Гомумән, безне өнәп бетермәүләре сизелә. Тышка бик чыгармасалар да, эчләрендә агач корты кебек тынгы бирмәгән, әкрен генә кытырдатып яткан тойгыны кискен моментларда ычкындырып куялар.

Биредә материаль хәл бераз яхшырды. Продукт ягы мул гына иде. Әти-әнинең күтәренке күңел белән йөрүләренә, бәлки, шул нәрсә сәбәп булгандыр. Яңа урын, яңа вазгыять җандагы элекке ярыкларны ничектер тигезләгән кебек итә. Вак-төяк аңлашылмаучылыклар онытыла, сине ниндидер яңа мәшәкатьләр биләп ала. Яңа кешеләр белән танышу, аралашу үткәндәге хәлләрне артка чигерә. Күңелгә яңа тәэсирләр бәреп керә. Алар көчле һәм җете. Чөнки безнең частьлар килү белән, биредә тамырдан үзгәрешләр башланды. Шәһәрдән чит илгә качып китүчеләр шактый булган. Аларның фабрикалары, утарлары калган иде. Зур гына ике катлы бер йортны конфискацияләгән чакта коточкыч хәл булды. Йортның хуҗасы, яшь кенә егет һич бирелергә теләмәгән һәм, чарлакта яшеренеп, пулемёттан аткан. Әллә ничә кызылармиячене яралаган. Ул, имеш, үзе атаклы латыш укчылары варисы, әтисе Петроградта революция ясап йөргәндә һәлак булган. Аны Подвойский яхшы белгән, аның батырлыгын бәяләгән. Һәлак булгач, «Правда» газетасына некролог язып чыгарган, ди.

Бертуганнар арасында да каршылыклар булганда, бүтән иҗтимагый шартларда эш ничек шома гына барсын? Аңлашылмаучылыклар, каршы торулар тагын да хәтәррәк, фаҗигалерәк иде. Шулай да тормыш бара, туктап тормый. Киеренкелек кимемәде, арта гына барды. Яңа тәртипләр урнаштыру кыен иде. Әти һаман Рита апа өчен кайгырды. Отто нинди кеше булып чыгар? Кешеләр үзләре дә төрле-төрле. Аларны күзгә күренмәгән нәрсәдер йә теге, йә бу якка бүлә. Авыл җирендә, нәкъ бездә, бөек борылыш чорында килеп чыккан хәлләр туды. Ә шәһәр пролетарлары нишли? Аларның да язмышлары төрлечә. Кайсылары совет тәртипләрен хуплый, безгә теләктәш, кайберләре каршы. Ачыктан-ачык каршылары да күренгәли иде. Андыйларны бик тиз теркәп алалар, чара күрәләр. Оттолар нишләр, кайсы якка авышырлар? Баррикаданың кайсы ягында булырлар? Әни көн дә шулар өчен кайгыра. Әти дә битараф кала алмый, ул да пошына. Безнең яклы булмаганнарның эшләре шәптән түгел. Отто харап булмагае. Бик акыллы кеше. Рита да бик бәхетле иде, бер малайлары үсеп килә. Акыллы кешеләрнең дә төрлесе була. Берәүләре, акылларына ышанып, ахрысы, әз генә буйсынуны да күтәрә алмый. Ә «сыгылмалы» акыллы булганнары гамәлдәге шартларга бик тиз яраша, аны тулысы белән кабул итә. Хикмәт нәрсәдә? Нигә тегеләр яңа кануннарны читкә тибәрә, кабул итә алмый, ә шулар белән янәшәдә үк эшләүче кеше яңалыкларны тиз кабул итә, аңлый һәм аңлы рәвештәме, әллә интуиция беләнме, яңа тәртипләр ягына чыга, яңа тормыш тарафдары булып китә. Кешене теге яки бу яклы итүдә нәрсә хәлиткеч роль уйный? Сиземләүме? Ә бит кайбер кеше күреп тора, теге яклы булса, эше харап, газапларга дучар ителәчәк. Шуны белә торып, ул үзен газаплауга юл куя. Ни өчен ул үзенә җиңелрәк юлны сайламый, аңлы рәвештә ут эченә бара? Күбәләкләр төнге утка килеп кереп һәлак була. Кешеләр бит күбәләк түгел. Нәрсә йөртә адәм баласын? Нинди көч теге яки бу якка чыгара? Юлны нинди үлчәүгә салып сайлый ул? Әхлак үлчәвенәме? Үзендәге кешелек үлчәвенәме? Әллә җайлашып бетмәве белән эш итәме? Тәртипләрне үзгәртә алмыйм, шуның өчен җайлашырга кирәк, диләр. Нинди көч аны теге яки бу якка ташлый? Шәхес бит үзен кайгыртырга тиеш. Теге яки бу адымын ул үз файдасыннан чыгып ясый. Менә шушы мөһим адымны ясаганда, шәхес һәм гамәл бер-берсенә бәрелешә. Гамәлнең кануннары кырыс. Ә шәхес йомшак. Шулай да кайбер шәхесләр кырыс кануннарга бирешми, каршы бара. Нинди көч җитәкли аларны бу эштә? Шул нәрсә бик кызык. Идеялелекме? Тәрбияләнгән, җанында ныгыган әхлак кануннарымы? Шул этәрәме? Әйе, кеше җанында ныгыган, аңына сеңгән тәртип-низам кагыйдәләре мөһим эш башкара. Теге яки бу юлны сайлауны кеше җанында әнә шул тәрбия аша канунлашкан нәрсәләр хәл итәдер? Моның өчен кешене гаепләү дөресме соң? Кеше үзенең тәрбиясен сайлап ала алмый. Әти-әнисен сайлап ала алмаган кебек. Ә ни өчен, алайса, кешене җәзаларга? Димәк, биредә кеше үз гаебе өчен җәзаланмый, чөнки җанында, аңында канунлашкан әхлак нормаларын ул үз теләге белән алмаган, үз теләге белән сайламаган.

Мин моны әти белән әни сүзләреннән чыгып әйтәм. Югыйсә үземнең аңым җитмәс иде. Алар көн дә дусларча тыныч кына бәхәсләшеп утыра. Әти дә кызып китми, әни дә. Радикның читләшүе әтигә зур сабак булды, ахрысы. Ул хәзер әни белән дә, минем белән дә сак сөйләшә, мөгамәләсе сизелерлек йомшарды.

Зингерлардан бернинди хәбәр юк. Алар Митавадагы әбине үзләренә алдырганнар. Добэле шәһәрендә Отто яңа эшкә урнашты, дип, моннан биш ай элек хатлары килгән иде. Хәзер дөнья болганып китте, кеше язмышлары чуалып бетте. Добэле бездән ерак түгел, әмма юлга чыгарга рөхсәт итмиләр иде. Билгеле бер тәртип урнаштырганчы. Андый чаралар зарури булгандыр.

Безнең хәрби шәһәрчектә җирле халык юк. Булганы – хәрбиләр генә. Күп кенә хезмәткәрләрнең гаиләләре бар. Алар барысы да шәһәрчек мәйданындагы зур борынгы парк янына салынган дүрт катлы йортта, уңайлыклары булган ике бүлмәле квартираларда яши. Безнеке дә зур-зур ике бүлмәле квартира. Әти бер бүлмәне икегә бүлде. Калын такталар тезеп чыкты, аннан штукатурка белән акшарлады. Бер ягы – Радикка, бер ягы – миңа. Мин атлы кавалерия санчастенда шәфкать туташы булып эшлим, әти-әни – бүтән частьта. Ә Радикка эш табуы кыен булды. Ветсанитар эше бар, шуңа өйрәнергә мөмкин иде. Ләкин Радикка бу эш ошамады. Бераз эшләде дә ташлады. Пароходлар ремонтлау верфенә техник булып эшкә керде. Ул эшен дә яратып бетермәде. Бүтән җирдән эш эзләп йөрде. Шул чакта хәрби шәһәрчектә «комендант сәгате» керттеләр. Чыгып йөрергә ярамый, диделәр. Шуңа күрә Радикка, теләмәсә дә, ветсанитар эшенә кабат керешергә туры килде. Биредә бик шәп итеп эшләнгән озын-озын ат сарайлары бар иде. Шул сарайлар тулы атлар тотыла. Гомумән, эш җитәрлек булырга тиеш… Радикның бар теләге – мөстәкыйльлеккә омтылу иде. Шуңа күрә яратмаган эшкә дә риза булды. Тора-бара ул эшнең кызык якларын таба башлады. Бу хәл әти-әнине бик шатландыра иде. Әмма пошаманга да салды: ветсанитарларга эш өчен спирт бирәләр. Радик шуны үзенә дә калдыра шикелле. Кайчак аңардан спирт исе килгәли иде.

Кыш көне һич көтмәгәндә Отто абый белән Рита апа килеп төште. Яңа урынга күчкәнлектән, безнең хатлар бик соңарып барып җиткән. Аннан мөһимрәк сәбәпләр дә булган икән. Отто абыйның сул кулы муенына кара тасма белән асып куелган иде.

Чәй эчкәндә, Отто абый сөйләде (русчасы әйбәт иде):

– Безнең анда бәрелешләр булды, – диде. – Май аенда Советларга кушылу турында митинглар үткәрделәр. Активистлар оештырып йөри иде. Берсендә миннән чыгыш ясауны үтенделәр. Мин Советларга кушылу хәерле булыр, чөнки бай илнең канат астына керү безнең ише ярлы як өчен бик кирәк дигән фикер әйттем. Экономика бит барча эшләрне хәл итә. Без экономик яктан ныгырга тиеш. Экономик яктан нык булсаң гына техниканы үстереп була, дидем. Шунда кемдер, Советлар безне техник яктан артка өстерәр бит, дип кычкырды. Чөнки Советлар Европадан артта калган, безгә Көнбатышка йөз тоту отышлырак булыр, янәсе… Мин шунда кызып киттем һәм, саннар китерә-китерә, Көнбатышның безне сыгу политикасы гына алып барганлыгын, шуның аркасында Латвиянең бер мөстәкыйль завод-фабрикасы да булмавын, кабала шартларында була да алмавын исбат итәргә тырыштым. Безгә бердәнбер юл – Советларга кушылу, дидем… Халык арасында тавыш купты. Сүземне тәмамлап, трибунадан борылдым гына, кинәт аркама күсәк белән китереп суккан кебек булды. Һәм аягым юешләнгәнен сиздем, бер якка ава башладым. Мине тотып алдылар, аста кешеләрнең бик каты шаулашканын ишетәм. Алып баручы шунда «митинг ябык» дип белдерде һәм кисәтте: ул сатлык җанны без барыбер тотарбыз, иптәшләр, җәзасыз калыр дип шикләнмәгез, диде.

Завод санчастена алып керүләрен хәтерлим, аннары – белмим. Бервакыт таң алдыннан күзләремне ачсам, мин үз караватымда ятам, баш очымда Рита елап утыра… Менә ничек булды. Уф, хәлләр…

– Ә тегене тоттылармы?

– Юк, әйтмәделәр, – дип дәвам итте Рита апа. – Операция ясап, пуляны алгач, Оттоның хәле начарланды, ул сатлык җан белән кызыксынмадык та. Хәрби часть врачлары бик нык булышты. Шулар аякка бастырды… Менә Советлар өчен кан түкте Отто. Нәрсә булыр инде? Бәхеткә, пуля сөякне ватмаган. Врачлар, күлмәк белән туган, дип әйтте. Ничек булыр, ә бит үтерүләре дә мөмкин иде. Отто күп белгәнлек белән «авырый», мин, катышма, дип әйтә киләм, «трамвай законы»н беләсеңме? Башыңны сузма! Менә иң яхшысы шул…

– Ул закон белән генә яшәп булмый, – дип әйтеп куйды әти дымык кына. Отто аны җөпләмәде дә, инкяр дә итмәде. – Ә хәзер эшләр ничек соң? – дип, әти аның кулына ымлады һәм нинди чутка яшәүләре белән кызыксынды.

– Продукция карточкалары бирделәр, – диде Рита апа.

– Юк, мин эш мәсьәләсен әйткән идем.

– Оттоны шул үзе эшли торган эшендә калдырдылар, консерв цехының баш механигы итеп. Менә ничә ай инде бюллетень белән акча түлиләр. Элеккеге зарплатасыннан күбрәк… – Рита апа шатлана-шатлана сөйли иде.

– Кан түккән өчен инде, кан түккән өчен, – дип куйды әни.

– Тормыш әллә элеккегедән әйбәтрәк булыр микән? – Рита апа эчендәге ниндидер шиген чыгарып бетермичә генә әйтте.

– Әлбәттә инде, ә ни өчен, алайса, Советларга кушылдык соң? – диде Отто.

– Карточка паёгы белән әллә ни сикереп булмый… – Рита апа тагын әйтеп бетермәде.

– Шулай да, ичмаса, гарантияле, – дип, бик шат күңел белән сөйләнде Отто.

– Шартлар элеккегедән күпкә яхшырырга тиеш, – диде әти һәм өстәлдәге ак күмәчне алып күрсәтте. – Латышларның мондый ак калач күргәннәре булмаган икән. Гаҗәпләнәләр. Мондый бодай бары Рәсәйнең кара туфраклы җирләрендә генә үсә. Ә кара туфрак ул – алтын. Биредә андый балчыкны төшләрендә дә күргәннәре юк. Көлсу туфрак бик ярлы бит ул. Анда үскән бодай, арыштан яхшы сыйфатлы ипи пешереп булмый. Рәсәй бодаен яки арышын өстәмә итеп кушарга кирәк. Элекке Латвия хөкүмәтенең күп байлыгы бездән сатып алган икмәккә киткән.

– Анда әллә ниләр сөйлиләр, сездә хәлләр ничек? – диде Рита апа, пышылдап.

– Ул-бу сизелми шикелле… – Әти җилкәләрен сикертте һәм ниндидер тонык тавыш белән әйтеп куйды: – Хәлләр шактый киеренке. Бер врачны кулга алдылар. Ни өчен икәнен белмиләр, гаиләсе дә белми.

– Ә бездә, – диде Отто, өстәлгә башын ия төшеп, – завод директоры итеп подпольеда яткан большевик Лункалн дигән бик ипле, әйбәт кешене куйганнар иде. Эшчеләрне туплап, эшне яхшы гына юлга салган иде. Диверсантлар шартлатып киткән цехны торгызды. Эшчеләр белән бергә үзе көрәк, лом тотып эшләде. Биш ай дигәндә, завод элеккедән яхшырак эшли башлады. Әмма артында ниндидер чыш-пыш йөрде. Беркөнне иртән эшкә килмәде. Төнлә милиционерлар алып киткән. Менә ничек тә була икән. Подпольщик большевик бит югыйсә.

– Бер төнне сине дә, Отто, алып китмәсәләр ярый инде, – диде Рита апа, нәрсәгәдер ишарәләп. – Сине дә заводта большевик дип йөртәләр.

– Әйе, партиясез большевик, – дип көлеп җибәрде Отто.

– Йә, авызыңны бик ерма, яме! – Рита апа бик курка иде.

Әни, Рита апа һәм мин табынны җыештыра башладык, табак-савытларны юарга, сөртергә кирәк иде. Ә минем колак гел әти белән Отто абый сөйләшкәнне тота да тора. Алар шыпырт кына бәхәсләшә иде. Отто абый сөйли:

– Менә, – ди, – партячейка секретаре минем янга үзем ялгыз гына чакта килә дә задание бирә: фәлән-фәлән кешегә эш арасында, әбәд вакытында ашап утырганда, фәлән-фәлән, дип әйтеп әйт, ә ул ни дип җавап кайтара, шуны миңа килеп әйтерсең, ди. Ни әйткәнен онытма, хәтереңә сеңдер, ди. Менә бусы нәрсә инде? Шуны аңлый алмыйм. Сездә дә шулаймы ул?

– Юк, бездә алай түгел, – дип пышылдый әти. – Моңа бер дә исең китмәсен. Сез яңа кешеләр, буржуаз җәмгыятьтә яшәгәнсез, сездә ул-бу юкмы, янәсе, социализмга зарарлы, каршы әйбер. Сезнең барыгызны да сыныйлар. Секретарь сиңа көтелмәгән сораулар бирәдер әле. Шулаймы, менә әйттем бит. Сыный ул сине. Башкача мөмкин түгел. Сезнең арада чит ил шпионнары булуы ихтималмы?

– Кем белсен аны… – ди Отто абый ышанычсыз гына.

– Әйе, кешене белеп булмый, шуның өчен сынарга кирәк.

– Сездә шундый сынау алып барыламыни?

– Юк, без сыналган, ышанычка имтихан тапшырган.

– Төнлә йокларга яткач, берәр таныш-белеш ниндидер йомыш белән керә дә, йомышын йомышлаган арада, безне, өйне күзәтә. Монысы нәрсә?

– Шулай ук сынау.

– Нишләп бездән шикләнәләр, мин бит Совет яклы идем башта ук, шуның өчен калак сөягенә пуля алдым.

– Шикләнмичә булмый, Отто! Ышаныч бары шик аша, шикне тикшергәч кенә туа. Аңлыйсыңмы?

– Юк, аңламыйм, Андрей, башым җитми. Безгә бит ирек бирәбез дип әйттеләр, азат итәбез, диделәр.

– Әйе, сез хәзер ирекле, сез байларга эшләмисез, сезне байлар изми, үзегезгә хезмәт итәсез…

– Аңламыйм, Андрей, эшче бит барыбер эшли, шайтангамы, иблискәме, аңа эш кенә булсын, тамагын, гаиләсен тәэмин итәргә булсын. Болай без хөкүмәткә эшлибез, шулай булып чыга бит?

– Ләкин байга эшләү белән хөкүмәткә эшләүнең аермасы зур. Бай үзенең кесәсен калынайтуны гына кайгырта, син аның өчен чүп. Ә хөкүмәт сине кайгырта, син аның өчен чүп түгел, тулы хокуклы кеше. Хөкүмәт синең өчен тырыша, эштә имгәнмәсен, өшемәсен, ди. Гаиләдә тулы тормыш белән яшәсен, ди. Синең барча хәстәрләреңне хөкүмәт үз өстенә ала. Аңлашыламы?

– Юк, төтенем йөрми, тегеләй салып карыйбыз, болай, әмма һич тә төшенә алмыйм. Чималны Рәсәйдән китерә башладылар, шулай да эшләп чыгару кимеде. Бар цехлар тулы штатта эшли югыйсә. Тик бу хәл беркемне дә борчымый, кирәк түгел, ахрысы.

– Җайга салыныр, ут йотма, Отто. Яңа шартларга ияләнү җиңел булмый. Ничек соң, теләп эшлиләрме?

– Кем белгән, мин үзем бик теләп эшлим. Миңа тик ятарга булмасын. Кул төзәлмәс борын эшкә чыктым. Элек миллион банка бирә идек, хәзер алты йөздән арттырып булмый.

– Моның сәбәбе нәрсәдә инде?

– Исәпләп карыйм да, шундый фикергә киләм: кешеләр әкрен кыймылдый. Әйе, әйе! Чын менә, алардан тир чыкмый…

– Ә-ә, хикмәт шунда: ничек эшләсә дә, алар хәзер курыкмый. Чөнки аларны беркем дә эштән куа алмый. Белдеңме? Ә элек? Әз генә чирләп-нитеп сүлпәнләндеме, хуҗа аңа шул көнне үк расчёт бирә иде. Шулаймы? Ә хәзер – юк! Менә Советның иң гуманлы законы. Сез әле аны аңлап бетермисез.

– Соң, эшләп чыгару кимеде бит. Мондый зыянны ни белән капларга, бетерергә? Шул мәсьәлә белән беркем кызыксынмый. Гаҗәп!

– Ә син аның өчен кайгырма хәзер, дәүләт барысын да үз өстенә ала, барысын да каплый, тигезли.

– Ничек, зыянны дамы? Каян алып?

– Һи-и, безнең дәүләт чаклы бай ил бүтән бер җирдә дә юк. Бездәге ресурслар, җирләр, һи-ии!

– Ресурслар да мәңгелек була алмый, Андрей.

– Безнең буынга җитә, син бер дә борчылма, Отто!

– Мин аңларга телим, – диде Отто, ярсый төшеп. Аның соры битендә алсурак типкелләр шәйләнде. – Завод үзен үзе акларга тиеш, чыгымнардан күбрәк керем кирәк. Юкса ничек була инде?

– Без кешене чыбыркылап эшләтмибез, ә капиталист чыбыркылый. Советларның иң кешелекле законы бу! Тәмен белмисез әле сез аның. Шуның өчен революция ясады ул. Ә эштә җаны чыкканчы эшләр өчен түгел!

– Ә чыбыркыламыйча кеше тулы көченә эшләми. Димәк, эшләгәне гел зыянга гына була.

– Юк, без аңлы рәвештә эшне яратып эшләү өчен көрәшәбез. Ә чыбыркылап түгел. Төшенәсеңме?

– Барып җитми, юк. Мин кеше психологиясен бераз беләм. Җаны чыкканчы эшләтү ягында түгел мин. Производствода эшче тир түгеп эшләргә тиеш. Башкача керем әз, чыгым күп булачак. Ул зыянны дәүләт үз кесәсеннән түли, дисең. Ничек була соң бу? Барча предприятиеләрнең зыянын каплап барамы?

– Юк өчен кайгырасың, Отто! Советларның законнары иң югары гуманизмнан чыгып төзелгән. Сез әле аптырыйсыз, ләкин практикада татып белгәч ышанырсыз. Әйе, Советлар шулай ул, иптәш Отто!

– Керем-чыгымны исәпкә алмыйча эш ничек барыр икән? Акылым кабул итми.

– Безнең законнарның сере дә шунда шул…

– Менә элек завод идарәсендә өч-дүрт кеше эшли, хуҗа үзе янында хисапчы-калькулятор тота иде. Смежниклар белән үзе генә эш итә. Хәзер идарәдә унбишләп кеше, әле партячейка секретарен, аның ярдәмчеләрен исәпкә алмаганда. Эш хисабына, ә? Алар берсе дә продукция бирми, сыртта утыра. Күпме зыян! Шуның өстенә күпме тикшерүчеләр йөри…

– Контроль – совет тәртипләренең нигезе, чөнки социаль гаделлекне шуннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Социаль гаделлек – бөек нәрсә. Моңарчы ул бер генә формациядә дә булмаган…

– Ләкин кешегә бер дә ышаныч юкмыни? Кешенең намусына таянып булмыймыни?

– Менә сезнең хуҗа бит эшче намусына таянмаган, чыбыркылап эшләткән. Ә?

– Ул мастерлар намусына тулысынча таяна, ышана иде һәм бервакытта да өстәмә тикшерүчеләр тотмады. Шуңа күрә завод үз чыгымын каплый, әз булса да керем дә бирә иде. Хәзер берни эшләп чыгармыйча акча алучылар бик күп. Шуңа гаҗәпләнәм…

– Юк, Отто, үзеңне бетермә, зинһар! Безнең законнарның бик гуманлы булуыннан килеп чыккан кимчелекләр болар. Нәрсәдер югалтмыйча, нәрсәдер таба алмыйсың, шулай бит! Бу – мәңгелек диалектика, ахрысы.

– Минем Марксны укыганым бар, ул да эшләп чыгару процессындагы чыгымнарны продукцияне сату капларга тиеш, ди. Юкса производство була алмый, ди. Кустарьчылык кебек кенә була…

– Социализмның үз законнары, иптәш Отто! Әйе, Маркс социализмда яшәмәгән, димәк…

– Эшләп чыгару һәм ихтыяҗ бертөрле бит, Андрей! Кешеләр эшли, ашый-эчә, киенә, квартира таләп итә. Капитализмда да, социализмда да…

– Анысы хак. Ләкин бездә эшләп чыгару башка төрле, бая әйткәнчә, һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә…

– Хезмәтенчә түгел шул, менә анысы юк инде. Оста куллы, сыйфатлы итеп эшләүче дә, халтурщик та бер үк төрле эш хакы ала.

– Безнең төп нигез ташыбыз – социаль гаделлек, дип әйтәм бит.

– Менә монда чын гаделсезлек килеп чыга түгелме? Берсе – мастер, уңган кеше, икенчесе – булдыксыз, халтурщик. Ничек аларны тигезләргә мөмкин?

– Ә Советлар системасы тигезли. Социаль гаделлек нәкъ әнә шул үзе инде, тормыштагы гәүдәләнеше.

– Хет үтер, аңлап бетермим. Ничек мастер белән бер хөрәсәнне тигезләп булсын? Бу бит кычкырып торган гаделсезлек, – диде Отто, тавышын күтәрә төшеп һәм йөзенә рәнҗү төсмере чыгарып.

– Туктале, Отто, син үзең Советлар яклы, ә үзеңнең уйларыңнан буржуазия исе аңкый. Үлчәүләрең элеккечә калган, безнең бәяләр, бизмәннәр башкача бит, – диде әти, бик ипле генә тегенең башыннан сыпырган төстә.

– Соң, материаль тормыш һаман элеккечә бит, – диде Отто, кыза башлап. – Эш процессы, эшнең нәтиҗәсе барысы да әүвәлгечә. Әллә эшнең нәтиҗәсе мөһим фактор түгелме?

– Эшнең нәтиҗәсенә битараф түгел без, әмма ул беренче урынга куелмый бездә. Кешенең эшсез тормавы мөһим.

– Эштә ул үзе, ләкин юньләп эшләми, эленке-салынкы гына эшли, чөнки аны беркем дә эштән азат итмәячәк. Әйтәм бит, кеше шуны белеп ала да явызларча файдалана…

– Менә шуның өчен кешеләрнең аңын тәрбияләүне без иң мөһим бурыч итеп куябыз. Хезмәткә аңлы караш тәрбияләргә, аңлы мөнәсәбәт… – диде әти ничектер арыган кыяфәттә. Аны бу хакта бәхәсләшү туйдыра башлаган иде, ахры.

– Кайбер кешенең аңы таш кебек каткан була, ай-һай, аны нинди көч белән эретеп булыр икән? Белмим, белмим.

– Яшьтән тәрбияләргә кирәк, шунда нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гомумән, бу бик четерекле мәсьәлә. Кешеләр туганда ук тигез булып тумый, шул тигезсезлеккә тагын социаль тигезсезлек өстәлә. Син шуның саклануын телисең инде, ә?

– Аны теләргә син нәрсә?! Мин – Марксны укыган кеше. Ләкин булдыклы кеше белән хөрәсән ялкавы бер яссылыкка куелырга тиеш түгел. Кеше үзе тырышып, тир түгеп мастер булган. Аңа мөнәсәбәт тә икенче булырга тиеш. Икенче берәү тырышырга, тир түгәргә теләми, ялкау – үзенә лаек урынга куелсын. Әйткәнемчә, гаделсезлек килеп туа…

Алар озак бәхәсләшеп утырды. Ярты төн узган иде. Хатыннары ятарга команда бирде.

Бераз вакыттан соң Зингерлар тагын килде. Бу юлы да әти белән Отто абый арасында бәхәс туктамады. Оттоның гаҗәпләнгән, аңламаган нәрсәләре тагын да күп иде. Кухняны, тәмәке тарта-тарта, мунча яккан шикелле төтенгә батырдылар. Оттоның канәгатьсез сүзләре чын күңелдән иде. Шуңа күрә әтигә аны тынычландыру өчен күп дәлилләр китерергә, нәрсәдер исбат итәргә туры килә.

– Кызык сүз сөйләп йөрүче бер булдыксыз кеше бар иде, – дип, чытык чырай белән сөйләп китте Отто. – Шуны мастер итеп куйдылар. Аңлыйсыңмы, Андрей, мастер итеп. Берни белмәгән башы белән белгәннәрне өйрәтә. Туктале, бу нәрсә, ә? Сездә дә шулаймы? Ә? Мөмкин булмаган хәл! Валлаһи, әллә бездән көләләрме? Аңлатыгыз, зинһар!

– Кешенең карашы бик мөһим фактор, – диде әти. – Ник шаккаттың? Без һәркемнең безнең системага ничек каравын исәпкә алырга тиеш.

– Ни өчен? Моның ни хикмәте бар?

– Әгәр безгә капиталистлар һөҗүм итә калса, ул кеше кайсы якта булыр? Безнең яктамы, теге яктамы? Мөһим пункт бу. Тагын да мөһимрәге – тыштан кеше безнең яклы булып йөри, бәлки, бу аның ярашуыдыр, эчтән бөтенләй башкадыр? Моны белмичә ярамый. Бәлки, ул яшерен корткычтыр…

– Безнең элеккеге хуҗа мондый нәрсәләр белән кызыксынмый иде, валлаһи! Аңа эш булсын да, керем булсын. Эш кенә таләп итә иде ул.

– Эш белән керем генә бар нәрсәне дә хәл итми. Ә ни өчен җиңелгән, беткән ул хуҗаң, ә? Әнә шундый нәрсәләр белән шөгыльләнмәгән өчен, белдеңме? Ныклы система булдыру өчен кешеләрнең карашларын исәпкә алмыйча ярамый.

– Монысына һич ышана алмыйм. Юк! Ныклы армия җитмәгәнмени?

– Бездә кешеләр бердәм уйлы, бердәм ниятле булырга бурычлы.

– Ни өчен шултикле бердәмлек? Нәрсәгә кирәк? Иң элек кеше эшләргә, эшлеклелеккә өйрәнсен! Эшлексез хөрәсәннәрнең бердәмлеге бер тиенгә кирәге юк! Бүтәннәр җилкәсендә яшәргә теләүчеләр күп табылыр. Әз генә сәбәп-ярык калдыр. Кандалалар кебек үрчерләр. Юк, миңа нидер барып җитми!

– Аңларсың әле, Отто. Бер дә кайгырма. Барысы да берьюлы булмый, диләр.

– Юк, әллә нәрсә, валлаһи! Аек акылга һич туры китереп булмый.

– Яңа нәрсә шулай, башта сәер тоела. Аннары күнегәсең. Бер синнән генә калмаган, Отто, барыбызның да башыннан үткән.

– Булмый, аңым кабул итә алмый, Андрей, хет үтер!

– Аңың артта калган шул әле синең. Ну ничего!

– Партячейка секретаре минем колакка гына тукый: теге яки бу кеше турындагы шигеңне фәлән органга барып әйт, ди. Чөнки бу һәр гражданның патриотик бурычы, имеш! Ничек инде? Кем турында кемдә шик тумас, ә? Шуны тиешле җиргә җиткерү ватандарлык категориясенә кертелсен әле! Кая барып чыгар бу? Белмим, белмим… Сездә, бәлки, алай ук түгелдер, ә? Бездә генәдер, ә?

– Анысы да кирәктер инде, Отто, кирәк булмаса, эшләмәсләр иде, – диде әти, авыр сулап. Бу хәлләр аның өчен дә аңлашылып җитмәгән шикелле иде. Шулай да бер чара бар: түзәргә, чыдарга. Әти Отто абыйга да шуны төшендермәкче булып күп дәлилләр китерде. Париж коммунасын да телгә алды, башкаларны да мисалга китерде. – Бердәм, ныклы дәүләт төзү өчен барлык чараларны кулланырга ярый, аклана, – диде. – Әйтик, илне дошманнар басып алудан сакларга кирәкме? Безнең бик мөһим бурычыбыз ул. Чөнки сугышлар хәзер сыйнфый характерда. Социализм үзен саклый алырга тиеш. Үзен саклый алмаса, аны капитал дөньясы йота. Үзен яклый алмагач, ул нәрсәгә ярый? Бернигә дә ярамый. Мәсәлән, син үзеңне яклый, саклый алмасаң, нигә генә ярыйсың? Бернигә дә ярамыйсың, синең белән берәү дә санлашмый, сине чүп урынына да күрми. Белдеңме? Үзең өчен үзең тора алмыйсың икән, син – нуль! Илләр белән дә шулай. Барып җиттеме?

– Әйе, үз-үзеңне яклый алмасаң, бәяң – бер тиен. Дөрес бит, шайтан алгыры!

– Менә миеңне бераз кымырҗыта башладыңмы? Син хосусый планда гына уйлыйсың, ә гомумигә күчмисең. Шуннан аңлашылмый… Ну, ярый, күп лыгырдадык, җитәр… – диде әти, тәмәкесен чүп чиләгенә ташлап. Һәм нигәдер уңайсызланып көлгәндәй итте. Оттоның бераз мин-минлегенә тидем дип курыкты шикелле. Үзеннән суыныр, ихласлыгына ышанмый башламагае дигән пошыну бар иде кебек аңарда. Ул Оттоны чын күңелдән якын итә, аның каршында икейөзләнми, ни уйлый, шуны әйтеп сала иде. Отто моны сизәргә, аңларга тиеш һәм үзе дә күңелендәгесен кыештырмый әйтәдер. Ихласлык кына ихласлык тудыра ала…

Аннары Отто үзе генә килде. Бу килүендә ул шат күңелле иде. Гел көлеп кенә торды. Сәбәбе соңрак беленде. Аны баш механик эшеннән алганнар, гади механик итеп калдырганнар. Моңа бигрәк тә Ританың кәефе кырылган. Ул завод директорына барган, карт ячейка секретаре белән сөйләшкән, әмма моңардан бернинди нәтиҗә чыкмаган. Ни өчен түбәнгә төшерүнең тәгаен сәбәпләрен әйтмәгәннәр. «Коллективны җитәкли алмый», – дигәннәр. Бары шул. Рита моны аңларга теләмәгән, начальниклар белән кычкырышкан. Чөнки Отто эшен бик яхшы башкара, моңа шик булуы мөмкин түгел. Рита, шуңа нигезләнеп, тегеләрне кысмакчы булган. Намуслы, сыйфатлы эш – эшченең кыйммәтен билгели торган төп критерий булырга тиеш, дип барган. Шулай дигәч, Оттоның эшеннән гаеп табарга керешкәннәр. Менә, мәсәлән, аның гаебе белән пыяла банкалар юа торган станок эшләми торган… «Юк, минем гаебем түгел, – ди Отто, – станокта утыручы кеше салмыш килгән дә коленвалны ваткан». Аны вакытында Оттога әйтмәгәннәр, ул икенче цехта ремонт эшләре белән шөгыльләнгән…

Әти тыңлап-тыңлап торды да нәтиҗә чыгарды.

– Сине, Отто дустым, – диде, – карашың безнеңчә булмаганга төшергәннәр. Сизәсеңме?

– Мин ялганлый белмим, – дип карышты Отто. – Отчётта миңа ударникларны күп итеп күрсәтергә куштылар. Мин тыңламадым. Лаеклыларны гына атадым. Булдыксыз мастерны ударник итеп язгач, бөтенләй чыгырдан чыктым. Премия исемлеге белән дә шул хәл: тиешле түгелләрне өстәргә боералар. Каршы килдем.

Шуннан…

– Гади нәрсәгә төшенә алмыйсың, Отто дустым, – дип бүлдерде аны әти. – Үзләрен тыңламаган кеше белән начальниклар ничек эшләсен инде? Син дә үзеңә каршы кеше белән эшләмәс идең, шулай бит? Тәгәрмәчкә таяк тыга торган адәм белән…

– Ә нигә булмаганны «бар», берне «күп» дип язарга, ә?

– Шулай кирәк ул, Отто, ничек аңламыйсың? Һәр эшкә дәүләт күзлегеннән чыгып карарга кирәк, диләр.

– Ялган барыбер бер тотыла, ачыла ул. Юк, һич тә дөрес нәрсә түгел бу, – диде Отто, бик нык ачуы килеп. – Ялган белән бернинди дәүләт тә ота алмас, бәлки, оттырыр гына! Дуракларча хисапланган нәрсә…

– Дөньяда дураклар күпчелек әле, дустым, әгәр беләсең килсә… – диде әти, тегенең кайнарлануын басарга тырышкандай.

Шуннан соң тынып, алар папирос төтәтергә тотындылар. Отто абый бик нык уйга калган иде. «Яңа тормышка ярамыйм микәнни?» дигән борчу язылган иде аның йөзенә.

– Бу хәлләргә ничек итеп яраклашырга соң? – дип куйды Отто абый, озак уйланып утырганнан соң.

Әти дә уйга калган иде, җавап бирергә ашыкмады. Моңа җавап бирүе ансат та түгел. Яшәү ансат булмаган кебек үк, тормышка ярашу да шактый авыр икәнен ул үз тәҗрибәсеннән белә. Һәркемнең үз юлы, үз гамәле.

– Ничек булдыра аласың, шулай ярашасың инде… – Әти тәмәкесен тирән итеп суырды, шуңа төтене кире чыкмый да диярлек иде.

– Ә яраша алмасаң? Ул чакта нишләргә?

– Яраша алмасаң бетәсең. Дөньяда әнә мамонтлар булган, климатка яраша алмаганнар һәм һәлак булганнар, – диде әти, көлемсерәп.

– Ни рәвешле ярашырга? Аның берәр кагыйдәсе юкмы соң?

– Һәркем үзенчә яраша, иптәш Отто. Дәшмәү белән, икенчеләр – ялагайлану, тәлинкә тоту, өченчеләр – әләк-чәләк, дүртенчеләр – шымчылык итү белән… Кем ничек булдыра ала. Әйе-әйе!

– Күрмә, белмә, ишетмә – шулаймы? Рита да миңа көне-төне шуны тукый. Ул – яңа тормыш кешесе. Ситуацияне яхшы аңлый.

– Ританы тыңласаң уңарсың, Отто, ә тыңламасаң туңарсың.

– Рита да нәкъ шулай дип колак итен ашый шул. Нишләргә? Яңа тормышка ярап булмас микәнни? Ә күпме хыялланган идем мин бу яңа тормыш турында?! Шайтан алгыры! Күпме өметләр баглаган идем. Яңа тормышка көчемне бирергә дип күпме хыялланган, укыган, тир түккән идем! Менә яңа тормыш килде, ә мин аңа яраклы булып чыкмадым. Нилектән бу? Мин генә гаеплеме? Әллә тормышның үзендә нәрсәдер дөрес булып чыкмаганмы?

Тагын озак кына тын утырдылар. Отто абый ихлас күңелдән борчыла иде. Ул ялганлый, икейөзләнә белми шул.

– Нигә минем икейөзләнүем таләп ителә, ә? Мин менә шуны аңламыйм, – диде ул, өзгәләнеп. – Бу тормыш, социализм чын бит, ә нигә ул чынны гына алга сөрми? Нигә ялган, нигә икейөзләнү? Юк, тикмәгә түгел бу ялган, икейөзләнү. Ниндидер бер кимчелекне томалау өчен кирәктер ул…

– Капитализмда алдау бермә-бер күбрәк, – дип сүз кыстырды әти.

– Анысы хак, анда коточкыч алдау, аңлашыла! Ә бит бу социализм, биредә алдау булырга тиеш түгел иде. Алайса, ни өчен революция ясаганнар? Шул коточкыч алдауны, изүне бетерү өчен бит!

– Тормыш бик катлаулы, Отто, – диде әти. – Революцияне аерым кеше өчен ясамыйлар. Кайберәүләр төшеп тә кала. Аны аңлап бетереп булмый, һәм ул мөмкин дә түгел. Ә син төшеп калырга тиеш түгел, син – чын, нык кеше! Алдыңа килгәнен генә аңларга тырыш, юк, дөрес әйтмим, ничек бар, шулай кабул ит тә дәшмә. Ә нигә? Әллә синең белән мин берәр нәрсә үзгәртә алабызмы? Юк, билгеле!

– Шулай булгач, ә?.. – Отто абый кулын өметсез селкеп куйды.

Әңгәмә шунда өзелде. Отто абый үз йомышларын йомышларга шәһәргә чыгып китте…

Әти белән Отто абыйның бәхәсләшеп утырулары миңа күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Хатын-кызның уенда гел чүпрәк-чапрак та гайбәт дип әйтсәләр дә, миндә нишләптер андый уйлар калыкмый иде. Үзем дә сизгәлим, миндә гел ир-ат уйлары гына. Тормышның барышы, тормышны үз иңнәрендә алып баручы кешеләр язмышы миңа аеруча кызыклы һәм ымсындыргыч. Шуңа күрәме, мине салкын диләр. «Салкын гүзәл» дигән сүзләр дә ишеткәләдем. Мин, билгеле, гүзәллектән бик ерак торам. Үзем турында мин тәнкыйть кушып уйлыйм. «Мин чибәр» дип, күземне сукырайтмыйм. Бар бит «мин гүзәл» дип кукраеп йөрүче кызлар, хатыннар. Динә Әхәтовнаның да «синдә хатын-кыз назы әз сизелә» дип төрттергәне бар. Башта аңламаган идем. Хәзер аңлый башладым. Динә Әхәтовнаның үзендә хатын-кызлык сыйфатлары бик көчле, назлылыгы да кыяфәтенә чыккан. Ә миндә битарафлык, искитмәү күбрәк, диләр…

Отто абый безгә бүтән килергә өлгермәде. Кырык беренче елның унҗиденче июнендә, әти-әни җәйге ялларын көч-хәл белән бергә туры китереп алып, бернинди шикләнүсез-нисез Отто абыйларга кунакка китте. Радикның, эшеннән чыгып, юньлерәк урын эзләгән чагы иде, ул да аларга иярде.

– Отто абыйны яңа тормыш әлифбасына өйрәтәм, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Бәлки, анда миңа кулай эш табылып та куюы бар.

Әти-әни аңа каршы килмәде. Әни инде Радикны кирәгеннән артык иркәләп кенә тора. Кайчак миңа читен булып китә. Әни мине якынрак күрергә тиеш югыйсә. Юк, әни мине түгел, Радикны җанына якын итә иде. Нишләтәсең аны? Бу аның «чире» кебек иде… Аларны Добеле шәһәрчеге аша уза торган хәрби машиналар алып китте.

Мин үз эшемдә, күбрәк төнге сменада. Отто абыйларга барырга бик җилкенсәм дә җибәрмәделәр. Яшь кеше дип, миңа эшне күбрәк өяләр иде. Санчасть палатасында берничә авыру һәм ике каты яралы ята иде. Бандитлар белән бәрелештә яраланганнар. Икесе дә гипста. Берсенең ярасы хәтәр – тездән өстә бот сөяге чәрдәкләнгән. Температурасы һәрчак югары. Икенчесенең бер аягы тездән түбән яраланган, җиңелрәк яра, әмма бавырын пуля тишеп узган. Шулай ук урыныннан тора алмый… Хуторларда совет власте урнаштырып йөргәндә, ниндидер банда һөҗүм иткән. Берничә кызылармиячене үтергәннәр. Шәһәрдә власть идарәсе урнашкан йортка атулар булгалаган дип сөйләделәр. Ул яктан безнең шәһәрчек тыныч иде.

Иртәнге сәгать дүртләрдә палатага кереп, бик каты ыңгырашып яткан теге ике яралыга пантапон уколы ясап чыктым. Үз бүлмәмә кереп тапчанга яттым. Смена сәгать җидедә генә килә. Шул арада черем итеп киткәнмен. Саташулы әллә нинди төш күрәм, әмма уяна алмый газапланам. Бервакыт шкафтагы приборлар чылтыраган тавышка уянып киттем. Сәгать алты тулып килә. Кинәт ниндидер гөрселдәү тәрәзәләрне, бинаны дер селкетте. Бүлмәгә атылып санчасть начальнигы килеп керде. Үзе болай тыныч сыман, кулының калтыравы беленмәсен өчен, портупеясын учлап тоткан, әмма тавышы калтыраулы-киеренке. «Тиз генә приборларны җый да әйдә машинага, күченергә боерык килде», – диде. Ни уйларга белмичә торганда, күктә самолёт гүләгәне колакны ярып керде, һәм коточкыч шартлау тавышы җанны лезвие белән кисеп үткән кебек итте. «Тиз бул, приборларны калдырма, олауга ташыгыз! – диде начальник, пошаманга төшеп, кай арада җыелып өлгергән шәфкать туташларына, санитарларга тавышын күтәреп. Әле берни белмибез, ә ул әйтми, бик каты ашыктыра гына. Самолётлар очканын яралылар да сизенде, бомба ташлауларын ишетеп, күреп калганнар: «Иптәш начальник, нәрсә бу?» – дип сорадылар. Теге илтифатсыз тон белән тәкрарлады: «Дошман провокациясе, паникага бирелмәгез!» – диде. Илтифатсызлыгы яралыларны тынычландыру өчен булгандыр инде. Әмма алар тынычланмады: «Безне дә алып китегез», – дип кычкырырга тотынды. Йөри алганнар каптёркадан киемнәрен алырга ашыкты. Ә теге ике бичара: «Таня, безне калдырма!» – дип ялвара башлады. Калдырып китүне сизделәр, ахры, күпме генә әйтсәң дә, бер сүзгә дә ышанмыйлар иде. Мин чын күңелдән аңлатам, тик ишетәселәре дә килми. «Безне калдырмагыз!» – дип ялваралар. Берсе сүгенергә тотынды. Ә коридорның теге башыннан начальник кычкыра, ашыктыра. Приборларны төягән әрҗәне күтәргән килеш, әле болай, әле тегеләй тартылам. Икенче яралының кычкырып елаган тавышы йөрәкне әллә нишләтеп үтте. Әмма начальник боерыгы көчлерәк иде. Шуңа куркуым да өстәлгәндер, тизрәк боерыкны үтәргә ашыктым. Яралыларның сүгенә-сүгенә каһәрләп каргаганы да мине тотып кала алмады. Йөрәгем урыныннан купкан, берни уйларга, карар итәргә көч юк. Тулысынча шул курку һәм югалып калу бар зиһенемне, ихтыярымны бетергән иде. Курку җанга бер төшсә, акылыңны ала, кешелегеңне бетерә. Үзең дә сизми каласың икән.

Әйберләрне алырга квартира ишеген ачып кергәч кенә, мин әти-әниләрне искә төшердем. Теге яралыларның каһәр яудырулары зиһенемне тәмам томалаган иде. Әти-әниләр нишләр? Алар кайда? Бәлки, бүген кайтып та җитәрләр? Әллә көтәргәме? Кем рөхсәт итәр? Нишләргә? Йөрәгем өзгәләнә-өзгәләнә чыгып киттем. Бу хәл вакытлы гынадыр, менә бетәр дигән өмет юата иде.

Безнең часть башта Двинскига чигенде. Шунда туктарбыз дип өметләнгән идек. Булмады, иртән немец самолётлары очып килеп крепостька бомба ташлап китте. Үлүчеләр, яраланучылар булды. Дөньяның асты өскә килде. Юлда күргән газаплар ташлап калдырган теге яралыларны хәтердән кысрыклап чыгара барды. Биредәге фаҗигаләрнең иге-чиге булмады.

Кайсы урыннарда күперләр шартлатылган иде. «Диверсантлар» дигән коточкыч сүзләр йөрде. Юлда очраган һәр кеше диверсант булып күренә иде. Алар, имеш, бик ярамсаклар, безнең яклы булып кыланалар. Шуның өчен үзләрен фаш итү дә кыен. Шулай, җанда ышаныч тәмам бетте, хәзер ни әйтсәләр, шуңа ышанырга мәҗбүр буласың, чөнки тикшерергә, сынарга мөмкин түгел. Бу хәлләр сине теләсә нишләтә, син бернинди каршылык күрсәтә алмыйсың. Шул вакыттан бирле хәтәр өермә мине йомычка урынына йөртте, әле теге, әле бу якка ташлады.

Туганнардан бер хәбәр алганым булмады. Барча җепләр өзелде. Арада тирән упкын барлыкка килде. Алар упкынның бер ягында, мин икенче ягында калдык. Бу мәхшәр шултиклем кинәт булды, мин әле хәзергә кадәр моның бер очына чыга алганым юк.

Башта фронтка якынрак торган госпитальләрдә эшләдем. Аннары тылга күчерделәр. Кырык өченче ел башында Казанга билгеләделәр. Госпитальгә кертмәделәр, ә җирле больницада эшләргә куштылар. Моңа инде минем туганнарымның теге якта калулары сәбәпче булгандыр. Мантыйк буенча шундый уй үзеннән-үзе башка килә иде.

Кырык дүртенче елның көзендә Митава шәһәре безнең гаскәрләр тарафыннан азат ителде. Сугыш буена эчтән яшерен генә көткән шатлык иде бу минем өчен. Туганнарымны эзләтә башладым, әмма миңа бернинди җавап килмәде. Мин шулай да өметне өзмәдем, сүндермәдем. Курляндия немецлар кулында иде әле. Мин үзем яшәгән шәһәргә, Митавага китәргә омтылып карадым. Рөхсәт юк әле, диделәр. Түзәргә күнеккән күңелнең бер генә таянычы калды, ул – сабыр итү, чыдау. Ә күпме сабыр итәргә мөмкин, чыдауның чиге бармы? Җанның төтенсез генә көйрәп янган вакытлары була, беркем белми, беркем күрми. Тик ялгыз гына эчтән учак булып янып йөрисең. Бүтәннәргә әйтсәң дә, кем сине аңласын, хәлеңә керсен? Аның үз кайгы-хәсрәте хәттин ашкан. Аның да ачы хәсрәт сөреме тыштан беленми, шул сөрем белән аңгы-миңге килеп йөри. Кеше хәленә керергә теләмәүдән түгел, кешегә яхшылык итәргә омтылыш туа ул, бу хис аңа нәселдән-нәселгә салынып килгән. Әмма аның теләге башкаларның аңламавына килеп бәрелә, кырыслык, шәфкатьсезлек белән кире тибәрелә. Адәм баласы күбрәк үз теләге белән түгел, ә тормыш кануннарына таянып хәрәкәт итә. Хәрәкәт исә шул бик катгый кагыйдәләр кушканча гына бара. Читкә тайпылулар була алмый. Тайпылса, тайпылучының үз башына. Беркемнең дә башы ике түгел, кагыйдәдән бер карыш та читкә чыкмый. Ә кеше психологиясе, аның рухи тормышы кагыйдәләр буенча гына бара алмый. Ул бу кагыйдәләргә берничек тә сыймый. Кешедә эчке рух бик бай. Аның рухы мең еллар буе әз-әзләп, мыскаллап тупланып килгән. Шуңа күрә кешенең эчке рухында бик күп сыйфатлар бар. Кагыйдә-кануннарга буйсынып, эчке рухын шуларга кол итеп яшәргә мәҗбүр адәм баласы үзенең җан байлыгын белми. Белгән кадәре бары бүтәннәр аркылы гына була. Динә Әхәтовна белән без ничектер үзеннән-үзе якынаеп киттек. Күңел тартуы яки тартмавы бар нәрсә икән. Менә минем күңел нишләптер аңа тартылды. Иң яхшы хатын-кыз булганы өчен дисәң, аңардан яхшыраклары да очраштыргалады. Тик берсе белән дә болай якынаеп кителмәде. Динәнең яхшылыгы аның күңел сыйфатыннан гына тормый иде кебек. Аңа күпмедер рәсмилек тә кушылган сыман иде. Бездә бит рәсми караш яши һәм шуңа нисбәтән рәвештә үзең белән бер коллективта эшли торганнарның карашы. Үземә рәсми карашның бигүк яхшыдан түгеллеген мин сизә идем. Күпме яшерергә, вуальләштерергә тырышсалар да, сизелә бит ул. Мин, мәсәлән, үземә карашның уртадан түбән икәнен иптәшләрнең миңа мөнәсәбәтеннән яхшы ук анык белә идем. Кайберәүләрнең йөзенә синең хакта начальниклар ни уйлаганы язылып куелгандай була. Эш процессында кечкенә детальләрдә дә чагыла ул.




IX


Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады. Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде. Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә тоташ имеп торырга тиешле шәхси милеге итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, – дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый…» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың…» – «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». – «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» – «Ә ул сезгә карый…» – «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». – «Юк миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.

Билгеле, Эдуардның гаиләле булуы күңелдә кузгалган тойгыларны да кире куа, салкын су сипкән кебек итә иде. Эдуард белән утырганда, мин гел шундый каршылыклы уйлар кичердем. Эдуард янәшә булмаганда, миндә акыл өстенлек итә, хисләрне уятырга ирек бирми иде. Озаграк очрашмый торылса, үзен бөтенләй оныта башлыйм. Берни дә булмаган кебек…


* * *

Алар Ирек мәйданы аша үткәндә, Альфред төзелеп ята торган театр бинасына ымлап әйтте. «Анда фрицларны эшләтәләр», – диде. «Күргәнем бар», – диде Таня. Альфред ничектер шуны сизде, аның фрицлар турында мыскыллы тонда әйтүен Таня бүлешкән шикелле булды. Икенче мәлдә Альфредка барып җитте: фрицларны биредә эшләтүдән канәгатьлек табу болай уйлап караганда обыватель эше, шактый сай нәрсә иде.

Бераз тын гына бардылар, аннан Альфред тагын сүз башлады.

– Таня, син дөресен әйтмә, – диде, көлемсерәп. – Барысы да нормально диген. Ә?

– Альфред, син нәрсә хакында әйтәсең, ә? – Таняның күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылып, түгәрәкләнеп китте.

Альфред аның кулын тотып, учында каты гына кысты.

– Таня, син минем белән уйнама! – диде ул, тавышын күтәреп.

Таня шунда ук тынды, каршы килмәде, тын гына бераз уйланып барды. Аннары:

– Альфред, дәвалану өчен зарар итәрбез бит, – диде. – Ә сиңа… бу очракта яшерү әйбәт булмас, чирен яшергән үләр, ди татарлар.

Шуны әйтергә кирәк, Таня татарча яхшы аңлый иде. Динә Әхәтовна аны үзе белгән бик чиста бер татар карчыгына фатирга урнаштырган иде. Карчыкның беркеме дә юк, холкы да күркәм иде, аналы-кызлы кебек яшәделәр. Карчык русчаны начар белә, ярым русча, ярым татарча сөйләшә иде. Күңеле нечкәреп киткән чакларда, бүлмәне сиңа калдырам, дигән сүзләр дә ычкындырды. Аны кайсыдыр ерак туганы, җылы яктан кайтып, үзләренә алып китәргә тиеш иде. Ул һаман шуны көтте, өметен өзмәде. Чөнки аңа бер дә җылы җитмәде, гел күшекте дә күшекте ул. Җылы көннәрне зур бәхет көткәндәй зарыгып көтеп ала иде. Җылы якны бик сагынды. Әмма аннан хәбәр килмәде дә килмәде.

Бер иртәне, Таня төнге сменадан кайтканда, карчык телдән калган, дөнья белән бәхилләшеп ята иде.

Әмма карчыкның коммуналкадагы бүлмәсен Таня исеменә күчерү бик мәшәкатьле булды. Эдуард Хәлимович ярдәм итмәгән булса, эш бөтенләй өметсез иде.

– Таня, минем сүзне аяк астына салмачы?! – диде Альфред, тагын да ныграк ялынып сораган кебек.

– Үзеңә генә начар эшлисең, Альфред, – дип, Таня үз дәлилләрен китерде. – Сиңа яңа дәвалар бирерләр иде, Мәскәүгә юллама алырга да нигез булыр…

– Алар бозып кына бетерәләр, – диде Альфред. – Организм үзе дәвасын, әмәлен табарга тиеш.

– Кем әйтте сиңа бу фикерне?

– Үзем шундый нәтиҗәгә килдем. Медицина гарипләгән кешеләр азмыни? Күргәнем бар…

Альфредның бу дәлиленә каршы Таня берни дә әйтә алмады. Мондый очракта кайбер врачлар «дело хозяйское» дип, җаваплылыкны өсләреннән төшереп, авыру җилкәсенә сала.

Таня, эшкә килгәч, врачлар күзенә чалынмаска тырышыбрак йөрде. Ничек дип әйтергә? Аңардан Динә Әхәтовна сораячак бит. Альфред кушканча эшләргәме, әллә дөресен әйтеп бирергәме? Бу Альфред нәрсә эшләмәкче була? Нигә шулай әйтергә куша? Ирлек горурлыгымы, әллә дәвалауга ышанычы беткәнме? Нишләргә? Таня Динә Әхәтовнага ялганлый алмый. Альфредны тыңламаска да хакы юк. Йә тегеләй, йә болай. Нишләп аңа шулай гел ике ут арасында калырга туры килә? Моңа әллә бәхетсез характеры гаеплеме?

Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты. Бер-берсенә физик яки рухи якын кешеләр арасында сер булырга тиеш. Сер булмаса, якынлык та булмый. Икенең берсе серне ачса, ул хыянәтче санала. Альфредка хыянәт итәргәме? Әгәр серне ачса, аның Танядан тәмам йөз чөерүе мөмкин. Чөнки бу хәл аның мин-минлеге, горурлыгы белән бәйләнгән. Кинәт ачудан бар мөнәсәбәтне өзеп куйса? Нервлары тәмам какшаган кешедән барын да көтәргә була. Әле холыгындагы яшьлек кискенлеге дә чыгып бетмәгән, очлы почмаклары бик күп.

Хуш, Таня Динә Әхәтовнага дөресен дә сөйләсен, ләкин ул моны авыруга берничек тә сиздермәскә тиеш. Менә хәлдән чыгу юлы бар икән бит. Ләкин Динә Әхәтовнаның артык беркатлы булып ала торган чаклары да була. Шунда берәр сүз ычкындырмаса гына инде. Әгәр ычкындырса, Альфред сизеп алса, баш бетте дигән сүз инде. Уф! Нишләп ул шушындый икән? Гомер кыл өстендә генә тора… Кыз Альфред белән ара өзелүен теләми, чөнки аның хыяллары, өметләре шул егеткә бәйләнде, ул аңарда таяныч тапкандай булды…

Альфредның исә үз планы бар иде – Таняга өйләнергә һәм үзенең авыруын шуның артына яшерергә. Гаилә пәрдәсе белән капларга. Кемнең ни эше бар? Тату гына ирле-хатынлы кешеләр, берсе – хәрби, икенчесе – медицина хезмәткәре. Алар арасындагы серне кем белер? Юк, беркем дә белмәс. Ә Таня моңа риза булырмы соң? Булыр, һичшиксез булыр. Бунт күтәрсә дә, фәкать берничә ел үткәч кенә күтәрер. Ә ул чакта инде Альфредның, бәлки, бу ярасы төзәлгән булыр, бәлки, бүтән берәр хәл килеп чыгар. Анда күз күрер әле. Ә хәзер гаилә корырга да эшкә урнашырга кирәк. Тик менә врачлар, хәерсезләр, үзәк нерв системасы бик нык зарарланган, тузган дип бара. Бу диагноз белән аны хәрби учёттан төшерүләре дә бик ихтимал бит! Шайтан алгыры! Менә чын бәла кайчан булачак. Гражданскида ул нишли ала? Юк дәрәҗәсенә төшә. Авызын корт чаккыры! Кая бара эшләр? Прәме ят та үл, җиргә башыңны ора-ора ела, бу бәладән беркая да кача алмыйсың.




Конец ознакомительного фрагмента.


Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию (https://www.litres.ru/pages/biblio_book/?art=42330531) на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.


